“Дулкын кисүче” шарф
Кирәк:
* 1 оек җебе (400 м / 100 гр);* 3 - 3,5 мм энәләр;
* маркер (булавкалар)
Бу шарф почмактан бәйләнә башлый. Эш башыннан 40 см бәйләнгәч, өстәмә киметүләр ясала (барысы да аңлатылачак). Әлеге киметүләр шарфны кыйгачлата, симметриялелекне саклау өчен икенче ягыннан да киметергә кирәк булачак.
Тагын 30 см бәйләнгәч, сул яктан янә өстәмә киметүләр ясала, шул рәвешле бәйләмдә ике төрле почмак хасил була.
Төп өлге: 6 рәт оек бәйләме белән бәйләп, 6 рәт шәл бәйләме белән бәйләнә дә, тагын 6 рәт – оек бәйләме, 6 рәт шәл бәйләме белән бәйләнеп, калган өлешне шул рәвешле чиратлаштырып бәйлибез.
Бер күз өстәргә дигән урыннарда: күзнең алгы һәм арткы ягыннан берешәр күз бәйләп чыгарга.
Тасвирлама:
1 нче өлеш3 күз җыябыз. 6 рәт оек бәйләме белән бәйлибез. Һәр 6 нчы рәт ахырында (шарфның эчке ягыннан булып чыга) 1 күз өстәп барырга.
(Күз өстәлгән рәтне булавка белән билгеләп барырга киңәш ителә.)

Шулай төп өлге белән бәйләп барабыз – 6 рәт оек бәйләме, 6 рәт шәл бәйләме белән чиратлаша. Һәр 6 нчы рәттә 1 әр күз өстәлә.
Шулай 40 см бәйләнә (теләсәгез, артыграк бәйли аласыз).
2 өлеш
Хәзер бәйләмнең рәсеме аркылы булып китәчәк. Моның өчен: һәр 2 нче рәт ахырында 1 шәр күз өстәп барырга һәм һәр 6 нчы рәт башында 1 шәр күз киметеп барырга кирәк.
Шулай итеп тагын 30 см бәйлибез.

3 өлеш
Шарфыбыз 70 см булгач, һәр 6 нчы рәт башында 4 шәр күзне ябарга.
Шул ук вакытта һәр рәттә (эчке яктан) 1 шәр күз өстәп барырга кирәк. Ягъни, җөп рәтләр ахырында һәм һәр так рәт башында 1 шәр күз өстәп барабыз.

Теләгән озынлыкка җиткәч, бәйләүне тәмамлыйбыз.
Муенга матур итеп чорнагач:

Төсле җепләр куллансагыз:

Тыныч төсле җептән бола килеп чыга:

Гадирәк БАКТУС мастер-классы биредә: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/rukodelie/?id=330
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
1 март 2021 - 08:42Без имениИх, ирең турында шундый матур истәлекләр калырлык итеп яшәсәң икән ул. Бер сулыш белән укыдым.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
28 февраль 2021 - 20:56Без имениО, да уземне белеп.. Эшли башлаганнан бирле ир ат арасында.. Нэкь шулай сездэгечэ...Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?
-
28 февраль 2021 - 14:23Без имениБез өйрәтмәсәк,кем өйрәтер улларыбызны.Шундый шәп хикәя.Үземне күрдем.Килен дә кеше баласы
-
28 февраль 2021 - 14:50Без имениШәптән башка ни язасың.Һәр язганың энҗе-мәрҗәннән җыелган.«Кешелекне дәвалыйсым килә»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.