Логотип
Кулларыңнан куан

Маймыл кызы

Кирәк:
* 20х25 см көрән төстәге йөнтәс тукыма;
* 15х25 см аксыл тукыма;
* 12х100 см алсу төстәге фатин (сетка яки капрон белән алыштырырга була);
 холлофайбер (иң арзанлы мендәр сатып алып, шуның эчен кулланырга мөмкин);
* 50 см тар атлас тасма;
* 2 кара сәйлән яки яртылы мәрҗән (полубусинка);
* 20 см нечкә тимерчыбык (чәчәк кибетләрендә сатыла торганы яхшы. Ул булмаса, ут чыбыклары эчендәгесе дә ярый);
* көрән һәм аксыл төстәге тегү җепләре, тегү энәсе, озын камыт энәсе.


Эш барышы: 

Көрән тукыманы уң ягы белән эчкә каратып, икегә бөклибез. Акбур белән гәүдә һәм тәпиләрнең өлгесен төше­рәбез. Шушы эздән машина җөе белән вак атлатып тегәбез. Тегеп бетергәннән соң, җөй­дән 0,5 см ара калдырып, «зигзаг» тешле кайчы белән детальләрне кисәбез.

Маймылның эче һәм йөзе ике катлап куелган аксыл тукымадан тегелә. Кисү, тегү эше нәкъ гәүдә өлешен теккәндәге кебек.  

Колакларның аскы каты – көрән, өске каты аксыл тукымадан киселә, башка беркетеләсе читен текмичә калдырабыз. 

Гәүдәнең кендек тирәсендә очлы кайчы белән 1,5 см кисем ясыйбыз. Шундый ук кечкенә кисемнәрне башка детальләрдә дә ясарга кирәк булачак. Агач таякчык ярдәмендә аларның һәрберсен уң ягына әйләндерәбез. Тәпиләр белән игътибарлырак булыгыз, алар бер-берсенә карап торырга  тиеш! Кисемне тәпинең гәүдәгә беркетеләсе ягына ясыйлар. 

Гәүдә белән тәпиләргә тыгыз итеп холлофайбер тутырабыз. Монда да агач таяксыз булмас. Тутырып бетергәч, энәгә тукыма төсендәге җеп саплап, яшерен җөй белән кулдан гына типчеп куябыз. Гәүдәгә кечкенә генә йөрәк тә тыгып калдыралар – матур хисләребезнең гәүдәләнеше ул. 

Аксыл тукымадан тегелгән өлешләрне уң ягына әйләндергәч, эчке яктан таяк очы белән этеп, җөйне тигезлибез. Аннары аларны үтүкләргә дә кирәк булачак. Май­мыл­ның йөзен башына яшерен җөй белән генә тегеп куябыз. Теккән­дә урыныннан күчмәсен өчен, чукмарбашлы энәләр белән беркетеп торсаң уңай.

Кендек турындагы кисемне каплап, маймылның эчен тегәбез. Тегеп бетергәндәрәк кенә бер чеметем холлофайбер тыгып калдырсак, корсагы күперенкерәк булып, бәләкәчкә сөйкемлелек өстәячәк. Кендек уемы көрән төстәге җеп белән чигелә.

Хәрәкәтчән булсын өчен тәпиләрне махсус ысул белән беркетәбез. Озын энәгә тукыма төсенә ярашлы ныграк җеп саплап (мулине дә ярый), уң тәпинең гәүдәгә беркетеләсе ягыннан бер-ике чәнчеп алабыз. Аннары энәне гәүдә аша үткәреп, икенче тәпи беркетеләсе урыннан чыгарабыз.

Ул тәпинең дә эчке ягыннан бер-ике чәнчибез. Шул рәвешле энәне гәүдә аша ике-өч тапкыр уздырабыз. Аннары җепне ныгытып тартып, тәпиләрне гәүдәгә кысабыз. Култык төбендә җепне төенләп, энәне койрык турысыннан чыгарабыз, җепне кисәбез. 

Көрән тукымадан иңе – 5 см, озынлыгы 20 см булган тасма кисеп алып, турыпочмаклык тегәбез. Бу – койрык булыр. Аны булавка ярдәмендә уң ягына әйләндереп, эченә тимерчыбык тыгабыз. Карга борыны белән тимерчыбыкның очларын бөгәргә кирәк, югыйсә ул тукыманы тишеп чыгачак. Койрыкны да беленми торган җөй белән тиешле урынына тегеп куябыз.

Инде колакларны беркетик. 
Маймыл туташның кашлары көрән җеп белән чигелә. Күзләренә кара төстәге яртылы мәрҗән ябыштырдык (кара сәйлән дә матур булачак).

Авыз-борынын башта гади карандаш белән ясыйбыз. Аннары теш чистарткыч таякчыкны көрән төстәге акрил буяуга манып, шул эз буенча йөртеп чыгабыз. Телен кызыл буяу белән буйыйбыз. Андый буяулар табу мәшәкать-ле булса, чигеп кенә дә куя аласыз. 

 Без теккән уенчык – маймыл кызы. Аңа инде матур итәк тә кирәк. Фатинны 1 см киңлегендәге тар тасмаларга телеп, һәрберсен атлас тасмага элмәкләп беркетәбез. Итәк маймылның биленә бәйләп кенә куела.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар