Кырыктан соң йөклелек

Гомер озынлыгы арткан саен, бала табуга мөнәсәбәт тә үзгәрә. Бик күп хатын-кызлар карьера ясагач кына бәби табу турында уйлана башлый. Ләкин һәрчак син теләгәнчә генә барып чыкмаска да мөмкин шул әле. Югары категорияле акушер-гинеколог-эндокринолог, репродуктолог Елена Борисовна Капицкая әнә шулай ди.
! Яшь барган саен, сәламәтлек тә үзен сиздерә. Хроник авырулар фонында йөклелек авыр уза. Бу бигрәк тә гипертония, диабет, хроник пиелонефрит, симерү, калкансыман биздәге тайпылышлар, холецистит, аз канлылык, ревматизм авырулы хатын-кызларга кагыла.
! Яралгының генетик тайпылыш ихтималы да зур. Даун синдромы, мәсәлән, ананың яше белән турыдан-туры бәйләнгән. Әгәр 20 яшьтә бу патология ешлыгы 1500 очракка берәү туры килсә, 30 яшьтә инде
900 гә, ә 40 яшьтә 100 гә бер туры килергә мөмкин.
! Тагын шунысы: йөклелек өзелү куркынычы да бар (30-70% чамасы), һәр өч хатын-кызның берсенең баласы төшү яки җитлекми туу очраклары да күзәтелә. Кырыктан соң бәби көткән әниләрнең 40 проценты йөклелекнең икенче яртысында соңарган токсикоз белән җәфалана. Югары кан басымы, шешенү, сидектәге аксым карындагы яралгы үсешен тоткарлый. Вакытсыз су китүләр күзәтелә, организмның тудыру эшчәнлеге зәгыйфьләнә. Шулай булуга да карамастан, бала табасы килү теләге бөтен «куркынычларны» узып китә.
Йөклелек мөмкин кадәр җиңел узсын өчен ниләр эшләргә соң?
* Хроник авыруларны дәваларга, тешләрне дәвалап бетерергә, кызылча (краснуха), токсоплазмоз һәм хламидиозга тикшерү узарга, маммологка сөт бизләрен күрсәтергә, калкансыман биз гормоннарын тикшертергә, кан басымын нормага китерергә, артык авырлыктан котылырга, сәламәт яшәү рәвешенә күчәргә. Балага узар алдыннан өч ай буе флюорография ясатмаска – җенес күзәнәкләре өлгерсен өчен 70-90 көн вакыт кирәк. Аларны нурландырырга ярамый!
* Чираттагы күрем килмәсә (сез шуны көтәсез инде), УЗИ га барырга ашыкмагыз. Сидек буенча гына да йөклелеккә тест үткәреп була. Тоткарлык өч көннән артса, ике буй сызык чыгар. Икесе дә бердәй ачык төстә икән, димәк, балага узгансыз! Тест шикле тоелса, өч көннән соң тагын кабатлап карагыз. Сызыкның берсе ачык, ә икенчесе сизелер-сизелмәс төстә килеп чыкса, аналыктан тыш йөклелекне булдырмас өчен, табибка ашыгыгыз. Йөклелек нормаль узган очракта, аның башлангыч чорында ясалган УЗИ яралгының аналык стенкасыннан кубуын һәм канлы бүлентеләр китереп чыгарырга мөмкин. Шиккә урын калса, ХГЧ га кан анализы тапшырыгыз. Аны гадәттә 3-5 көн аралыгында ике тапкыр тапшыралар.
* Икенчедән, 7-8 атналык йөклелек белән исәпкә басыгыз. Прогестерон һәм эстрадиол кебек җенси гормоннарга карап, кайчак саклану терапиясе билгеләүләре бар.
* Акушер-гинеколог киңәшләрен төгәл үтәгез. Карындагы бала 8-13 яки 20-22 атналык булганда, 37 яшьтән өлкәнрәк ханымнарга яралгының генетик авырулары буенча тикшерү узарга тәкъдим ителә.
Кендек каны яки хорион төк бөртеге яралгыда авыру бармы-юкмы икәнлеккә 100% җавап бирә.

фото: pixabay.com
Күп нәрсә нәселдәнлектән тора. Әбиләрегезнең һәм әниләрегезнең күреме никадәр соң тәмамланса, балага узуга шансыгыз шулкадәр зуррак. Һәр хатын-кыз күкәйлегендә тумыштан ук күкәй күзәнәкләр запасы була, медиклар аны күкәйлек резервы дип йөртә. 37 яшьләр тирәсендә ул кисәк кими башлый, җенес күзәнәкләренең сыйфаты түбәнәя. Аналык һәм күкәйлек ялкынсынулары, эндометриоз, корсак куышлыгына, аеруча аналыкка, күкәйлек өстәлмәләренә ясалган операцияләр тискәре йогынтысын сиздерми калмый. Еш кына бу яшьтә аналыкта балага узарга комачаулый торган зур төеннәр барлыкка килә.
! Яшь барган саен, сәламәтлек тә үзен сиздерә. Хроник авырулар фонында йөклелек авыр уза. Бу бигрәк тә гипертония, диабет, хроник пиелонефрит, симерү, калкансыман биздәге тайпылышлар, холецистит, аз канлылык, ревматизм авырулы хатын-кызларга кагыла.
! Яралгының генетик тайпылыш ихтималы да зур. Даун синдромы, мәсәлән, ананың яше белән турыдан-туры бәйләнгән. Әгәр 20 яшьтә бу патология ешлыгы 1500 очракка берәү туры килсә, 30 яшьтә инде
900 гә, ә 40 яшьтә 100 гә бер туры килергә мөмкин.
! Тагын шунысы: йөклелек өзелү куркынычы да бар (30-70% чамасы), һәр өч хатын-кызның берсенең баласы төшү яки җитлекми туу очраклары да күзәтелә. Кырыктан соң бәби көткән әниләрнең 40 проценты йөклелекнең икенче яртысында соңарган токсикоз белән җәфалана. Югары кан басымы, шешенү, сидектәге аксым карындагы яралгы үсешен тоткарлый. Вакытсыз су китүләр күзәтелә, организмның тудыру эшчәнлеге зәгыйфьләнә. Шулай булуга да карамастан, бала табасы килү теләге бөтен «куркынычларны» узып китә.
Йөклелек мөмкин кадәр җиңел узсын өчен ниләр эшләргә соң?
* Хроник авыруларны дәваларга, тешләрне дәвалап бетерергә, кызылча (краснуха), токсоплазмоз һәм хламидиозга тикшерү узарга, маммологка сөт бизләрен күрсәтергә, калкансыман биз гормоннарын тикшертергә, кан басымын нормага китерергә, артык авырлыктан котылырга, сәламәт яшәү рәвешенә күчәргә. Балага узар алдыннан өч ай буе флюорография ясатмаска – җенес күзәнәкләре өлгерсен өчен 70-90 көн вакыт кирәк. Аларны нурландырырга ярамый!
* Чираттагы күрем килмәсә (сез шуны көтәсез инде), УЗИ га барырга ашыкмагыз. Сидек буенча гына да йөклелеккә тест үткәреп була. Тоткарлык өч көннән артса, ике буй сызык чыгар. Икесе дә бердәй ачык төстә икән, димәк, балага узгансыз! Тест шикле тоелса, өч көннән соң тагын кабатлап карагыз. Сызыкның берсе ачык, ә икенчесе сизелер-сизелмәс төстә килеп чыкса, аналыктан тыш йөклелекне булдырмас өчен, табибка ашыгыгыз. Йөклелек нормаль узган очракта, аның башлангыч чорында ясалган УЗИ яралгының аналык стенкасыннан кубуын һәм канлы бүлентеләр китереп чыгарырга мөмкин. Шиккә урын калса, ХГЧ га кан анализы тапшырыгыз. Аны гадәттә 3-5 көн аралыгында ике тапкыр тапшыралар.
* Икенчедән, 7-8 атналык йөклелек белән исәпкә басыгыз. Прогестерон һәм эстрадиол кебек җенси гормоннарга карап, кайчак саклану терапиясе билгеләүләре бар.
* Акушер-гинеколог киңәшләрен төгәл үтәгез. Карындагы бала 8-13 яки 20-22 атналык булганда, 37 яшьтән өлкәнрәк ханымнарга яралгының генетик авырулары буенча тикшерү узарга тәкъдим ителә.
Кендек каны яки хорион төк бөртеге яралгыда авыру бармы-юкмы икәнлеккә 100% җавап бирә.
Гомер озынлыгы арткан саен, бала табуга мөнәсәбәт тә үзгәрә. Бик күп хатын-кызлар карьера ясагач кына бәби табу турында уйлана башлый. Ләкин һәрчак син теләгәнчә генә барып чыкмаска да мөмкин шул әле. Югары категорияле акушер-гинеколог-эндокринолог, репродуктолог Елена Борисовна Капицкая әнә шулай ди.
фото: pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.