Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Миңгол ГАЛИЕВ: "Моңы булмаганнарны да җырларга өйрәтәм" 

Татарстанның халык артисты, җырчы Миңгол ГАЛИЕВка бүген 80 яшь. Игътибарыгызга аның тормыш кагыйдәләрен тәкъдим итәбез. 

Татарстанның халык артисты, җырчы Миңгол ГАЛИЕВка бүген 80 яшь. Игътибарыгызга аның тормыш кагыйдәләрен тәкъдим итәбез. 

 

 

Үрнәк хатын-кыз ире өчен яши торган хатын-кыз ул

 

Яшьләр, өлкәннәр арасында тавыш чыкса да, гел яшьләр гаепле дисәләр дә, барыбер өлкәннәр гаепле. Гаиләдә дә шулай: гаилә өчен ата җавап бирә. Илдә нәрсә генә булмасын, ил җитәкчесе җавап бирә. Ул табигый әйбер. 

 

Ялгыз калу – куркыныч әйбер. Үзем генә калуны күз алдына китерә алмыйм. Яныңда хатының булу, хатын янында ир булу «телохранитель» дә кебек бит әле. Бакчада үзем генә калсам, йоклый да алмыйм. 

 

 

Япониядә чыгыш ясаганда, залдан сорау бирделәр: ничек алай була ул, сез авызыгызны да ачмыйсыз кебек, ә яңгыравык тавышыгыз алга таба очып чыга, диләр. Шунда Тукай сүзләрен әйттем: безнең халыкның традициясе шундый бит: хисләреңне ихлас белгертү өчен авызны киң ачу мөһим түгел

 

Бер гадәтем бар: нәрсә уйласам да, шул уйга таба барам. Ул бик каты юләрлек, куркыныч гадәт ул. 

 

Гомерем буе мәхәббәт җыры яклы булдым. Юкса мәктәпләрдә балаларга мәхәббәт җыры өйрәтәләр, дип әйтәләр бит. Ә мин гомерем буе мәхәббәт җырларыннан балаларны аерырга кирәкми дип яшәдем.Бала мәхәббәттә туа бит, мәхәббәт хисе белән яши. 

 

Моң дигән әйбер ул – йөрәк авазы: шатлыгың булсынмы, кайгыңмы, шуны чагылдыра ул. Моң – мескенлек түгел, кеше бәхетсез була дигән сүз түгел. Дөрес, моңлы кеше хискә бирелүчән була. Ә хискә бирелүчәнлек тормышта авырлыклар китерергә мөмкин. 

 

Хыялым – татар милләтен, телен саклау. Музыкаль театр, сөйләмле җырлау белән чыксак, дөнья шаккатачак. 

 

Болгариядә джаз оркестры белән чыгыш ясаганнан соң бер ир белән хатын килеп: «Сез җырлагач, балабызның сезне күрәсе килде», – диләр. Бу мине күрәсе килеп түгел, татар моңын ишетергә теләгән бала ул, дидем. Димәк, татар моңының сабый балага тәэсире бар.   

 

Өлкәннәргә ошаган бөтен нәрсә балаларга ошамый, ә балаларга ошаганы өлкәннәрнең һәрберсенә ошый, чөнки һәр кешенең күңелендә сабый бала ята

 

50 ел музыка өлкәсендә эшләү тәҗрибәмнән чыгып шуны ачыкладым: моңы булмаганнарны да җырларга өйрәтеп була икән. Моның өчен бары тик вакыт һәм иң мөһиме: теләк кирәк. 

 

Сәламәтлек өчен көненә 20 минут җырлау кирәк. 

 

Һәркем җырларга тиеш, үзе өчен, нәсел дәвамчылары өчен. Җыр аша балаларда якты матур хисләр тәрбияләнә, матурлык камилләшә. Җырлый белмәгән кеше юк. Кеше ничек сөйләшә, шулай җырларга тиеш. Шуңа да гаиләдәге сөйләм балага нык тәэсир итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар