Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Илсөя Бәдретдинова: «Бәлки алай булмагандыр да...»

40 яшемә – беркемгә бернәрсә исбатларга кирәкмәгән яшькә җиттем. 

«Бервакытта да каршыңда кем басып торганын белеп булмый, бәлки ул кеше янына киләчәктә  балаларым тезләнеп барыр»,– дип әйтә иде Зәйнәп әбием. 


Гайбәтләр сөйли башласалар әбинең бер генә сүзе бар иде: «Бәлки алай булмагандыр да». 


Безнең кешеләрдә бер сыйфат бар: бөтенесе начар, ул гына яхшы.


Без чүп үләне кебек: чыктык та, үстек. Безне караучы булмады. Әти-әнигә үпкәләү түгел бу, киресенчә, рәхмәтлемен.

 
Әнинең үлгәнен кабул итә алмадым. Ул бит тормышны тартып алып бара иде. Әнинең җәсәден апаларым белән өчәүләп юдык. Эшне төгәлләгәч икенче бүлмәгә чыктым да: «Әни, сөлге...» дип сораганымны үзем дә сизми калдым.  Без бит сөлгенең  кайда ятканын да белми идек. Шул көннән тормыш тукталды. 


Әни исән булса, диңгездә алып барыр идем, ресторанга алып барыр идем, бер генә тапкыр булса да маникюр ясатыр идем. Ул бит авылда да чыкмады. Исән чакта әти-әниләрне кадерләргә кирәк. 


Ә иң аянычлысы... Әни: «Сине телевизордан күрсәткән көнне, иң матур күлмәгемне киеп кибеткә барачакмын да: «Минем кызны күрдегезме?» – дип әйтәчәкмен», – дип әйтә иде. Өлгермәде. Әнине җирләгән көнне мине беренче тапкыр телевизордан күрсәттеләр.


Әти: «Җырлый белмисең бит син, әллә җырлаудан туктап карыйсыңмы», – дип әйтә иде. 


 «Кәкре тәпи, – ди иде миңа әти. – җырчы кәкре тәпиле булмый ул». Яратып әйтүе иде шулай. 


 Мин улыма әйтәм: «Дөнья йөзендә төрле хәлләр булыр. Кыядан төшеп, пычракка егылган вакытта да яныңда сине өзелеп яратаучы әниең булачак». 


40 яшемә – беркемгә бернәрсә исбатларга кирәкмәгән яшькә җиттем. 


Нәрсә генә булса да безнең җәмгыятьтә хатын-кыз гаепле. 


Мин Илфакка үлгәнче рәхмәтле. Аның белән кеше булдым. Минем Илфактан улым үсеп килә.


Илфак асылынып үлмәде. Аллаһы Тәгалә алдында кулымны йөрәгемә куеп әйтәм. 


Авылга кайткан саен Илфак каберенә кереп чыгам. Соң кайтсак зират яныннан  өч тапкыр кычкыртып, кул селтәп узабыз. «Иртәгә киләбез», – дибез улым белән.


Һәр көнне чеби боткасы пешереп, чәчәкләр үстереп, улымны мәктәптән каршылап кына ятыр идем. Шалтыратып: «Матурым, сөт кенә алып кайт әле, бүгем хәлем юк» ,– дип иркәләнер идем... Әмма алай яши алмам инде.  Үзем тартып өйрәнгән.


Дөньяда яхшы күңелле, ихлас кешеләр күбрәк. Менә шундыйларга карыйм да, рәхәт итеп яшисе килә. Яратасы килә, яратыласы килә. 


Дөньяга һәм кешеләргә яратып карарга кирәк.

Фикерләр «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруыннан язып алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нигэ шул кадэр акланырга,Ильсиярне беркемдэ,гаеплэмидер ич,язмышлар толечэ була,кеше килэ тора,китэ тора,калганына яшэргэ кирэк бит,Ильсияргэ килгэндэ ана ижади унышлар телим,ул баряктанда унган ,булган кеше мина калса.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Илсөя, беркем каршында акланма. кем әле алар шулкадәр кеше язмышларын тикшереп, тәнкыйтьләп утырырга. Юньле кеше башкалар тормышын тикшерми. Гомере шулай язылган Илфакның. Беркем дә мең ел яшәми. Менә дигән яшәгәнсез бергә чагында. Аерылу бар, кушылу бар. Дөнь я бу. Ни рәвешле үлсә дә беркемне дә гаепләргә ярамый. Әй, кешеләр, нигә бер-беребезгә шулкадәр бәйләнәбез соң, ә?

      Хәзер укыйлар