Логотип
Мин ачкан дөнья

Мин дә күрдем Сингапур

Гади укытучыга, юк-юк, гади авыл укытучысына кая ди инде ул Сингапурга бару! Сингапур   түгел, башка илгә дә барганы юк бит ул авыл укытучысының. Укытучылар акча күп эшли, отпусклары би-и-и-к озын дисәләр дә, чит илгә сәяхәт кылганнар бармак белән генә санарлык. Әнә,  моннан 5 ел элек бөтен гаиләбезгә эшләткән чит ил паспортының августта срогы чыгарга да санаулы көннәр калып бара: теләк зур булса да, мөмкинлекләр чикле. Ә шулай да миңа чит илгә чыгу насыйп булды. Ничек дисезме? Менә монысы турында тәфсилләбрәк сөйлим әле.

Май урталары якынлашкан көннәр иде. Буш дәрес, дәфтәрләр тикшереп утырам. Завучыбыз телефоннан Сингапур методикасын өйрәнү буенча  3 атналык курслар барлыгы турында хәбәр итте. «Көннәр хәзер озын тора, көн дә өйгә кайтып йөрермен»,  дигән уй белән риза булдым һәм почтамнан ул салган анкетаны алып, тутырырга керештем. Ә анда курсларның Казанда түгел, ә менә Сингапурның нәкъ үзендә үткәреләчәге турында язылган иде. Сингапурга «беренче адымны» мин әнә шулай эшләдем. Ә берничә көннән, 17нче майда, безне калага әңгәмәгә дәштеләр. Анкета тутырган биш кешедән дүртебез шунда чыгып киттек. Ни турыда сорарлар бездән, нәрсә сөйләтерләр – билгесез. Кичтән Интернет челтәреннән бу ил турында да укыйсы килмәде: аннан укыганчы үз күзләрең белән күреп кайтсаң икән ул... 

Исемлектә язылганча берәм-берәм әңгәмәгә чакыралар, калганнар – коридорда үз чиратларын көтә. Дүрт бүлмәнең беренче булып ачылган ишегенә йөгерәбез, тегендә, ишек артында, ниләр сорыйлар – шуны беләсе килә. Кемдер: «Сингапурдан килгән кеше мине таныды, минем дәресемә кергән иде ул», - ди, икенчеләре: «Безгә нәкъ сезнең кебек кешеләр кирәк, диеп әйттеләр», - ди. Елмаеп чыгучылар да, боеккан булып күренүчеләр дә юк түгел иде... 23нче майда нәтиҗәсе билгеле булачак дип, кайтып киттек. 

Ә хәбәр алданрак килде. Дәрес вакытында телефонга шалтыратмыйлар минем. Ят номерларны да бик алмаска тырышам. Ә монысында никтер алырга булдым. «Сезнең кандидатура Сингапурга барыр өчен расланды. Котлыйбыз!» – сүзләрен ишетеп, телсез калдым. Каушавым йөземә чыккан, ахыры, рус әдәбияты дәресендә утыручы 8А сыйныфы шунда ук ни булганын сораштырырга тотынды. «Соңрак әйтермен, ярыймы? Мин ишеткәннәргә үзем дә ышанып бетмим. Дәресебезне дәвам итик», - диеп, үземне кулга алдым.

12нче июнь. Иртәнге сәгать 7. Без, Татарстанның төрле районнарында һәм Казан каласында укыткан  30 укытучы, Г. Камал театры янына җыйналдык. Озатулар, саубуллашулар, хәерле юллар теләп калулар... Автобус безне аэропортка илтә. Тиздән Мәскәүгә, ә аннары Сингапурга очачакбыз. Юлда ук бер-беребез белән танышабыз, өйдәгеләрне дә телгә алабыз: кемдер яңа фатирга күченергә тиеш, берсенең кызы мәктәп бетерә, икенче берәвенең киләсе айда улы өйләнә, үзебездә ремонт башланды... Безне юлга чыгарып җибәргән ирләребезгә чын күңелдән рәхмәт укыйбыз.

...Мәскәүдән Сингапурга Боинг самолетында 10 сәгать очтык. Иртүк торылса да, йокы керми. Самолет тәрәзәсеннән бөтенесен дә карап барасы килә. Күк йөзе шундый аяз. Һәр кешенең каршында монитор: нинди югарылыкта һәм нинди тизлек белән очканыңны да, борт артындагы температураны да белеп була. Арал диңгезе, Урта Азия даласы, Әфганстан, Пакистан таулары, Һиндстан океаны өстеннән очу әйтеп бетерә алмаслык тәэсирләр калдырды. Самолетта безгә хөрмәт белән карыйлар: кайнар кабымлык, аякка җылы һәм йомшак носкилар, өскә ябынырга плед... Очу вакытында безне бер сюрприз да көткән икән. Яшел Үзән кызы Ольганы туган көне белән без генә түгел, экипаж да котлады, ә авиакомпания исеменнән бүләк ителгән искиткеч тәмле торт барыбызга да җитте. 

Җирле вакыт белән иртәнге сәгать  5 тулып 40 минутта (ә Казанда иртәнге ике дә җитмәгән!) без Сингапур аэропортында – экватордан нибары 136 км ераклыкта - идек. Иң беренче күзгә ташланганы – барлык җирдә чәчәкләр, агачлар, яшеллек. Ә аяк астында – йомшак келәм. Таныш булмаган шәһәр безне елмаеп каршы ала: таможня хезмәткәрләре дә, аэропорт эшчеләре дә, безне укытачак укытучыларыбыз – Educare компаниясе хезмәткәрләре дә. Автобусның уңайлы кәнәфиләренә утырып, тәрәзәдән күзебезне ала алмыйча (күбебез чит илдә беренче тапкыр бит!) отельгә юнәләбез. Озынлыгы нибары 42 км, киңлеге 23 км булган үзе дәүләт, үзе шәһәр, үзе утрау булган Сингапур безне шунда ук әсир итә. Автобус тәрәзәсеннән күренеп калган пальмаларны да, бер-берсенә охшамаган йортларны да, аллы-гөлле чәчәкләрне, тип-тигез асфальт юлларны – барысын да шул ук секундта фотога төшерәсе килә. Әкияти бер илгә эләккәнебезгә тагын бер кат сөенәбез.

Укуларыбыз Татарстан Республикасында укыту сыйфатын камилләштерү» проекты кысаларында төзелгән иде. Көнозын укып алҗысак та, отельгә кайтырга ашыкмыйбыз: безнең шәһәрне күрәсе, бу ил белән якыннанрак танышасы, монда яшәүчеләр белән аралашасы килә. Бу илнең  4 дәүләт теле бар: малай теле, путунхуа (мандарин) теле, тамил һәм инглиз телләре. Җирле халык арасында иң күбе кытайлылар. Тиздән без кытайча «Ни хау?», «Цауан»,  индусча «Ванакем» диеп сәламләргә өйрәндек, телебезгә охшаш сүзләрне ишетеп, балаларча куандык.

Сингапур - утраулар иле. Калган 57 утрауда промышленность, сугыш объектлары төзелгән, махсус ял итә торган утрау да бар. Ә шәһәрнең үзендә офислар һәм кешеләр яши торган йортлар. Шәһәрнең теләсә нинди ноктасына метро белән барып була. 3 метро линиясе тулысы белән автоматлашкан һәм поездлар машинистларсыз йөри.

Сентоза – аттракционнар утравы. Җирле халык монда ял итәр, кызыныр өчен килә, чөнки   бассейнда коенуны кулайрак күрәләр. Ясалма бассейннар бу утрауда  да бар. Сентозаның  пляжына комны күрше Индонезиядән  китергәннәр. Ял итәр өчен бу бердән бер утрау. Утрауда йөрүче ачык автобус сине бер пляждан икенчесенә җиткерә: монысында син читлектәге попугайларга хозурлансаң, тегесендә маймылларны күзәтәсең, әллә ниткән балалар мәйданчыгын, искиткеч чәчәкләр һәм агачларны күреп шаккатасың... Малай теленнән тәрҗемә иткәндә, утрауның исеме «тынычлык»ны аңлата. Дөрестән дә, утрауга эләккәч, сиңа шуның кадәр рәхәт, күңелең тыныч, дөнья мәшәкатьләре онытылып тора. Бу утрауга без ике тапкыр бардык. Канат юлдан биеклеккә дә мендек, борма-борма юлдан кечкенә тәгәрмәчле чаналарда да   җилдердек, дөньядагы иң зур «Суасты патшалыгы» океанариумында да булдык.

Ә мине үзенә гашыйк иткән җир -  16 этажлы йортлар биеклегендәге асылмалы бакчалар. Дүрт тапкыр анда барсам да, мин әле аның бик аз җирен күрдем кебек. Бакчаны махсус автобуска утырып та әйләндем, асылмалы күпергә менеп биеклектән дә, асфальтка ятып та карадым. Әйе-әйе, ятып, чөнки кичке сигез тулганда башланган шоуның тәмен бары тик түбәннән карап кына аңлап була: агач өсләре төрле утлар белән балкый, тирә-юньдә милли көй агыла. Бар кеше, тынып калып, шул манзара белән хозурлана. 

Асылмалы бакчаларда кытай, һинд, малай, колония бакчалары, балалар өчен махсус эшләнгән фонтаннар мәйданчыгы, кактуслар бакчасы белән дә танышып була (әлбәттә, бушка). Шушында ук Британия рәссамы һәм скульпторы Марк Куинн ясаган яңа туган бала сыны да бар. 10 метр озынлыгындагы, 7 тонна авырлыгындагы бу сын гүя һавада «эленеп» тора, берара син бала кулының җиргә тиеп торган өлешен күрмисең дә. Сын яңа дәүләтнең яңа тарихы тууын гәүдәләндерә.

Шоу димәктән, Marina Bay-да да бар ул. Анысы инде лазер ярдәмендә эшләнә. Беренче тапкыр мин аны елга өстендә йөзгәндә күргән идем, ә икенчесен каршы як ярдан, Marina Bay Sands отеле каршысында утырып карадым һәм шаккаттым: төнге күктә лазерлар ярдәмендә төрле утлар янса, фонтаннар эчендә  20 минутлык фильм күрсәтәләр (бәхетле балачак та, бер-береңә ихтирамлы, өлкәннәргә игътибарлы булу да – барысы-барысы да бар ул фильмда). 

Шәһәрне югарыдан күрәсең килә икән, Колесо обозрениягә яки Marina Bay Sands отеленең 55нче катында урнашкан ярым ачык мәйданчыкка менә аласың. Бу отельнең үзенчәлеге менә нидә: биеккә ашкан өч бина өстендә – корабль, ул - үз эченә бассейн, ресторан, паркны алган күңел ачу үзәге.  

Орхидеялар – Сингапурның милли чәчәге, шуңа күрә аларны күп җирдә очратып була. Ә иң матурлары, иң төрлеләре, билгеле, ботаник бакчада. Махсус акча түләп, үз исемеңдәге сортны да булдыра аласың. «Принцесса Диана», «Маргарет Тэтчер» сортлары әнә шундыйлар.

Бар илне шаккатыру – сингапурлыларга хас әйбер. Шаккатыргыч әйберләрнең берсе – зоопарк. Монда бер генә хайван да ябылуда түгел. Ә инде качмасын, кемгәдер ташланмасын диеп, биләмәсе чигенә шул хайван яратмаган куак яки агач утыртылган, сикереп чыгалмастай тирән  чокыр казылган я күренмәс итеп электр чыбыгы тарттырылган. Иң гаҗәпләндергәне – зоопарк төнлә дә эшли. Кыргый хайваннар активлык сиздергәндә яннарыннан үтеп кара әле син! Дустым белән икебезне иң куркытканнары көтмәгәндә килеп чыккан гиеналар булгандыр. Кеше исен сизеп, башларын сулга борулары булды –бара торган сукмакта тораташтай басып калдык: ни алга, ни кирегә - артка барырга куркабыз. «Зоопарк тарихында ул-бу булганы юк бит әле»,- диеп, батырлыгыбызны җыйдык та сукмактан алга таба үттек, ә алар биләмәләренең чигенә кадәр безнең белән параллель бардылар. 

Минемчә, матур чәчәкләрне, төрле агачларны күрер өчен асылмалы бакчага да, зоопаркка да, ботаник бакчага да бармасаң була. Мондый матурлык шәһәрнең һәр урам-тыкрыгында, һәр йорт каршында, һәр уку бинасында. Егерменче этажда агачлар үсеп утырганга, әйтик, кырыгынчы этажда ачык бассейн, тагын берничә этаж биеклектә балалар мәйданчыгы булуы безне сокландырды да, гаҗәпләндерде дә. Монда яшәүчеләр Сингапурны «Бакча эчендәге шәһәр» дип саный.

Сингапурлылар – мөлаем, ярдәмчел, шат халык. Инглиз телендә аңлата алмаганыңны яки аңламаганыңны күреп, алар шунда ук ымнар, йөз-кул,  күз карашы белән  ярдәмгә килергә ашыга, ә сиңа кирәк юлны аңлатканда, урынына кадәр диярлек илтеп тә куюлары бар. Хатын-кызлар да, ир-атлар да прическаларга нык игътибар бирәләр. Чалма ураган ир-атларны да, пәрәнҗә япкан хатын-кызларны да биредә еш очратасың. Ә шулай да иң матурлары - сарилардан йөргән һинд хатын-кызлары. Без балачакта караган фильмнардагы кебек алар: менә хәзер һинд көе яңгырый башлауга, җырлап, биеп китәрләр кебек.

Чисталыгы белән дә аерылып тора бу шәһәр. Зур-зур агачларның яфракларын махсус сөртеп карыйм: ник бер тузан бөртеге булсын! Әллә эссе катыш юеш һава галәмәте – тузан, пычрак асфальт өстендә дә юк. Шуңа күрә ял итәргә уйласаң, теләсә кая утырып тора аласың.
Чисталык димәктән, урамда ялгыш яткан кәгазь кисәген дә күреп булмый. Кәгазь, пластик һәм алюминий шешәләре аерым чүп савытларына җыела. Урамда капкалап баручыны, көнбагыш ашаучыны түгел, сагыз, «жвачка» чәйнәгәннәрне дә күрермен димә! Соңгылары бу илдә хәтта сатылмый да. Ашарга, тәмәке тартырга, чүп ташларга ярамаганлыкны кисәтеп торучы тамгалар монда адым саен.

Сингапурның бәйсезлек алган көнен зурлап август аенда бәйрәм итәләр. Ә бу бәйрәмгә әзерлек инде июнь аенда ук башланган иде. Үзәк мәйданда техника парадын да, самолет һәм вертолетларның очканын да, салютны да күрдек без. Ә бәйрәмнәрнең берсендә үзебезгә дә катнашу насыйп булды. Без яшәгән микрорайон көне иде ул. Әй, рәхәтләнеп бәйрәм итте халык: ул җырлар, милли уен коралларында уйнау дисеңме, төрле мастер-класслар үткәрү... Пакет-майкадан роза чәчәге ясауны безгә дә өйрәттеләр, ә инде Россиядан, Татарстаннан икәнебезне белгәч, җирле телевидениегә дә төшерделәр. 

Мәктәп, колледж, югары уку йортлары белән дә, бу дәүләтнең белем бирү системасы белән дә таныштык без. Иң сокландырганы, әлбәттә, дәүләтнең белем учреждениеләренә күрсәткән игътибары. Уку йортларының базасы нык; белемле булуны, беренче чиратта, һәр бала үзмаксат итеп куя, ә укытучыга карата булган ихтирам соклану уятырлык. Алты ел башлангыч мәктәптә укыганнан соң, һәр бала имтихан тота. Шул имтихан нәтиҗәсендә ул урта белем алырлык махсус, экспресс, техник яки академик мәктәпләргә керә һәм, мәктәбенә карап, 4 яки 5 ел укый. Урта белем алганнан соң – янә имтиханнар. Алар нәтиҗәсендә балага яңа мөмкинлекләр ачыла: я 2 яки 3 ел белем бирүче колледжларга үтәсең, я политехник яки техник белем бирүче институтларда укый башлыйсың. Моннан соңгы сынаулар сиңа университет алды (предуниверситетное) яки диплом (дипломное) белеме алырга юл ача. 

Бездәге кебек, мондагы мәктәп укучылары да мәктәп формасыннан йөри, һәр мәктәпнеке бер-берсеннән аерылып тора. Өстәмә шөгыльләргә калганда укучылар икенче төрле мәктәп формасы киеп куя. Сыйныфларда 30-40 укучы укый, укытучының дәрес алып барыр өчен ярдәмчеләре бар. Мәктәп территориясендә берничә спорт мәйданчыгы, ачык һәм ябык бассейннар, зур-зур китапханәләр, ял итү урыннары, сулыклар, парклар – болар башлангыч мәктәпләрдә дә, урта һәм югары уку йортларында да бар.

Сингапур турында сөйләгәндә, тәрбия турында да әйтми мөмкин түгел. «Әти тәрбиясе» дияр идем мин мондагы тәрбияне. Кая гына барсаң да, балаларның әтиләре белән бергә  булуларын күрәсең: кибеттә  әти  балага күлмәк киертеп карый, юешләнгән астын алмаштыра, күтәреп яки җитәкләп йөри, уен мәйданчыгында уйната... 

Әйе, Сингапур турында, табигате, мохите, кешеләре турында әле тагын бик озак сөйләп булыр иде. Югарыда әйтелгәннәргә өстәп, әле тагын Анна Лейбовит (Annie Leibovitz) төшергән фотолар күргәзмәсендә булуымны, кытай, һинд, америка, француз кухнясы белән танышуымны, «Clarke» төнге клубы, буддалар храмы, «Байлык» фонтанында булуым турында да әйтеп узу кирәктер. 

Көнгә 3-4 сәгать йокы белән чикләнсәк тә (ә шәһәр карап кайтканнан соң без көн дә дәрес әзерләдек), Сингапурда үткән 21 көн миңа бәхетле тәмамланган әкиятне хәтерләтә. Ә саубуллашканда  аккан күз яшьләре монда яшәүчеләргә соклану, гаҗәпләнү билгесен чагылдыра.

... Самолет янә биеклеккә күтәрелә. Өйдәгеләр, туганнар, дуслар белән күрешәчәгебезне уйлап, уңайлы кәнәфиләребезгә чумабыз. Моңарчы без ишетеп кенә белгән дөньяның бер нәни утравы турында җылы хисләребез күңелебездә мәңгегә сакланыр. Сау бул, Сингапур!

БЕЗ, «Татарстан Республикасында укыту сыйфатын камилләштерү» проекты кысаларында Сингапурга барган УКЫТУЧЫЛАР, шундый мөмкинлек тудырганнары өчен Мәгариф һәм фән министры Энгель Навап улы Фәттаховка, гомуми белем идарәсе башлыгы ФедороваТамара Трофимовнага, проект җитәкчесе Лилия Фәйзелгаян кызы Мөхәммәтшинага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.   
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Барып курэсем килде :) бик кызыклы анлата дустым Галия...

    Хәзер укыйлар