Җырчы Алия Исрафилова гаилә, сәхнә һәм... Ленин турында

 Кияүгә чыкканчы, егетләр белән танышканда, урыс исемен ишетүгә, борылып китә идем. Бу кыз тегеләйрәк, ахрысы, дип уйлап калганнардыр инде. Ә минем язмыш белән шаярасым килмәде. Шөкер, сеңлем белән икебезгә дә үз милләтебез – татар кияүләре насыйп булды. Бар инде, татарның да төрлесе, урысның да яхшысы. Катнаш никахта бик бәхетле яшәгәне дә, бәхетсезе дә бар. Тел төбем ул түгел. Тел төбем «үз» дигән төшенчәнең минем өчен яңа мәгънә алуында. Үз өемә кайтып, үз халатымны киеп, үз караватыма ятып йоклыйсым килә. Үз телемдә сөйләшеп, үз көемне көйләп, үзебезчә яшисем килә. 

 

«Хәзер кайсы яктан китереп сугарлар икән инде?» дигән режим белән яшәгәндә, кичәге кебек тыныч матур көннәр бик кадерле. Үземдә курку, урынсызга кабалану кебек нәрсәләрне бетерергә тырышсам да, барысы да җайлы гына барганда, шомлана башлыйм... 

 

Күләгәдә берәр китап укып, кофе-чәй эчеп, матурлыкка хозурланып ял итүне барыннан да хуп күрәм. Аның өчен ерак барасы да түгел. Казаныбыз да, Казан артыбыз да бик матур, күз явын алырлык урыннар күп үзебездә дә. 

 

Песи булганда өйдә бөтенләй икенче төрле атмосфера. Әз генә үпкәләшеп алган чакта да: «Күр әле Мәйсәрәнең кыланмышын», – дип сүз башларга булса да бер сәбәп. 

 

Реклама

Юл газабы – гүр газабы, дип юкка гына әйтмиләр. Аппаратура төяп, концерт куярга чыгып китәбез дә, Мәдәният йортына исән-сау барып җитсәк, ярты эш эшләнде кебек тоела башлый. Элек навигаторсыз ничек йөргәндер ул артист халкы?! 

 

Элек балалар бакчаларында, мәктәпләрдә Ленин бабайга багышланган шигырьләр сөйләтәләр, җырлар җырлаталар иде. Хәзер искә алучы да юк. Дөньяны йотардай кешеләр иде. Үтте... 

 

Авылга кайткан саен, бакча башына менеп рәхәтләнеп, курыкмыйча тулы тавышка ачылып жырлый идем. Әбием моңсу жырлар жырлама, язмышың моңсу булыр, дип әйтә торган иде. Әллә үз тәҗрибәсеннән чыгып әйткән, әллә... 

 

Кайвакыт өметсезлек баса. Төрле сәбәпләр табып, эч поша башлый, бәргәләнәсең, үз-үзеңне кая куярга белмичә аптырыйсың. Шундый вакытта үзеңне кулга ала белсәң, бик зур җиңү була инде. Хәдисләрдә дә, ялгышмасам, шулай диелә: үз нәфесен, үзенең куркуларын җиңгән кеше көчле була. Менә мин дә үзем белән термоста кайнар чәй яки кофе йөртергә гадәтләндем әле. Эчем поша башласа, юл чатында туктап, уй-фикерләремне тәртипкә китереп, чәйләп алам да, алга таба юл тотам. 
Сезгә дә үзегез өчен шундый кыска гына, бәләкәй генә тынычлык утраулары ясап алырга киңәш итәм.   

 

Сәхнәне ничек кенә яратсам да, гаилә тормышымнан өстен куям дип әйтә алмыйм. Баламны үстерү, иремне карау, гомумән, гаилә тормышы белән яшәү күбрәк бәхет китерә. Сәхнә  гаилә бәхетен алыштыра алмый. 

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 21 сентябрь 2019 - 08:55
    Без имени
    Тавышларын бигрэк матур инде. Ушларым китеп тынлыйм жырларынны. Бэхетле бул. Жинел жилпе жырларга гына тошмэ.
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...