Айгөл Бариева: "Кызым җиңәр дип уйламадым"

Казанда иң чибәр студент кызны ачыкладылар. Бу исемгә быел КНИТУ-КАИның II курс студенткасы Айлина ЮСИПОВА лаек дип табылды. Аңа җиңүче таҗын Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов тапшырды.
Шул уңайдан Айлинаның әнисе – Татарстанның атказанган артисты Айгөл БАРИЕВАдан үзенең тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.
Балалар тугач та үземә сүз биргән идем: аларны сәхнәдән, сәхнә тормышыннан, мәдәният-сәнгать тирәсеннән ерактарак тотармын дип. Чөнки аларның үз юлымнан китүләрен теләмәдем. Җиңел юл түгел бит бу... Ләкин тормыш менә шундый кызык бит ул: син азрак теләгәннәр гел күбрәк алдыңа килә... Безнең теләү-теләмәүдән күп вакыт бер әйбер дә тормый. Моны инде мин аңладым. Аллаһы Тәгалә барысын да үзе хәл итә. Балалар үскән саен мин моңа күбрәк инанам, чөнки аларны һаман саен ешрак сәхнәдә күрәм. Көн дә! Бу аларның икесенә дә кагыла: улыма да, кызыма да.
Кызым Айлина Казан авиация институтына кергәч бик сөендем. Аллага шөкер, сәнгать юлыннан китмәде, башка өлкәне сайлады, дип. Ләкин иртәрәк шатланганмын икән. Күрәсең, генетика дигән әйбер бик көчле. Ул институтта узган бик күп чараларда катнаша. «Мисс КАИ» бәйгесендә катнашып, ул беренче урынга чыкты.
Бу конкурс турында моңарчы берни дә ишеткәнем юк иде. Шуңа күрә миңа барысы да кызык иде. Анда катнашкан барлык кызларга шаккаттым. Финалга алар 16 кыз уздылар. Һәрберсе төрле югары уку йортыннан, берсенең дә булачак һөнәре сәнгать белән бәйле түгел. Кем медицина юлыннан китәчәк, кем төзелеш буенча, кем юрист булачак, кем метеоролог... Һәрберсе чибәр, һәрберсе талантлы! Бик матур итеп җырлыйлар, бииләр! Осталар! Һәрберсе җиңүгә лаек иде. Жюрига утырган кешеләргә бик авыр булгандыр.
Без җиңәрбез дип уйламадык та. Ихластан әйтәм. Һәм кинәт: «Краса студенчества – 2019» конкурсының җиңүчесе Айлина Юсипова!» – дип игълан итәләр!
Сөендек дисәм... Мин артык сөенергә яратмыйм. Аллаһы Тәгалә алай кушмый. Әмма әни буларак шатлык һәм горурлык хисләре, әлбәттә, кичердем. Минем урында бөтен әниләр шулай сөенер иде.
Бүген шуны әйтәсем килә: балаларга беркайчан киртәләр куярга кирәкми икән. Моны теләмим, дигәндә, без үз күзлегебездән карыйбыз. Ә аларның тормышта үз юлы. Аны ничек узарга икәнен алар үзләре хәл итргә тиеш. Балалар шундый мөстәкыйль хәзер. Алар бик күп өлкәдә үзләрен сынап карарга телиләр.
Кызымның бер гадәте миңа бик ошый (бу яктан ул минем үземә охшаган): әгәр ул нәрсәгәдер алына икән, ахырга кадәр бара. Укуында да шулай ул. Аның холкындагы бу сыйфат мине бик сөендерә. Тормышта әле күпкә ирешер дип өметләнәм.
Иң мөһиме – балалар сәламәт һәм бәхетле булсыннар. Һәрбер әни кебек мин дә шуны телим. Үз юлларын табып, үз илебездә кирәкле белгечләр булсыннар. Җәмгыятькә файда китерсеннәр. Әти-әнинең горурлыгы булсыннар. Безгә алар өчен кызарырга туры килмәсен.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
4 март 2021 - 08:26Без имениНик вакытында аерылмадым дип гомер буе зар елап, психушка юлында уздырыр идең гомерңне. Үзеңне аяк астына салып таптаган ир белән ничек гомерңне үткәрер идең. " Хатын качмый ул" дип гомер буе өстеңнән йөрер иде.«Иреңне берәүгә дә бирмә!»
-
3 март 2021 - 11:39Без имениДүрт аяклы ат та абына. Хатаһын аңлағас, бик якшы. Бер зә хыянат итмәгән ир-ат юктыр тип уйлайым, белмәйбез генә)))Кайтуың белән...
-
3 март 2021 - 17:55Без имениУкый башлаганчы, кендек бавын өзә белергә кирәк, дип уйлаган идем. Ләкин монда эшләр башкача икән. Ул кыз нинди гаиләдә ускән? Әти-әни, әби-бабай бер - берсен хөрмәт итеп яшәгән гаиләдә тугелдер. Ничек инде, уз гаиләсе? Өҗмах - әниләрнең аяк астында бит! Минем әнинең энесе яшь вакытта Курше зур авылдагы кызны бик яратып йөргән иде. Әниең белән тормыйм, дигәч, аңа өйләнмәде. Шул авылдагы икенче кызны алып кайтты. Шул авылда йорт салып чыкты, әни кучсә генә кучәбез, диде. Ике балалары усте, зур урыннарда эшлиләр. Дәу әни устереште балаларын. Аның хәер-фатихасын алып калдылар. Тәрбиядән дияр идең, безнең дәу әни дә утә дә йомшак иде. Таләпчән дә тугел идеУлым өйләнде дә, мине онытты
-
3 март 2021 - 19:19Без имениШәп хикәя.Укыйсы килеп тора.Матур гадәт булган бит.Бала сөенечен уртаклашу. Автор халкыбызның эчкерсез мөнәсәбәтләрен күрсәткән.Котлату
-
2 март 2021 - 22:12Без имениГомер ул бер генэ, Килми ул гел генэ. Син анын, кадерен бел генэ.! Марат С.Н.Карындашым – көндәшем
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.