Кәбестәдән, фасольдән, кишер белән помидордан... кышка салатлар

Хуҗабикәләрнең «урак өсте». Кыярларны тозлап бетердек, инде хәзер чират төрле-төрле салатларга. Иң-иң тәмле салат рецептлары менә монда.
Кәбестә салаты
5 литр чыга
1 кг помидор;
1 кг баллы борыч;
1 кг ак башлы кәбестә;
1 кг кишер;
500 г суган;
1 баш сарымсак;
1 аш кашыгы тоз;
1 стакан үсемлек мае;
4 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе (уксус);
1/3 чәй кашыгы төелгән борыч;
2 канәфер (гвоздика);
2 дәфнә яфрагы (лавр);
1 уч петрушка.
Бөтен яшелчәләрне дә саламлап турыйбыз, сарымсакны изәбез, петрушканы ваклыйбыз. Сарымсак белән петрушкадан кала, барлык яшелчәләрне дә кәстрүлгә салып, тоз, май, канәфер белән дәфнә яфрагын да кушып, кайнатып чыгарабыз да, утны киметеп, 30 минут томалап пешерәбез.
Сүндерергә 5 минут кала аш серкәсен ярты стакан җылымса су белән сыеклап, салатка кушабыз.
Салатны парланган банкаларга тутырып, калай капкач белән томалыйбыз да, өстен аска әйләндереп каплап, 1-2 тәүлек тотабыз. Аннары караңгы, салкынча урынга куябыз.
Фасоль салаты
(5,5-6 литр чыга)
1 кг фасоль (агы да, кызылы да ярый. Корысын алырга кирәк);
3 кг помидор;
1 кг кишер;
1 кг баллы борыч;
500 г суган;
1 стакан шикәр комы;
3 аш кашыгы тоз;
1 стакан үсемлек мае;
1 чәй кашыгы төелгән борыч;
1 чәй кашыгы 70 процентлы уксус кислотасы яки 5 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.
Фасольне юып, 10-12 сәгать салкын суда чылатабыз.
Помидорны – телемләп, борычны – саламлап, суганны ярымбоҗралап турыйбыз, кишерне эре угычтан уабыз.
Яшелчәләрне һәм фасольне, тоз, борыч, шикәр, майны кәстрүлгә салып 2 сәгать сүрән утта пешерәбез. Гел болгаткалап торабыз. Сүндерергә 5 минут кала аш серкәсен кушабыз да, салатны парланган банкаларга тутырып, калай капкач белән томалыйбыз.
Томат соусындагы фасоль
1 кг чистартылган фасоль;
4 кг помидор;
350 г үсемлек мае;
1/2 стакан шикәр комы;
3 аш кашыгы тоз;
1 зәһәр борыч;
6 тырнак сарымсак;
1/2 стакан аш серкәсе.
Фасольне бер тәүлек чылатабыз (бакчадан яңа өзгән фасоль булса, берничә сәгать тә җитә). Һәм йомшарганчы пешерәбез.
Помидорны һәм орлыгыннан чистарткан зәһәр борычны иттарткычтан чыгарабыз. Сарымсакны издерәбез яки вак угычтан уабыз.
Фасоль белән аш серкәсеннән кала барысын да кәстрүлгә салып, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, фасольне салып, әзер булганчы пешерәбез. Сүндерер алдыннан гына аш серкәсен өстибез.
Әзер салатны парланган банкаларга тутырып, калай капкач белән каплыйбыз. Астын өскә әйләндереп, бер тәүлек тотабыз.
Гөмбәле ташкабак салаты
(3-4 литр чыга)
1,5 кг ташкабак (чистарткач);
1 кг баллы гөмбә (опята, катырылганы да ярый);
500 г кишер;
500 г суган;
бер уч укроп белән петрушка;
3 тырнак сарымсак;
4-5 данә хуш исле борчак;
1 чәй кашыгы лимон кислотасы;
1,5 стакан үсемлек мае (1 стаканы кыздырыр өчен, 0,5 стакан салатка кушарга);
1 аш кашыгы тоз;
1 чәй кашыгы шикәр комы.
Баллы гөмбәне суга салып, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, суын түгеп тагын бер кат чайкатабыз һәм кабат чиста су салып, 20 минут пешерәбез. Аннары майлы табада кыздырып алабыз.
Ташкабакның кабыгын чистартып, төшләрен алып, шакмаклап турыйбыз да, кәстрүлгә салып, йомшарганчы пешерәбез. Пешкәч, аны да майда кыздырабыз. Суган белән кишерне дә аерым-аерым кыздырып алабыз.
Сарымсакны издерәбез.
Кыздырган яшелчәләрне гөмбә белән бергә иттарткычтан чыгарып, калын төпле кәстрүлгә салабыз да, сарымсакны, туралган үләннәрне, тоз белән шикәр комын, лимон кислотасын, үсемлек маен салып, 10 минут пешерәбез.
Кайнар килеш парланган банкаларга тутырып, астын-өскә әйләндереп 1 тәүлек төреп тотабыз. Аннары салкынча, караңгы урында саклыйбыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.