Логотип
Язмыш

Җан көеге

Тузан бөртеге дә кунарга өлгермәгән ап-ак яулыгын көненә өчәр алыштырган дәү әнием соңгы вакытларда төшемә бигрәк еш керә. Йә ул яулыгын башына чөеп бәйләгән дә мич янында коймак пешерә. Йә ашыга-кабалана төенчек төйни. “Кая китәсең, китмә”, — дип кычкырам. Ә ул ишетми, кызулана-кызулана киенә дә чыгып күздән югала.
Дәү әниемнең бакыйлыкка юл алганына да инде менә дистә елдан артык вакыт узып киткән. Ә уйламаган, аны искә алмаган көнем юк. Дәү әнисе янында үскән баладан да бәхетле бала юк бит ул! Мин дә бәхетле. Мин дә дәү әниемнең назын, җылы-йомшак кулларының иркәләвен тоеп-күреп үстем. Нинди рәхәт, тыныч булган аның канаты астында. Өйнең яме, кояшы иде ул. Без беркайчан да аның сүзеннән чыкмадык. Инде үзебез әни булгач та шулай булды. Барын да ул әйткәнчә, ул дигәнчә эшләргә тырыштык. Дәү әни беркайчан да начарга өйрәтмәс. Күңеле, теләге гел яхшыда иде аның. Һәммәбез өчен өзгәләнә. Без дә аның өчен өзгәләнәбез. Минем балалар аны яратып һәм олылап “карт әни” дип йөрттеләр.
Балаңның баласы — балдан татлы дигәннәренең мәгънәсенә үзем дәү әни булгач, тагы да ныграк төшендем. Ул инде җаныңнан өзелеп төшү генә түгел икән, ул — җаныңның үзе икән.
Ул мине: “Ишекне каты итеп шакы, мин начар ишетәм”, — дип кисәткән иде. Шулай иттем дә. Кыңгырауга басып та тормыйча, ишекне каты итеп кагарга керештем. Хәйран көткәч, эчтән аның зәгыйфь тавышы ишетелде.
- Килеп җитәм, хәзер, яме...
Күрәсең, әбигә “килеп җитүләре” бик авыр иде. Келә шыгырдап куйды да, ишек ачылып китте. Бер беләге белән култык таягына эленеп, ишек яңагына сөялгән әби, мине күргәч, йөзенә сизелер-сизелмәс елмаю чыгаргандай итте.
- Килдеңме? — дип каршылады ул мине озактан көткән кешедәй.
- Хәлегез начар, ахрысы, — дидем карчыкны җитәкләп алып.
- Начарландым шул әле... — Ул көч- хәл белән кулъяулыгын чыгарып, маңгаендагы бөрчек-бөрчек тирне сөртеп алды. — Яшь тә бара бит, балакай, сиксән өчтә бит инде, — дип өстәде ул суза төшеп.
- Сиксән өч, яшьмени әле ул, — дигән булдым мин әбинең күңелен күтәрергә керешеп. — Минем дәү әнием әнә туксан өчтә, бер җире авыртмыйча, үлеп китте. Кичтән ятты да иртәгесен уянмады.
- Бәхетле карчык булган ул. Андыйлар сирәк. — Ул чыраен сытып, авыртынып куйды. — Аякның, башның сызлавына түзеп булмый. Җитмәсә, картаймыш көндә тынычлыгы юк.
Баштан кичкәннәрен, күргән-белгәннәрен ул туктый-туктый, хәл ала-ала сөйли. Бөтен көне-күрмеше инде хәзер менә шушы гомер кичкән караватына сыеп бетә язган әбекәйгә карыйм да газиз әниемнең бик сызланган чакларында әйткән сүзләрен хәтергә китерәм: “Нәрсәдә, нидә генә эленеп тора микән минем җаным, авыртмаган бер җирем юк”, — дия торган иде мәрхүмкәем.
Нишләтәсең, адәм баласы кичергән михнәтләр эзсез югалмый. Ул картайтып кына калмый, сызлатып, әрнетеп картайта. Марзия әбине дә әллә син гел әби генә булып торган, дисеңме?! Хәсрәт дигән дәрьяны аз кичкән, дисеңме?! Кайчандыр күкрәк балкытып торган ул орден-медальләр хәзер генә матрас астында яшерелеп яткач та... Әнә ул аларны хәзер иң кадерле ядкарь-истәлек итеп, үзе яткан урында, баш очында сак­лый. Алып карый да тыгып куя, алып карый да сыйпап куя. Унтугыз яшеңдә утны-суны кич тә, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләклән әле син!
Шулай булды шул. Сугыш алдыннан гына фельдшер-акушер мәктәбен тәмамлаган иде ул. Ике дә уйлап тормады, фронтка китеп барды. Әнисенең елаулары шул чагында... “Синнән башка кеше беткәнмени?” — дип үгетләде. Тик кире уйларга юллар ябык иде. “Әтине эзләргә барам”, — дип җавап кайтарды кыз.
Дөрес, аңа әтисе белән очрашырга насыйп булмый. Күрешү соңрак була. Аның каравы, медицина хезмәте лейтенанты Марзия Ихсанова башта Көнбатыш фронтның зенитчы-артиллерия полкында, аннары 113 нче Укчылар дивизиясенең элемтәчеләр ротасында яраланган солдатларның тормышы өчен көрәшә. Ә 1943 елны үзе дә яралана, каты яралана. “Башыма снаряд кыйпылчыгы тигән дә, аңымны җуйган хәлдә, атка салып медсанбатка, шуннан Тамбовка озатканнар”, — дип искә ала еракта калган елларны Марзия апа. Бу кадәресен ул озата баручылар сөйләве буенча гына белә. Аннан — операция, операциядән соң — Ашхабадка, һәм, ниһаять, ике кеше аны, кулыннан җитәкләп, Казанга алып кайта. Ул чагында кызга егерме бер яшь була. Егерме бер яшеңдә “баш мие контузиясе” дигән хөкем карары чыгарсыннар әле үзеңә, инвалид булып кал әле. Эксперт комиссиясе бертавыштан “I группа бирергә” дигән карарга килсә дә, кыз баш тарта, хурлана. “II группа да җитә. Мин бит әле аягымда, үз-үземне йөртәм”, - ди ул.
— Үкенәм инде, — дип офтана әби, — тормышларның болайга китәсен кем белгән...
Яшь чакта ул турыда уйлыйсыңмыни. Тормышыннан канәгать иде бит ул. Кем әйтмешли, үзен җиде диңгез артларыннан эзләп тапкан, яраткан кешесе белән ярты гасыр гомер кичтеләр. Ә ничек итеп таныштылар, очраштылар. Үзе бер хикмәт, сөйли башласаң...
- Тамбовка чаклы мине булачак ирем озата барган, һәм әйткән: “Мин сине кайда гына булсаң да эзләп табармын”, — дигән. Әбинең күзләре бер генә мизгелгә кабынып киткәндәй була. — Бераздан үзе дә яраланган. Госпитальдән соң туган ягы — Донбасска — Макеевкага кайтарып җибәргәннәр. Согыннан сөйләде, әтисе партизан булганга бөтен гаиләсен атып үтергәннәр...
Солдат әйткәнендә тора: Марзия- Марусясын эзләп таба. “Әтисе кайтса, урысын куып чыгара инде”, — диешә күршеләре. 1946 елның августында сугыштан Шәйхи абзый да кайтып төшә. Ишектән керә-керешли үк күзе түрдәге сиртмәле бишеккә төшә. “Әниең бәби тапты мәллә, кызым?” — дип сорый карт солдат. Марзия барын да сөйләп бирә. Бәбинең үзенеке икәнен әйтә. “Киявем урыс, әйбәт кеше”, — ди. Иванны самовар куеп, өстәл әзерләп эштән көтәләр. Ул кайтып керә, чишенә, юына да иң элек бишек янына килә. Аннан соң Марзиянең әтисе белән ике кул биреп исәнләшә. Кочаклашып күрешкәннән соң, әти кеше: “Үзебезнең кеше, әйбәт яшәгез!” —дип, хәер-фатихасын бирә.
- Матур, тату яшәдек, — дип ялгап китә сүзен карчык, — ике балабыз туды. Әтиләр өендә кысан була башлагач, бер фатир таптык. Акча түләп, шунда тора башладык.
Дуслары, фатир сорап, Ворошиловка хат язарга киңәш итә. Язып җибәрәләр, һәм бик тиздән җавап килеп тешә: “Кичекмәстән, егерме дүрт сәгать эчендә, фатир белән тәэмин итәргә!” диелгән була ул күрсәтмәдә. Ватан сугышы инвалидларына кадер-хөрмәт әнә шулай минуты-сәгате белән күрсәтелгән ул чакларда. Ә бит алар бүгенге шикелле санаулы гына булмаган.
Шутихиннарга мехчылар клубыннан бер бүлмә бирәләр. Озак яшиләр әле анда. Өченче балалары Даун чире белән туа. Олы улы — Фердинанд үсеп, егет булгач, өйләнәм, ди башлагач, Марзия апа авыру баласын күтәреп, бер ишектән икенчесенә йөри-йөри, фатир ала. Һади Такташ урамында урнашкан ике бүлмәле шушы фатирда ул менә инде утыз дүрт ел яши. Шул вакыт эчендә, өйләнеп, улы башлы-күзле булды. Кызы Роза үзе теләп армиягә киткән җирендә, кияүгә чыгып, Саратовта яшәп калган иде дә, ләкин, аерылып, янә Казанга —  әнисе-әтисе янына кайтып егылды. Бераздан янә кияүгә чыкты. Кыз тапты, Гөлнара дип исем куштылар. Әби белән бабай, оныклы булдык дип, тагы бер куанды.
Бик бәхетле буласы иде лә Марзия карчык. Тик менә язмыш кына аңа кабыргасы белән борылды да куйды. Иң әүвәле зәгыйфь төпчеге дөнья куйды. Аннары илле ел бергә торган карты мәңгелеккә күченде. Әлләни озак авырмады
да үзе. Беркемгә дә борчу китермичә, карчыгын хәсрәт утында калдырып, китеп барды. Тагы бер елдан кызы Роза вафат булды. Аңа 44 яшь иде. Якты дөнья белән хушлашканда, Розасы, телен көчкә әйләндереп, күзеннән яшь кипмәгән әнисенә: “Елама, әни, — дигән булды, — мин аны башы белән бәкегә тыгып куям, сине җәфалатмыйм”. Үлем түшәгендә яткан ана үзенә, якыннарына зур михнәт-борчулар күрсәткән кызы Гөлнара хакында әйтә иде. Үлеп китте дә барын әбигә калдырды. Берникадәр вакыттан соң кайгы арты кайгыга тагы бер кайгы өстәлде. Бер килсә, килә икән бит ул. Улының үлемен әби аеруча авыр кичерде. Ичмасам, әле терәге- таянычы бар иде. Хәзер менә ул дөм ялгыз инде.
Их-х, балалары исән булсамы, карты янында булсамы... Өй түрендә балкып утырасы гына бит аңа. Кемнең дә кемнең кадерле карчык буласы килми. Картая-картая кеше үзгәрә инде. Үзе балага әйләнә. Сәер дә була, вакыты- вакыты белән көйсезләнә дә. Марзия әбинең сөйләгәнен күңелемә сеңдерә- сеңдерә, аны үземнең дәү әнием белән чагыштырып утырам. Яше туксаннан узган дәү әнием тора-бара миннән башка мунча кермәс булды. Чарасыз калган әнием телефоннан: “Кайтып әнине генә юындырып кит инде”, — дип өзгәләнә иде. Казаннан кайтам, аны җитәкләп мунчага алып керәм, баланы юындыргандай, юындырам, чабындырам, тыр­ накларын кисәм дә күтәреп диярлек алып чыгам. Инде дә канәгать була иде шуңа. Кайтып юындырганга, аның тирәсендә мәш килгәнгә, игътибар үзәгендә булганга. Әйтәм бит, бала акылы керә, дип. Ул миңа: “Үзең дә балаларыңның рәхәтен күр”, — дия. Дөньядагы иң зур теләк булган ул.
Күпне күргән Марзия әбигә күп тә кирәкми үзе. “Пенсиям җитә, ашарыма бар”, — дип тезеп китә ул сораштыра башласаң. Нәрсә җитми?
- Тынычлык җитми, — дип кабатлый әби, — кыз бик борчый. Кечкенәдән тилмертте безне, — ди ул пышылдауга күчеп.
Аның оныгы, наркотиклар белән эләгеп, дүрт ел төрмәдә утырган. Әби фатирында пропискада.
- Мин аны шул вакытта да пропискадан төшермәдем, кайтып сыеныр почмагы булсын дидем, — дип дәвам итә әби.
- Нәрсә һаман зарланасың? Сиңа тигән кеше юк. Ят шул почмагыңда сөйләшми генә...
Йокы бүлмәсеннән килеп чыккан яшь хатын сүз кыстырырга да ирек бирмичә, кычкыра ук башлый.
- Сезне дә әйтер идем инде, — ди ул миңа мыскыллы караш ташлап, — аның әйтүенә карап килеп утыргансыз. Нәрсә сөйләмәс ул, аңа ышансаң...
- Менә, менә, — ди карчык, аның сүзен эләктереп алып. — Узган атна гына психбольницадан бригада чакыртты. Килеп керделәр. “Алып китәбез, әйдә, җыен”, — диләр. Карагач, мондагы хәлләр белән танышкач, “Нинди авыру булсын ул, әбиең белән матур яшә”, — дип, аның үзен оялтып чыгып киттеләр. Матрасымны актарып ташлый, әйберләремне ала да, әйткәч, “син акылдан язгансың”, ди. Миннән ничек котылырга белми. Үләрмен мин, күп калмагандыр инде.
- Үтерерсең сине. Үзең теләсә кемне үтерәсең әле син... — Сүзебезгә колак сала-сала бүлмә буйлап тыз-быз йөргән хатын, түзми, янә сүзгә кушыла. — Мин үземне белә-белгәннән шушы фатирда яшим. Минем дә өй бу. Бүлешик дисәң, рәхим ит, бер бүлмәгә чыгарга ризамы?
Ни сөйләгәнен бик белеп сөйли онык. Теге дүрт ел эзсез узмады. Саусызланып кайтты ул. Фатирны бүлә башласаң, “изолированный” дигәнен дәгъваларга хакы бар аның. Әбигә бүлмә тия инде. Тагын ничек алмашасың...
Читтән генә аларны күзәтәм. Бер уйласаң, нинди якын буласы кешеләр үзләре. Кайчандыр гөрләп торган гаиләдән — икәү генә бит алар хәзер. Ике бөртек. Гөлнараның дәү әнисе дә кайчандыр оныгына бишек җырлары көйләгәндер, дим, битеннән үбеп, иркәләп- назлап уяткандыр. Минем көн дә оныкчыкларыма яратып әйтә торган “кояшым син, аем син” дигән сүзләрне әллә Марзия әби дә әйтмәгәндер, дисезме?! Матур-матур киемнәр, тәмле- тәмле ризыклар да гел оныкка гына була бит. Ул да шулай иткәндер. Яратуга ярату белән, кайгыртуга кайгырту белән дип, эченнән генә өметләнгәндер.
Чак кына тавыш күтәреп сөйләшкәнгә дә дертләп китә торган әби, оныгының ярсый-ярсый сөйләгәнен аңлап та бетерми шикелле. Ике сүзнең берендә: “Нәрсә ди ул?” — дип сорап куя.
Әби кызганыч. Унтугызда фронтка китеп, дошман белән йөзгә-йөз очрашкан, ил — Ватан өчен соңгы тамчы канынача көрәшкән сугыш ветераннарының тормышка мөнәсәбәте бөтенләй башка шул. Алар — икенче, алар — без түгел. Әби дә без түгел. Без түгел, чөнки ул да унтугызда биленә каеш буган! Бүген без аларны бармаклап саныйбыз. Сугыш ветераннары дип хөрмәтләп, зурлап сөйлибез. Елдан-ел сыегая барган исәннәр исемлегендә медицина хезмәте лейтенанты, II группа сугыш инвалиды Марзия Шәйхи кызы Шутихинаның да исеме бар. Әлегә бар. Авырлыкларны җиңә-җиңә, кайгы дәрьясын кат-кат кичә-кичә, тырмашып-көчәнеп гомер кичеп яткан шушы көнгә аның баласының баласына бер генә гозере, бер генә үтенече бар: “Тынычлыкта калдыр!” — дип ялвара ул...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бичара карчык! Кадерсезгә калырга язмасын.

    Хәзер укыйлар