Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Клара Хәйретдинова тормышыннан кызыклы фактлар

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Казан консерваторясе профессоры, атаклы опера җырчысы Клара ХӘЙРЕТДИНОВАның тормышыннан берничә кызыклы факт

1. Казанда туа. Биектау районы авылларында, Башкортстанның Туймазы төбәгендә яшәргә туры килә. Чөнки партия органнарында эшләгән әнисен гел күчереп йөртәләр.

2. Урта белемне сигез мәктәптә укып ала, унынчы классны Мәмдәлдә тәмамлый.

3. Дөбъяз мәктәбендә уку алдынгысы Клараны «Артек»ка путевка белән бүләклиләр. Әнисе партия оешмасы җитәкчесе булгач, «по блату» барган дип әйтмәсеннәр өчен,  китәр көне җиткәндә, юк чирләр табып, кызны җибәрмиләр.
  
4. Балачакта киноактриса булырга хыяллана.  

5. Өй җыештырганда да җырлый, мөгаен, җырчы булыр, ди торган була күршеләре.

6. Әтисе Әкрәм белән әнисе Мөнһәр аерылышкач, абыйсы белән аерым гаиләләрдә үсәләр.

7. Егетләр озата килсә, әнисе капка төбеннән алып кереп китә торган була.

8. Беренче тапкыр кино артистларына гашыйк була.

9. Әнисе җырчы булуын теләми, укытучы булырга өнди.

10. Казан педагогика институтының филология факультетына укырга керә.

11. Мәскәүдәге Бөтенроссия эстрада сәнгате мәктәбенә кастингта «Хуш, авылым»ны җырлап үтә.

12. Мәскәүдә укыганда мәдәният йортына җыештыручы булып урнашып та акча эшли.

13. Яшьтән үк матур киенергә ярата, Мәскәүдә уку чорында «Детский мир»дан модный күлмәкләр алып кия.

14. Казаннан килгән курсташлары Римма Ибраһимова, Нәзифә Кәримовалар белән Мәскәүдә гел татарча сөйләшеп йөриләр, аларга хәтта чит ил кешеләре итеп карыйлар.

15. Казан консерваториясендә Валентина Лазько классында белем ала.

16. Өнсә авылында үз йорты бар. Бәрәңге, кишер, суган үстереп, ялларда чын авыл тормышында яшәп килә.

17. Алтынчы дистәне тутырганда машина руле артына утыра.

18. Ике тапкыр кияүгә чыга, ике иреннән дә аерыла.

19. Кызы Айгөл консерваториянең дирижерлык факультетын тәмамлый. Мәскәүдә «Орфей» радиосында алып баручы булып эшли.

20. Җырчылар Артур Исламов, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Айгөл Гардисламова – Клара Хәйретдинованың шәкертләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар