Ах шул йөрәк...

СЕРЛЕ ЙӨРӘК
Мөдәррис Әгъләмов сүзләре
Риф Гатауллин көе
Миңа баккан күзләреңнән
Үбәм сине шашып...
Үбәм... миннән башкаларга
Булмасын ул гашыйк.
Күзләрең белән берочтан
Керфегеңне үбәм...
Усал күзләр караганда
Алар төшсен түбән.
Кушымта:
Йөрәгеңнән үбәр идем,
Күренми шул йөрәк –
Ах шул йөрәк, серле йөрәк,
Яши тирәндәрәк.
Колак яфракларың синең
Кытыклансын, үбәм.
Беркайчан да усал сүзләр
Ишетмәсен миннән.
Күзләреңнән, битләреңнән,
Маңгаеңнан үбәм –
Җыерчыклар алмасыннар
Минем гаеп белән.
Кушымта.
«Серле йөрәк» җыры күпләр өчен яңалык булды. Шигыре дә, музыкасы да... Минем шактый җырлар шагыйрь Фәннур Сафин сүзләренә языла иде бит. Бу Фәннурга да ошый иде. Ул чын-чынлап җырлар шагыйре иде. Аның белән шулкадәр җиңел иде эшләргә... Шигыреңнең бер җире килеп җитми, дим кайчак. Фәннур, башын кыңгыр салып, тәмәке тарта-тарта, йөренеп ала, үзгәртә. 70 нче елларда «Хушлашырга ашыкма», «Ялгыз көймә»ләрне иҗат иттек шулай. Халык яратып җырлый иде. Фәннурны югалткач, үзем дә югалып калдым. Фәннурдан соң иң лирик авторым Нияз Акмал иде. Аныкы да җырлап тора торган шигърият. Һәм көтмәгәндә... Мөдәррис Әгъләмов! Юк, ул җыр язучы шагыйрь түгел, ул фәлсәфи шагыйрь, трибун шагыйрь. Җырны кабул итте, әлбәттә. «Мондый шигырьгә дә җыр язып буламыни соң?!» – дип бик аптырады шулай да. Чөнки ул шагыйрь күңелендә җыр тексты булып түгел, шигырь булып туган. Мин инде куплетларын алып, строфа, кушымталар ясап, көйгә салдым. Мине җыр язарга шигырь этәрә. Бу очракта да шулай булды. Мөдәррис Әгъләмовның шигырь китабыннан эзләп таптым мин аны. Шигырьдә мәхәббәтнең башка тойгыларын сиздем, һәм шул ук мизгелдә башымда көе дә яңгырап үтте. Җырның сүзләре кыз белән егетнең аңлашу, мәхәббәткә өндәү дуэтына туры килә, ләкин заманчарак. Ул елларда татар музыкасында синкопалар (ритмик һәм метрик акцентларның туры килмәве – ред.), секвенцияләр (мелодик фразаны башка югарылыкта кабатлау – ред.) ниндидер яңалык булып халык күңеленә тиз кереп китте. Мин бер шагыйрьгә дә: «Текст язып бирегез әле, бер көем бар», – дип йөрмәдем. Бар шундый авторлар да: көй туа да, каян моңа яраклы шигырь табыйм икән дип йөри башлыйлар. Ә мин сүзгә игътибар итәм. Чишмә икән – чишмә челтерәве ишетелеп торсын, тау икән – ул күтәренке булырга тиеш. Шигырь үзе уйландыра, илһамландыра, күңелне актара бит ул. Һәрбер шигырьдән яңалык эзлим мин. Кешедә кабатланмасын, бөтенләй үзгә булсын! Безнең татарда кулланылмый торган джаз элементлары әкрен генә кереп барган чак. Чит ил музыкасын тыңлыйбыз. «АББА», «Битлз»ларны... Ул пластинкаларны табып та булмый иде әле, каяндыр Балтыйк буе республикаларыннан алып кайта идек. Музыка училищесында укыганда шулар белән мавыга идем. Шулар ритмын үз җырларыма кертергә тырышам. Алай гынамы, мин үзем дә җырлый идем! 1982 елда Чуашстанда Татарстан мәдәнияте көннәре узды. Бу җырны сәхнәдән беренче тапкыр шунда баян белән җырладым. Фәннур да, Илдар абый Юзеев та безнең төркемдә иде. Алар аптырабрак калды, ничек инде син бу шигырьгә җыр яздың, диләр. Ә миңа нәкъ менә шулай ошый, шундый образ, дим. Хатын-кызга гашыйк булсаң гына, шулай язып була! Моның өчен үзгә бер халәт кирәк! Күп җырларымны Гөлзадә репертуары өчен яздым. Ул шигъриятне шулкадәр көчле тоя. Илһам абый Шакиров концертларын алып бара. Мин үзем татар мәктәбендә укымадым. Горький исемендәге клубка, Сара апа Садыйкова ансамбленә йөри башлагач кына татар музыкасына, шигъриятенә тартыла башладым. Шигырь китаплары укыйм. Хыял дөньясына кереп китәм. Илһамланып, көйләр язам. Шагыйрьнең, бәлки, тиешле дулкынына да эләкмисеңдер. Без, композиторлар, шагыйрь әйтеп бетермәгәнне дә әйтәбез. Өч художник – шагыйрь, композитор, җырчы – кабатланмас образ тудыра.
Япон магнитофоннары килеп кергән чак. Башта күңелдә туган музыканы магнитофонга яздырасың, тыңлап карыйсың: бу җире әйбәт, монысын бераз үзгәртәсе – эшкәртү бара шулай... Аннары нотага төшерәсең.
«Серле йөрәк»не Гөлзадә белән икәү җырладык. Җәй көне Чуашстанда бергә концертлар куеп йөргән идек. Беренче чыккан концерт иде ул безнең. Җырны радиога яздырырга да алдылар. Ләкин худсовет үткәрмәде. Фондка, гомумән, һәвәскәрләргә үтү кыен иде. Исемле җырчыларны гына уздырдылар ул елларда. «Кал моңнарым булып» ничектер кереп калды әле. Радиога «Серле йөрәк»не яңгыратуны сорап язган хатлар күпләп килә башлагач кына, җыр эфирда яңгырый башлады.
1985 елда Гөлзадә белән миңа Мәскәүдә Яшьләрнең һәм студентларның ХII Бөтендөнья фестивалендә катнашырга туры килгән иде. Шунда без – Татарстаннан килгән делегация – бер көнне баян уйнап, татарча җырлап, «Россия» кунакханәсе янында бөтенесен үз тирәбезгә җыйдык. Әлбәттә инде, «Серле йөрәк»не дә җырладык! Күз алдына китерәсездер: мин баянда, Гөлзадә дәртләнеп җырлый, башкалар безгә кушыла... Әллә телебезне, әллә көйләребезне үз иттеләр: болгарлар, японнар, гарәпләр, төрекләр безгә сокланып кул болгыйлар, елмаялар, көч биреп торалар...
...Берзаман, унбиш еллар чамасы элек ишетәм: Айдар Галимов җырлый «Серле йөрәк»не! Үзенчәрәк, үз стиле белән. Урал Рәшитов аранжировка ясаган. Шунысы да кызык: ул аны бөтенләй бездән түгел, Питердан ияртеп кайткан! Шундагы диаспорадан отып алган! «Серле йөрәк»не җырлаучылар күп. Башкортстанда, Нефтекамада җыр бәйрәмендә берчак килеп: «Ой, сезнең җырыгызмыни ул «Серле йөрәк»?! Без шушы җыр аркасында өйләнештек», – диделәр. Берәүләргә – мәхәббәт аңлатырга, икенчеләренә гаилә корырга сәбәп булган икән бу җыр. Гади халык шулай кабул итә. Халыкчанлык зур дәрәҗә ул.
Шушы җырга бәйле тагын бер вакыйга искә төшә. Кичен өйгә кайтып киләм. Көз көне урамда тиз караңгылана, ләкин җылы. Бер ир-ат шәйләнә, әллә арыган, әллә бераз салган да инде шунда. Үзе җырлый... Тукта, «Серле йөрәк»не җырлый бит бу! Шулкадәр сөендем. Рәхмәт тә әйтәсем килә, сөйләшеп тә китәсем килә... Ләкин дәшәргә базмадым инде. Әйдә, җырласын! Менә шушы була инде гади халыкка көйләрең белән үтеп керү дип уйлап куйдым. «Хушлашырга ашыкма» кебек тагын бер биш җырың булса, син инде халык күңелендә калдың дигән сүз!» – дип әйткән иде Мәхмүт Хөсәен. «Серле йөрәк» тә халыкның яраткан җыры булып китте шулай.
«Сөембикә» журналы, №12, 2015

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.