Энҗеле калфак: үзең чик тә, үзең так

Миләүшә СӨЛӘЙМАНОВА Казан Дәүләт университетының сәнгать һәм дизайн факультетын тәмамлаган. Татар халкының борынгы сәнгать үрнәкләре белән кызыксына. Аларны хәзерге заман киемендә дә чагылдырып, коллекцияләр иҗат итә, төрле конкурсларда катнаша. Бүген ул безне туташлар һәм яшь ханымнар өчен кечкенә калфак тегәргә өйрәтә. Калфак үзе заманча, шул ук вакытта бик милли дә.
* тышлык өчен 30 см тукыма (без ак атлас сайладык);
* эчлек өчен 30 см юка тукыма;
* урталыкка куеп калдыру өчен 30 см фетр («Леонардо» кибетеннән алдык);
* өч төрле зурлыкта 300 г ак сәйлән;
* 0,2 мм нечкәлектәге үтә күренмәле 1 кәтүк кыл (леска);
* тышлык төсенә туры килә торган тегү җебе;
* 2 чәч кыстыргычы;
* эзе үзеннән-үзе бетә торган каләм.
Тышлыкны тегәбез. Иң элек түбә белән кысаны тоташтырабыз. Моны маңгай турысының кыл уртасыннан башларга кирәк. Соңыннан гына кырый җөй тегелә. Кысаның өске читеннән 1 мм төшеп, уң яктан машина җөе салабыз (матурлык өчен). Фетр урталык та нәкъ шул рәвешле тегелә, әмма гадәти җөй белән түгел, зигзаг җөй белән. Эчлекне исә гадәти җөй белән генә тегәбез.
Тышлыкны фетр урталыкка кидереп, бизәкнең чикләрен билгелибез һәм нечкә энәгә кыл саплап, бер сәйләнне эләктерәбез дә калфакка тегеп куябыз. Аңа терәп үк икенчесен, аннан соң өченчесен... Төрле зурлыктагы сәйләннәр аралаштырып тезелә. Маңгай турысында бизәк бик тыгыз булырга тиеш, түбәдә сәйлән аралары бушрак калдырыла.
Чигеп бетергәннән соң, эчлекне кидереп, калфакны тегеп бетерәсе кала. Тышлык белән эчлекнең фетр-дан чыгып торган өлешен эчкә таба бөкләп, кул белән генә типчеп куябыз. Гади җеп урынына кыл сапласаң, теккән җөй күренми дә.
Калфак баштан шуып төшмәсен өчен, ике читенә чәч кыстыргычы тегеп куела.
Киңәш:
Энҗеле матур калфакларны концерт-театрларга барганда гына кисәң дә, берникадәр вакыттан соң аларны барыбер юарга кирәк булачак. Чиккән калфакларны, түбәтәйләрне ничек юарга соң?
Кайнар суда юарга ярамаганны гына һәркем белә, ә менә сабын урынына шампунь куллануның отышлырак икәнен беләсез микән? Шампунь янына аз гына тоз да сибеп җибәрегез.
Түбәтәй-калфакларның эчке ягы күбесенчә тир белән пычрана. Тир тапларын бетерүнең берничә ысулы бар. Бер өлеш денатуратка бер өлеш нашатырьлы спирт кушыгыз һәм шунда каты тукыма кисәген чылатып, тапларны җиңелчә генә ышкып бетерегез. (Тукыма кисәгенең төсе йога торган булмасын тагын!)
Икенче бер ысул: бер аш кашыгы ярым аш тозына бишәр аш кашыгы аш серкәсе белән нашатырьлы спирт өстәгез һәм тоз эреп беткәнче болгатыгыз. Шунда тукыма кисәген чылатып, пычранган урыннарны чистартыгыз.
Кайвакыт киемдә аксыл таплар – юшкын таплары барлыкка килә. Аны бер өлешкә – бер өлеш нисбә-теннән кушылган серкә һәм су белән бетерәләр.
Калфакның сәйләннәренә тузан кунып, төсләре тоныкланып китсә, җылымса суга шампунь тамызыгыз да, теш щеткасы белән сак кына ышкып чистартыгыз. Аннан соң чиста су белән арулагыз.
Мондый баш киемнәрен борып сыгарга ярамаганны әйтеп тә тормыйбыз. Иң яхшысы – калфак үлчәменә туры килә торган пыяла банка төбенә кидереп киптерү. Болай эшләсәгез, – ул утырмас, бөгәрләнгән урыннары да язылыр.
Калфакның төсен ачып җибәрим, сафландырыйм дисәң, аны бераз вакыт пар өстендә тотарга була. Безнең киңәшләрне тотсагыз, энҗеле калфагыгыз бик озак еллар тузмас, рәвеше бозылмас.
Кирәк:
* тышлык өчен 30 см тукыма (без ак атлас сайладык);* эчлек өчен 30 см юка тукыма;
* урталыкка куеп калдыру өчен 30 см фетр («Леонардо» кибетеннән алдык);
* өч төрле зурлыкта 300 г ак сәйлән;
* 0,2 мм нечкәлектәге үтә күренмәле 1 кәтүк кыл (леска);
* тышлык төсенә туры килә торган тегү җебе;
* 2 чәч кыстыргычы;
* эзе үзеннән-үзе бетә торган каләм.
Эш барышы:
Өлге ике детальдән гыйбарәт. Түбә өлеше – оваль. Аның буе – 15 см, аркылысы (маңгай турысы) – 13 см. Кыса өлешенең озынлыгы – 45 см, киңлеге – 6 см. Фетрны кискәндә киңлеген 4 см гына итеп алабыз, чөнки тегү өлеше калдыру кирәкми. Өлгеләрне куеп, тышлыкны, эчлекне, урталыкны кисәбез.Тышлыкны тегәбез. Иң элек түбә белән кысаны тоташтырабыз. Моны маңгай турысының кыл уртасыннан башларга кирәк. Соңыннан гына кырый җөй тегелә. Кысаның өске читеннән 1 мм төшеп, уң яктан машина җөе салабыз (матурлык өчен). Фетр урталык та нәкъ шул рәвешле тегелә, әмма гадәти җөй белән түгел, зигзаг җөй белән. Эчлекне исә гадәти җөй белән генә тегәбез.
Тышлыкны фетр урталыкка кидереп, бизәкнең чикләрен билгелибез һәм нечкә энәгә кыл саплап, бер сәйләнне эләктерәбез дә калфакка тегеп куябыз. Аңа терәп үк икенчесен, аннан соң өченчесен... Төрле зурлыктагы сәйләннәр аралаштырып тезелә. Маңгай турысында бизәк бик тыгыз булырга тиеш, түбәдә сәйлән аралары бушрак калдырыла.
Чигеп бетергәннән соң, эчлекне кидереп, калфакны тегеп бетерәсе кала. Тышлык белән эчлекнең фетр-дан чыгып торган өлешен эчкә таба бөкләп, кул белән генә типчеп куябыз. Гади җеп урынына кыл сапласаң, теккән җөй күренми дә.
Калфак баштан шуып төшмәсен өчен, ике читенә чәч кыстыргычы тегеп куела.
Киңәш:
Энҗеле матур калфакларны концерт-театрларга барганда гына кисәң дә, берникадәр вакыттан соң аларны барыбер юарга кирәк булачак. Чиккән калфакларны, түбәтәйләрне ничек юарга соң?
Кайнар суда юарга ярамаганны гына һәркем белә, ә менә сабын урынына шампунь куллануның отышлырак икәнен беләсез микән? Шампунь янына аз гына тоз да сибеп җибәрегез.
Түбәтәй-калфакларның эчке ягы күбесенчә тир белән пычрана. Тир тапларын бетерүнең берничә ысулы бар. Бер өлеш денатуратка бер өлеш нашатырьлы спирт кушыгыз һәм шунда каты тукыма кисәген чылатып, тапларны җиңелчә генә ышкып бетерегез. (Тукыма кисәгенең төсе йога торган булмасын тагын!)
Икенче бер ысул: бер аш кашыгы ярым аш тозына бишәр аш кашыгы аш серкәсе белән нашатырьлы спирт өстәгез һәм тоз эреп беткәнче болгатыгыз. Шунда тукыма кисәген чылатып, пычранган урыннарны чистартыгыз.
Кайвакыт киемдә аксыл таплар – юшкын таплары барлыкка килә. Аны бер өлешкә – бер өлеш нисбә-теннән кушылган серкә һәм су белән бетерәләр.
Калфакның сәйләннәренә тузан кунып, төсләре тоныкланып китсә, җылымса суга шампунь тамызыгыз да, теш щеткасы белән сак кына ышкып чистартыгыз. Аннан соң чиста су белән арулагыз.
Мондый баш киемнәрен борып сыгарга ярамаганны әйтеп тә тормыйбыз. Иң яхшысы – калфак үлчәменә туры килә торган пыяла банка төбенә кидереп киптерү. Болай эшләсәгез, – ул утырмас, бөгәрләнгән урыннары да язылыр.
Калфакның төсен ачып җибәрим, сафландырыйм дисәң, аны бераз вакыт пар өстендә тотарга була. Безнең киңәшләрне тотсагыз, энҗеле калфагыгыз бик озак еллар тузмас, рәвеше бозылмас.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.