​Заманча милли башлык

Кирәк: 

* Төп өлешне бәйләү өчен – 100 г 
* 260 метрлы бер йомгак җеп;
* Бизәк бәйләү өчен шундый ук калынлыктагы куе сары һәм куе яшел төстәге җепләр. Хәер, үзегезгә ошаган төсләрне үзегез сайлый аласыз;
* 2,5 һәм 3,5 номерлы бәйләү энәләре, нечкә ыргак.

Башта өлге бәйлибез. 

Безнең очракта: 15 см = 36 күз, 
15 см = 48 рәт.
Бизәк тәртибе: 46 күздән торган 
60 рәт бәйләнә. Рәсемдәге бер шакмак бер күзәнәккә тәңгәл.
 


Эш барышы:

* 56-58 үлчәмле башлык өчен 
2,5 номерлы бәйләм энәсенә 100 күз җыеп, 2 х 2 резинка белән, 12 рәт бәйлибез. Унөченче рәтне исә, 3,5 номерлы энәләргә күчеп, уң белән бәйләп чыгабыз. 

* Ундүртенче рәттән интарсия ысулы белән бизәк бәйләнә башлый. Аны схемага карап бәйлибез. 

* 80 рәт бәйләгәннән соң, күзләр санын киметә барабыз – башлыкның авыш өлеше шул рәвешле бәйләнә. Безгә 60 күз киметергә кирәк: һәр биш рәт саен ике яктан да икешәр күз киметелә. Башкача да мөмкин: һәр икенче һәм өченче рәттә ике яктан да берәр күз киметелә. Нәтиҗәдә, 40 күз калырга тиеш. 

* 150 нче рәтне бәйләгәндә күзләрне ябабыз. 

* Бәйләмне юеш тукыма аша үтүклибез, башлыкның ике кырыен тегеп тоташтырабыз. (Без ыргак белән тоташтырдык.) Ничек тегәргә икәнен рәсемнән карап белегез. 

* Ике почмагын эчке яктан бергә тоташтырабыз. Җебеннән генә бәйләп куеп та була.



Интарсия ысулы белән бәйләү

Зуррак бизәкләр бәйләгәндә кулланыла. Бер генә төс белән бәйләнүче һәр өлеш өчен аерым йомгак кирәк. Һәрбер өлешнең – үз йомгагы. Мәсәлән, бер төстәге җеп белән бәйләп килдек тә, бизәк бәйләнә торган урынга килеп җиткәч, куе яшел төс белән бәйләп киттек, ди. Беренче йомгак шул урында калып тора. Бизәкне бәйләп чыккач, янә баягы төс белән бәйлисе. Бизәк бәйләүгә күчкәндә калган теге йомгакны тартып китермибез, ә шул ук төстәге икенче йомгакны алабыз. 

Бер җептән икенчесенә күчкәндә бәйләмдә тишек барлыкка килмәсен өчен җепләрне сул якта тыгыз итеп чалыштырып алырга кирәк. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
    7848
    0
    81
  • Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
    7151
    2
    72
  • Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
    6033
    2
    39
  • Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
    3431
    1
    38
  • Хыялдагы ир-ат  Үсмер чакта ук  ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак. 
    3792
    1
    37
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда