Алкасы ла, алкасы

Әлеге алкалар французларның сутаж ысулы белән ясала. Ул гади, әмма нәтиҗәсе искиткеч. Алка гына түгел, шул рәвешле брошка, каеш аелы, билбау да үрергә мөмкин.
* җеп төсенә туры килә торган сәйләннәр, нечкә энә;
* универсаль җилем;
* күн кисәге;
* алка элмәге (анысын да шул кибеттән табарга мөмкин).
Җепләребезнең бер «койрыгын» – бер якка, икенчесен икенче якка бөгеп, элмәкләр ясыйбыз. Аларының да урталарына сәйлән куябыз. Хәзер ике яктагы ике элмәк тирәли вак сәйләннәр тезеп чыгарга кирәк. Ул сәйләннәр тирәли сутаж җепне уздырабыз. Без, мәсәлән, алканың беренче өлешен ясаганда (фотоларда) кулланган алты җепнең өчесен бу урынга җиткәч кисеп алдык та эшне калган икесе белән генә дәвам иттек.
Иң ахырдан шушы ике җептән элмәк ясап, аларның уртасына берәр сәйлән беркеттек. Киселгән җеп очларын арткы яктан алкага ябыштырып куйдык. Алканың беренче өлеше әзер.
Икенче өлеш тә шул ысул белән эшләнә. Эшне беренче өлештәге кебек үк башлыйбыз. Уртага сәйлән кыстырып, җепләрне бу юлы өскә таба элмәкләп бөгәбез. Элмәк кырыена ике яклап шул ук зурлыктагы сәйләннәрне тезәбез. Төсле җепләрнең алтысын да алар тирәли уздырабыз. Сәйләннәрне ураткач, җепне янә элмәк итеп бөгәбез, элмәк уртасына вак сәйлән урнаштырабыз.
Элмәк тирәли сәйләннәр тезәбез дә аларны ике төсле генә җеп белән әйләндереп алабыз. Иң ахырдан ике элмәк арасына озынча бер сәйлән беркетәбез.
Алканың ике өлешен сәйлән ярдәмендә бергә тоташтырабыз. Җеп очларын яшерү өчен арткы якка күн кисәге ябыштырып, алка элмәге беркетәбез. Алка әзер! Брошка да шулай ук ясала. Җепне үзегез теләгәнчә бөгә аласыз. Нинди рәвешләргә кертсәгез дә, матур килеп чыгачак.
Кирәк:
* 1 алка өчен төрле төстәге 30-40 см сутаж җеп. Энә-җеп кибетләрендә сатыла ул.) Без алты төсле җеп кулландык.* җеп төсенә туры килә торган сәйләннәр, нечкә энә;
* универсаль җилем;
* күн кисәге;
* алка элмәге (анысын да шул кибеттән табарга мөмкин).
Эш барышы:
Җепләрнең барысын да урта җирдән тигезләп тотып, Таралып китмәсен өчен бер-берсенә энә-җеп белән чәнчибез һәм элмәк сыман итеп аска таба бөгәбез. Элмәкнең уртасына сәйлән урнаштырабыз. Һәр «адымны» энә-җеп белән чәнчеп барабыз.Җепләребезнең бер «койрыгын» – бер якка, икенчесен икенче якка бөгеп, элмәкләр ясыйбыз. Аларының да урталарына сәйлән куябыз. Хәзер ике яктагы ике элмәк тирәли вак сәйләннәр тезеп чыгарга кирәк. Ул сәйләннәр тирәли сутаж җепне уздырабыз. Без, мәсәлән, алканың беренче өлешен ясаганда (фотоларда) кулланган алты җепнең өчесен бу урынга җиткәч кисеп алдык та эшне калган икесе белән генә дәвам иттек.
Иң ахырдан шушы ике җептән элмәк ясап, аларның уртасына берәр сәйлән беркеттек. Киселгән җеп очларын арткы яктан алкага ябыштырып куйдык. Алканың беренче өлеше әзер.
Икенче өлеш тә шул ысул белән эшләнә. Эшне беренче өлештәге кебек үк башлыйбыз. Уртага сәйлән кыстырып, җепләрне бу юлы өскә таба элмәкләп бөгәбез. Элмәк кырыена ике яклап шул ук зурлыктагы сәйләннәрне тезәбез. Төсле җепләрнең алтысын да алар тирәли уздырабыз. Сәйләннәрне ураткач, җепне янә элмәк итеп бөгәбез, элмәк уртасына вак сәйлән урнаштырабыз.
Элмәк тирәли сәйләннәр тезәбез дә аларны ике төсле генә җеп белән әйләндереп алабыз. Иң ахырдан ике элмәк арасына озынча бер сәйлән беркетәбез.
Алканың ике өлешен сәйлән ярдәмендә бергә тоташтырабыз. Җеп очларын яшерү өчен арткы якка күн кисәге ябыштырып, алка элмәге беркетәбез. Алка әзер! Брошка да шулай ук ясала. Җепне үзегез теләгәнчә бөгә аласыз. Нинди рәвешләргә кертсәгез дә, матур килеп чыгачак.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.