Логотип
Белгеч киңәше

​Кемне күбрәк яратасың?

Ни дияргә белми басып торган кечкенә баланың эчке халәтен күз алдына китереп карагыз. Әлеге минутларда нәрсә уйлый икән ул? «Әнине», дисәм, мин бит әтине дә яратам! «Әтине», дисәм, әнине яратмыйм булып чыгамы? Болай дип сорагач, аларның берәрсен күбрәк яратырга тиешменме икән?» — дипме...

«Әтиеңне күбрәк яратасыңмы, әллә әниеңнеме?» — дигән сорауны балага бирергә ярыймы?

– Беренче карашка, гап-гади, зарарсыз сорау кебек тоела ул. Янәсе, баланың әти-әнисенә мөнәсәбәтен ачыклаганнан ни була? Чынлыкта, төптән уйлап эшли торган акыллы кешеләр, мондый сорау биреп, бала-чаганы беркайчан да аптыратмый. «Нигә алай?» – дип гаҗәпләнәсезме? Хәзер аңлатып карыйм. 

Иң элек, әлеге сорауның нинди максат белән бирелүен ачыклыйк. Аны бирүчеләргә, чыннан да, төгәл җавап кирәкме соң? Ә бәлки сабыйның аптырап, югалып калуын күрү генә кызыктыр аларга? Шулай икән, димәк, күрә торып баланы үртәү булып чыга бит бу!
Чынлыкта, бала әти-әнисен бертигез яратырга тиеш. Тигез, тату, матур гаиләләрне күз алдында тотып әйтәм моны. Әмма әтисе белән әнисе ул ишетеп, күреп торганда да гел тавышланалар, сүзгә киләләр икән, бала, үзе дә сизмәстән, аларның икесе арасыннан абруйлырак тоелганын сайлап, шунысына тартыла, анысын күбрәк ярата башлый. Бу инде, әлбәттә, дөрес түгел. 


Әлеге сорауны бала күбесенчә, билгеле, чит кешеләрдән ишетә. Мондый очракларда ничек, нинди җавап бирергә кирәклеген аның белән алдан сөйләшеп куяргамы? 

– Ул әти-әнисен бертигез ярата – бу мәсьәләдә балага икеләнергә, уйланырга урын калдырмагыз. Гаилә – бербөтен, ул бүленми. Әти белән әни дә бербөтен, аларны яратуны да берничек тә икегә бүләргә ярамый – балаларыбызга моны бик кечкенәдән үк аңлатырга, төшен­дерергә тиешбез. 


Җавап гел бертөрле генә яңгыраса, бала «әнине күбрәк яратам», яки «юк, әтине» дисә, ата-ана борчылырга тиешме?

– Ничек уйлыйсыз: бала яратуның зурлыгын, көчен нәрсә белән үлчи? Циркка ничә тапкыр алып баруыгыз беләнме? Сатып алган курчак яки машиналар саны беләнме? Конфет-шоколадлар беләнме? 

Һәркөнне кичен кечкенә кызым йокыга китәр алдыннан аны үзем дә, әтисе дә, әби-бабалары да яратуы турында сөйлим. Кызчыгым, мин аңа бүген яңа уенчык алып кайтып сөендергәнгә күрә генә: «Әнине күбрәк яратам», – дияргә мөмкин. Иртәгәсен исә, кич буе әтисе аркасына атландырып йөргәннән соң: «юк, әтине!» – диячәк... Кечкенә бала белән ялда утырганда мондый хәлләр дә еш була: бусагада әтисе күренүгә сабый көне буе үзенең янәшәсеннән бер адым читкә китмәгән әнисенең барлыгын да оныта. Әйтерсең лә дөньяда аның өчен әтисе генә бар! Нәрсә, сезгә шуның өчен хәзер кайгырырга, «улым (кызым) мине яратмый» дип, үз-үзегезне газапларгамы инде?! Юк, юк һәм тагын бер кат юк! 

Олы кешенең яратуына бала һәрвакыт мохтаҗ икәнен онытмагыз, ул аны тынычландыра, аңа ышаныч бирә. Ә сабыйның «яратуы» вакыт-вакыт әнисеннән – әтисенә, әтисеннән – әнисенә күчеп тора икән, бу да дөрес. Әмма, әйткәнемчә, һич кенә дә бала аларның икесенең берсен читкә кага дигән сүз түгел әле бу. Моңардан фаҗига ясарга кирәкми. Ышаныгыз: балагызның эмоциональ үсеше, димәк, дөрес юнәлештә бара. Аның мөстәкыйль булырга омтылуы, хәтта дусларны да үзе сайларга теләве – табигый. Бу яшьтә сабыегызның инде яраткан уенчыклары, яраткан ризыклары бар, ул үзенең ярату-яратмавын да ачыктан-ачык әйтә. 

Әгәр бала сезне читкә тибәрә икән, кәефегез төшкәнне аңа сиздермәгез, югыйсә ул моны үз мәнфәгатьләрен тормышка ашыру өчен бик оста файдалана башлаячак. Киресенчә, аның үз-үзен тотышына игътибар итмәгәнегезне күрсәтегез, әйтик: «Кулыңнан әтиең җитәкләвен телисеңме, ярый, бик әйбәт, мин моңа шат кына!» – диегез. 


«Нигә әниеңне күбрәк, ә мине азрак яратасың?» — дип, баланың үзеннән төпченү кирәкме?

– Кайвакыт әти-әниләр үзләре дә сизмәстән, баланы үз якларына авыштыру өчен узара ярыш башлыйлар. Болай эшләргә ярамый! Сабыегыз әтисе белән мәш килеп уйный икән, аларга комачауламагыз. Әти кешегә дә: «Улым (кызым), син һаман әниеңне кочаклыйсың да кочаклыйсың, ә мине кем коча, кем үбә?» – кебегрәк сораулар бирүдән тыелырга кирәк. Бала белән бәйле мәшәкатьләрне кайчакларда алмашынып эшләү дә файдага гына. Әйтик, бала белән урамга йөрергә күп вакыт ирегез чыга, ә сезгә, тыңламаган өчен, кечкенәгезне еш кына ачуланырга туры килә икән, аның әнисенә карата мөнәсәбәте, әлбәттә, тискәре хисләр белән бәйле булачак. Һәм киресенчә, әнисе бөтен нәрсәне дә рөхсәт итә, ә әтисе тыя икән, бала күбрәк әнисе белән булырга тырыша. Кечкенә балаларга, гомумән, берьюлы ике кеше белән мөнәсәбәтләр кору бик җиңел эш түгел. 

«Кайсыбызны күбрәк яратасың?» – дигән сорауны балага ялгыш та бирмәгез. Тирә-юньдәгеләр сабыегызга мондый сорау белән «бәйләнгән» очракларда исә аны ишетмәмешкә салышырга, сүзне башкага борырга тырышыгыз яки «ул әтисен дә, әнисен дә бертигез ярата» дип, балагыз өчен үзегез җавап бирегез. 
 
Кайбер киңәшләр

* Балагыз сезгә нәрсәгәдер үпкәләп, әтисенә генә сарыла, яныгызга да килми икән, тынычланыгыз һәм берәр яраткан эшегез белән шөгыльләнегез: китап укыгыз, дус кызыгызга шылтыратыгыз, телевизор карагыз... Сезнең күтәрелеп бәрел­мәвегезне күреп, баланың ачуы шунда ук сүреләчәк. 

* Әлегә «яраткан» кешеләр исемлегендә сез икән, баланы вакыт-вакыт әтисе белән икәү генә дә калдыргалагыз – аларга бер-берсенә якынаерга мөмкинлек бирегез. 

* Бала әтисен һәркөнне эшкә күз яшьләре белән озата икән, моны үзегез өчен фаҗигагә әйләндер­мәгез. Балага аның хисләрен аңлавын күрсәтсәгез әйбәтрәк булыр: «Әйе, җимешем, әтиеңне җибәрәсе килмәвеңне беләм, тик аңа бит эшкә барырга кирәк. Аның каравы, мин көне буе синең яныңда!»

* Үз-үзегезгә, үз көчегезгә ышанычыгыз җитеп бетмичә, борчыла башлыйсыз икән, бала моны шунда ук сизәчәк. Һәм, ярдәм кирәктә, инстинкт буенча, сезгә түгел, ирегез янына барачак. 

* Әтисе белән әнисенең кайсы аны тынычландыра ала, балага шуның янында рәхәтрәк.  

Фото: https://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен бала бэлэкэйдэн ук бу сорауга " икесен дэ!" дип жавап кайтара иде. Кем сораса да, ничек сораса да.Беркем дэ ана моны ойрэтмэде

    Хәзер укыйлар