Хыялларыңны тыйма

Яман шеш чиренә дучар булу кешене бик катлаулы проблемалар алдына куя. Үткәннәр артта калган, бүгенге көн — тотрыксыз, киләчәк — билгесез...
Бу очракта нишләргә, нәрсәгә, кемгә таянырга, нинди киңәшләргә колак салырга соң? Сорауларга психолог Резеда Нугаева җавап бирә.
Иң элек җавабын ишетәсе килгән сорауларны ачыкларга кирәк. Нигә мин авырыйм? Чирем бик җитдиме? Ничек дәваланырга тиеш булам? Ул озакка сузылырмы? Үз-үземә ничек ярдәм итә алам – монысы үзеңә дә, табибка да бирелергә тиешле иң төп сорау. Кул кушырып утырырга ярамый! Төш түгел, өн бу: диагноз берәр якын кешеңә яки табибка түгел, сиңа куелды. Бу халәттән качып китү дә, йокыга ятып иртән сәламәт булып уяну да, бернәрсә булмаган кыяфәт ясау да мөмкин түгел. Хәзер иң мөһиме – күңелеңне яхшыга көйләү. Бу – чиргә булган карашны үзгәртү генә түгел, бәлки тормышка мөнәсәбәтне үзгәртү. Яшәеш кыйммәтләре үзгәрер, бөтенләй башка нәрсәләр мөһимрәк булыр хәзер. Чир – индикатор кебек, ул барысын да күрсәтер: гомер кичкәндә нинди тәҗрибә, акыл, белем туплагансыз, кыен хәлләргә калганда үзегезне ничек тотасыз – башкалардан ярдәм көтәсезме, әллә үз көчегезгә ышанасызмы?
Башкалар мондый авыруны ничек кичергән: аралашканда алар белән барысы хакында да тартынмыйча сөйләшегез. Көчле рухлы, сабыр, нык ихтыярлы кешеләр очрамый калмас – чирне җиңү юлларын алардан өйрәнегез. Күпләрнең киңәшен тотарга туры килер: тешне кысып түзәргә дә, тәгәрәп еларга да, ә кайчак чиргә каршы аяусыз көрәш ачарга да...
Табиб авызыннан бу хәбәрне ишеткән кеше башта шок хәлендә кала. Ул коточкыч курку хисе кичерә. Аңа дөнья бер мәлдә убылган кебек тоела. Бу этапта авыруның янында аның хәле турында сөйләшә алырдай якын кеше булу бик мөһим. Аннан – барысын да кире кагу китә.
«Миндә яман шеш түгел, диагнозны дөрес куймадылар», – ди ул. Әлеге чорның үз әһәмияте бар. Юлда тукталып хәл алу кебегрәк. Айнып китеп, яшәү рәвеше хакында уйлану өчен. Шушыннан соң әрнешү башлана. Кеше үзенең авыру икәненә ризалаша, чирнең сәбәпләрен, моңа нәрсә, кемнәр гаепле икәнен эзләргә тотына. Табибларга да үпкәли ул, хезмәттәшләренә дә, аны төрле сәбәпләр аркасында (эштә һәм өйдәге стресслар, табибка йөрергә вакыт җитмәү, күз тию, бозым эләгү) шушы хәлгә китереп җиткергән якын кешеләренә дә... «Барысы да сау-сәламәт, бер мин авырыйм», – дип, ачуын, ярсуын башкаларга түгә. Депрессия чоры төшенкелек, бөтен нәрсәдән күңел кайту белән бәйле. Авыру кеше дәвалануның нәтиҗәле булачагына шикләнә, хәтта чираттагы химиотерапия курсыннан баш тартырга да мөмкин... Мондый очракта психолог яки психотерапевт ярдәме кирәк. Авыруың белән килешү сәламәтлегең өчен җаваплылыкның бер өлешен үз өстеңә алу, туклануыңны, тормыш рәвешеңне табиб кушканча итеп үзгәртү дигән сүз ул.
Кеше кешегә охшамый: йөз-кыяфәте белән дә, язмышлары белән дә. Беребез дә үзен алда ни көтәсен белми. Бу хакта, гомумән, уйламыйбыз. Төрледән-төрле мәшәкатьләр, шатлык-сөенечләр белән яшәп ятканда, авыру ишек шакый да «алга таба ничек яшәргә» дигән сорау белән япа-ялгыз калдыра...
Түбәндәге киңәшләрдән һәркем үзенә туры килгәнен тапмый калмас.
* Бәхетле булачагыңа һәм тормышка сөенәчәгеңә чын күңелдән ышан. Юату сүзләре түгел, бу – хакыйкать, савыгу синең үзеңнән тора!
* Әгәр бүгенге хәлеңне аңлап, төшенеп бетерү өчен ниндидер мәгълүматың җитми дип саныйсың икән, табибка яки башка белгечкә (юрист, психолог, социаль хезмәткәргә) мөрәҗәгать ит. Киңәш, әмма дөреслеге ачыкланмаган нәрсәләргә ышанма.
* Үз-үзеңә игътибарлырак бул, теләк-таләпләреңне әйләнеп узма, үзеңне иң якын кешеләреңне кайгырткан кебек кайгыртырга өйрән. Үзеңне нинди бар, шул килеш ярат.
* Хисләр уйнавыннан курыкма. Еларсың да, ярсырсың да... Кешеләрнең барысына да хас бу. Тынычлану өчен үз-үзеңә бикләнергә кирәкми. Үзеңне аңларга өйрән.
* Терелү процессы тиз булмас. Киеренкелек белән көтеп кенә аны тизләтә алмыйсың.
* Үз-үзеңә, башкаларга, язмышка үпкә-рәнҗүләрдән туктарга, арынырга кирәк. Моны эшләү җиңел түгел. Әмма кичерә белү рухи һәм психик исәнлегең өчен сиңа бик кирәк хәзер.
* Тормышыңны кызыклырак итә, канәгатьлек, шатлык китерә торган берәр шөгыль, эш табарга тырыш. Уңай хисләр һәрвакыт зур шатлык белән генә бәйле булырга тиеш түгел. Тирә-юньдәге көндәлек гап-гади сөенечләр, яшәүдән тәм таба белүнең әһәмияте дә кечкенә түгел.
* Үз эчеңә бикләнмә. «Чир – минем үземә генә бирелгән сынау, аны башкаларга белгертүнең кирәге юк, барыбер беркем дә ярдәм итмәс, барысын да үземә җиңеп чыгарга туры киләчәк», – дип уйлау дөрес түгел. Хәзер син үзеңнең бүгенге хәлеңне аңлардай кешеләрне табарга тиешсең: алар белән борчуларың, күңелеңдәге куркуларыңның һәммәсе хакында сөйләшеп булсын. Бүген син таяныч эзлисең, килер вакыт – үзең бүтәннәргә ярдәм кулы сузарсың.
* Сәламәтлегеңдәге, гомумән, тормыштагы һәр уңай үзгәрешне күрә, бәяли бел.
* Дөньяга ачык күз белән кара, әмма хыялларыңны тыйма.
* Максатсыз яшәмә: иртәгәге көннән ни алачагыңны, нәрсәгә ирешергә теләгәнеңне дә ачыклап, билгеләп куй, алдагы елыңны да. Аларга иҗади якын кил: хәлләр, шартлар үзгәрә икән – максатларны да үзгәрт.
фото: http://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.