Логотип
Белгеч киңәше

Әти икенче хатын янында чуала

«Бер ел элек әниебез вафат булды. Алар әти белән бер-берсен яратышып, кырык ел бик тату яшәделәр. Хәзер менә әти әле бер, әле икенче хатын янында чуала, салгалап та кайткалый. Ни өчен ир-ат гомер иткән хатынына хыянәт итә икән? Әгәр әни ялгызы калган булса, ышанам, ул әтигә тугрылыклы калыр иде.
Луиза. Яр Чаллы.»


— Әйе, беренче карашка, Луиза, сезне аңларга була. Чыннан да, әтиегезгә гаҗәпләнергә дә, үпкәләргә дә мөмкин. Сез гомер буе әти-әниегезнең гаилә учагы җылысында хозурланып яшәгәнсез. Инде шул учакның очкыннары сүнеп бара. Ә сез, Луиза, әтиегездәге шул кискен үзгәрешләрне кичерә алмыйсыз.

Дөрес, әхлакый күзлектән чыгып караганда, аның бүгенге үз-үзен тотышы аңлашылмый. Шул җирлектә нидер дәрәҗәдә гаеп тә ташларга мөмкин.

Психологик кичерешләрдән чыгып караганда исә катгыйлык үзен аклап та бетерми. Күз алдына китер әле, аның гомер буе парлашып очкан канаты сынган. Ул хәзер оча алмый. Шул ук вакытта ялгыз канат ничек яшәргә икәнен дә аңлап-белеп бетерми.

Берәү, әйтик, язмышын кабул итәр, елап гомер кичерер иде. Икенчесе — башкага өйләнер иде. Өченче берәү — онытылыр өчен нинди дә булса шөгыль табып, эш мәшәкатенә җигелер иде. ә сезнең әтиегезне, күрәсең, боларның берсе дә канәгатьләндерми. Вакытлыча гына булса да, үз-үзен юатырга тели. Ялгызлык бик яман халәт. Шуңа күрә бәргәләнә…

Сер түгел, тормышта кешенең әхлакый һәм психологик халәте еш кына бер-берсе белән килешми. Безнең исә беребезнең дә кемнедер хөкем итәргә хакыбыз юк. Бу Ходай вазифасы, ул —  хөкемче.

Луиза, сезгә киңәшем шул, әтиегезне аңларга тырышыгыз. Моның өчен аның урынына үзегезне куеп карагыз. Әтиегез белән кара-каршы утырып аңлашу да файдалы булыр. Уртак тел тапкан очракта үпкәләрегез дә, рәнҗүләрегез дә узар.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    этиегез исан икан кадеререн белегез

    • аватар Без имени

      0

      0

      Без дэ эниебезнен улеменнэн сон этиебезнен икенче хатын белэн гаилэ коруына каршы булдык. Бик озак эти белэн аралашмадык.Инде узебез эби-бабайлар. Этиебезнен икенче хатынына без бик рэхмэтле.Этине бик каты авырган вакытларында да ул карый. Бик яхшы тэрбиялэп тора.Элеккеге хэллэр очен укенэбез. Яшьлек белэн куп эйберне анламаганбыз. Этиегезне рэнжетмэгез.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ялгыз калгач әткәйнең өйләнүенә каршы килмәдек. Без карый алмый идек бит. Ул чагында 60 та тулмаган булган әле. Дөрес үз әниең түгел. Шулай да без барыбыз да аңа әни дип әйттек. Атагызны өйләндерегез , җаныгыз тыныч булыр. Дөрес хәзер хатын-кыз картайгач кияүгә чыгам дип тормый. Әткәй караулы булды, ул үлгәч мал да, акча да бүлешеп йөрмәдек. Тырышлыгыбыз аркасында Ходай Тәгалә безгә башка яктан бирде. Үлгән артыннан үлеп булмый, атагызның шулай үрссәләнеп йөрүенә әнкәгез рухы да тыныч түгелдер. Урыннары җәннәттә булсын.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ялгызлыкның авыр икәнлеген үзе ялгыз калган кеше генә аңлый.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Тормыш туктап калмыйфотода атагызмы.улбит эле алжыган беткэн карт тугел сез Аня анларга тырышыгыз.гел анын янында була алмыйсыз.картаямы сон йорэк....

            Хәзер укыйлар