Актерлык осталыгы... эшмәкәрләргә дә кирәк

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис ҖИҺАНША яңа гына ерак сәфәрдән кайтып төште. Без аның кай якларда булуы, нишләп йөрүе белән кызыксындык.
− Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай каласына анда яшәүче татар эшмәкәре чакыруы буенча бардым. Турфирмаларда һәм төзелеш фирмаларында эшләүчеләргә «актерлык осталыгы» буенча дәресләр бирдем. Әлеге тренингка фирма хезмәткәрләре генә түгел, ә бәлки игъланны күреп, анда ял итүчеләр дә килгәннәр иде.Мастер-классларның максаты – хезмәткәрләргә, клиентлар белән эшләгәндә, үз-үзләрен ничек дөрес тотарга өйрәтү иде. Дәресләр импровизацияләргә дә бай булды, партнерлык ышанычына корылган күнегүләр белән үрелеп барды. Шатлыгымның чиге булмады: инглизчәм бик начар, дәресләрне ничек җиңеп чыгармын, дип курыккан идем. Куркуым беренче минутлардан ук юкка чыкты. Чөнки килүчеләрнең күпчелеге үзебезнең татарларыбыз – Татарстаннан һәм Башкортстаннан чыккан милләттәшләребез иде! Аларга соклануымны яшерә алмыйм. Биремнәрне шундук эләктереп тә алдылар, башкарып та чыктылар.

Шуңа күрә безнең дәресләр бик җылы мөнәсәбәттә узды. Театр тарихы, театр яңалыклары, гомумән, татар дөньясы, татар сәнгате яңалыклары белән үрелеп барды. Ахырда мин аларга Лена Шагыйрҗанның «Аллаһ ярдәм бирсен сезгә, кешеләр» дигән поэмасын укыдым. Монда шигырь дә башка яңгыраш ала икән...
Әлбәттә, 2-3 сәгать эчендә генә «ораторлык осталыгы» буенча бөтен белемнәрне дә биреп бетереп булмый. Шуңа күрә бу очрашулар даими булыр дигән фараз бар. Шундый уйлар белән таралдык. Дөресрәге, көзгә кадәр дип саубуллаштык.

Буш вакытларда, мин актерлык осталыгы буенча дәрес биргән турфирма хезмәткәрләре Дубай, Абу-Даби каласын, күчмә гарәпләр – бәдәвиләр яшәгән җирләрне күрсәттеләр. Менә шулай дәресләрем күңелле сәфәр белән үрелеп барды. Милләттәшләрем арасында йөргәч, үземне ватанымнан киткән кебек тә хис итмәдем. Бары чүлгә алып чыгып «ыргыткач» кына, кайда икәнемне аңладым... (Бу бүләк-сәфәр өчен кардәшләремә аерым зур рәхмәт!)

Бу урында бераз белгәнемне языйм, Әмирлекләргә барырга җыенучыларга бер киңәш тә бирим әле. Сафарига барырга туры килсә, Шейх дачасына күрми китмәгез. Бушка дөядә йөри һәм гәрәпләрнең горурлыгы булган лачыннар белән дә якыннанрак таныша алачаксыз. Хәтта ничек итеп ау оештырганнарын да күрергә була! Лачын – Берләшкән гарәп Әмирлекләренең символы бит. Ул аларда яхшы машиналардан, яхталардан, йортлардан да кыйммәтрәк тора ала.

Казанда – ак буранлы кыш, ә анда 22-24 градус җылы! Халык диңгездә су керә. Бер көнне генә шторм булды, калган көннәрне диңгез искиткеч иде.

...Мине туган ягыма алып кайтасы самолет һавага күтәрелгәндә, Фарсы култыгы өстендә сызылып кына таң атып калды. Ястык болытлар өстеннән очканда яз көне күңелемдә туган хыялны искә төшердем. Бу җирләргә кабат килү турында иде ул хыял. Менә чынга да ашты хыялым!

Минем белән анда булган, һәр көнемне вакыйгаларга бай иткән, искиткеч шәхесләр белән очрашулар оештырган, мине хөрмәтләгән һәркемгә «Сөембикә» журналы аша карлы Казаннан рәхмәтләремне җибәреп калам.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
Соңгы комментарийлар
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
18 гыйнвар 2021 - 12:44Без имениБик гыйбрәтле, җиңел укыла торган, уйлата торган хикәя. Рәхмәт авторгаНик ашыктың?
-
18 гыйнвар 2021 - 12:58Без имениСөембикә журналына рәхмәтлемен .Хикәямне чыгарган өчен . Журнал редакциясенә уңышлар телим ! Язылучыларыгыз саны . көннән көн артсын !!!Ник ашыктың?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.