Гөлназ Сәфәрова бәйрәмендә ник елаган?

“Үзе кебек зәвыклы, матур һәм эчкерсез”. “Пирамида” концертлар залында узган Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрованың “Зур туган көн” концертына бирелгән иң еш ишетелгән бәяләмә әнә шул булгандыр. Чыннан да, тамаша иң яхшы артистларны, иң яхшы алып баручыларны һәм Гөлназның иң якыннарын җыйган иде. Шуңа күрә дә концерт юмор, дулкынландыргыч мизгелләре белән бер сулышта узды.
Тамаша башында иң популяр алып баручы дәүләт бүләге белән бүләкләнде. “ТАССР төзелүгә 100 ел” медален аңа Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев тапшырды.
– Биш ел элек Гөлназ Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган иде. Ул вакытта да әлеге мактаулы исемне миңа тапшырырга туры килде. Менә бу юлы да мин аның янәшәсендә торам. Биш ел узды да китте. Концерт тәмамлангач, тагын биш елдан соң сиңа нәрсә бирү турында уйлый башларбыз инде, – диде җитәкче.
Концертта чыннан да, Гөлназның иң якын дуслары – җырчылар җыелган иде. Үз концерты алдыннан җырлап киткән Салават Фәтхетдинов: “Гөлназ миңа берни дә бүләк итмәде. Шуңа күрә мин дә җыр гына алып килдем”, – дип шаяртса, алып баручылар: “Әле моңа кадәр беркемнең дә Салаватны үз концерты алдыннан җырлатканы юк иде”, – диде. Эстраданың иң олпат җырчысыннан кала, тамашада Зәйнәп Фәрхетдинованы, Айдар Галимовны, Рифат Зариповны, Фирдүс Тямаевны, Гүзәл Уразованы, Ландыш Нигъмәтҗанованы, Раяз Фасыйховны, Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовны, Филүс Каһировны һәм башка шәп җырчыларны күреп булды. Алып баручылар да Гөлназның иң якын дуслары – Искәндәр Хәйруллин, Айрат Ильясов, Айваз Садыйров иде.
Шулай да концертның төп ачышы – Гөлназның үзенең җырлавы булгандыр. Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин белән бергә башкарган “Син бер ярда, мин бер ярда” җырын тамашачы алкышларга күмде.
“Мин гаиләм турында сөйләгәндә генә каушыйм”
Концертның иң дулкынландыргыч, җылы, күңелгә тия торган урыны ул, әлбәттә, Гөлназның гаиләсе турындагы өлеше булды. Артист бу урыннарда үзе дә дулкынланды, күңеле тулды. “Мин гаиләм турында сөйләгәндә генә каушыйм. Әти белән әни мине: “Кызым, эштән беркайчан да курыкмаска кирәк”, – дип өйрәтте. Алар – минем ныклы терәгем. Бик зур рәхмәт сезгә”, – диде ул иң якын кешеләренә.
Махсус яздырылган видеолар аша Гөлназның тормыш иптәше Ленарның ни сәбәпле социаль челтәрләрдә күренмәве дә, артистның үз сүзле, авыр холыклы яшүсмер булуы да, әбисенең нинди киңәшләр бирүе дә билгеле булды.
– Кешене тәрбиялим, дип азапланырга кирәкмәгәнлеген аңладым мин, – диде кызы турында Гөлназның әтисе, танылган журналист Миңназыйм Сәфәров. – Кан хәтере, нәсел дигән әйбер бар. Мин Гөлназда үземнең әниемне күрәм. Холкы, сөйләше, үз-үзен тотышы нәкъ аныкы.
Әнисе исә Гөлназның яшүсмер чагында авыр холыклы, үз дигәненә ирешә торган кыз булуын искә алды.
“Гөлназ, иреңнән аерылдыңмы әллә? Ник аны күрсәтмисең?” Бу сорауларны Гөлназга социаль челтәрләрдә еш бирәләр. Әлеге сорауга ире Ленар үзе җавап бирде. Аның сүзләренчә, публика – аның өчен түгел.
- Бу миңа бөтенләй кирәкми. Минем фикеремчә, бәхет тынычлык ярата. Гөлназ – иҗат кешесе. Мин исә бөтенләй башка тармакта эшлим. Безнең эшләр бик нык аерыла. Шуңа күрә без күп вакытны гаиләгә һәм өйгә бирәбез, – диде ул.
Ире фикеренчә, Гөлназ – бик тырыш кеше.
– Ул бик күп эшли. Өйгә көн саен соң кайта. Минем аны өйдә күргәнем дә юк. Ләкин аңа карамастан, бездә һәрвакыт чиста. Ул барысына да өлгерә. Кайвакыт сәгать 11 дә кайтып та, бар җирне бөртекләп җыештырып чыгарырга мөмкин. Бу эш төнге сәгать 3 кә кадәр дәвам итә, – дип залны көлдереп тә алды Ленар.
Арча районының Кышкар авылында яшәүче әбисе Гөлсинә Хөсәенованы да Гөлназның аудиториясе бик яхшы белә. Акыллы усал, туры сүзле, көчле әлеге әбекәйне һәркем ярата. Концертта аның белән бәйле видео тамашачыларны елатты да, елмайтты да.
– Ул минем беренче, яраткан оныгым булды. Минем янда – фермада ияреп йөрде ул. Алып бару сәләте дә кечкенә вакыттан бирелде аңа. Бала-чагаларны җыеп, бакчада безгә әкият куялар иде. Без билет сатып алып карый торган идек аларны. Интервью алып, ачуны китерә иде әле. Аның әйбәт чаклары күп булды инде, начар яклары да була торган иде. Чыгып китсә, кайта белми иде. Бөтен яктан да миңа охшаган инде... - дип искә алды әбисе.
Гөлсинә апаның һәр сүзендә, җөмләсендә оныгын яратуы сизелеп торды.
– Әнисе белән икебезне ел саен шифаханәгә җибәрде. Бармаган җирем калмады. Аз гына авырый башласам, Казанга алып барып, хастаханәгә салды. Әллә шуның өчен шушы яшькә кадәр яшәгәнмен? 85 кә кадәр яшәрмен дип уйламаган идем, – дип көлде Гөлназның яраткан әбисе – подружкасы.
Концерт менә шундый җылы, матур һәм рәхәт рухта узды.
ФОТОРЕПОРТАЖ: http://syuyumbike.ru/news/yoldyzly-yaalyklar/glnaz-sfrovany-zur-tugan-kn-kontsertynnan-fotoreportazh
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.