Зифа Нагаева: «Хәния җырларымның данын арттырды»

Әниемне беренче укытучым дип саныйм.
Алты яшьтән гармун уйный башладым, җизни өйрәтте.
«Юлдаш» радиосында егерме елдан артык эшләдем. Анда кырмыска оясында кебек кайнаша-кайнаша, вакыт үткәнен дә сизмәгәнмен. Әлеге елларны тәмләп тагын бер үтәр идем. Хәзер уйлыйм да: минем бер генә елым да заяга узмаган. Үзем теләгән һөнәрем буенча эшләгәнмен.
Шигырь үзе көй эзли. Мин аны тегермән тартуга тиңләр идем. Гадәттә, иртәнге дүртләрдә-бишләрдә язам.
Җыр — минем балам. Аларның һәрберсе күңелдә бала кебек ярала, аны кемгәдер биргәч, бераз моңсу булып тора. «Бала»ларымны дөньяга күрсәткән һәр җырчыга рәхмәтем зур.
Җәй буе велосипедта йөрим. Кешегә — башына, уена, гәүдәсенә һәрвакыт хәрәкәт кирәк.
Бүгенге көндә инде мин тауның биеклегеннән төшеп барам, шуңа күрә вакытымны кызганам. Шундый гадәтем бар: алдыма зур максат куям, аннан үлеп эшлим, барыбер ерып чыгам. Элек девизым «Булдырабыз!» иде, хәзер «Кулдан килгәнчә, озакка җиткәнче», — дип эшлим.
Үзем тик тора белмим. Кешенең тик торганын да яратмыйм.
Шигырьләрне мәктәптән үк яза идем.
Мин исәп өчен җыр язмадым. Иҗат җимешләремне 500 гә кадәр санадым да, аннан соң ташладым.
Беренче җырым хастаханәдә туды. Үзем белән бергә авылдагы әни дә авырды. Йөрәк өянәге ешайгач, аны район үзәгенә күчереп алып китәргә микән әллә дигән мәсьәлә килеп туды. Әнинең туган йортка ничек береккәнен бик яхшы беләм. Ул сыерчык оясын да яңарттырмый иде, имештер, сыерчыгы кайтса, адашып йөрер... Шуларны уйлап ятканда «Капка төпләрендә яшел үлән» җыры туды. Шуның белән Аллаһы Тәгалә энергетика бирде бугай, бер-бер артлы җырлар яза башладым.
Хәния Фәрхи — мине, минем җырларымның данын арттырды, аның илһамына чишмә булдым. Нинди генә яшь җырчылар белән эшләсәм дә, Хәния – Зифа, Зифа – Хәния арасындагы иҗат җимешләре шул вакытныкы гына булып калачак. Мондый кабатлану башка булмаячак. Ул минем җырларны да, минем җырлар аша үзен дә үлемсез итте.
25 ел буе мәҗлесләр алып барам. Анысы – тишек колготкиларымны ямарга бик каты ярдәм итте.
Иртән торам да үз алдыма максатлар куям, юкса, көнем көн булмаячак. Әле картлык турында сүз дә булырга тиеш түгел!
Намазга да басармын, Алла бирса. Гармун тыңгач. Әле бит кулда гармун.
Өемдә әнинең фотосурәте тора. Һәр иртәм аңа хәерле көн теләп башлана.
23 ел яшәгән ирем белән җыр аркасында аерылышырга тур килде. Әни ул вакытта: «Балам, әгәр гомереңне ялгыз үткәрергә булсаң, каберемдә әйләнеп ятармын, ялгызлык начар ул, берүк кияүгә чык!» – диде. Аның киңәшен тоттым.
Яшәлгән саен еллар ник кадерле, беләсезме? Тупланган тәҗрибәләр кадерле. Шулкадәр җыя-җыя киләсең, кыйналасың, әрнисең, бәргәләнәсең, өзгәләнәсең... Шулхәтле мөлдерәмә чиләкләр хәзер, шуңа да көн, сәгать, минутлар кадерле.
Фикерләр төрле матбугат чараларыннан чыккан әңгәмәләрдән җыелды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала...
-
13 август 2022 - 23:40Без имениИскиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемнеӘткәем
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.