Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Илсөя Бәдретдинова әйтсә, каты әйтә!

Илсөя Бәдретдинованың  фикерләре 

Илсөя Бәдретдинованың  фикерләре 

 

 

1.    Мин әби белән үстем. Әби гаярь иде безнең, Иске Шөгер музееның яртысы аннан тора дисәм дә, ялганчы булмамдыр. Ул – легендар шәхес. Бер әйтә – берәгәйле әйтә. Ялагайланмый, төчеләнми, әйтәсен туры бәрә. Мин – гаиләдәге өченче кыз, күбрәк аның белән үстем. Шуңа аның сүзләре, төпле фикерләре канга сеңгән. Ул – 25 яшендә сиксәннән узган, урын өстендә ятучы кайнана, ике бала белән (кечкенә баласы – безнең Ядкәр әти 9 айлык) ирсез калып, аркан белән берәмтекләп урманнан бүрәнә ташып өй күтәргән хатын. Иске Шөгердәге ул ишле-сыңарлы агачлардан күтәрелгән өенең бүрәнәләрен уч төбе белән сыпырып сөйләшеп тә йөри иде канатым – «аааһ, каһәр, сине атна буе сөйрәдем бит мин...» Горур иде әби, затлы иде, үз фикерле. Бер шулай хәтерлим әле – киңәш сорарга урта яшьләрдәге хатын килде аңа. Ирем өстемнән йөри, нишлим, ди. Әби моның күзенә текәлеп карап утырмый, чәй куеп йөри, өстәл хәстәрли. Шунда сорауларын да биреп куя. Күптән йөриме? Ничек белдең? Кем белән йөргәнен беләсеңме? Беләм, шуның-шуның олы кызы, ди елап шешенеп беткән апаң. “Кызын белмим, анасын беләм, – ди Зәйнәп әби. – Гәүдәгә сылу, гомер бакый чиста-пөхтә йөрүче, уңган хатын. Әнисенә охшаса, кызы да шундыйдыр. Ирең – молодец, лачын икән!” Теге яклау-киңәш эзләп килгән хатынкай тынсыз кала. “Син хәзер тынычлан, өеңә кайт та, көзгегә кара. Җитешмәгән якларыңны үзең күрерсең дә төзәтерсең”. Юкса бит инде, кара инде, кабахәт, ничек шулай итә ала, дип, комедия дә куеп утыра алган булыр иде әби. Ул сүзне кыска, асылы буенча гына, төгәл тотарга ярата. Шуның өчен хөрмәт тә итәләр иде. 

2. Һәр концертымны башлар алдыннан Аллаһыма, әти-әниемә, Илфакка, тамашачыларыма рәхмәт әйтеп, белгән догаларымны укыйм. Меңләгән халык хәләл акчасына билет алып, вакытын жәлләми, сине хөрмәт итеп концертка килеп утырсын әле... Күпме күчтәнәч, бүләк, чәчәкләр... Аяк үрә басып алкышлаулар... Уйланам да, күңел тулып уңайсызланып куям... “Лаекмы соң син моңа? Кем соң син шулкадәр?” – дип үземә сорау бирәм.
Мин – гап-гади гаиләдән... Гап-гади Ядкәр белән Гөлсинәнең төпчек "малае”...

3. Яратып карарга кирәк.
Бу  – минем девиз! Мәсәлән: кайчакта бик күңелгә ятмаган кешеләр була... Ә яратып карасаң? Яратып карасаң... җайлана... “И-и-и нормальный кеше инде”, – дип уйлап куясың!
Кайчакта яңа җырны кабул итеп бетереп булмый. Төркемне утыртам да аңлатам. Мин әйтәм, ә хәзер бу җырга яратып карагыз. Шундук башка төрле яңгырый башлый. Без яратып эшләгәч, тамашачылар да башкача кабул итә.
Улыма өйләр җыештырырга кушам.. Уфылдый башласа, "Яратып кара" девизы ярдәмгә килә. һәм мин әйтәм, жыярга өебез булмаса нишләр идек? Өебез булып сәламәтлегең булмаса нишләр идек?
Бик озак дәвам итеп була...
Яратып карап карале...


4.  "Бәйрәмең белән, әни". Казаннан улым шалтыратып бәйрәм белән котлады бүген! Бер яктан, шундый рәхәт күңелгә, икенче яктан моңсу. Моңсу, чөнки бәйрәм саен, ул – тегендә, мин – монда...
Гел уйланам... Бер карасаң, үз-үзен тәрбияли торган: ашарга пешерә, керләрен юа, үтүкли, үзе уяна, өйләрне чиста тота торган малаем үсеп җитте кебек... Су алып кайту, чүп түгү кебек өй эшләре соңгы елларда бөтенләй аның өстендә. Иртән шыпырт кына уяна да, мине уятмаска тырышып, тыныч кына юынып чыгып китә ул... Карыйм да горурланам!
Ә икенче яктан карасаң, "Мин иртән уянып, ботка пешереп , матур теләклэр әйтеп озатырга тиештер инде бу баланы”, – дип уйлап куям. Юк...менә гел шул хакта уйлыйм.
Мин бик начар әни микән? Әллә киресенчәме?
Улым, өзелеп яратам мин сине! Сагынам...
Син минем горурлыгым!!!


5.    

1. Ир-ат кеше эчсә... –  була торган хәл, хатынының кыланмышларына түзә алмагангадыр. Хатыны карамады... айныта алмады... Начар хатынга эләкте. Ә хатын-кыз эчсә ...бетте баш!
2. Ир-ат гулять итсә... – була торган хәл, хатыны канәгатьләндермидер. Хатын-кыз  гулять итсэ?..
3. Ир-ат өйдән чыгып китсә.. .аптырарлык урын юк. Ирләр шундый була инде... Хатын-кыз чыгып китсә... димәк ул Б....
4. Ир-ат алимент түләми... Нуууу нишләсен инде... акчасы юктыр...
Хатын- кыз баланы ничек тә үстерергә тиеш! Тапмасын иде...
5. Ир-ат эшләми өйдә ята. Нишләтәсен инде... нормальный эше дә юк бит аның. Хатыны эшли. 
6. Хатын-кыз бала таба – чөнки башка эше юк. И-и-и мескен ире... Ә тапмаса? Кысыр бит ул... Тагын мескен ире! Ә иң кызыгы: беркем дә, беркайчан да хатын-кызны жәлләми. Ир-ат жәл... 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гел дорес сузлэр генэ сойлисен

    Хәзер укыйлар