Логотип
Белгеч киңәше

​Әнисез гаиләдә әтигә нишләргә?

Икенче әни алып кайту турында сүз башлау бик мөһим һәм бик катлаулы сөйләшү ул. Әти кеше белән бала арасындагы ышаныч һәм дуслык хисләре  хәлне беркадәр җиңеләйтергә мөмкин әле. Әмма сөйләшү көн тәртибеннән үк алып ташлана алмый. Монда булачак әнинең үзеннән дә  күп нәрсә тора. Балалар белән мөнәсәбәте моңарчы ничегрәк формалашкан? Дусларча аралашканнармы, әллә инде бала аны гаиләнең иминлегенә яный торган бер дошман итеп кабул иткәнме?

Яңа әни алып кайту турында ничек сүз башларга? 
Ир кешегә җитди булмаган мөнәсәбәтләрен балаларына күрсәтмәскә киңәш итәр идем. Кемне дә булса үзенең булачак хатыны, балаларының әнисе итеп күрә икән инде – аны балалар белән дә таныштырырга кирәк. «Әгәр ул хатын-кыз балаңа ошамаса?» – дип сорый кайбер ир-атлар. Балага ошау-ошамау күп очракта өлкәннәрнең үзен­нән тора. Беренче очрашу бала өчен көтелмәгән хәл була күрмәсен! Әти кеше бала белән сак кына сөй­ләшергә (баланың яшенә карап, ул киңәшләшү формасында да булырга мөм­кин), аңлашырга тиеш. Те­лә­гән нәтиҗәгә ирешер өчен, бәлки, берничә тапкыр сөйләшү кирәктер әле – ашыгу, кабалану һич ярамый. Әгәр бала кызып китсә, теш-тырнагы белән каршы торса, сабырлык сорала. Күпмедер вакытка бу мәсьәләне калдырып торып, бераз вакыттан кабат әйләнеп кайтырга туры килер. Һәрхәлдә, бу мәсьәләне балага җайлап аңлатырга кирәк, басым ясау, аның фикерен санга сукмау зур хата булыр. Гаиләдә бер-береңә юл кую, үзара хөрмәт сакланса, һичшиксез, бала әтисен аңлар. Әти кеше дә, үз чиратында, балага аны яратуын, бу хисләрнең беркайчан да сүрелмәячәген, бу яңалык әти белән бала мөнәсәбәтләренә берничек тә комачау итмәя­чәген ышандырырлык итеп аңлатсын. Балалар бит, кайберәүләр уйлаганча, бер­ни аңламый торган эгоистлар түгел, күп очракта сабый күңеле бик сизгер, ул өлкәннәр игътибар итмә­гән үтә нечкә хис-кичереш­ләрне дә аңларга сәләтле. Инде югарыда әйтелгән бар шартлар үтәлгәннән соң да бала катгый каршы икән – ашыгудан файда юк. Тагын бер тапкыр уйлап, үлчәп карагыз – сайлаган ярыгыз чыннан да сез күзаллаган кешеме? Баланың дәлиллә­рен уегыздан үткәрегез, акыл белән анализлагыз – бу каршылыкның сәбәбе нидә? Берәр тәҗрибәле кеше белән (педагог, психолог, гаиләгезне, балагызны якыннан белгән ышанычлы кеше) киңәшеп карау да комачауламас. Читтән бар да яхшырак күренә бит!


Сорау арты сорау туып кына тора. Әйтик, өйдәге киеренкелекне ничек җайларга? Ничек депрессиягә бирешмәскә? Баланы ничек тынычландырырга?

Әйткәнемчә, гаилә ни сәбәптән генә әнисез калмасын – бу бик авыр кичерешләр чыганагы. Бар кеше дә мондый хәлне үзе генә җиңеп чыга алмый. Әгәр сез үзегез яки балагыз озакка сузылган депрессиядә, инде шактый вакыт узуга карамастан, кичерешләрегез әле кичә генә булган югалтудагыча көчле икән – һичшиксез белгечкә барырга кирәк. Шушындый катлаулы тормыш сынавына дучар булган ир-атларга берничә киңәш бирәсе килә:
 – Чыгу юлы булмаган гадәттән тыш хәлдә итеп хис итмәгез үзегезне. 

Андый кешеләр (ирләр дә, хатын-кызлар да) шактый. Алар яшәргә көч таба бит – димәк, сез дә булдыра аласыз.

Хатын-кыз эшендә тәҗрибәгез юкка күңелегез төшмәсен - бик күп хатын-кызларның кияүгә чыкканда шулай ук бернинди тәҗрибәсе булмый, алар да күп нәрсәгә яши-яши өйрәнә. Димәк, сез дә өйрәнерсез! Аның бер кыенлыгы да юк, һәр эш тырышлык һәм көч кенә сорый.

– Хуҗалык эшләрендә, аеруча баштагы чорда, якыннарыгызның, дусларыгызнын, күршеләрегезнең ярдәменнән баш тартмагыз. Сезгә һәм балаларга аеруча кирәк булган аралашу чарасы, эмоциональ теләктәш­лек билгесе дә әле ул.

– Балаларга дусларыгыз, киңәшчеләрегез итеп карагыз – бары тик өйдәге жылы мөнәсәбәтләр, якын аралашу гына гаиләгезне саклап кала. Тормышта нинди генә хәлләр килеп чыкса да, ата белән бала арасындагы мөнәсәбәтләргә җил үтми. Балалар – төп ярдәмчеләрегез, ә сез аларның иң ышанычлы якын кешесе булып калырсыз.

 – Көндәлек эшләрне генә түгел, ялны да дөрес оештыра белү зарур. Бергәләп спорт белөн шөгыльләнү, сәяхәткә чыгу, кино-театрларга йөрү гаиләгезне ныгытыр, уртак шөгыльләр артуга китерер. Бу, үз чиратында, баланы үзен кимсетелгән итеп хис итүдән саклый, аның күңеленә матур истәлек булып кереп кала. Ин катлаулы тормыш сынаулары вакытында кеше нәкь менә шул матур балачак хатирәләренә таянып, үзенә көч ала, психологик яктан эмоциональ тотрыклыкка ирешә.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язмаңны рәхәтләнеп укып чыктым, Гөлнур! Һәм үзең белән сөйләшеп утыргандай булдым.

    Хәзер укыйлар