Логотип
Кулларыңнан куан

Милли һәм заманча

Зилә – модельер-дизайнер. Кием­нәрдә миллилекне һәм нәфис­лекне күрсәтергә тырыша. Тыныч төсләр, татарча бала итәкләр, түшләре бөрмәле күлмәкләр, милли бизәкләр – Зиләнең күлмәкләре әллә каян игътибарны җәлеп итә. Ә тегәргә аны... балачагында әтисе өйрәткән. Көннәрдән бер көнне өйдәге
тегү машинасын көйләп, алар икәүләшеп эшкә кия торган бияләй теккәннәр. Тегү эшенә мәхәббәт Зиләдә әнә шул көннән уянып калган. Мәктәпне тәмам-лагач, кая барырга дип уйланып тормаган ул – туп-туры КФУның сынлы сәнгать һәм дизайн факультетына юл тоткан.
Зиләнең эскизлары белән тегелгән киемнәрне Казан кызлары гына түгел, Мәскәүне­келәр дә бик яратып кия.
Бүген ул безгә тәкъдим итә торган жилет заманча мода белән тегелсә дә, милли бизәкләре булганга, үзенчәлекле күренә. Аны тегүе катлаулы түгел.


 

Кирәк: 

* иңе 140 см булган тукыма; буе – жилет озынлыгына бәрабәр;
* көмеш төсендәге термоаппликация (көмеш төс – универсаль, ул теләсә нинди төс белән яхшы яраша);
* 11 данә ак сәйлән. Бишесенең диаметры – 0,5 см, калганнары – чак кына ваграк;
* тукыма төсенә ярашлы тегү җебе.




Жилет гадәти күлмәк өлгесенә (выкройка-основа, базовая выкройка да диләр) нигезләнеп киселә. Тегәргә яраткан кешеләргә иң элек шушы өлгене кайгыртырга кирәк. Ничек ясарга икәнен китаплардан да, интернеттан да карап була. Иң яхшысы – аны калын катыргыга ясау һәм кирәк булганда кәгазьгә күчермәсен алу.

Түбәндәге үлчәмнәр кирәк:

 Алдан да, арттан да жилетның озынлыгы. Ул муен төбеннән башлап үлчәнә. Тасма алдан – күкрәкнең иң биек ноктасы, арттан калак сөяге аша узарга тиеш. Озынлыкны үзегез теләгәнчә итә аласыз. Без, мәсәлән, янбашына чак кына төшеп тора торган иттек.
 Күкрәк әйләнәсе. Сантиметр тасмасы арттан калак сөякләре өстеннән, алгы якта күкрәкнең биек ноктасыннан уза. Тасманы артык тартып үлчәмәгез.



Бил әйләнәсе.
Янбаш әйләнәсе. Янбашының иң калку җиреннән үлчәнә.
Арка киңлеге. Бер култык чокырыннан икенчесенә кадәрге ара.
Иңбаш озынлыгы.
Муен төбеннән күкрәк очына кадәрге ара.
Җиң төбе уелышы озынлыгы.

Төп өлгенең күчермәсенә бераз үзгәрешләр кертәбез. Мәсәлән, арт якта билдәге уйдырманы (вытачка) ябабыз, муен уемын 1-2 см тирәнәйтәбез. Кырыйдан аскы якка таба 6-7 см клеш ясап киңәйтәбез.
Алгы якта исә иңбашындагы уйдырманы (вытачка) кырый җөйгә күчерәбез. Аны 1,5 см кыскартабыз. 

Билдәге уйдырманы ябып, кырыйдан аска таба шулай ук клешландырып, 6-7 см киңәйтәбез.
Алгы якның итәк очын дугаландырып кисәбез. Муен уемын да түгәрәкләндереп җибәрәбез.


Жилетны кисү: 

Тукыманы пар белән үтүкләп, керештерәбез һәм урталай бөкләп, өстәлгә җәеп салабыз. Өлгеләрне чукмарбашлы энәләр белән тукымага беркетеп торып, акбур белән эзен төшерәбез. Кырыйлардан 1,5 см, астан 3 см тегү өлешләре калдырып, тукыманы кисәбез.
Алгы як – 2 кисәк, арткы як – 1 кисәк.


Болардан тыш, безгә әле 3 астар да кисәргә кирәк. Аларның иңе – 6 см, озынлыклары: икесе – ал кыса озынлыгы кадәр (болары подборт өчен), берсе – арткы якка, муен уемы озынлыгы кадәр (обтачка була). Алар тукымага буй җеп юнәлешендә салып киселә.


Эш барышы:

Иң беренче эш итеп, алгы яктагы уйдырмалар тегелә. Уйдырма очлары күкрәк очына юнәлергә, икесе дә симметрияле булырга тиеш. Уйдырманы аска таба каратып үтүклибез.

 Аннары кулдан гына иңбашындагы һәм кырый җөйләр тегелә. (Әлегә аны машина белән бастырмыйбыз!) 

 Киемне сул ягына әйләндереп, киеп карыйбыз. Уйдырмалар дөрес ятамы, муен уемы муенга терәлеп тормыймы, жилетның итәк очы бер-берсенә менеп тормыймы, симметриялеме, иңбаш җөе артык озын булмаганмы – боларның барысын да карарга кирәк. Сул яктан киемгә төзәтмәләрне кертү уңайрак.

 Барысы да канәгатьләндерә икән, ул җөйләрне машина белән тегәбез.

Гадәттә, иңбаш җөен теккәндә, алгы як бераз озынрак булып чыгып кала. Аны кисеп алмаска, ә арткысы белән тигезләп, сыйдырып бетерергә кирәк. Моны эшләү кыен түгел: машина җөе салганда, алгы як аста булсын, теккән вакытта энә очы белән җыерып, аны сыйдырып бетереп була.

Астарларны баш-башларыннан бер-берсенә тегеп тоташтырабыз. Тәртибе болай: ал кысага тәгаенләнгән астар белән муен уемына дигәнен уң яклары белән бер-берсенә яткырып, өске очыннан машина җөе белән тегәбез. Муен астарының икенче очына кысага тегеләсе икенче астар тоташтырыла.

 Һәрбер җөйне яхшылап үтүкләп, сыпылмасын өчен оверлок яки зигзаг җөй белән эшкәртәбез.

 Эчкә таба 1,5 см кереп, астарны жилетка тегеп тоташтырабыз. Теккәннән соң, тегү өлешен кайчы белән кисеп, тарайтабыз. Астар читен шу­лай ук оверлок белән эшкәртәбез.

 Җиң уемын тегү. Башта җиң уемының читен оверлок яки зигзаг белән эшкәртеп чыгабыз. Аннары аны эчкә таба 0,5 см бөкләп, 
кырыйдан 3 мм кереп, машина белән җөй салабыз.

 Жилетның аскы итәген оверлок белән эшкәртеп, эчкә таба 1,5 см бөклибез, ачылып китмәсен өчен юеш тукыма аша үтүклибез.

 Жилетның читеннән 3 мм эчкә кереп, машина белән җөй салып чыгабыз. Алгы як, муен уемы, аскы итәк тоташ бер җөй белән тегелә. Аскы итәкне теккәндә, астарның очын эчкә таба бөкләп, җөй белән аны да бастырабыз.
 

Бизәү:

Аппликациядән күңелебезгә ошаган кисәкне кисеп алып, аны жилетның бизәк буласы җиренә чукмарбашлы энәләр белән берке-тәбез. Тукыманың сул ягыннан үтүк белән бастырып, аппликацияне жилетка ябыштырабыз. Үтүк белән генә ышанычлы булмый, соңыннан энәгә аппликация төсендәге җеп саплап, белендерми торган итеп, тукымага беркетәбез.

Бизәк очына сәйләннәрне тегәбез. Беренче булып эре сәйлән тегелә, аннары – ваграклар. 3 сәйлән – жилетның бер ягына, 3 сәйлән – икенче ягына. Сәйлән аралары 
1 см итеп калдырыла.

Жилетның арткы ягын да бизибез. Бизәк бил турысына кыл ур-тага тегелә. Аның ике ягыннан да икешәр сәйлән урнаштырыла.
Аска исә, бизәктән 1 см төшеп, 1 эре сәйлән беркетелә. Алгы як-тан – бил турысына күренми торган каптырма тегелә.

Киемебез әзер, аны итәк белән дә, чалбар белән дә кияргә мөм-кин. Тар итәк белән күркәмрәк күренәчәк.


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар