Татар самурае

«Түбәтәй» заманча хәләл туклану челтәренә нигез салучы эшмәкәр Солтан САФИНның тормыш кагыйдәләре

Бизнес дигәч, кешеләр коммерция, акча сугу, төрле хәйләле схемаларны күз алдына китерә. Шуңа күрә дә үземне бизнесмен дип атамыйм, эшмәкәр мин. Дөньяга үзгәреш кертә торган кеше. Ягъни ниндидер проблеманы күрәсең, бу дөньяга нәрсәдер җитеп бетмәгәнен аңлыйсың һәм шуны хәл итәргә алынасың.

Без көнбатыш культурасына мөкиббән. Киноларын карыйбыз, китапларын укыйбыз, аларча киенәбез, гомумән, аларча яшәргә тырышабыз. Шул рәвешле үз динебезне, тарихыбызны, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен онытып, яшәешебезнең асылын бозабыз. Максат куясың да, бернәрсәгә карамыйча үтәргә тырышасың. Бу да Америка системасы буенча эш итү. Безнең дингә, культурага якын булган көнчыгыш системасы бар. Ул рухи халәткә өстенлек бирә. Анда нәрсә диелә: максатка барган юл ул – үзе бәхет. Үзебезгә бирелгән вәкаләткә илткән юлыңны аңлап, яратып, һәр көнгә хисап тотып, үзеңнең традицияләреңне бозмыйча бару – бәхет! Әмма аңа барып җитәсеңме, юкмы билгеле түгел. Ул хакта бер Аллаһы Тәгалә генә белә. 

Мин дә башта көнбатыш системасы буенча яшәдем: укыдым, чит илгә киттем, анда укыдым, эшләдем, Татарстанга кайттым, «Түбәтәй» ачтык. Кайдадыр күңел тартканга эшләдем, кайдадыр максат куйдым һәм шуңа ирештем. Ә хәзер беләм: безнең бөтен байлыгыбыз – бүгенге көн. Һәр көнгә мәгънә, игътибар биреп яшәсәк, иң зур максатларыбызга ирешербез дип уйлыйм. 

«100 процентка яшә» системасы буенча яшим. Ун тормыш кыйммәтеннән торган ул системаны үзем уйлап чыгардым. Ел саен бер мәртәбә тормышымны анализлыйм: 100 процентлы куәт белән яшимме, юкмы. Кайсы өлкәдә ныграк эшләргә кирәк, кайда бар да яхшы. Әлегә тулысынча 100 процент булганы юк. Тормышыма бәя бирәм һәм шуннан чыгып киләчәккә план корам. 

Барыбызның да бер проблема – кеше фикеренә бик нык колак салабыз. Шуңа да буталып беттек бугай: кайда безнең ихтыяҗ, кайда кешеләрнең безгә карата ихтыяҗы? Ә тормыш кыйммәтләре бары тик үзең өчен генә мөһим булырга тиеш. Кеше өчен түгел.

Елмаю да сәдака. Кешегә елмайдыңмы, ул инде әҗер-савап булып бара. Чөнки ул – ихласлык. Миллионлап акча бирүең ихлас булмаска мөмкин, ә елмаюның кыйммәте күбрәк тә булырга ихтимал. 

Ниндидер проект башлыйсың икән, нәрсә генә булса да, үз идеяләреңә ышаныч бетәргә тиеш түгел. Әгәр ышаныч бетә икән, синең белән бергә эшләгән кешеләрне ничек рухландырмак кирәк?!

Тормышта үзең яраткан һәм бик яхшы килеп чыккан әйберләр белән генә шөгыльләнергә кирәк. Әлбәттә, бөтен кеше дә креатив була алмый, ә кемдер бик шәп итеп нидер эшли белә. Шуңа күрә идеяләрне тормышка ашырып, сокландыргыч эшләр башкарыр өчен кешеләргә берләшү зарур.

Безнең белән ни генә булса да, бар да яхшыга гына, аны аңлап бетерә генә алмыйбыз. 

Безнең компаниянең төп принцибы – хәләллек. Бу ризыкка гына кагылмый. Бар яктан хәләл булу – мөнәсәбәтләрдә, кылган гамәлләрдә, сайлауда, карарларда. Тормышта да шулай: алдарга һәм урларга ярамый. 

Кулыңнан килгәннең барысын да эшләргә һәм калганында Аллаһы Тәгаләгә ышанырга. Башка эшмәкәрләр кебек үк, барысын да контрольдә тотарга теләү омтылышым бар. Әмма бу мөмкин түгел.

Без кинода уйныйбыз. Шушы кинода булган эпизодлар Аллаһы Тәгаләдән бирелә. Безнең рольләр бар: бала, ир, ата... Дөньяны артык кумыйча гына, якыннарыбызның хакын хаклап яшәргә тырышсак, рухи ирек шул инде ул. 

Конкурентлар күбәйгән саен, шатланам гына. Без милли ризыкны заманча итеп күрсәтергә теләдек. Аннан соң башка проектлар булдырдык. Охшаш проектлар башка республикада да гамәлгә ашырыла башлады. Без шат кына! Изге эшкә юл күрсәтүнең дә әҗер-савабы бар. Димәк, син изге эш башкарасың. 

Татар милли ашларына мәхәббәтне әбиләрем тәрбияләде. Алар да эшмәкәр булган. Әни ягыннан Фәния әби гомере буе аш-су остасы булып эшләде. Пешекче булып, гап-гади пироглар пешереп басып торырга да, төрле бәйгеләрдә катнашырга да була. Әбинең эшмәкәрлек сыйфатлары булган инде. Ул Мәскәүгә ВДНХдагы ярминкәләргә кадәр тортлар пешереп алып барган. Әти ягыннан Сания әби рус теле укытучысы иде. Ул гомер буе кечкенә кибет тотты. Әби – миңа иң беренче телефон алып бирүче дә. 

Әти ягыннан бабай – физика фәне буенча профессор. Тальян гармун остасы булган. Бабайның бер тальян гармуны миндә саклана. Хәзер менә тальян гармунда уйнарга өйрәнәсем килә. 

«Син бит Сафин!» Әти миңа гел шулай әйтә. көч бирә торган сүз бу. ялгыз түгеллегеңне аңлыйсың. Синең артыңда – династия. Аларның кодларын үзеңә алгансың. Бу бит җаваплылык та. Һәм ул кодларны киләчәккә син тапшы-расың. Улыма: «Син – чемпион», – дим. Әле аңа 2 яшь кенә. Үсә төшкәч, «Син бит Сафин»ны да ишетер. 

Әнигә догалары өчен рәхмәтлемен. Йоклар алдыннан дога укырга өйрәтте. Ни генә булса да, дога укымыйча йокларга ятмадык без. Укыгач, тынычланып китә идек. 

Бу эшне акча эшләү максаты белән башкармыйбыз. Андый максат булса, башлап та тормаган булыр идек. Ышаныгыз. Чөнки партнерларым Руслан Гыйльметдинов белән Согуд Гарәбстанында нефть тармагында эшләдек, Айнур Камалиев дәрәҗәле фитнес-инструктор иде. Без бу эшне Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү, әз генә булса да дөньяны яхшырту өчен башладык. Нинди ният белән башлыйсың, шуңа ирешәсең бит ул...

Геология факультетын тәмамламасам, Согуд Гарәб-станында булмасам, анда француз дусларым-коллегаларым минем презентациягә ышанмаса, «Түбәтәй» проекты беркайчан да барып чыкмас иде. Тормыш туры бер сызыктан гына бармый ул. 

Мин – Самара өлкәсе Камышлы авылында туып-үскән малай, 9 нчы класста укыганда Болгар җирлегендә дингә килдем. Шунда, дин әһелләрен тыңлагач, дөрес яшәмәгәнемне аңладым. Аллаһы Тәгаләгә ышанып яшәү зур плюс ул. 

Самарада туып-үскән татар егете буларак, Казанга татар мохитенә керәм дип килдем, әмма ул вакытта, кызганыч, минем төркемдә хәтта районнардан килгән студентлар татарча сөйләшми иде. Шаккаттым. Хәләл ризык эзләргә тотындым. Ә ул беркайда да юк. Тимер юл вокзалы янында целлофан пакетка салып өчпочмак һәм пластик стаканда чәй бирделәр. Ул өчпочмакның кыяфәте дә юк иде. Татарлар башкаласында нигә хәләл ризык юк, нигә татарча Юньләп сөйләшмибез? Менә шушы сорауларга җавап табудан башланды эшмәкәрлеккә юлым. 

Традицияләрне сызып аттык. Имеш, моветон, авылча. Яңаны кабул иттек. Яңаның кыйммәте юк, материаль ягы гына бар. Шуңа бераз буталып беттек. Кыйбланы югалтырга да мөмкин бит. «Үткәнне онытканның киләчәге юк», – диләр. Хак бу сүзләр. Үткәннәрне кабул итә белергә һәм сакларга, заманча технологияләр ярдәмендә кыйммәтләрне киредән ачарга өйрәнергә кирәк әле. 

Без үсәчәкбез. Компания үсәчәк. Ә максат шул ук калачак: татарларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен бар дөньяга күрсәтергә тиешбез. Һәр көнне. Җаваплылыкны онытмыйча, бүген белән яшәргә кирәк. Иртәгә уянабызмы-юкмы – белмибез бит. Безгә аны беркем вәгъдә итми.

Кичәге көн – нәтиҗә ясар өчен, бүгенге көн – яшәр өчен, иртәгәге көн – хыялланыр өчен. 

Гаилә коргач, бер-беребезгә таләпләр куярга өйрәнгәнбез. Ул таләпләр үтәлсә, үзебезне бәхетлегә санап яшибез. Бу дөрес түгел икән бит. Бар бер кеше, бар икенче кеше. Хатын – үз бәхетен, ир үзене-кен төзи, ягъни тормыш киносын төшерә. Әйе, син хатыныңның киносында роль уйныйсың, әмма ул синең кино түгел. Синең үзеңнең киноң. Балалар тугач, аларның үз тормыш сценарийлары. Безнең бурыч: бер-беребезнең киносын камил итеп төшерергә ярдәм итү. Аллаһы биргән көчне, талантларны ачып, бөтен нәрсәнең хакын хаклап яшәү. Әйе, бу фикерне кабул итү бик авыр. Ләкин кабул итәсең икән, гаилә тормышы күпкә җайлана һәм мөнәсәбәтләр икенче бер яссылыкка чыга. 

Күңел биреп яшә, өйдәге кебек тәмле итеп ашат, татар тамырларыңны онытма, яхшылап уйла, тиз эшлә, команда кешесе бул. 

Мохит – үсеш өчен бер элемент. Бу һәр көн синең белән аралашкан кешеләр генә түгел. Укыган, ишеткән, күргән теләсә нинди мәгълүмат – безнең мохит ул. Хатының белән иреңнән башлап, укыган китабың да, күзәтеп барган социаль челтәрләр дә – әлеге мохитне тудыручылар. Шуңа күрә бер яктан – ачык, икенче яктан – аралашу даирәсендә талымлы кеше мин. 

Фото: Анна Арахамия
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 25 ноябрь 2022 - 14:10
    Без имени
    Әссәләмүгаләйкүм. Үзебезнең татарлар арасында шушындый яшьләр булуына куандым һәм горурландым. Аллаһы Тәгалә теләсә без яшибез, татар теле дә бетми, иншаллаһ.
Хәзер укыйлар
  • «Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
    15551
    1
    85
  • Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа. 
    5921
    3
    48
  • Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
    5713
    3
    48
  • Сабырлык чиге 2  Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
    7929
    0
    35
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 2 февраль 2023 - 13:13
    Без имени
    Бәлки бала табып карарғалыр. Иптәшең бәпесте күреп үзгәрер ине. Сабыр итергә кәрәк. Эсеп, Тукмап йөрөгән ир түгел бит.
    «Бала теләмәгән ирдән качарга кирәк!»
  • 1 февраль 2023 - 17:08
    Без имени
    Бик күркәм хәситә. Ясалышы гади генә булса да, отышлы күренә. Идея өчен авторга зур рәхмәт.
    ​Милли бизәкләр – хәситә
  • 31 гыйнвар 2023 - 16:29
    Без имени
    Дөрес эшләгәннәр, дип язучыга җавап бирәсе килә. Аларны яратмаган кешегә өйләнергә, кияүгә чыгарга кем мәҗбүр иткән? Яратмыйча яшәгәч, нигә шул гомер яшәгәннәр? Нигә баштарак аерылмаганнар? Бу очракта азгынлык бу! Әгәр алар бер-берсе бн очрашканчы мәхәббәтсез яшәү авыр, дип аерылган булсалар, аңлап булыр иде. Ә бу очракта хыянәт бу! Димәк, азгынлык!
     «Мин аны  сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...» 
  • 31 гыйнвар 2023 - 13:57
    Без имени
    Хыянэт итмэгэн ирлэр бар микэн ул? Мин иремэ шулай дип эйткэч, э ирлэр кемнэр белэн хыянэт итэ сон хатыннарына,хатын-кыз белэн тугелме диде. Монда ирлэрне генэ дэ гаеплэп булмыйдыр, муеннарына асылынгач, постельгэ сойрэп яткыргач, нишлэсен инде алар? Ир-ат табигатьтэ нэсел калдыручы, самец бит инде ул. Э хатын-кыз тотнаклырак булса, хыянэтлэр дэ булмас иде. Уз ирлэре белэн яши алмаган, азып-тузып йоруче хатын-кызлар( хатын-кыз димэсэн, хэтерлэре калыр) этэрэ ир-атларны хыянэткэ. Ойлэнгэн ир икэнен белэ торып, анын белэн очрашып йору бернинди кысаларга да сыймый.
    «Йөремсәк» хатын
  • 31 гыйнвар 2023 - 18:16
    Без имени
    Аллаһ Тәгалә сынауларның ин олысын биргэн,димэк ин яраткан колларыннандыр...Куркэм сабырлык белэн уткэреп жибэрергэ насыйп булсын.Мэрхэмэтле,шэфкатьле иманлы кеше тап итсен.Ялгызлыкка караганда,янэшэндэ яхшы кеше торса,авырлыкны жинэргэ жинелрэк булыр.Балаларның уз юлы. Аллаһ хэерле юлын узе курсэтер ин ша Аллаһ.
    Киләбез дә китеп югалабыз...
Реклама
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр