Һәр кешенең тормышында зур эз калдырган вакыйгаларның берсе – туй. Берәүләр әлеге мәҗлескә бик зур әһәмият бирә. Төптән планлаштырып, аңа алдан ук әзерлек башлый. Икенчеләре исә зурдан кубып бәйрәм итүне кирәксенми, акча туздыру итеп кенә кабул итүчеләр дә бар. Күңелдә үзеннән-үзе сорау туа: туй үткәрү мәҗбүриме? Туй мәҗлесе гаилә мөнәсәбәтләренә йогынты ясыймы?
Һәр кешенең тормышында зур эз калдырган вакыйгаларның берсе – туй. Берәүләр әлеге мәҗлескә бик зур әһәмият бирә. Төптән планлаштырып, аңа алдан ук әзерлек башлый. Икенчеләре исә зурдан кубып бәйрәм итүне кирәксенми, акча туздыру итеп кенә кабул итүчеләр дә бар. Күңелдә үзеннән-үзе сорау туа: туй үткәрү мәҗбүриме? Туй мәҗлесе гаилә мөнәсәбәтләренә йогынты ясыймы?
Туй йолаларын һәм гореф-гадәтләрен үтәү элек-электән зур әһәмияткә ия булган. Аларда безнең яшәү рәвешебез, дөньяга карашыбыз, безнең менталитет, ата-бабаларыбыз рухы чагыла. Тормышның мондый мөһим вакыйгасы алдыннан һәрберебез бераз гына булса да хорафатларга ышана башлый. «Барысы да яхшы узармы?», «Гаилә тормышы бәхетле булырмы?» кебек сораулар уйландыра, әлбәттә. Әмма якты киләчәккә өмет барысын да яхшыга юрарга нигез булып тора. Шулай да төрле имеш-мимешләргә, хорафатларга һәрвакыт колак салырга кирәкме? Гомумән, туй үткәрү мәҗбүриме бүген? Бу сорауга җавап итеп инглиз теленнән бер әйтем искә төшә – «your day your way», ягъни, сүзгә-сүз тәрҗемә иткән очракта, «көнең – синең юлың» дигәнне аңлата.
Шушы мәсьәләгә карата кызларның фикерләре белән танышыйк әле. Алар киләчәктә нинди туй үткәрергә хыяллана? Туй үткәрергә телиләрме, гомумән?
Алинә, 21 яшь:
– Үткәрергә кирәк булса, әти-әнинең элеккеге видеокассетларыннан күреп белгән туйны теләр идем. Гап-гадине. Фото-видео, социаль челтәрләр, кеше алдында мактану өчен эшләнгәнне түгел, ике якны таныштыру, күрештерү максатыннан оештырылганны. Бүгенге көндә моның никадәр мөмкин эш икәнен белмим, шуңа күрә туй дип хыялланганым булмады. Ул бәйрәм, гомумән, хыялда юк әле. Кияүгә чыгу теләге дә шул чама гына (көлә). Мәшәкатеннән куркамдыр, мөгаен. Әллә ирекне, бәйсезлекне артык яратаммы икән?.. Әби-бабайлардан килгән туй йолаларының һәрберсе нинди дә булса әһәмияткә ия бит. Дөрес, хәзер европалашу гореф-гадәтләргә үзгәрешләр кертә. Туйлар башка төс ала. Ләкин нигезе шул ук булып кала – уртак тормышны матур итеп башлап җибәрү. Йолаларны үтәү яшь парга өметләр бирә, күңелдә җаваплылык хисе уятадыр. Безнең икътисад укытучысы әйтмешли, никах (дингә кагылышсыз рәвештә, «брак» сүзе урынына кулланыла) ул – бизнес-план. Ни дисәң дә, тормыш арбасын бергә тарту җиңелрәк. Ләкин кайберәүләр өчен гаилә үзе артка тартучы бер йөккә әйләнә бит. Шуңа күрә бу очракта кемгә уңыш ничек елмая инде. Ничек кенә булмасын, ир-ат – гаиләнең тоткасы. Динебез шулай дип өйрәтә. Хатын-кыз хискә бирелергә яратучан, ә ир-ат иң беренче чиратта акылына таяна.
Рәфидә, 23 яшь:
– Һәр сәламәт акыллы кызның кияүгә чыгу теләге булырга тиеш дип саныйм. Бүгенге көндә туйларны, русча әйткәндә, артык «пышный» итеп үткәрә башладылар: алып баручылардан тыш, туйны танылган җырчы-биючеләр дә бизи. Әмма мин киләчәктә үзебезнең туйны алай ук «ялтыравыклы» итүне теләмәс идем. Кыскасы, хәләл юл белән кергән акчаны андый күңел ачулар өчен тотасым килми. Хәзер никах туйлары еш үткәрелә. Менә анысын аңлыйм! Беренчедән, мәҗлес дога белән башланып китә һәм хәзрәтнең вәгазьләре белән үрелеп бара. Икенчедән, бары тик якын кешеләр генә чакырыла. Өченчедән, хәләл. Андый туйларда алып баручылар да билдән түбән мәзәк сөйләми, уеннар да тыйнак рәвештә уза. Ләкин күңелле бит! Бу шәхсән минем фикерем. Булачак ирем дә шушы фикер яклы булган очракта, мин, әлбәттә, туй үткәрергә теләр идем. Туй бит ул – якын туганнарыңны бер җиргә җыю, аралашу, көн дәвамында алар белән булу – бик кадерле очрашу. Алар синең иң бәхетле һәм җаваплы көнеңнең шаһиты булырга киләләр. Икенчедән, һәр кыз да үзен кәләш итеп күрергә хыялланадыр: ап-ак туй күлмәге кияргә теләмәгән кызлар бик сирәк, һәрхәлдә, дус кызларым арасында андыйлар юк. Мин дә менә үзебезнең туйны, шул бәхетле көнне хәтергә уеп калдыру өчен үткәрергә телим. Җәлил хәзрәт Фазлыевның әйткән сүзләре искә төште әле: «Ярату – эгоизмның капма-каршысы, ягъни син үзеңне генә түгел, иреңне, балаларыңны кайгырта башлыйсың», – ди ул. Менә шул хис уянгач, кеше гаилә тормышына әзер була. Иң беренче чиратта, ир-атның төплелегенә, фикер сөрешенә, гыйлеменә һәм әти-әнисенә булган хөрмәтенә карыйм. Аннары аралашучан һәм юмор хисле егетләр күңелгә хуш килә.
Гүзәл, 24 яшь:
– Туйны үткәрү мәҗбүри түгел, минемчә. Балачакта туй үткәрү – акчаны җилгә очыру дип уйлый идем, шуңа күрә андый хыял да булмагандыр. Хәзер исә бу мәсьәләгә башкачарак карыйм. Әгәр туй үткәрергә уйласак, матур мизгелебезне оригиналь итеп, ягъни кызыклы берәр идея туса гына уздырырга теләр идем. Егетем белән мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерергә каршы түгелмен, әмма безнең өчен язылышу әһәмияткә ия түгел. Паспортта мөһер суктыруга карап кына мөнәсәбәтләрдә бернәрсә үзгәрми. Безнең өчен язылышу формальлек кенә. Мәҗбүри булмаган яңа этап буларак кабул итүдән тыш, гаилә кору, минем өчен, ул – стабильлек. Әгәр хатын-кыз матди яктан бәйсезлеккә ирешә икән, кияүгә чыгарга теләге дә калмаска мөмкин... Янымда бөтен теләгемне үтәргә әзер торган ир булса, ялкаулана башлармын кебек тоела миңа, үсешкә омтылудан туктармын шикелле. Үземне хуҗабикә буларак күз алдыма китерә алмыйм.
Өйләнешмичә генә яшәүнең бер начарлыгын күрмим. Шулай да мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерүнең өстенлеге бар: ипотека алганда дәүләт тарафыннан ярдәм каралган; якын кешең хастаханәгә эләксә, авыр хәлдә булса, законлы тормыш иптәшең янында булырга хокукың бар.
Сәрбиназ, 24 яшь:
– Туемны ничек үткәрәчәгемне авыр күзаллыйм әлегә. Гаилә тормышына әзер булу имтихан кебектер ул: якынча программасы алдан билгеле булса да, никадәр тырышып әзерләнсәң дә, имтихан тотканда явачак өстәмә сораулар – кара урман. Шуңа аңа тулысынча әзер булып бетү мөмкин түгелдер.
Күп төбәкләргә хас булган йолалардан тыш, авылыбызда (Әлмәт районында) килен төшерү – «арчи төшерү» йоласы да бар. Кәләшне кияү йортына алып кайту – туйның иң күңелле мизгеледер. Урамнарның буеннан-буена машиналар кәрваны сигнал биреп уза. Арчи төшкән вакытта авыл халкы өй каршына чыга – яшьләрне котлый, балалар ашыга-ашыга туй кунаклары сипкән конфет-тәңкәләрне җыя. Бик күңелле, кыскасы!
Зилә, 24 яшь:
– Туй турында ныклап уйланганым булмаса да, шуны төгәл әйтә алам: туемда татар халык йолаларына урын булырга тиеш. Ата-бабалардан калган мирасны оныту – нәсел-тамырларыбызга хыянәт итү белән бер.
Ир-ат хатын-кызга терәк булу өчен кирәк. Рухи, матди, эмоциональ, физик яклардан – барлык нәрсәдә дә терәк булыр өчен... Әгәр кеше үзенең тормыш мәшәкатьләрен мөстәкыйль хәл итә белсә, һәм психологик яктан проблемаларын чишәргә өйрәнгән икән, димәк, ул гаилә тормышына әзер дигән фикердәмен.
Энҗе, 26 яшь:
– Бу дөньяга Аллаһы Тәгалә һәрберебезне парлы итеп яралткан. Ирең булганда тормыш авырлыкларын да, шатлыкларын да бергә үтүе күпкә җиңелрәк дип саныйм. Әти-әнинең хәер-фатыйхасын алып, бер-береңне хөрмәт итеп, яратып, аңлап яшәү һәм тигезлек белән сау-сәламәт, тәрбияле балалар үстерү – гаилә тормышының мәгънәсе. Һәр кызның күңелендә йөргән туй турындагы хыяллар буладыр. Минем дә андый хыялым бар. Туй, иң беренче чиратта, хәләл булырга тиеш. Туйны кемнекенәдәр охшатып, артыгын “кыланып” түгел, ә күңелебез ничек тели, шундый итеп үткәрергә иде. Халкыбызның туй йолаларын үтәү дә минем өчен бик мөһим. Борынгыдан килгән йолаларны без, әлбәттә, белергә, сакларга, үтәргә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Алла боерса, татар халкына хас барлык туй йолаларын да җиренә җиткереп башкарырбыз дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк