Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Резеда АХИЯРОВАның тормыш кагыйдәләре
Балачак диюгә, туган җир, таулар, чишмәләр, Агыйдел, үзем өчен кадерле булган кешеләр күз алдыма килә. Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй авылында тудым. Миңа 5 яшь чакта Казанга күчеп китсәк тә, ел саен картәтәйләргә кайта идек. Ул пароходта кайтулар! Кама белән Агыйдел кушылган урыннар бөтенләй гаҗәп! Суның төсләре үк аерылып тора. Иртүк Груздевка пристанена төшүләр... Әткәйнең әтисе – минем картәтәй 30 елдан артык атаклы «Агыйдел» колхозының председателе булды. Сугышта бер аягын югалтып кайткан фронтовик иде ул. Менә аның безне каршыларга килүләре, мине бер аягында күтәреп, үчтекиләп сөюләре... Дилбегәне тартып, атны җиңелчә куалап, әрәмәләр буйлап алып китүләре, текә кыялар яныннан узганда атның, куркып, пошкырып куюлары... Балыкчылар йортында уха пешерүләр, Агыйделдә йөзүләр... Картыкайның умарталары тагын... Бал кортлары чакмасын дип безне өйгә ябып, эшләпәләрен киеп, бал аертулары... Әткәй-әнкәйләр белән Груздевкага Хәсән абый Сарьяннарга кунакка барулар... Барысы да сагындыра. Ул яклар җаныма, моңыма кергән. Шуңа романтик мин. Болар барысы да музыкамда, җырларымда чагыла.
Казанда ишегалдыбызда музыка мәктәбе бар иде. Мин скрипка классына йөри башладым. Аннары өйгә пианино алып кайттылар. Аклы-каралы клавишаларына басып, төрле авазлар чыгарам. «Җил сызгыруын, яңгыр явуын, күк күкрәвен ничек ишетәсең? Әйдә, шуларны уйнап күрсәт әле», – ди әнкәй. Һәм мин, күзаллап, шуларның аһәңнәрен бирергә тырышам. Кояш чыгуын, ай нурлары төшүен тасвирлыйм. Әткәй белемен күтәрү курсларына укырга киткәч, и сагынам инде! Әнкәй шул хисләремне көйгә салып карарга кушты. «Әтине сагыну» дигән беренче көем шулай туды. Миңа 7 яшь иде ул чакта. Әнкәйгә рәхмәтле мин. Балага хыял дөньясын ачарга, күзаллауларын баетырга булышырга кирәк.
Хатын-кыз опера-балетлар язарга тиеш түгелдер, бәлки. Хәер, аны болай да сирәк кешеләр генә яза инде. Хатын-кыз ул – беренче чиратта, гаилә учагын саклаучы, җылылык, рәхәт атмосфера тудыручы. Иренең, балаларының бәхете хатын-кыздан тора. Әгәр хатын-кыз әнә шул төп вазыйфасыннан тыш, башка эшләргә, әйтик, иҗатка, фәнгә, вакыт таба икән, бик әйбәт. Афәрин генә дим. Безнең хатын-кызлар бик тырыш, тәртипле, чиста-пөхтә бит. Әнкәй әйткәннәр кагыйдә кебек искә төшә: «Өстәлеңдә гел кайнар ашың торсын, өеңне чиста, тәртипле тот, балаларың сәламәт булсын, ирең канәгать калсын». Менә шундый булырга тиештер ул хатын-кыз. Үзем дә шуңа омтылам. Табын әзерләгәндә дә матур булсын дип, ак ашъяулыклар ябам, өстәлгә чәчәкләр, шәмнәр куям, чынаяк-тәлинкәләрне матур итеп тезәм...
Әнкәй төрки телләрдә сөйләшүче балаларга рус телен тиз һәм сыйфатлы итеп өйрәтү буенча күп дәреслекләр, методик кулланмалар чыгарды. Ул филология фәннәре кандидаты иде. Татар телен әйбәт белсәң, кимендә бер атна эчендә теләсә нинди тугандаш төрки телдә сөйләшә алачаксың, шуңа татарча белергә кирәк, дип тәрбияләде. Кешенең нинди гаиләдә үсүе, нинди тәрбия алуы бик мөһим. Әнкәй кызыксыну уята алмаган булса, бәлки, музыка буенча китмәгән дә булыр идем. Бәлки, телләр белгече, тәрҗемәче йә икътисадчы булыр идем. Миңа күп нәрсә әнкәйдән бирелгән. Ул бик иҗади кеше иде. Коръән әлифбасын язганда 80 яшеннән дә өстә иде инде ул.
Әткәй ТАССР Госпланында экономист булып эшләде. Бик ачык кеше, яхшы белгеч иде. Аңардагы җаваплылык миңа да күчкән. Төгәл, бик оешкан кеше иде. Мин дә шундый. Соңга калып йөрүләрне яратмыйм. Бары биш кенә минутка соңару гафу ителә.
Әткәй белән әнкәй гел шаярып-көлеп сөйләшәләр иде. Үзара мөнәсәбәтләре бик матур, бер-берсенә «җанаш» кына дип торалар. «Мәрьям», «Зәки» дип эндәшүләр юк. Без әткәй, әнкәй, картыкай, картәтәй дип сөйләшәбез. Шулай әйтү ягымлырак, җылырак тоела миңа. Әти, әни дип әйтү катырак яңгырый сыман. Матур гаилә идек без. Әти-әниләребез белән горурланып, аларга кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәвебез белән тормышыбыз ямьле бит! Ренат Харис шигыренә язып, Айдар Фәйзрахманов башкара торган «Җанаш» дигән җырымны әткәйләргә багышладым.
Әнкәй гел әйтә килде: «Фарватерны күр! Төп бурычыңны вак-төякләреннән аера бел, юкса максатыңа барып җиткәнче әллә кайларга барып төртеләчәксең». Шушы принцип миңа гаиләдә дә, бала тәрбияләгәндә дә, иҗатта да, кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә дә искиткеч ярдәм итте. Тагын бер әһәмиятле шарт: гаилә төзегәндә культурасы, дәрәҗәсе, тәрбиясе ягыннан үзеңә тиң кешене сайларга кирәк. Нәкъ менә шул культура, интеллигентлык гаиләне кыен чакларында коткара.
Мин – бик бәхетле хатын-кыз! Иҗатта да, шәхси тормышымда да. Гаилә, әти-әни, бала, оныклар – барысы да шатландыра. Кешеләргә ярдәм итәргә яратам, конкурсларда жюриларда утырганда талантлы яшьләрне күреп алып, аларга булышырга тырышам. Беркайчан карьерага омтылмадым, югары дәрәҗәләргә ирешәм дип очынмадым. Мине яраткан эшем белән шөгыльләнү бәхетле итә. Кешенең гаиләдә бәхетле булып яшәве дә мөһим. Мин яратып һәм яратылып яшәдем. Ярату хисе бәхет китерә.
Вакытны дөрес бүлә белсәң, барысына да өлгерәсең. Бу инде минем кредо. Кызым Алинәне өченче курста таптым. Шуңарчы сессияне «биш»легә генә тапшырып бетердем. Кибетләрдә әйбер юк чак иде, киемнәрне үзем бәйләп кидерттем. Әниебез безне кечкенәдән үк оешканлыкка өйрәтте. Займищедагы бакчада яшәгәндә әткәй белән әнкәй Казанга эшкә китәләр иде. Сеңлем Лилия белән йокыдан торуга өстәлдә без башкарасы эшләр исемлеге ята. Чүп утарга, җиләк җыярга, су сибәргә, кичкә аш пешереп куярга... Әнкәй кушканнарны җиренә җиткереп үтәгәч, уйнарга чыгарга да өлгерәбез.
Балалар вакытларын юк-барга сарыф итеп, эленке-салынкы йөрергә тиеш түгел. Әти-әниләр үз вакытында аларның сәләтен, мавыгуларын күреп алып, дөрес юл күрсәтсен. Балаларны кызыксындыра торган өлкәләр күп бит ул. Футбол-хоккей, гимнастика, шахмат, рәсем... Минем оныклар йөзү белән дә мавыктылар, картинг, робототехниканы да үз иттеләр, ИЗОга да йөрделәр. КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицейны тәмамлап, Никита быел Мәскәү югары экономика мәктәбенең компьютер фәннәре факультетына укырга керде. Ул Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урыннар яулады. Рәсемнәре күргәзмәләрдә эленеп торды. Захар – беренче разрядлы шахматчы. Абыйсы кебек, математика, робототехника белән кызыксына. Икесе дә бик талантлылар, Бер минут та буш вакытлары юк.
Мин Ренат абый Харис белән бер дулкында. Без күптәннән таныш инде. Мәктәп елларымда ук аны белә идем. Ул «Яшь ленинчы» газетасында җаваплы секретарь булып эшләгәндә, мин редакциягә килеп, үземнең Равил Фәйзуллин шигыренә язылган «Таң» дигән беренче җырымны калдырдым. Җыр ноталары белән газетада басылып та чыкты. Соңрак инде иҗатташ дусларга әйләндек. «Шагыйрь мәхәббәте», «Сөембикә» операларына, «Алтын Урда», «Иакинф» балетларына либреттоларны Ренат абый язды. Аның белән эшләү бик кызык, рәхәт. Ул шулкадәр тирән белемле, эрудицияле, тәҗрибәле, сәясәт, тарих, әдәбият, тел буенча бик күп белә, режиссерлар тарафыннан нинди таләпләр куелганын да, тамашачыга нинди әсәр кирәген тирәннән аңлап, тоеп иҗат итә. Аның либреттолары ошый миңа. Аларда ниндидер көч бар, әйбәт энергия агыла. Ул минем характерга да туры килә. Иҗатны тулыландыра, көчәйтә торган кешенең яныңда булуы – үзе үк зур табыш.
Иҗат газаплары кичереп җәфаланмыйм. Музыка җиңел языла. Миңа утырырга һәм шул музыка дөньясына чумарга гына кирәк! Ялгызым калырга! Беркем дә мине бүлдермәсен, миңа комачауламасын. Ирем композитор булгач, ул хәлемне аңлап, кайвакыт үзенең киңәшләрен дә бирә иде. Киңәшләргә мохтаҗ булмасам да, тәнкыйть тә кирәкле шәйдер. Концерттан кайткач, чәйләр эчә-эчә, бәхәсләшә-бәхәсләшә бөтенесен кабат җыеп сүтә идек. Ул бик югары белемле кеше иде. Мәскәү вузларында белем алган, танылган укытучыларда укыган. Супер музыкант, пианист, оркестр белән җитәкчелек иткән кеше иде. Үзе инде арабыздан китсә дә, Олегның музыкасы хәзер дә чит илләрдә дә, бездә дә яңгырый.
«Туй күлмәге», «Зинһар өчен кермә төшләремә», «Яратыгыз», «Зәңгәр томан», «Кәгазь көймә», «Чаба поезд», «Алтын яфрак»... Исемнәре үк тартып тора, 80 нче елларда язылган җырларымны бүген дә яратып җырлыйлар. Музыкасы нигә шундый романтик, югары эмоцияләр белән язылганмы? Чөнки сүзләре матур! Якты сагыш, ярату хисе, текстлары искиткеч! Шундук көй сорап, үзеннән-үзе җырлап торалар. Миңа илһам бирә торган шигырь булмаса, аңа көй яза алмыйм. Күп шигырьләргә көй язылмыйча да калды. Мине дулкынландыра, хискә төрә торган нечкә тойгыларны Ренат Харис, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Гәрәй Рәхим, Наил Касыймов шигырьләрендә таптым. Җырларым аерым бер җырчы тавышын күздә тотып языла гадәттә. Винера Ганиева тавышын, аның тембрларын ишеткәндәй булам. Ул җырлаган кебек, аның тавышы белән җырлап язам. Күп җырларым аның өчен язылган кебек. Асаф Вәлиев тавышы да миңа җыр язарга булыша. «Ләкин» җыры аның өчен язылды. «Кәгазь көймә», «Бәхетле булыгыз» Римма Ибраһимованыкы инде. «Чаба поезд» – махсус Айдар Фәйзрахманов өчен язылды. Ул – аның җыры.
Консерваториядә укыганда Нәҗип абый Җиһановка киңәшкә керә идек. Секретарьга чират тормыйча, турыдан-туры ишеген шакып кына керәбез. Инструментовкада укыган студентларны ул якын итә, булачак композиторлар дип ярата иде. Бервакыт аңа аспирантурага керергә теләвемне әйттем, консерваториядән юллама сорадым. Нәҗип Гаязович: «Сиңа нәрсәгә ул аспирантура? Сиңа музыка язарга кирәк, ә синең турыда башкалар диссертация язсын», – диде. Күрә белгән. Дөрес әйткән. Җиһанов минем симфоник оркестр өчен язылган сюитамны ошаткан иде. Гомумән, мине хөрмәт итә, миндә ниндидер көч, максатчанлык күрә иде ул. Остазыңның дөрес юнәлеш бирүе бик мөһим тормышта.
Берәр әсәр яза башлаганчы, башта бик күп укыйм. Бик тирән әзерлек сорала. Шәхесне аңлар өчен аның язмышын йөрәктән үткәреп, теорик яктан булса да кичереп карарга кирәк. Аларны яратырга кирәк. Мин барлык геройларыма гашыйк. Аларны яратмасам, яза да алмас идем. Геройларны жәлләп, елап язылды барысы да. Музыкада да сизелә ул. Тукайның бөтен томнарын укып чыктым, тәнкыйтьчеләр язганнар белән дә таныштым, каршылыклы фикерләргә дә юлыктым. Гомумән, тарихи вакыйгаларга нигезләнгән әсәрләр иҗат иткәндә төрле галимнәр белән киңәшләшеп эшлибез. Соңгы вакытта мине бөтереп алып кереп китеп, сокландырган, илһамландырган эшебез – «Иакинф» балеты ул. Бик кызыклы шәхес. Бөтен дөньяга кытай галиме буларак танылган якташыбыз, биографиясе Казан белән тыгыз бәйләнгән Никита Бичурин турында. Уникаль язмышлы кеше. Заманында Россия өчен күп эшләгән, Кытай белән дипломатик мөнәсәбәтләр үсешенә һәм Кытай мәдәниятен өйрәнүгә зур өлеш керткән.
Язар өчен миңа геройларның кичерешләрен үзем аша үткәрергә кирәк. Башта мин озак ияләнәм, аннары инде бөтен барлыгым белән шулар дөньясына чумам.
Классик музыка белән таныштырып баручы француз телеканалы МEZZO «Сөембикә» операсын яздырып алган иде. Аны 52 илгә трансляция белән берничә мәртәбә күрсәттеләр. MEZZO дүрт әсәрне – «Җәлил» операсын, «Шүрәле» балетын һәм минем «Алтын Урда» белән «Сөембикә»не күрсәтте. Европалылар бик яратып карадылар. Ә бит алар операга бик нәзберек халык! Халыкара дәрәҗәдә танылу миңа да, халкыма да зур бәя ул!
Репетицияләр вакытында музыканың үзем теләгәнчә яңгыраганын ишетә башлау мизгеленнән үк инде бәхетле мин. Бәхет халәте шуннан башлана. Тамашачыга ошасын, премьераның уңышлы узасын сизеп торам. Миндә интуиция бик көчле. Кайбер вакытта әле постановщиклар икеләнеп кала, ничек прогон үтәр, премьера ничек узар дип хафаланалар. Ә мин андый вәсвәсәле уйлардан азат. Ә барысы да беткәч инде өстән йөк төшкәндәй була.
Музыка теле – халыкара тел ул. Аны кайда да кабул итәләр. Көйләрне бөтен кешегә дә аңлашыла торган телдә, Европа стиленә милли аһәңнәр кушып язам. Үземнең стиль, үз музыка телем бар. Ул безнең татар моңнарына нигезләнгән. Ләкин ул башка халыкларга, башка милләт кешеләренә дә ишетелергә тиеш. Минем музыкада татар моңнары сизелә. Татар опералары татарча яңгырый, әмма бүтән милләт кешеләре дә бик күп йөри минем операга, ошаталар. Сүзләрен аңламасалар да, музыка теле аңлашыла.
1992 елда I Бөтендөнья татар конгрессы алдыннан Разил абый Вәлиев миңа «Сөембикә» дигән җыр текстын бирде. Ә музыканы мин Винера Ганиева тавышы өчен яздым. Аны ул беренче тапкыр Зур концертлар залында Конгресс делегатлары каршында җырлады. Оркестрга Фуат Мансуров дирижерлык итте. Соңыннан җыр зур хөкүмәт чараларында, Мәскәүдә узган Татарстан сәнгате көннәрендә, чит илләрдә милләттәшләребез белән очрашуларда яңгырый башлады. Сөембикә ханбикә турында опера язу турында да сүзләр чыкты. Әлеге легендар шәхес һәрвакыт күз алдымда тора, аңа багышлап опера язасым килә иде. Бу теманы театрга тәкъдим иттем. Театр җитәкчелеге хуплап алды. Сөембикә – минем өчен драматик, романтик образ, ул күпкырлы. Беренче чиратта аны хатын-кыз буларак ачарга теләдем. Музыка аша аның кичерешләрен, фаҗигасен сурәтләдем. Язмышы бик авыр, аянычлы. Әлбәттә, каршылыклы образ, аны каралтып күрсәтүчеләр дә бар. Бик нечкә тема, алтын урталыкны табып эшләү сорала. «Сөембикә турында төрле имеш-мимешләр сөйлиләр, ә Ахиярова шундый итеп күтәргән! Көчле образ тудырган!» – диделәр. Ә бит ул чынлап та шундый югарылыкта! Сөембикә турында ни генә әйтсәләр дә, нәрсә генә сөйләсәләр дә – ул шәхес! Ул нәфис зат та, ана да, ил белән идарә иткән ханбикә дә. Ул персонажны, аның яратуын үзем яратып яздым. Премьерадан соң Минтимер Шәрипович: «Сез сират күпере уздыгыз», – дип котлады.
Композиторлар арасында хатын-кызлар бармак белән генә санарлык. Ул – конкрет ир-ат һөнәре. Минем табигатемдә ирләрчә тотрыклылык, ныклык бар. Җебеп төшмим. Нинди генә авыр хәл булмасын, үземне кулга алып алга барам. Бу тәрбия гаиләдән килә – әнкәйдән. Ул бик максатчан, көчле шәхес кенә түгел, ә гаҗәеп оратор, эшендә гел лидер, башкаларга юл күрсәтүче дә иде. Әни баштан ук алга зур максатлар һәм таләпләр куйды.
Төрле чакларда төрле җырлар күңелгә килә. Күңел халәтемнең нинди булуыннан тора ул. Җанга урын табалмаганда – бер җырымны, очып китәрдәй булып шатланганда – икенчесен көйлим. Бүген менә мин «Көмеш нур» тәэсирендә. Киемем дә, бүгенге җылы очрашу да, табигать тә ниндидер якты нур кебек. Мин шушы җыр ритмында.
Эльмира ЗАКИРОВА әзердәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк