Логотип
Мин ачкан дөнья

Мәңгелек кояш иле

Италияне барып күрү теләге күңелемдә күптән йөри иде инде. Бу ил миңа ниндидер романтикага уратылган кебек тоела, аш-суының байлыгы, архитектурасының төрлелеге белән җәлеп итә. Италиядә күрергә, карарга теләгән урыннар шундый күп! Шуңа күрә, уйлаштык та, иң яхшысы тур алу дигән нәтиҗәгә килдек. Һәм, минемчә, ялгышмадык. 

Алинә ГОБӘЙДУЛЛИНА

 

Италияне барып күрү теләге күңелемдә күптән йөри иде инде. Бу ил миңа ниндидер романтикага уратылган кебек тоела, аш-суының байлыгы, архитектурасының төрлелеге белән җәлеп итә. Италиядә күрергә, карарга теләгән урыннар шундый күп! Шуңа күрә, уйлаштык та, иң яхшысы тур алу дигән нәтиҗәгә килдек. Һәм, минемчә, ялгышмадык. 

Врубка: Италия шәһәрләре арасында Флоренция иң кыйммәтлесе дип санала.

Врубка: Диңгез продуктлары белән иң тәмле пастаны Сан-Маринода ашадым.

Беренче көн. Сан-Марино

Самолетыбыз Римини аэропортына төшеп утырды. Италия безне колач җәеп каршылый: урамда 26 градус җылы, һавада ник бер болыт әсәре булсын! Атна буена бергә сәяхәт итәсе группабыз белән танышабыз да шундук юлга кузгалабыз. Безне Сан-Марино көтә!

Монте-Титано тавына урнашкан кечкенә генә дәүләт ул Сан-Марино. Италия эчендә урнашса да, бәйсез республика дип игълан ителгән. Мәйданы нибары 60  квадрат километр, халкы да 30 меңнән артмый. Бик кечкенә бу дәүләткә 301 елда ук нигез салынган дип саныйлар. Риваятьләр буенча, әлеге тауга иң элек  беренче христиан оешмасы әгъзасы булган Марин дигән егет нәкъ шул елда күтәрелә. Үзен эзәрлекләүче мәҗүсиләрдән шушында качып кына котыла ул. Таш шомартучы була – тауда таш чыгара башлый. Тормыш ыгы-зыгысыннан  качар өчен иң югарыда үзенә кечкенә генә хөҗрә төзи. Әмма тирә-юньдә яшәүчеләр аның турында каяндыр белеп алалар, һәм тауга паломниклар агыла башлый. Озакламый монастырь төзеп куялар. Марин вафат булганнан соң, тауда калыккан шәһәрне дә аның исеме белән атыйлар.

Бүгенге шәһәр инде тау итәгендә үк башлана. Аннан серпантин юл сине югарыга – тауның түбәсенә үк алып менә. Аста, үзәнлектә гел заманча йортлар гына булса, өскә күтәрелгән саен узган гасырларда ук төзелгән өйләр күзгә чалына.

Кызганыч, мондагы матурлыкның барысын да туйганчы күреп булмады. Әмма тау түбәсенә күтәрелергә өлгердем! Сан-Мариноның бөтен тарихы ирек һәм бәйсезлек өчен көрәш белән сугарылган. Дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтенең девизы бер үк – Libertas (ирек). Кошлар очар биеклектә – Монте-Титано тавы түбәсендә басып торганда ирек хисенең  мәгънәсен бөтен барлыгың белән тоясың. Анда миңа да юлымда берниндт киртәләр, проблемалар юк кебек тоелды. Күңелеңә энергия мөлдерәмә булып тула: менә-менә очып китәрсең төсле... Юлыгыз Сан-Маринога алып барса, һичшиксез, аның иң биек ноктасына, һичшиксез, күтәрелергә тырышыгыз.

Адым саен нинди дә булса һәйкәл яки скульптура очрый. Бигрәк тә икесе истә калды. Берсе – тавышсыз кычкырганда катып калган бала: Беслан теракты вакытында һәлак булган балаларга куелган һәйкәл. Икенчесе – баласын күтәргән килеш чабып баручы Ана. Монысы – 1944 елда бомбага тотылганда һәлак булучылар истәлегенә калыккан.

Бу республика НДСның нәрсә икәнен белми, шуңа күрә, Европа белән чагыштырганда, анда шактый әйберләрнең бәясе арзанрак. Шопинг яратучылар өчен оҗмах инде... Итальяннар үзләре, иң тәмле ликерлар биредә ясала дип саный.

Яраттым бу дәүләтне! Гаҗәеп бер ил – азатлыкның кечкенә генә бер утравы. Аның бөтен рухын тояр өчен биредә озаккарак тукталырга кирәк шул... Үз-үземә вәгъдә бирдем – мин монда барыбер тагын бер киләм әле! 

 

Икенче көн. Ассизи

Маршрутыбызның алдагы ноктасы – Рим шәһәре. Риминидан анда кадәр дүрт сәгать барасы, шуңа күрә таң белән үк юлга кузгалабыз. Алда безне кечкенә генә бер тукталыш та көтә – католикларның Ассизи шәһәре.

Италиянең Умбрия төбәгендә урнашкан ул. Католикларның паломниклык үзәге бу, популярлыгы ягыннан Ватиканнан калышмый. Изгеләр дип саналучы Франциск Ассизский һәм Клара Ассизская үзләренең дини эшчәнлеген шушы шәһәрдә башлаган.

Сан-Маринода, әйткәнемчә, үзеңне моңарчы булмаганча ирекле итеп тойсаң, Ассизи шәһәрендә сине бөтенләй башка халәт биләп ала: җаныңа тынычлык иңә. Бу каланың энергетикасы үзгә: әйтерсең ул сине балачактагыдай  йомшак җылы юрганга төреп әкрен генә тибрәтә... Кайсы якка карасаң да – гыйбадәтханәләр һәм монастырьлар. Алар шундый күп! Беркем дә беркая да ашыкмый: гомумән, монда яшәүчеләргә беркая да барырга кирәкми кебек тоела.

Бер кызык нәрсәгә игътибар иттем: шәһәрнең үзәгенә алып баручы юлга түшәлгән ташларга исемнәр язылган. Ассизиның казнасын баету өчен 40 евро акча күчерүчеләрнең исемнәре икән бу. Аларга рәхмәт йөзеннән исемнәрен шулай мәңгеләштергәннәр. 

Ассизида булган һәр кунак моннан рухланып, яңа көч туплап китә диләр. Ассизига кабат мин дә барыр идем. Томанга сарган шәһәргә өстән бер күз салырга, кояшның беренче нурларында ялтырап күренгән ташларга сокланырга...

Вакыт – мизгел, узды да китте. Безне тагын автобус көтә, алдагы өч көндә Римда булачакбыз.


 

 Икенче, өченче, дүртенче көннәр. Рим. Ватикан

«Дөньяда төп нөсхәләрдән бары тик Рим гына бар, калганы һәммәсе – копия (ягъни күчермә)». Италия башкаласы халкы шулай дип саный. Мин алар белән тулысынча килешәм! Монда һәр урамга, урамнардагы һәр сукмакка, ул сукмакларга җәелгән һәр ташка тарих сеңгән.  Хәтта урамнарга, ташларга гына да түгел, җирнең үзенә! Шәһәрнең культура катламы нинди тирәнлеккә киткәнен археологлар  әлегә кадәр аңлый да, ачыклый да алмыйлар.

Уйласаң да шаккатасың: моннан берничә мең еллар элек үк Римда инде бүгенге заманчаларын хәтерләткән суүткәргечләр булган; бүгенгеләргә бик тә охшаган банклары, сәүдә үзәкләре эшләп торган; медицина алга киткән... Шәһәрдәге тарихи һәйкәлләр турында исә көннәр буе сөйләп торып буладыр. Колизей, Пантеон, Капитолий, Рим форумы, Изге Фәрештә замогы (аны император Адриан Мавзолее дип тә атыйлар), Испан мәйданы, шул ук исемдәге баскыч, Тибр елгасы яр буе… Римга баргач һичшиксез күрергә, карарга өлгерергә тиешле урыннарның иң кыска исемлеге әле бу.

Мин үзем барысына караганда да күбрәк Треви фонтанына гашыйк булдым. Римдагы иң зур һәм иң билгеле фонтан – шушы. Ул өч урам чатында урнашкан, исеме дә турыдан-туры шуның белән бәйле: «Тре Виа» итальянчадан «өч урам» дип тәрҗемә ителә. Фонтанның үзәк фигурасы – Нептун, аның бер ягында – Муллык алиһәсе сыны (кыз кулындагы савыттан күп итеп су агыза. Безнең эрага кадәр I гасырлар. Рим шәһәре үсә, зурая башлагач, аны су белән тәэмин итү мәсьәләсе килеп туа. Ул чакта идарә итүче император Август үз кешеләрен су чыганаклары эзләргә чыгарып җибәрә. Арып-талып, берни тапмый кире шәһәргә кайтканда, легионерлар юлына шушы кыз очрый, һәм ул аларга чишмә урынын күрсәтә. Озакламый акведук төзиләр: әлеге чишмәдән Рим халкына эчәргә су килә башлый). Нептунның икенче ягында Сәламәтлек алиһәсе сыны: аның кулындагы еланнар уралган куб. Треви фонтанындагы суга вак акчалар ташласаң, имеш, бөтен теләкләрең дә чынга аша. Берне ташласаң – Римны, һичшиксез, тагын бер килеп күрәсең, икене ташласаң – мәхәббәтеңне очратасың, өчне ташласаң – бәхетле гаилә төзисең. Туксанынчы елларда, фонтанга рестраврация ясаганнан соң, шәһәр хакимияте суга акча ташлау гадәтен туктаткан. Әмма үз карарларыннан бик тиз баш та тартканнар: туристлар ел дәвамында фонтан суында 1 400 000 евро акча калдыралар икән! (Римның Милли музее да елына 1,1 миллион евро гына эшли ди). Кызыгып Треви суыннан берәр евро алыйм дип, ялгыш та үрелә күрмәгез: бу акчалар инде шәһәр хамимияте милке дип санала. Караклыкта гаепләп, 500 евро штраф салырга бик мөмкиннәр!

Ватикан

Рим шәһәре эчендә урнашкан кечкенә генә дәүләт бу. Әмма чып-чын дәүләт! Гомуми мәйданы нибары 44 квадрат километр, ә үзенең армиясе дә бар, акчасы да, жандармериясе дә. Һәм хәтта үз матбугат органнары да! Ватикан турында ишетмәгән кеше юктыр дип беләм, шуңа күрә аның хакында артык озын язмыйм. Минем үземне Ватиканда, беләсезме, нәрсә шаккаттырды? Сикстин капелласы! Аның иң күзгә ташлана торган урыны, әлбәттә, 1115 квадрат метрлы түшәме. Бу түшәмне Микеланджело үзе ясаган! Скульптор әлеге эшкә дүрт ел гомерен багышлый. Бизәү эшләре ахырына якынлашканда, аның буыннары ялкынсына: аркасы авыртканлыктан, ул инде яткан килеш кенә эшли ала. Кемдер моны матур бер әкият кенә ди, икенчеләре, чынлап та, шулай булган дип ышандыра. Ничек кенә булса да, Сикстин капелласы сәнгать шедевры дип санала. Ел саен аны күрергә дип Ватиканга 4 миллион турист килә. Әмма монда кагыйдәләр шактый кырыс: төп залда фотосурәткә төшерү тыелган.

Бишенче көн. Сиена

Сиена – Тоскана төбәгендәге шәһәр. Без аңа Флоренциягә барышлый сугылдык. Урта гасырларга караган иң матур калаларның берседер ул. Анда хәтта бүген дә тарихи рух саклана. Риваятьләр буенча, аңа Ремның игезәк уллары Сений белән Аский нигез салган. Әтиләрен үтергән абыйларының үченнән куркып, алар бирегә – Тоскана калкулыгына качалар. Бүген без күргән шәһәр шул урында төзелгән.

Шәһәрнең үзенчәлеге тагын шунда, ул районнарга, ягъни контрадаларга бүленгән. Нәкъ урта гасырлардагыча! Сиенада алар барлыгы – унҗиде. Шәһәр эчендә шәһәр! Һәр контраданың үз исеме бар: «Әкәм-төкәм», «Ташбака», «Ана бүре», «Дулкын», «Урман»... Алай гына түгел, һәрберсенең үз резиденциясе, үз чиркәве, фонтаны, девизы, гербы, музее... Дус һәм дошман контрадасы! Сиенада иң яхшы контрада кайсы икәне ел саен ат чабышлары вакытында ачыклана. Ул «Палио» дип атала һәм елга ике тапкыр – 2 июльдә һәм 16 августта уза. Иярләмәгән атка утырган җайдаклар 333 метр озынлыктагы үзәк мәйданны өч тапкыр әйләнергә тиеш. Нибары 90 секунд эчендә барысы да хәл ителә. Текә борылышларда җайдаклар очып төшеп калып, атның берүзе генә финишка барып җиткән чаклары да байтак, диләр. Чынлыкта, Палиода кайсы контраданың аты беренче килә, шул район җиңүче санала. Атланып килеп җитә алган очракта, җайдакны акчалата бүләклиләр, ә ат өстенә сабыен күтәргән Мадонна сурәте төшерелгән ефәк әләм каплыйлар. Чабышлар тәмамлангач, һәр контрада, тар урамнарга озын-озын өстәлләр куеп, табын кора һәм төне буе бәйрәм итә. Бу бәйрәмнең зурлыгын тою һәм анда җиңүнең әһәмиятен аңлау өчен Сиенада туарга кирәк, диләр... Туу дигәннән. Төрле контрадага караучы яшьләр арасында никахлар, әлбәттә, булып тора. Шунысы кызык: гаиләдә кыз бала туса – ул әнисе, ә ир малай туса, әтисе контрадасаныкы дип санала.

Алтынчы көн. Флоренция

Монтекатини-Терме дигән кечкенә генә шәһәрдә төн кунабыз да, Яңарыш чоры бишегенә – Флоренциягә юл алабыз.

Тоскана башкаласына аяк басуга мәктәп, тарих дәреслеге искә төшә: «Монысын үттек...», «Монысын сөйләделәр...», «Монысын...»... Кайсы якка күз ташласаң да – бөтен дөньяга билгеле шедеврлар, атаклы исемнәр! Монда Галилей үзенең ачышларын ясаган, Алигьери, Микеланджело һәм Леонардо да Винчи иҗат иткән. Нәкъ менә Флоренциядә Достоевский «Идиот» романын тәмамлый, ә Чайковский «Пиковая дама» операсына нокта куя. Иң чиста итальян теленең Ватаны да әле ул Флоренция. Биредә диалект та сөйләмне очратмаячаксыз!

Аш-сулары хакында әйтеп үтмәсәм, итальяннар мине кичермәс: Флоренция кухнясы үзенең затлылыгы белән аерылып тора. Анда булганда менә нәрсәләрне авыз итәргә кирәк... Хәер, милли аш-суларның кайсына тукталырга икәнен үзегез хәл итәрсез, ә менә ипиләрен ашап карамыйча кайтырга ярамый. Тоскана ипие бит ул! Шулкадәр тәмле – аны бернәрсәсез, үзен генә ашарга да мөмкин. Төп үзенчәлеге, мөгаен, аңа тоз бөтенләй салынмавыдыр. Риваятьләрне тыңласаң, «тоз сугышы» аркасында шулай тозсыз пешерә башлаганнар бу ипине: Пиза халкы кайчандыр Флоренциягә тоз китерә торган юлларны япкан булган. Ә кемдер: «Башка ризыкларның тәме яхшырак сизелсен өчен тоз кушмыйлар бу ипигә», – ди. Анысы дөрескәрәк охшаган.

Күн әйберләр яратучылар, һичшиксез, Флоренциянең күн базарын күрергә тиеш: сатулашырга осталыгыгыз бар икән, кайбер күн эшләнмәләрне шактый арзан бәягә дә сатып ала алырсыз.

Җиденче көн. Венеция

Бу сәяхәтнең иң әкияти өлеше Венеция булгандыр. Ниндидер могҗизалы төш! Су эчендәге кала. Европаның иң романтик почмагы. Җир шарындагы иң матур шәһәрләрнең берсе... Ничәмә-ничә буын рәссамны, шагыйрьләрне, артистларны рухландырган ул. Бер көн эчендә генә бөтен матурлыгын күрергә, тоярга мөмкинмени аның?! Сан-Марко мәйданын туйганчы карарга да җитми бит ул бер тәүлек! Баскычларга утыр да, көне буе шушы мәйданны күзәт икән ул: кояшның җылы рәхәт нурларын той, күгәрченнәр ашат яки, киресенчә, аларны үз яныңнан ку. Алар монда шундый әрсезләр – үзләрен Сан-Марконың чын хуҗалары итеп тоялар.

Иң беренче чиратта нәрсәләрне караргамы? Юк, санап чыга алмам! Туристның вакыты санаулы, димәк, кайсына өлгерәсез – шуны! Ачык күк астындагы архитектура музее бит бу. Монда һәр йорт, һәр собор дөньяның мәдәни мирасы санала, һәрберсе кабатланмас шедевр!

Каналлар буенча йөзүне кичке якка калдырсаң әйбәтрәк: кояш баегандагы шәфәкъ нурлары астында йортлар тагын да матуррак күренә. Каналлар буйлап йөрүче өч төрле транспорт бар монда. Беренчесе – су трамвайлары, Венециядә аларны «вапоретто» дип атыйлар. Икенчесе – су таксилары: бәясе кыйммәтрәк, әмма туристлар шыплап тулган трамвай түгел инде бу, хәрәкәт итүе дә тизрәк. Өченчесе, әлбәттә, гондола. Аны билгеле бер сәгатькә генә алып була, бәясе дә тәүлекнең кайсы вакытын сайлавыгызга карап үзгәрә. Әмма анда алган тәэсирләр инде бөтенләй башкача. Әкияттәгечә!

Бүләкләр турында да онытмыйк. Чын Венеция битлеге алып кайтырга мөмкин. Аны монда күннән дә, папье-машедан, фарфордан, керамикадан һәм хәтта пыяладан да ясыйлар. Бәясе зурлыгына, нинди материалдан эшләнүенә бәйле. Мурано пыяласыннан эшләнгән сувенирлар да җәлеп итми калмас. Сүз уңаеннан, утрауның үзендә бу пыяла күпкә арзан, диләр.

Италия турында күп сөйләп булыр иде. Мин күргән бу шәһәрләрнең һәркайсы аерым язмага лаек. Һәм аларны һәркем үзенчә ачадыр... Бу ил күңелемне әле һаман да үзенә тартып тора. Анда – матурлык, мәхәббәт, анда – мәңгелек кояш!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар