Логотип
Белгеч киңәше

​Индиго төсендәге чынбарлык

«Сезнең балалар сезнеке 
                              түгел инде.
Алар – Яшәешнең үз-үзен 
                             кайгыртуыннан туган балалар.
Һәрчак яныгызда булсалар да, сез 
                            аларга хуҗа түгел. 
Сез аларга мәхәббәтегезне 
                            бирә аласыз, 
әмма уй-фикерләрегезне 
                        тага алмассыз. 
Чөнки аларның үз фикере бар. 
Сез тәннәренә төяк бирә аласыз,
                        әмма җаннарына түгел. 
Чөнки аларның җаны иртәгәсе 
                        көннең төягендә яши,
сез анда хәтта хыялларыгызда да
                        була алмыйсыз.
Сез аларга охшарга тырышырга
                       мөмкин, әмма 
аларны үзегез кебек итәргә 
                        омтылмагыз.
Чөнки тормыш кирегә акмый, кичәге 
                         көндә тукталып калмый.
Сез – җәя, балаларыгыз – ук, 
                       алар алга таба оча.
Укчы угын чиксезлек юлында максат
                       күреп ата, 
сезне уклар тиз һәм ерак очарлык
                       итеп бөгә.
Укчы кулында җәя булу сезнең өчен 
                       шатлыкка әйләнсен иде.
Хәлил Җәбран «Пәйгамбәр»

– Син кем, нинди зат? Кешеме син? 
– Мин сезнең улыгыз, әти...

«Индиго» фильмыннан

 
Аларны чыннан да яңа буын балалары яки Индиго дип атыйлар. 29 гыйнварда дөньяда Индиго көнен билгелиләр. 

Алар турыда бик күп сөйлиләр, күп язалар, фильмнар төшерәләр, китаплар чыгаралар. Яндекста, мәсәлән, «Кем ул индиго?» дигән сорауга миллионнарча җавап чыга. 
Шундый «сәер» балалар елдан-ел күбрәк туа, 2000 елдан соң туганнарының 90 проценты шактый үзенчәлекле икән. Кемдер мондый балаларны индиго ди, кемдер «артык иркәләүдән бозылган буын» дип тамгалый. Алар безнең планетаны коткарырга килгән затлар, яңа раса кешеләре дигән сүзләр дә әйтәләр.

«Хәзерге балалар элекке кебек түгел, башка!» – дип башлады ул сүзен «ВКонтакте» сәхифәсендә. Апамның сигез яшьлек улы турында сөйләшә идек. «Ә беркөнне, беләсеңме нәрсә диде? «Сез хаклы түгел, һәм, гомумән, минем белән андый тонда сөйләшмәгез», дип авызны япты. Ул безнең сүзне тың­ламый. Теләмәсә, ашарга да утыртып булмый. Юк, ул өстәл артына килеп утыра (ярар, күңелең булсын инде дигән кебек), кашык белән уйный, торып йөреп килә, суыткычны кат-кат ачып карарга мөм­кин. Ризыкка исә кагылып та кара­мый. Ә ярты сәгатьтән печенье салынган савыт юкка чыга: бүлмәсенә алып кереп киткән. Ә үзе көнозын компьютер каршында утыра: Интернетта «йөзә», виртуаль уеннар уйный, «ВКонтакте» кебек социаль сәхифәләрдә аралаша».

Ул вакытта апамны бер генә җөмлә белән юаттым: «Яңа буын балалары шундый инде...» Чыннан да, ул туганда ук бераз «сәеррәк» иде түгелме соң? Күзләрендә өлкәннәргә хас уйчанлык, җитдилек бар иде. Теле ачылуга планетар масштабтагы проблемалар, яшәү мәгъ­нә­се турында сөйли башлады. Со­рау арты сорау яудыра. Ялгыз­лык­тан курыкмый. Кечкенәдән җавап­лы­лык хисе бар, гаделлек эзли. Гаделсезлекне бик авыр кичерә. Ышаныч, ярату – аның өчен төп таләпләр шушы. Мәктәп­тә кайбер фәннәрдән «бишле»гә генә укый, кайбер дәресләргә йөрүдән баш тарта. Компьютер белән «син» дип сөйләшә, күп нәрсәдән хәбәр­дар (Каян белә? Кем өйрәткән?) «Мәктәптә кызык түгел, бармыйм», – дип йөдәтә. Инглиз телен өйрәнәсем килә, дип репетитордан өстәмә дәресләр ала башлады. Күпмедер вакыттан соң аны ташлады да грек-рим көрәшенә йөрергә кереште. Бу мавыгуы озакка барырмы – әлегә билгесез. Укытучылар исә аның игътибарсызлыгыннан зарлана, дәрес алып барырга комачаулый, диләр. Шул ук вакытта таланты барлыгын да таныйлар. Ә ул индиго түгелме икән соң? 

«Индиго» терминын 1982 елда Америка психологы, язучы һәм терапевт Нэнси Энн Тэпп куллана башлый. Ул яңа буын балаларының аурасы индиго (зәңгәрсу белән шәмәхә төсләренең катнашы) төсендә, дип белдерә. Моңа кадәр балаларның аурасы фуксия, яшел, сары төсләрдә иде, ди ул. 
Ләкин индиго-балалар һәм аларның аура төсе турында күпме генә сөйләмәсеннәр, бу әле фәнни яктан дәлилләнмәгән. Шул ук вакытта фән дөньяга яңа буын балалары килүен таный. Кыскасы, өйрәнә генә әле. Ата-аналарга исә инде тәрбияләргә кирәк. Аларны ничек тәрбияләргә соң? 


Э. С.: Феноменга килгәндә, хәзерге балалар рухи үсеш ягыннан артта кала – монысы хак. Кызганычка каршы, бүген гомуми вазгыять шундый, чөнки балалар акыл эшчәнлеге белән күбрәк шөгыльләнә. Алар компьютер уеннары белән мавыга, көннәр дәвамында «ВКонтакте» кебек социаль сәхи­фәләрдә утыра, күзгә күз аралашмый. Нәтиҗәдә, җан үсеше акрыная. Хәзерге заман социаль чынбарлыгы башка таләпләр куя. Бүген балалар үзара яки тере җан ияләре белән аралашуга караганда, машина тирәсендә күбрәк кайнаша. Яңа буын балалары теләсә кайсы техника телендә «син» дип сөйләшә. Дөньяны клавиатура төймәләре аша танып белә. Шәхсән мин үзем Интернет революция ясады дип саныйм. 

Ул нәниләр дөньясында бигрәк тә ачык күренә. Бүген аларның аңы клиплар аша формалаша. Моны социаль ритм таләп итә. Чынбарлыкны да клиплар аша кабул итү бара. Шул рәвешле аларның тормышы да ритмлы картиналардан тора. Моны ниндидер сирәк очрый торган күренеш дип карау... 

Әлбәттә, һәр буын үзенчә кабатланмас һәм бердәнбер. Һәр буынның үзенчәлекләре бар һәм аны кабатлау мөмкин түгел. 

«Беркөнне укытучысы тагын зарланды. «Дәрес буе тәрәзәгә карап җырлап утырды. Дәшмәдем, дәрес ахырында, бастырып, яңа гына аңлаткан теманы сорадым. Чатнатып җавап бирде», ди. Күптән түгел мин аны психологка күрсәтеп карадым. Рәсем ясатты, сөйләшеп утырдылар. Игътибар дефициты синдромы, гиперактивлык диагнозын куйдылар». 
Апамның бу сүзе тагын уйга калдырды. Без кечкенә чакта өлкән­нәр сүзеннән чыгу, тьфү-тьфү, дәрес бозу бик зур тәртипсезлек санала иде. Ә хәзер ике баланың берсенә шундый диагноз куялар...

Э. С.: Бүгенге көндә, гомумән, халыкта ярсу, тиз кызып китү күзәтелә. Ул невротизация дип атала. Бу нәрсә белән бәйле соң? Техника, аның мөмкинлекләре көннән-көн киңәя. Бер танышым еш кына: «Интернетта булмаган тагын нәрсә белән шаккатыра аласың син?» – дип шаярта. Мәгълү­мат агышының чикләре юк. Нәрсә ярый, нәрсә ярамый дигән чикләр дә бетте. Элек безне тыңларга һәм ишетергә өйрәтәләр иде, хәзер ничек итеп балаларны барысын да ишет­мәскә, тыңламаска өйрәтергә? 
Мәсәлән, бала белән кибеткә килеп керүгә, андагы бөтен товар күләме, реклама аның игътибар үзәгенә эләгә. Күзләр йөгерешә башлый. Без, өлкәннәр, бу кадәр мәгълүматны кабул итәргә акрынлап өйрәндек. Ә балалар өчен ул күктән төшкән кебек. Боларның барысын да күрмәскә, ишетмәскә, мәгълүмат хаосында югалып калмаска, әһәмияте ягыннан иң кирәк­лесен аерып ала белергә өйрәтергә кирәк. Чөнки мәгълүмат агышы шулкадәр көчле ки, аң аны кабул итеп бетерә алмый. Гиперактив­лык, игътибарсызлык шуннан килә. 

Балачакта безгә бер уенчык алсалар, ул вакыйга була иде. Ә хәзерге балалар бетмәс-төкәнмәс уенчык арасында уйнардаен таба алмый. 
«Бу атнада мәктәптә «Медвежонок» конкурсында катнашты. Беренче ун минутта бөтен мәсьәләләрне чишеп бетергән дә калган вакытта тик утырган. Район буенча икенче урынны алды. Укытучылары интеллект коэффициентын тикшер­гәннәр. 110 балл җыйган. Минем балам шушы яшендә үземнән акыллырак булып чыга. Хәзер миңа нишләргә соң инде аның белән?» дип язды апам. Мин тагын Интер­нет­ка кереп киттем. Энемнең 110 баллы әлләни гайре табигый хәл түгел икән бит! 

Ягъни Россиянең зур шәһәрләрендә яшәү­че мәктәп укучыларының 50-55 проценты 115 балл җыя (Россия мәгариф академиясе тикшеренүләре мәгълүматларыннан). 

Э. С.: Хәзер инде айкью түгел, ә айкью – эмоциональ интеллект (EQ) турында күбрәк сөйлиләр. Нәкъ менә мәгълүмат агышының масштаблары арту сәбәпле, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешенә корылган мантыйк буенча яшәү – вакыттан артта калу дигән сүз. Хисләреңне аңлап, алар белән идарә итә алу эмоциональ интеллект дип атала. 

Заман кешеләрдән югары дәрәҗәдәге икью таләп итә. Эмоциональ өлкә интеллектуаль хәзер, кеше үз мөмкинлекләренең бу ягын да файдалана башлады. Шунысын да әйтергә кирәк: югары икьюлы кеше югары айкьюлыга караганда зуррак уңышларга ирешә. Бу социаль чынбарлыкның үзгә­рүе белән бәйле. Балалар яңа чынбарлыкка тизрәк ияләшә, тизрәк адаптация үтә. Ә менә өлкәннәргә нишләргә? Балалардан өйрәнергә. Бу – йомырка тавыкны өйрәтә торган заман. 

Беренчедән, балаларның дөньяны танып-белү үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк. Яңа буын балалар дөньяны клиплар аша кабул итә, дидек. Әгәр бала компьютер уеннарына мөкиббән икән, алар-ның шушы виртуаль дөньясын чынбарлыкта булдырырга омтылырга кирәк. 
Икенчедән, һәр очрак кабатланмас, үзенчәлекле һәм һәркемнең үзенеке генә! Психологик күзлектән караганда, кабатлана торган очраклар булмый. 

Минем янга виолончельдә уйнаучы бик тә талантлы бер кызны алып килгәннәр иде. Ул кечкенәдән үк төрле конкурсларда катнашкан, бер кочак дипломы бар, нинди генә залларда чыгыш ясамаган! Шул кыз бер көн килеп әти-әнисенә: «Башка уйнамаячакмын!» – дип, бу шөгылен­нән баш тарткан. Аны үгетләп тә, ачуланып та караганнар, ләкин ризалата алмаганнар. «Минем әнә теге кызлар кебек таганда атынасым, уйныйсым, йөгерәсем килә», дигән. Без уртак фикергә килә алдык. Бу мисал белән шуны әйтәсем килә: бала никадәр генә талантлы булмасын, аның да уйныйсы, йөгерәсе килә, шуңа да аны үз мохитеннән аерырга ярамый. 
 

Педагогика фәннәре кандидаты, КФУның психология кафедрасы доценты Элла Совитова:
– Яңа буын балаларын «индиго» сүзе белән атау, бәлки, хәзерге балаларның үзләре яшәгән вакыт һәм урын фонында артык акыллы булуын аңлатырга һәм бу феноменны ниндидер сүз белән атарга, ягъни социаль яктан билгеләргә омтылудыр? Хәзерге заманда психологларны интуициясе, аң-акыл сыйфаты үсештә булган балаларның күпләп тууы кызыксындыра. 

Бу балалар сәбәп-нәтиҗәгә корылган гадәти мантыйк дөньясыннан түгел, алар күбрәк интуиция, алдан күрүчәнлек белән яши. Мәсәлән, ярты гасыр элек кенә әле «алдан күрүчәнлек» сүзе мистик төсмер белән әйтелә иде, ә хәзерге балалар күп нәрсәне алдан күрә, һәм бу һич тә гаҗәп түгел. 

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар