Логотип
Белгеч киңәше

Опека һәм попечительлек

материалына җаваплар - http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=3516

Опека һәм попечительлек белән бәйле сорауларга Казан шәһәренең Совет районы опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Ирина СМИРНОВА җавап бирә.



Опека һәм попечительлек ятимнәргә һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга аларның хокукларын яклау максатыннан билгеләнә (РФ Гаилә Кодексының 121 нче маддәсе, 1 нче бүлек).
 Опека шулай ук балигълык яшендәге, әмма эшләү сәләте чикләнгән яки эшкә бөтенләй ярамый торган кешеләргә билгеләнә.


Опека белән попечительлекнең аермасы нәрсәдә?
Опека – ундүрт яше тулмаган балаларга, попечительлек ундүрт яшьтән унсигез яшькәчә булган яшүсмерләргә һәм суд тарафыннан эшкә яраксыз дип танылган кешеләргә билгеләнә.

Кемнәр опекун була ала?
РФ Гаилә кодексының 146 нчы маддәсе нигезендә, балаларның опекуны яки попечителе булып балигълыкка ирешкән, камил акыллы һәм билгеле бер әзерлек үткән кешеләр генә билгеләнә ала.
Ата-ана хокукыннан мәхрүм булганнар, хөкем ителгән кешеләр, җинаять җаваплылыгына тартылган кешеләр (акланган яки җинаять җаваплылыгыннан азат ителгән кешеләр бу категориягә керми) опекун була алмый.
Җәза срогын үтәмәгән яки тулысынча үтәмәгән кешеләр, бер җенесле никахта торучылар  яки шундый никахлар рөхсәт ителгән ил гражданнары да опекун була алмыйлар. 
Хроник алкоголиклар һәм наркоманнар  кайчандыр опекун вазыйфасыннан читләштерелгән затлар, асрамага бала алып, үз гаепләре аркасында ул бала алардан кире алынган гражданнар, шулай ук сәламәтлекләре буенча РФ Гаилә кодексының 127 нче маддәсенең 1 нче бүлегендә күрсәтелгән категориягә керүче кешеләр дә опекун була алмый.
Опекун вазыйфасына керешәсе затның әхлакый һәм кешелеклелек сыйфатлары искә алына. Аның яңа вазыйфаны үти алу-алмавы, балага мөнәсәбәте, опекунның гаилә әгъзаларының балага мөнәсәбәте, баланың үзенең теләкләре дә игътибарсыз калмый. 

Опека ничә төрле була, һәм опекунга дәүләт ничек ярдәм итә?
Опека һәм попечительлекнең ике төре бар.
Берсе – түләүсез генә опекунлык итү. Бу очракта опекунга баланы ашату-киендерү өчен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аена 7 мең 615 сум, мәктәп яшендәгеләргә 8 мең 783 сум түләнә. Бу Татарстан Республикасында 2016 елга билгеләнгән сумма.
Икенчесе – түләнә торган очрак. Бу сыендырган гаилә статусындагы опекуннарга кагыла. Баланы ашату-киендерү өчен түләнә торган акчадан тыш, аларга:
* һәр бала өчен өстәмә 3 мең сум бирелә;
* опекунның медицина яки педагогик белеме булса, аңа минималь хезмәт хакының 50 проценты күләмендә өстәмә акча түләнә;
* өч яшькәчә булган һәр баланы, гарип баланы, физик яки психик тайпылышлы баланы, үз-үзен тотышында ниндидер башка үзгәрешләр булган балаларны караган өчен опекунга тагын 30 процент өстәп түләнә. 

Моннан тыш Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе опеканың түләүле төрен башкаручы опекуннарга, кызыксындыру чарасы буларак, ай саен 2000 сум өстәп  түли.
Караучысыз калган балаларны опекуннарга тапшырган вакытта, дәүләт бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтә. 2016 елда аның күләме 15 мең 512 сум 65 тиен.
Сыендырган гаиләдә өч яки аннан да күбрәк бала булганда, ул гаилә күп балалы гаиләләр өчен каралган барлык ташламалардан файдалана. Сыендырылган бала исә ятимнәр һәм әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга тиешле барлык социаль ярдәмнән файдалана.
Инвалид баланы 8 яшькә кадәр караган опекуннар пенсиягә иртәрәк чыга ала. Баланы караган һәр 1,5 ел өчен пенсиягә чыгу яше 1 елга кыскара. Әмма 5 елдан да артыкка кыскара алмый.

Опекунның вазыйфасы нидә? Алар кайсы закон нигезендә башкарыла?
Опека һәм попечительлек эше 2008 елның 14 апрелендә кабул ителгән «Опека һәм попечительлек хакында»гы №48-ФЗ Федераль Закон нигезендә башкарыла. Моннан тыш, Бала хокуклары хакындагы конвенция, Россия һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре, Россия Федерациясенең Гражданнар, Гаилә, Торак кодекслары, 1996 елның 21 декабрендә кабул ителгән №159-ФЗ Федераль закон, 1998 елның 24 июлендә кабул ителгән №124-ФЗ  Федераль закон, Россия Хөкүмәтенең 2009 елның 18 маенда 423 нче номер белән һәм 2010 елның 17 ноябрендә 927 нче сан белән имзалаган Карарлары нигезендә тормышка ашырыла.
Опекун һәм попечительләрнең барлык вазыйфалары 48нче-ФЗ Федераль законның 15 нче маддәсендә күрсәтелгән.
Әлеге законнар нигезендә опекун үз тәрбиясендәге кешенең барлык хокукларын якларга һәм аның бөтен ихтыяҗларын кайгыртырга тиеш.


Өлкән яшьтәге кешеләргә опека билгеләү
Өлкән яшьтәге эшкә яраксыз һәм социаль яшәү оешмаларында тәрбияләнүгә мохтаҗ дип танылган гражданнарны сыендыручы гаиләләр булдыру тәртибе һәм шартлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 31 августында имзаланган 604 нче Нигезләмәдә билгеләнә.

Өлкән яшьтәге кешене үз гаиләсенә алып тәрбияләргә теләүчеләр өчен түбәндәге шартлар каралган:
* ул балигълыкка ирешкән, эшкә яраклы кеше булырга (ир-ат икән – алтмыш яшьтән, хатын-кыз икән – илле биш яшьтән яшьрәк) тиеш;
* Татарстан Республикасында даими яшәү урыны булырга тиеш;
* опекага алынучы өлкән яшьтәге кеше опекун белән туганлык мөнәсәбәтләрендә  тормаска тиеш, ягъни ире – хатынына, баласы – үз ата-анасына, абыйсы яки апасы – кан туганына (ата – бер, ана башка яки киресенчә булган очракларда да), кан туганының баласы – агасы яки апасына, оныгы яки оныгының ире яисә хатыны әби-бабасына карата сыендыручы гаилә булып саналмый.

Әлеге Постановлениенең 3 нче бүлеге нигезендә, өлкән яшьтәге эшкә яраксыз кешене гаиләгә сыендырып тәрбияләгән өчен түбәндәге түләү каралган:
* өченче группа инвалид яки олы яшьтәге кешене караган өчен – 4 мең сум;
* икенче группа инвалидны караган өчен – 6 мең сум;
* беренче группа инвалидны караган өчен – 8 мең сум.

Югарыда телгә алынган Карарның 2.2 нче маддәсендә бу төр опеканы рәсмиләштерү өчен кирәкле доекментлар исемлеге язылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    2015 ел,июнь ае ,24 ел элек вафат булган иремнен, апасы ,авыру сэбэпле минем ризалык белэн авыру энисен (кайнанам ,86 яшь 1 группа инвалид ) безгэ китерде. Хэзерге вакытта 27,28 яшьлек балалар(малай,кыз )белэн 2 булмэле фатирда яшибез. Кайнанамнын шэhэребездэ яшэуче олы улы,килендэш йорэк авырулылар.Энине карый алмыйлар.Мин 2003 елдан "инвалид "-психбольницадан. Ирем улгэндэ балаларга 3-4-5 яшь тулып бетмэгэн иде. Энине караучы (сиделка) белэн дэ калдырырга туры килгэли. Бу постановление мина кагыла микэн ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мөнирә апа, без сезнең сорауны белгечкә юлладык. Аннан җавап алгач, шушында язарбыз.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Игътибарыгыз очен рэхмэт !

        • аватар Без имени

          0

          0

          Белгеч җавабы: Сорау бик аңлашылып бетми. Шулай да, аңлавымча, бу ханым «Сыендыручы гаилә» статусы рәсмиләштереп, кайнанасын тәрбияләргә тели булса кирәк. Безнең опека бүлеге олы яшьтәге акылга зәгыйфь гражданнар белән генә шөгыльләнә. Бу очракта сезгә үзегезнең яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2016 елның 1 гыйнварыннан акылга зәгыйфь өлкән кешеләр өчен «Сыендыручы гаилә» дип аталган пилот проекты эшли башлады. Ихтирам белән, Казан шәһәре Совет районының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Ирина Смирнова

          • аватар Без имени

            0

            0

            Жавабыгыз очен рэхмэт,анладым. Кайнанамны картлар йортына урнаштырырга да телэгэн идем.Ул элек яшэгэн район картлар йортына барып,сойлэшептэ кайттым.Кунел тартмады.Аякларында басыпта торалмаган,80-90 кг лы олы яшьтэге кешене калдырырга булдыра алмадым.Аллага шокер кайнанама 16 000пенсия алабыз.Балалар зурлар.Эшлилэр Доресен эйткэндэ мин бутэнчэ язарга телэгэн идем,фикеремне туплап язарга авыррак булды.Сонгы елларда ,мин сиделка булып эшлэгэч торлесен курдем.Кечкенэ балалары булган гаилэ.Ир кешенен энисе ,эбисе инвалид (улделэр инде,миндэ караштым)Ир кеше сиделкаларга тулэр очен берничэ эштэ эшлэде.Хатынынын энисе (бергэ яшилэр иде,)акылга зэгыйфь.Сиделка тоткаладылар. Балаларны укытырга...гаилэнен ботенлеген сакларга... Мина калса мондый гаилэлэргэ дэ остэмэ ярдэм кирэк. Акылга зэгыйфь кешелэрне семьяларга урнаштыру проектына мин бик шат.Акыга зэгыйфь авыруларга психбольницаларда акча кубрэк тэ сарыф ителэдер.Шулай ук андый кешелэргэ монэсэбэтне ,бикле ишеклэр,рэшэткэле тэрэзэлэр булган йортта уз кузлэрем белэн курергэ туры килде. Хормэт белэн ,халык очен,жэмгыятебезнен яхшы якка усеше очен яхшыдан -яхшы проектлар булдыруыгызны телэп мин-Монирэ.

            Хәзер укыйлар