Бер кичтә күлмәк тегәбез!

Кирәк:
* 1,20 м тукыма (ефәккә охшаган бөрмәләнеп торучы тукыма булса, яхшырак);* киңлеге 4-5 см, озынлыгы 1,5 м үлчәмендәге челтәрле тасма;
* 2 м атлас тасма;
* акбур;
* сантиметрлы тасма;
* җепләр;
* инглиз энәләре;
* булавка.
Әзерлек эшләре:
Тукыма утырсын өчен, аны яхшылап үтүклибез.Гәүдәнең түбән өлешен — янбаш әйләнәсен үлчибез.
Иркенлек өчен 12-20 см өстибез. Күлмәк дүрт өлештән торганга күрә, дүрткә бүләбез. Димәк: (янбаш әйләнәсе+12):4=Х
Озынлыкны билгелибез.
Эш барышы:
Тукыма читләрен кисеп алабыз, уң ягы белән аска каратып, өстәлгә җәеп салабыз. Тукымада күлмәк озынлыгын билгелибез. Җөй өчен кисәкләрнең һәр ягыннан 1,5 см калдырабыз. (Озынлыкны тукыманың буй җебенә каратып салабыз.) Тукымада дүрт кисәкнең киңлеген – Х үлчәп салабыз. (Алгы өлеш белән арткы өлеш бер үк киңлектә була.) Шулай итеп, дүрт турыпочмак кисеп алабыз. Ягъни, ике дүртпочмак – алтакта, ике дүртпоч-мак – арттакта. Турыпочмакларда өске өлешләрне билгелибез. Алтакта һәм арттакта өлешләрен, бер-берсенә уң яклары белән каратып, инглиз энәләре белән беркетеп чыгабыз. (Буталмас өчен, өске өлешләр сул кул ягында, аскы өлеше – уң кулыгыз ягында булсын.)
Сезгә якын булган кисәк кырые – алтакта уртасы, иң ерак кисәк кырые – арттакта уртасы була. Димәк, уртада – ян җөй кырые ята. Өске өлештән 4 см билгеләп, авыш сызык сызабыз һәм кисеп алабыз: иңбашлар кисеме шунда булачак.
Алтакта һәм арттактаны бер-берсенә уң ягы белән каратып, иңбашларны тегәбез. Шул ук гамәлне икенче алтакта һәм арттакта белән дә башкарабыз.
Тукыма чите сыпыла торган булса, барлык кырыйларын да зигзаг җөе белән эшкәртәбез.
Иңбаш җөйләрен сул яктан як-якка ачып, үтүклибез.
Алтакта өлешендә «V» формасындагы муен уемы өчен иңбаш сызыгыннан 23 см үлчәп кисәбез, арттакта уемы өчен 8 см да җитә.
Җиң төбе өчен иңбаш сызыгыннан аска таба 22 см үлчәп билгелибез.
Алтакта һәм арттакта өлешләрен тоташтырабыз. (Уртада җөй салабыз.) Муен уемы һәм җиң төбе урыннарына тимичә, ян кырыйларын тоташтырабыз (ян-яктан ерык калдырсагыз да була).
Сул яктан җөйләрне ян-якка ачып үтүклибез. Муен уемы һәм җиң төбе кырыйларын кайтарып үтүклибез.
Муен уемын һәм җиң төбен эшкәртеп, тегеп чыгабыз.
Итәкнең читен (0,7-1 см) кайтарып, тегеп чыгабыз. Бастырып үтүклибез.
Иңбаш өлешеннән аска таба якынча 35 см үлчәп (күкрәк астына туры китереп), челтәр тасма – кулиска – тегеп куябыз. Эченә атлас тасма кертәбез.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
24 гыйнвар 2021 - 21:58Без имениКачыгыз пока сон тугел! Игелек курсэтмэячэк андый таш йорэкле кеше.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
24 гыйнвар 2021 - 22:12Без имениСина нэрсэгэ ул.баланны алыштырма.рэхэтлэнеп Балан белэн Тор.ил бетмэсэ Ир бетми.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 07:28Без имениМин баламны иргэ алмаштырмас идем. Бала бит ул Аллаhа тагэлэнен ииин зур бул. Балбагерь ите!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 07:50Без имениУзегез эйтеп торасыз -уенчык тугел бит ул ташлап калдырырга дип. Баоагызны ташлап китеп, гомергэ укенерсез. Рэнжетмэгез сабыйны. Э бу иргэ килгэндэ-ойлэнмэс борын эти-энисе сузен сойли, уз фикере булырга тиеш бит инде. Ташлагыз аны. Э насыйп ярыгыз очрар.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 09:42Без имениБергэ тора башлауга ул сине балан белэн аралаштыртмаячак. Уз фикере булмаган кеше тормыш итэргэдэ яраксыз ул....Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.