Логотип
Кулларыңнан куан

​Көзгем — өем бизәге

Алина — югары белемле инженер, ә менә рухы белән — рәссам.Бу сәләте аңа әтисеннән күчкән. Кибернетика-информатика факультетында укыганда ук интерьерлар бизәү белән дә мавыккан. Гап-гади савыт-сабаларга милли бизәкләр төшереп, карап туйгысыз сәнгать әсәре ясый белә ул. Аның берсеннән-берсе матур тәлинкәләре, чәйнекләре, көзгеләре шәһәребезне күрергә килгән туристларның бүлмә түрендә Казаныбыз ядкаре булып яши. 
 

Кирәк: 

* төрле төстәге акрил буяулар;
* пыяла өчен махсус контурлар (бронза, алтын һәм зәңгәрсу төсләр);
* нечкә пумала (№ 2);
* калын кысалы көзге;
* савыт белән су;
* тастымал.
 

Эш барышы:

Гади карандаш белән кысага бизәк төшерәбез. Рәсем ясарга осталыгыгыз булмаса, әзер трафарет белән дә төшерергә мөмкин. Мондый трафаретлар сәнгать салоннарында сатыла. Күңелегезгә ошаган бизәкне интернеттан да табарга мөмкин.

Пумаланы буяуга манып, рәсемне бер читеннән буйый башлыйбыз. Мәсәлән, без пумаланы зәңгәр төскә манып, бизәкнең зәңгәргә буяласы бар өлешләрен буядык. Аннан соң, пумаланы юып, башка төскә күчтек. Төсләрне үзегез теләгәнчә сайлагыз.

Кысадагы бизәкләрнең барысын да буяп бетергәч, 15-20 минут кипкәнен көтәбез. Буяулар кулга йокмый башлагач, алтын төстәге контур белән төртке артыннан төртке төртеп, һәр бизәкне читләп чыгабыз. Төрткеләрнең икенче рәтен бронза контур белән ясыйбыз.

Зәңгәр төстәге чәчәкләрнең уртасын зәңгәрсу контур белән бизибез. Кысаның буш калган урыннарына алтынсу контур белән төрле бөтеркәләр ясап чыгабыз.

Почмактагы лалә чәчәкләрен алтынсу боҗралар белән бизибез. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар