Тездән төшкәч көйдермәсен, дисәк...

Әлеге язмага җавап - http://syuyumbike.ru/zaman-hem-bez/actual-tema/?id=400

Хатны укыгач ике төрле хис кичердем: беренчесе – хатта язылганнар проблеманың бары бер өлешен, күзгә күренеп торган кадәресен генә чагылдырганга борчылу, икенчесе – укучыбызның актуаль, көн ка­да­гын­да­гы мәсьәләне күтәреп чыгуына сөе­нү.

Чыннан да, без шактый катлаулы үзгәрешләр чорында яшибез. Аның үзенә генә хас процесслары бар. Шуларның иң әһәмиятлеләреннән берсе – җәмгыятьтә булган кыйммәт­ләр­нең үзгәрүе дияр идем мин. Әле 20-30 ел элек кенә балалар «хезмәт – тормыш нигезе», «кем эшләми – шул ашамый», «бөтен кеше дә бертигез» дип тәрбияләнсә, бүгенге яшь буын бөтенләй башка идеалларга табына. Һәм ул идеаллар яки кыйм­мәт­ләр арасында гаять зур урынны акча, материаль байлык алып тора. Материаль байлыкка омтылу – тәҗ­ри­бәсе булмаган яшь кешенең тормышын да җимереп ташларга мөмкин шул…

Аңлавымча, Гөлия, чыннан да, матур гаиләдә, гаять дөрес тәрбия алып үскән: ул хезмәт ярата, яхшы укый, җәмәгать эшләрендә катнаша, музыка белән кызыксына. Ә нишләп соң кинәт шундый үзгәрешләр барлыкка килде икән? Кызганычка каршы, берни дә юктан гына, кинәт кенә булмый – якыннарыбызда, балаларыбызда барган үзгәрешләрне күп ва­кыт күрмибез яки күрмәмешкә салышабыз (кайчак шулай җайлырак тоела – «үзе үтәр әле!» дибез). Гөлия проблемасыз бала саналган – яхшы укыган, тыңлаучан, тәртипле булган. 


Ә баладан тагын ни көтәсең? Әти-әниләр еш кына балаларын барлык тормыш проблемаларыннан аралап, аңа укырга, үсәргә бөтен мөмкинлек­ләрне тудыра. Һәм, нәтиҗәдә, гаять дәрәҗәдә инфантиль, ягъни тормышка бик гади, примитив карашлы ба­лалар үсә. Бу очракта да шуңа охшаш хәл. Гомумән, бу гаиләдә проблеманы уртага салып сөйләшү гадәте юк, күрәсең. Әти-әнисе – кызларын, кызлары әти-әнисен аңламый, алай гына да түгел, Гөлия үз-үзен тотышы белән күптәннән инде аларга сугыш игълан иткән, һәм ул сугышны ярыйсы гына уңышлы алып та бара… Әти белән әни берни булмагандай яши бирә – әйтерсең, бар да искиткеч шәп! Тик әнисенең генә инде нервлары какшавы төрле соматик авыруларга китереп җиткергән. 

Гөлия инде балигъ булган зур кеше: ни өчен мәсьәләне уртага салып сөйләшмәскә? 10-12 яшьлек балалар да күп проблемаларны дөрес аңлар­га сәләтле – аларны дөньяның бар мәшәкатеннән аралап үстерү һич кенә дә ярый торган эш түгел. Ышанам – дөрес дәлилләр табып сөй­ләшкән очракта, Гөлия белән уртак тел табып булачак. 

Авторның сүзләренә караганда, төп мәсьәлә машина алу-алмау проблемасы тирәсендә бөтерелә. Ни өчен әти-әни моңа шулкадәр каршы соң? Хаттан күренгәнчә, гаиләнең тагын бер машина алырга гына хәленнән килә. Шулай булгач, нигә алмаска?! Хатта китерелгән төп дәлилләр: машина йөртүнең куркынычлыгы, яшь йөртүчеләрнең юл һәлакәтләрендә ешрак гаепле булуы... – бик көлке һәм самими яңгырый. Беренчедән, машина йөртеп карамыйча гына кайдан килсен ул тәҗрибә: һәркем дә башта өйрәнчек кенә була (бу – суга керми генә йөзәргә өйрә­нергә киңәш биргән шикелле.) Икен­чедән, үзе руль артында утырмаса да, һәр кеше көненә әллә ничә тапкыр транспорттан файдалана – шәһәр транспортын мин куркынычсыз димәс идем. Өченчедән, хатта язганнарга караганда, Гөлия «Әтием бүген миңа машинасын бирә­ме?» дип аптырата икән. Димәк, кызның идарә итү таныклыгы бар, һәм ул инде, һичшиксез, әти-әни ризалыгы белән, алар акчасына алынган. Әгәр кызларын машинага утыртмаска ниятләгән­нәр икән – нигә ялган вәгъдәләр бирергә?! Хәтта бу вәгъдә сүз белән әйтелмәсә дә. Ма­шиналы кеше бит әле мобиль дә, бүгенге тизлек заманында руль артын­да булу күп проблемаларны да чишә – бу дәлилгә дә күз йомып булмый!


Хат авторына, Гөлиянен әти-әнисенә шундый киңәш бирер идем. Бу мәсьәлә хакында кыз­мыйча, бергәләп уртага салып сөйләшергә кирәк. Машина алу – һәр гаилә өчен шактый зур чыгым ул. Бүгенге көндә гаиләдә андый мөмкинлек бармы? Мөмкин­легегез булмаса, сәбәбен (акча җит­ми, финанс хәлегез тотрыклы түгел…) ачыктан-ачык кызыгызга аңлатыгыз. Киләчәктә андый мөмкинлек туачакмы? Кайчан? Ул тизрәк булсын өчен нишләргә кирәк – шул исәптән Гөлиягә дә? Әгәр мөмкинлек булып та, алырга теләми­сез икән – ни өчен? Сәбәп­ләрне күрсәтегез һәм аларны чишү юлларын ачыклагыз. Әйтик, тәҗри­бәсе аз булу сәбәпле, өстәмә практик дәрес­ләр алу кирәк икән, аның өчен кем түли? Машина ул әле күп кенә өстә­мә чыгымнар да сорый – аларны кем күтәрә? Гөлия үзе дә эшләячәкме (бу очракта ул үзе дә кайбер чыгымнарны түли алыр иде), эшкә урнашса, укуына зыян килмәс­ме? Мәсьәләнең һәр пункты турында сөйләшеп, уртак чишелешен табарга кирәк. Иң мөһи­ме – кызыгызның күңелен яралаудан куркып яки аны артык сакларга омты­лып, ялган вәгъдәләр генә бирмәгез! 

фото: pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан