Сабыр канатларың сынмасын

Бәла агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри. Дөнья булгач, төрле хәлләр килеп чыга шул: кемдер бик якын кешесен югалта, икенче берәүдә дәвалап булмаслык чир табалар,  өченчесе хыянәт ачысын татый: ире яки хатыны белән аерылыша... Шулай да иң авыры – кемнедер кире кайтмас юлга озату. Чарасызлык, үкенү, үртәлү, бәргәләнү, өзгәләнү... Безгә, психологларга, бик таныш күренеш. Күтәрә алмаслык хәсрәт белән очрашканда, кешедә «ачы хәсрәт синдромы» барлыкка килә. 

Ачы хәсрәтне кеше дүрткә бүлеп кичерә. Аның беренче өлеше «шок стадиясе» дип атала. Якынының үлемен ишеткәч, кеше шашып кала, ул аңа ышанмый. Бу халәт берничә сәгатьтән берничә көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. 

Хәсрәтнең икенче баскычы — «ачы хәсрәт синдромы». Кеше инде югалтуны тулысынча аңлый, ул чын җан газабы кичерә, елый, мәрхүм турында берөзлексез сөйли яки, киресенчә, үз эченә бикләнә, елый да алмыйча «катып» кала.  

Өченче баскыч — якын кешедән башка тормыш-көнкүрешне, яшәүне җайга салу. Мәрхүм исән чагында билгеле бер вазыйфалар башкарган, гаиләдә ниндидер функ­цияләр үтәгән. Менә хәзер инде аңардан башка яшәргә өйрәнергә кирәк... Бу да үзенә күрә бер зур сынау: кагылган, тотынган саен югалтуны һәрдаим сиздереп, искә төшереп тора, кабат-кабат газапланырга мәҗбүр итә. 

Дүртенче стадияне вафат булган кешегә карата яңа рухи мөнәсәбәт формалаштыру этабы дип йөртәләр. Кеше вафат булган якынының инде кайтаралмаслык югалту икәненә тәмам ышана, аңардан мәрхүм белән рухи бәйлә­нешләрне яңача итеп кору таләп ителә. «Мин аңа һәм үземә хәзер ничек ярдәм итә алам?» – бу этапның төп соравы шушы. Югалткан якыныбыз белән без инде аралаша алмыйбыз, әмма рухи аралашу да бик мөһим. Мәңгелеккә киткән кадерле кешебезне онытмыйбыз: аны хәер-догадан ташламыйбыз, каберен карап, тәртиптә тотабыз, рухына багышлап Коръән ашлары уздырабыз – мәрхүмнең безнең күңелләрдә үзенә бер кадерле урыны бар. Эчке хәсрәт ниндидер сабыр моңсулык белән алышына – бу стадияне рухи яңарыш стадиясе дип атарга мөмкин.

Әмма кайбер кешеләр, югалткан якыннары белән рухи бәйләнешкә омтылу урынына, алар образыннан культ ясыйлар. Бу хәл балаларын югалткан ата-аналарда аеруча еш күзәтелә. Алар мәрхүм бүлмәсендә бернәрсәне дә үзгәртмичә, ул үзе исән чактагыдай еллар буе саклыйлар: бүлмә, әйтерсең лә, музей – хуҗасы яңа гына чыгып киткән дә, менә-менә кайтып керер кебек... Әлеге күренеш мәрхүмнең якыннарына да психолог ярдәме кирәклеген искәртә.    

Якын кешеңә көтелмәгән кайгы килде. Аңа ничек ярдәм итәргә, нинди юату сүзләре табарга?

Ачы хәсрәтнең бигрәк тә алда әйтелгән беренче һәм икенче баскычларында кешене ялгыз калдырырга ярамый. Аның белән сөйләшү, аны тыңлау зарур.    

Хәсрәтле кешенең елавы, еламый «катып калу»га караганда хәерлерәк, чөнки күз яшьләре аша ул бушанып кала, арый, йоклап китәргә дә мөмкин. Ләкин истерикага бирелеп елауга гына барып җитмәсен. 

Сөйләшкәндә аның хәлен аңла­выгызны, кайгысын ихластан бү­лешүегезне күрсәтегез. Тик: «Нигә ул анда барган (ул эшне эшләгән) инде, менә хәзер исән булыр иде!» дигән сүзләрне берничек тә әйтергә ярамый.

Хәсрәтнең өченче стадиясенә җит­кәч, югалту кичергән кешегә көнкүре­шен оештыруда ярдәм кирәк. Дүртен­че стадиядә аңа игътибар күрсәтү, хәл-әхвәл белешеп тору да олы ярдәм. 

Кайгы килгәннең беренче сәгать­ләреннән үк кешегә диннең, Коръән аятьләренең, догаларның шифасы бик зур. Диндә, бигрәк тә безнең ислам динендә, хәсрәтле чакта үзеңне ничек тотуның бик матур һәм камил кагый­дәләре бар. Авыр чакта аларны искә төшерү, шуларга таяну, бер яктан, югалту кичергән кешенең җан газабын киметсә; икенче яктан, мәрхүм белән аралашуның бер юлы да була ала. 

«Якыныңны югалтуга үзеңне алдан берәр ничек әзерләп буламы?» – дип сорыйлар. Мин андый чакта: «Юк», – дип җавап бирәм. Үлем ул һәрвакыт көтелмәгән була, хәтта кеше озак вакытлар авырып ятып, табиблар: «Әзер торыгыз, санаулы көннәре генә калды», – дип, алдан ук кисәтеп куйганда да. Юк, якын кешеңне югалтуга берничек тә әзер булу мөмкин түгел. 

Психикалары әле ныклап утырып җитмәгәнлектән, югалтуны иң авыр кичерүчеләр – балалар. Язмыш аларны әти-әниләре белән аерса – бигрәк тә. 

Беренче мөһим момент – балага әлеге хәбәрне җиткерү. Кайгылы хәбәрне балага иң якын кешесе җиткерсә, яхшырак. Моны әйткәндә кечкенә баланы кочаклап торсаң, зуррак яшьтә булса, иңеннән кочып сөйләшсәң, әйбәтрәк. Әгәр бала елап җибәрсә, яки ялгызы гына калырга теләсә, аны борчымавың хәерле.
 
«Син берьялгызың гына түгел, һәрвакыт янәшәңдә булырбыз», кебек сүзләр белән баланың рухын күтәререгә тырышырга кирәк. Аны бер минутка да игътибарсыз калдырырга ярамый. Аеруча зур җавап­лылык балалар учреждениеләрендә эшләүче тәрбиячеләргә, укытучыларга да төшә. Алардан зур сизгерлек, такт сорала. Кайгы килгәннән соң бала белән беренче очрашканда, берни булмагандай сөйләшә башлау дөрес түгел. Җай табып, аның хәсрәтеннән хәбәрдар икәнеңне, чын күңелдән кайгысын уртаклашуыңны һәм һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер икәнеңне әйтергә, аңлатырга кирәк. 

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2019 - 05:58
    Без имени
    Бик охшады,купме эйтемнар,мэкальлар кулланылган эчталекле,шул ук вакытта телебез байлыгын оста чагылдыргансыз.берничэ кабат укып сезнен тасфирлауларга сокланып утырдым.гади,халыкчан шул ук вакытта тиран магьнале хикая.афарие
    Корыган алмагач
  • 21 сентябрь 2019 - 05:58
    Без имени
    Дэвамы кайчан укырга була? 👍👍👍
    Ай сылуы 
  • 21 сентябрь 2019 - 05:58
    Без имени
    Дэвамын ничек укырга сон?
    Ай сылуы 
  • 21 сентябрь 2019 - 05:58
    Без имени
    КАЙЧАН АЗАГЫ БУЛА ИНДЕ?
    Пәри утарында
  • 21 сентябрь 2019 - 05:58
    Без имени
    Искиткеч!!!
    Корыган алмагач
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...