Логотип
Кулларыңнан куан

Көяз кызларга бәйләм бишмәт

3-5 яшьлек кызчыкларга

Бәйләп чыгу өчен шактый мәшәкатьле булыр. Аның каруы, бәйләп бетергәч, кызыгыз бик шатланыр. Салкынча җәйге кичләрдә, язгы-көзге тымызык көннәрдә кию өчен дә бик уңайлы ул. Үзе бик затлы һәм матур күренә. Юка күлмәк өстеннән киеп кую өчен дә менә дигән инде. Әллә соң, тәвәккәлләп, тотынабызмы. 
 

Кирәк:

* бәйләм җебе: 60% йон, 40% акрил, 200м/100г , 6 йомгак;
* 3,5 санлы бәйләм энәләре;
* эчлек өчен алсу төстәге ныкча һәм сузылучан (стрейч) тукыма, иңе 140 см булса, 1 м җитә (башка төсле тукыма да ярый);
* тукыма төсендәге тегү җебе;
* матур сәдәфләр (диаметры 1 см).
 
 

Эш тәртибе:

Бәйләмне итәктән башлыйбыз. Алтакта белән арттакта тоташ бәйләнә. Алай бәйләүне катлаулы дип тапсагыз, алдын аерым, артын аерым бәйләргә була. 
 
Энәгә 333 күз җыеп, 8 рәтне уң күзләр белән генә бәйлибез (шәл бәйләме).
 
9 нчы рәттән бизәкләр бәйләү башлана. 7 күз уң, 1 күз сул, 6 уң (үрем (жгут та диләр), 1 сул, 2 күз «энҗеле бизәк» («дөге» бизәк, путанка дип тә әйтәләр, 1 күз – уң 1 күз – сул. Икенче рәттә уң күз – сул, сулы – уң була), 1 сул, 9 уң (калын толым), 1 сул, 2 күз «энҗеле бизәк», 36 күз аран үрнәге белән бәйләнә, 2 күз «энҗеле бизәк», 1 сул күз, 9 уң күз (калын толым), 1 сул күз, 2 күз «энҗеле бизәк», 1 сул күз, 14 күз «кыек шакмак» (ромб) схемасы белән, 1 сул күз, 5 күз «энҗеле бизәк», 1 сул, 6 күз уң (үрем), 1 сул, 8 күз «энҗеле бизәк», 1 сул, 6 уң (үрем), 1 сул, 8 күз «энҗеле бизәк», 1 сул, 6 күз уң (үрем), 1 сул, 8 күз «энҗеле бизәк», 1 сул, 6 уң (үрем), 1 сул, 8 күз «энҗеле бизәк», 1 сул, 14 күз «кыек шакмак», 1 сул, 8 күз «энҗеле бизәк», 1 сул, 6 уң (үрем), 1 сул, 8 күз «энҗеле бизәк», 1 сул, 6 уң күз (үрем), 1 сул, 8 күз «энҗеле бизәк», 1 сул, 6 уң күз (үрем), 1 сул, 8 күз «энҗеле бизәк», 1 сул, 6 уң күз (үрем), 1 сул, 4 «энҗеле бизәк», 1 сул, 14 күз «кыек шакмак» схемасы белән, 1 сул, 2 күз «энҗеле бизәк», 1 сул, 9 уң күз (калын толым), 1 сул, 7 күз «энҗеле бизәк», 1 сул, 26 уң күз (оек бәйләме, ягъни уң як – уң, сул як – сул белән бәйләнә), 1 сул, 5 күз энҗеле бизәк», 1 сул, 6 уң күз (үрем), 1 сул, 6 уң күз.
Алга таба бизәкләрне схемаларга нигезләнеп бәйлибез.
 
20 рәт бәйләгәч, 2 күзле «энҗеле бизәкләрдән» тыш, калган «энҗеле бизәкләрне» һәр яктан да берәр күзгә киметәбез. Киметүне һәр 14 рәт саен кабатлыйбыз, ахыр чиктә «энҗеле бизәк» 2 генә күзгә калырга тиеш. («оек бәйләменең» ике ягыннан баручы «энҗеле бизәкләр» 3 күзгә кала). «Энҗеле бизәк» белән бергә алгы яктагы «оек бәйләме» белән бәйләнгән өлешне дә 30 нчы рәтне бәйләгәч, ике яктан да 1 күзгә киметәбез, аннары күкрәкчә (кокетка) өлешенә кадәр  һәр 18 рәт саен киметә башлыйбыз. 
 


Җиң уемын калдыру:

Итәк очыннан башлап, 28 рәт бәйләгәч, башта беренче ике үрем арасындагы – 4 күзне, аннары икенче ике үрем арасындагы 4 күзне ябабыз. Хәзер инде арткы якны – аерым, алгы якны аерым бәйләп бетерәбез. 
 

Арттактаның өске ягы:

Бәйләмне бизәкләр белән бәйләүне дәвам итәбез, әмма һәр икенче рәтне бәйләгәндә ике тапкыр 2 күз, ике тапкыр 1 күзне ябабыз. Итәк очыннан исәпләгәндә 44 см бәйләгәч, муен уемы өчен уртадагы 22 күзне ябабыз.  Аннары, ике яктан да һәр икенче рәтне бәйләгән саен, 2 тапкыр берәр күзне киметәбез. Калган өлешне туры гына бәйләп, итәк очыннан 46 см булгач, барлык күзләрне дә ябабыз.  
  
 

Алтактаның уң як өлешен бәйләү:

Бәйләмне бизәкләр белән бәйләүне дәвам итәбез. Шул ук вакытта һәр ике яктан 2 тапкыр икешәр күзне, 2 тапкыр берәр күзне ябабыз. Җиң уемын башлап, 4 рәт бәйләгәннән соң, күкрәкчәгә керешәбез. Ул болай бәйләнә: 7 уң күз, 1 сул күз,  аннан чираттагы 71 күзне икешәрләп, өчәрләп сул белән бәйләп алып, 27 күзгә калдырабыз. Калганнарын бизәк белән бәйлибез. 
Күкрәкчә «энҗеле бизәк» белән бәйләнә. Кокетканың 10 рәтен бәйләгәч, 2 сәдәф тишеге ясыйбыз. Аларның арасы 6,5 см (15 күз). Инде 24 рәт булгач, янә ике тишем ясыйбыз. Тагын 6 рәт бәйләп, муен уемын башлыйбыз. Рәт башында 27 күзне ябабыз, аннары һәр 2 рәт саен башта, 3 күз, аннары 2 күз, аннары тагын 2 күз, аннары 1 күз ябып, 46 см булганчы, турыга гына бәйләп, күзләрнең барысын да ябабыз.
 
Күкрәкчәнең сул як өлеше дә уң якныкы кебек үк бәйләнә, фәкать төймә тишекләре генә ясалмый. Бу якта да 27 күздән тора.
 

Җиң:

Энәгә 87 күз җыеп, 8 рәтне шәл бәйләме белән бәйлибез. Алга таба бизәкләр белән бәйләнә: 6 күз «энҗеле бизәк», 1 сул күз, 6 уң күз (толым), 1 сул, 6 күз «энҗеле бизәк», 1 сул,  10 күз «кечкенә ромб» схемасы белән, 1 сул, 6 күз «энҗеле бизәк», 1 сул, 9 күз уң (калын толым), 1 сул, 6 күз «энҗеле бизәк», 1 сул, 10 күз «кечкенә ромб» (ул нәкъ 14 күзәнәкле ромб кебек үк бәйләнә, уртадагы күзләр саны гына кимрәк) , 1 сул, 6 күз «энҗеле бизәк», 1 сул, 6 күз уң (толым), 1 сул, 6 күз «энҗеле бизәк». Бизәкләр башланганнан соң, 16 рәт башлагач, беренче һәм ахыргысыннан кала, «энҗеле бизәк» белән бәйләнә торган урыннарны ике яктан да берәр күзгә киметәбез. Тагын 16 рәт бәйләгәч, киметүне шул рәвешле кабатлыйбыз. Җиң озынлыгы 17 см булгач, һәр 8 нче рәттә ике яктан да берәр күз өстибез («энҗеле бизәк» белән бәйләнгән урыннарга). Моны 4 тапкыр кабатлыйбыз. Җиң озынлыгы 27 см булгач, уемнарны бәйли башлыйбыз. Моның өчен һәр яктан да 2 рәт саен башта 3 күз, аннан 2 күз, аннан 1 күзне, тагын 1 күз һәм тагын 1 күзне ябабыз. 10 рәт турыга гына бәйләнә. Аннары һәр 2 рәт саен башта 3 күз, аннан, 4 күз, аннан 5 күз, аннан 6 күз, аннан 7 күз ябабыз да, соңгы рәттә калган барлык күзләрне ябып бетерәбез.
 
Пәлтәне җыярга керешкәнче, алтакта, арттакта һәм ике җиңне эчлек тукымасына салып, акбур яки сабын кисәге белән кырыйларыннан йөртеп, эзен төшерәбез һәм кырый-кырыйлардан 1,5 см тегү өлеше калдырып (аскы итәктә бөгү өлеше өчен 4 см калдырабыз) тукыманы кисәбез. Игътибар: эчлек тукымасыннан пәлтәнең арткы ягын кискәндә, 5-6 см киңрәк итәргә кирәк. Теккән вакытта артык өлешне кыл уртада бөкләп, бөкләм ясап калдырабыз. 
 
Эчлекне җыю: иң элек иң башындагы җөйләр тегелә, аннары ике кырый җөйне салабыз. Җиңнең дә ике читен машина җөе белән тегеп тоташтырабыз.  Җиңне урынына утыртабыз. Җөй салырга керешкәнче, башта аны энәләр белән җиң уемына чәнчеп чыгабыз. Култык асты җөйләре бер-берсенә туры килергә тиеш. Машина белән бастырганда, җиң ягы аста булырга тиеш. Ахыргы эш итеп, эчлекнең итәген бөгәбез. 
 

Пәлтәне җыю:

Башта иңбашлары тоташтырыла, аннары кырый җөй тегелә. Җиңне тегеп, җиң уемына утыртабыз, төймәләрне тагабыз. Пәлтә белән эчлекне бер-берсенә сул ягы белән кидереп, алгы яктан, өстән һәм җиң очларыннан кулдан гына беленми торган җөй белән тегеп тоташтырабыз. Теккәндә эчлекнең читен эчкә таба бөгеп калдырабыз. Эчлектә дә төймә тишекләрен билгеләп, кечкенә кайчы белән шул эздән ерабыз, кырыйларын эчкә таба бөкләп, кулдан гына атламалы җөй белән тегәбез. 
 

Муен уемы һәм яка бәйләү:

Муен уемы тирәли энәгә күзләр эләктереп, 8 рәт оек бәйләме белән бәйлибез дә күзләрне ябабыз. Аны сул якка кайтарып, муен уемына беленми торган җөй белән тегеп куябыз. 
Яка бәйләү өчен ике яктан да  6 см ара калдырып, муен уемы тирәли энәгә күзләр эләктерәбез һәм яканы энҗеле бизәк» белән бәйлибез. 14 рәт бәйләгәч, һәр яктан да икешәр рәт саен башта 1 күз, аннары 2 күз, аннары 3 күз, аннары 4 күз ябабыз. Яканың түгәрәкләнеп ябылган урыннарында энәгә күзләр күтәреп, аны башка күзләр янына кушабыз һәм бәйләмне оек бәйләме белән бәйләп, 4 рәт чыгабыз. Аннары энәнең 6 нчы номерлысына күчеп, тагын бер рәт бәйлибез. Кабат энәнең5 нче номерлысына күчеп, тагын 4 рәт оек бәйләме белән бәйлибез дә күзләрне ябабыз. Оек бәйләме белән бәйләнгән өлешне урталай бөкләп, читен яканың арткы ягына кулдан беленми торган гына итеп, тегеп куябыз. 
 

Арткы тасма:

Арткы якта бил турысында энәгә 11 күз эләктереп, 36 см тасма бәйлибез. Күзләр тәртибе түбәндәгечә: 2 уң күз, 7 «энҗеле бизәк», 2 уң күз. Тасманың икенчесе дә нәкъ шулай ук бәйләнә. 
 
 

Үрем (жгут) бизәге:

6 уң күздән бәйләнә. 2 рәт бәйләгән саен, өч күзне ярдәмче энәгә төшереп торып, баштагы арттагы 3 күз, аннары ярдәмче энәдәге күзләр бәйләнә.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар