«Мин үземне идеаль әби дия алмыйм...»

Татарстанның атказанган һәм халык артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Римма ИБРАҺИМОВАның тормыш кагыйдәләре
(матбугатта төрле елларда басылган язмалар буенча)


Җырчы булырга бөтенләй хыялланмадым дип әйтү дөрес түгелдер. Мин бит кечкенәдән җырлыйм. Концертларда, укытучылар концертлар куйганда да, районнардагы смотрларга, фестивальләргә чакыралар иде. Тик әти белән әни җырчы һөнәрен сайлауны бик хуплап бетермәде. Шуңа күрә Казан дәүләт университетының тарих факультетына керергә ниятләдем. Ләкин беренче имтиханнан соң «имтихан бите»н югалттым һәм керә алмыйча калдым. 

Без бер төркем артистлар Мәскәүдә укып кайттык. Анда Георгий Виноградовта белем алдык. Дөньяда аны яхшы беләләр. Данлыклы тенорда уку бәхете тиде. Мин аннан соң Рәхилә Мифтаховада да укыдым. Гомерем буе гел аның белән киңәшеп эшләдем. Чын мәгънәсендә зур укытучы иде ул.

Без май аенда чыгып китә идек тә гастрольләрдән август ахырында гына кайтып керә идек. Татарстан буенча да, чит төбәкләрдә дә күп йөрдек. Үзбәкстанда гына да әллә ничә булдык.
 
Польша, Финляндия, Төркия, Венгрия, Чехословакиядә дә чыгыш ясарга туры килде. Финляндиядәге чыгыш аеруча истә калды. Татар музыкасына, татар мохитенә сусаган милләттәшләр соңыннан елап, шул ук вакытта җырлап-биеп озатып калдылар.

Үземә килеп әйттүчеләр бар: «Римма апа, сезнең башкаруыгызда «Бишек җыры»н куябыз да балага, бик тиз йокыга китә. Бернинди мәшәкате юк, рәхмәт сезгә», – диләр. Аның җыры бик матур. Сүзләре дә йөрәккә ята торган, баланы тынычландыра торган бит,

Үзең укытучы булгач, эстраданың хәзерге хәлен дә, сәнгатьнең ни хәлдә икәнен дә белергә кирәк. Укытканда да балаларга сәхнәдә нәрсә ярый, нәрсә ярамаганын төшендерәсең. 

Безнекеләр – Мәскәүдән, Мәскәү чит илдән үрнәк ала. Элек бездә чит ил музыкасы тыела иде бит. Әмма аны барыбер төрле юллар белән, төнлә радио челтәреннән табып тыңлыйлар иде. Аннан дөнья ачылып китте дә, җырчылар да, тамашачылар да нәрсәне сайларга, кулланырга, дип аптырап калды. Аннан халык бик шаккатмый башлый. Хәзер күңел үзебезнекен таләп итә. 

Гел халыкчан җырлар гына да җырлап булмый, тамашачы төрлелек сорый.

Мин классик музыкага өйрәтәм, академик музыка укытмыйм. Хәзерге эстрадада җырлый алырлык, вокалның нәрсә икәнен белеп, дөрес итеп җырларга да өйрәнеп чыга торган артистлар әзерлим.

Мин үземне идеаль әби дия алмас идем. Укыткач, эшләгәч, оныкларны карарга бик булыша алмыйм. Мин кодагыйга бик рәхмәтле. Ул яктан Ландышка бик ярдәм итә.

Филармониядә күп еллар эшләгән, сәнгать өлкәсендә зур унышларга ирешкән шәхесләргә багышлап чыршы утырталар, бу бәхет миңа да елмайды!

Без элек халык һәм композиторларның җырларын баянга кушылып җырлый идек. Эстрада җырлары узган гасырның 60-70 нче елларында татар дөньсына яңалык булып килеп керде. Вадим Усманов эстрада, инструменталь башкаруны башка милләтләр алдында оят булмаслык итеп югары дәрәҗәгә күтәрде. Ул бизәгән җырларны Мәскәүдә дә, башка шәһәрләрдә дә оялмыйча башкара алдык без. Хәзерге эстрада җырларының барсын бергә алып карасак, мин үзем Усманов иҗат иткәннәре иң әйбәтләре дип саныйм.

Соңгы вакытта «татар сәнгате бетә инде, җырлаучылар күп, ә җырчылар юк» дигән сүзләр күп йөри. Җырлаучылар күп булгач, һичшиксез, алар арасында җырчылар да була инде ул. Татар халык көйләрен дә, хәзерге заман музыкасын да алга алып китәрдәй талантлы яшьләр бар. Аларга бу юнәлештә булышу кирәк. 

Әгәр яшьләр чын мәгънәсендә классиканы һәм халык җырларын да тыңласыннар, аңласыннар дисәң, балалар бакчасыннан ук өйрәтә башларга, ул көйләрне тыңлатырга кирәк. Укып чыккан яшьләрне дә безнең симфоник оркестрлар белән кызыксындырып, халык уен кораллары оркестрлары белән бергә концертлар оештырырга кирәк. Бу концертларны яздырып радиодан тыңлатырга, телевидениедән күрсәтү дә искиткеч зур файда бирер иде. 

Концерт программаларын иләк аша үткәрүне бүген кертер идемме-юкмы? Аның уңай ягы да, тискәре ягы да бар. Тикшереп, карап тору, анысы игътибарга лаек. Әмма яхшы үзешчән композиторларның менә дигән лаеклы җырларын программага керттермәгән очраклар да була иде. Талантлы кешеләр бик күп. Алар бөтенесе дә композиторлар берлегенә дә кереп бетә алмый, керәселәре дә килмидер. Шуңа күрә ниндидер урталык булырга тиеш.

Хәзер профессиональ композиторлар нишләптер җырлар иҗат итүдән туктады. Менә шул ук Резедә Ахиярова да, элек бик күп җырлар иҗат иткән Луиза Батыр-Болгариның һәм башкаларның соңгы вакытта яңа җырларын күргәнем юк. Алар зур симфоник музыкалар иҗат итә башлады. Ансы да да кирәк, әлбәттә. 

Мин җырчы буларак профессиональ композиторларның җырларын башкарырга теләр идем.

Хәзер яңгырый торган җырлар арасында да матурлары бар. Кабатлап та йөрисең, башка да кереп кала. Алар урынына икенчесе, өченчесе килә һәм шуңа күрә бер җырга гына һәм бер юнәлешкә генә игътибар да итеп бетереп булмый.

Кайвакыт матур җырлар тыңлап кайтыйм әле дип концертларга барам. Җүләр сүзләрне ишетеп, эшкә ашмаган көйләрне тыңлап, әллә болар халыкны икенче яктан шаккатырасылары, үзләренә шул яктан игътибар җәлеп итәргә телиләр микән, дип тә уйлап куям. 

Башкачарак җырлауны мин начар әйбер димәс идем. Һәр җырны үзенчә башкара бит һәркем дә. Ул җырга эчке кичерешләрең дә, тормышың да кушыла. Һәр кешенең үзенең җырлау осталыгы булырга тиеш.

Чит илгә барып ял итеп кайту рәхәтрәк. 

Мин кайда гына булсам да ул илнең көйләре язылган дисклар җыеп кайтам. Кытайдан, мәсәлән, уен кораллары көйләре язылганны алып кайттым. Бу илдә миңа бер әйбер бик ошады – кайда гына булма, һәр җирдә үзенең тамырларын югалтмаган уен коралларында башкарылган кытай милли көйләре, фольклор яңгырый. Дөрес алар арасында заманча эшкәртелгәннәре дә юк түгел. Ә бездә нишләптер инструментль милли музыка юк дәрәҗәсендә. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 14 июль 2021 - 20:36
    Без имени
    Римма ханым иҗат кешесе бит инде . Вакыты юк , билгеле . "Мин үземне идеаль әби дия алмас идем. Укыткач, эшләгәч, оныкларны карарга бик булыша алмыйм. Мин кодагыйга бик рәхмәтле. Ул яктан Ландышка бик ярдәм итә. " Менә бу сүзләре генә никтер күңелгә бәрелә Ландыш ...... Ә Ландыш тапкан балалардан башка , янәсе , оныклары юк . Ә кызы белән киявенеке ? Ә Фәритнең беренче гаиләсендәге балалар ? Аларга ярдәме тимәсә дә , кеше алдында , Ландыш тапкан балаларны гына , ассызыклау , олы яшендәге танылган шәхескә бик үк килешеп бетми .
Хәзер укыйлар
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
    12423
    4
    112
  •  Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
    11565
    5
    80
  • Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
    9394
    1
    55
  • Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән? 
    8720
    1
    54
  • Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала... 
    4284
    0
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 14 август 2022 - 12:38
    Без имени
    Менә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.
     Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
  • 13 август 2022 - 23:40
    Без имени
    Искиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемне
    Әткәем
  • 10 август 2022 - 11:06
    Без имени
    Тизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсез
    Кияү кызыбызны кыйный?
  • 10 август 2022 - 10:28
    Без имени
    ДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.
     Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
  • 11 август 2022 - 13:57
    Без имени
    Гүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!
    «Иреңнең әнисен ярат!»
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда