Логотип
Проза

Үз кояшым чыкмас димә...

Бездә тагын яңа исем: бүген Роза Сабированың дебюты. Ел дәвамында «Сөембикә»гә берничә язмасын җибәреп, өметле автор икәнен раслаган иде инде ул. «Нурлат районы Югары Нурлат авылында туып үстем. Мәктәп елларыннан ук иҗат белән мавыгам. Әйләнә-тирәдә булган вакыйгаларга битараф кала алмыйм», – дип язган Роза үзе турында. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган,  Мәскәүдә социаль-гуманитар институтның логопедия бүлегендә белем алган. Нурлат шәһәрендәге «Алсу» балалар бакчасында педагог-логопед булып эшли. Туган җирендә үзен яраткан эшенә һәм гаиләсенә багышлап яшәве белән бәхетле. Хатын-кыз йөрәге аша үткәреп, булган хәлләргә нигезләп язылган тормышчан хикәясе укучылар күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.    



Хикәя 

Җәй эссе көннәре белән башланып китте. Чөгендер басуында да эшнең иң кызган мәле. Бер хатын-кыз башына өчәр гектардан артык кишәрлекләп бүленгән җирдә кул белән чөгендер сирәкләүләр җиңел түгел шул. Баш өстенә ут-сөңгесен төбәп торган кояшны беразга булса да сүрелдерерлек бер болыт кисәге күренсә икән?! Су эчсәң дә, эчмәсәң дә, авыз гел кибеп тора. Кызларның бу челләдә өйдән алып килгән чәйләре төшкә кадәр үк бетеп, җылынып үз тәмен югалткан сулары да инде әллә кайда, ызан башында ук калган. 

– Ярый, тагын бер генә буразнаны чыгыйк та, аннан, эчне күптерсә дә, теге җылы суны эчеп килми дә булмас, – диде Әдилә үзенә булышырга килгән кунак кызларына. 

– Уф, ардырды... Очы-кырые бармы бу басуның, Әдилә апа? Кояшын әйтер идем тагы... кыздырыпмы-кыздыра. Күр әле тәнемдәге загарымны, Самарага кайткач, дус кызларым шаккатыр. Авылга кунакка китәм дип безне алдап, Сочида булгансың син, диярләр. 

– Әйе, Ләйлә, авыл кызларының Сочие да, курорты да шушы инде... Загарың турында сорасалар, шулай дип әйтерсең. Мин чөгендер басуындагы курорттан кайтым гына әле диярсең... 

Менә шундый инде ул кызлар, ару-талулары өстенә, сусаудан әлсерәгәндә дә, бер-берсенә төртмәле сүзләр әйтешеп көлешеп алалар. Кичкә таба җеп өзәрлек хәлләре калмаса да, клубка чыгып егетләрнең башларын әйләндереп керергә дә өлгерәләр. 

Әдиләләргә Самарадан кунакка кайткан апалы-сеңелле Ләйлә белән Энҗегә дә атна-ун көн чөгендер басуында бил бөгәргә туры киләчәк. Әниләренең бертуган  апалары – Әдиләнең әнисенең йөрәк өянәге көчәеп китү сәбәпле, йорттагы егерме биш сутый бәрәңге бакчасы белән чөгендер басуындагы җир дә Әдилә иңнәренә менеп кунаклаган иде. Кунак кызларының бик вакытлы кайтканнарына апа белән җизни рәхмәтле булса, кызлар исә клубка чыгып дискотекаларда туйганчы биеп күңел ачудан бик канәгать иде. Җәйнең бер көне ел туйдырыр озынлыкта булып, көн дәвамында хәлдән тайганчы эшләсәләр дә, кичен матур киенеп, бизәнеп-ясанып клубка чыгулары үзе бер бәйрәм ләбаса. 

– Кара әле, Әдилә апа, бүген клубка теге кыска кара итәгемне кисәм, озын кунычлы кара чулогым белән килешерме дим? 

–  Килешер, Ләйлә, матур кызларга бар нәрсә дә килешә. Син безнең авылның егетләрен үзеңә гашыйк итеп бетердең инде. Шаштырасың инде аларны тиздән, Ләйлә. 

Әдиләнең сүзләрен хупламаган Энҗе, киресенчә, бераз апасын битәрләп ала: 

 – Апа, син карап кына кылан мондагы егетләр белән. Урлап калсалар, шушы авылда гомер буе чөгендер утап интегәчәксең. Аннары син, апа, кичә теге егет янында артыграк боргаландың түгелме?! Үзең гел миңа замечание ясыйсың, үз тәртибең дә примерный түгел бит. 

– Алай димә, Энҗе. Теге егет дигәнең безнең күрше Илдар ул. Бик акыллы һәм тәртипле үзе. Тик бераз кыюсызрак кына. Андый егетләр янында бераз боргалансаң да зарар юк, танышып китәр өчен кемдер башлап сүз кушарга тиеш бит инде. 

– Юк, Әдилә апа, син безнең апаны димләмә әле, ул унҗидедә генә, аның әле укып бетереп югары белем дә аласы бар. 

Унберенче сыйныфка күчкән Ләйлә зифа буй-сынлы чибәр кызга әйләнгән иде инде. Андый чибәрләр хакында юкка гына, кашыка салып сусыз йотарлык димиләр шул! Күзен сирпеп бер караса, егетләрне үзенә әсир итә дә куя. Клубта бөтен авыл егете кунак кызын гына күзли иде. Егерме бер яшенә җитсә дә, Әдиләдә әле егетләр кайгысы юк. Гәрчә шундый уңган һәм сөйкемле кызны авылның буй җиткән егетле әниләре үз киленнәре итеп күрергә теләүләрен гел сиздереп кенә торсалар да. 

 Кич җитеп, чөгендер басуыннан кайтуга, кызлар Зария апа ягып куйган мунчада юынып чыгалар да бизәнергә-ясанырга керешәләр. Аннары аннан-моннан капкалап тизрәк клубка ашыгалар. Зария апа көн саен бер үк сүзне кабатлап озатып кала: 

– Зинһар, таңга кадәр йөрмәгез, тагын иртүк торасыгыз бар. Әдиләнең яллары беткәнче шул чөгендер зәхмәтеннән котыласы иде бит... 

Аннары кунак кызларына ымлап, Әдиләгә карап тагын дәвам итә: 

–Берүк, кунак кызларын үзләрен генә калдыра күрмә. Бергә китегез, бергә кайтыгыз. Башыгызны югалтып йөри күрмәгез, дим. Кыз язмышы кыл өстендә, кылдан төшсә, тел өстендә, диләр. Ишетсен колагыгыз!  

Бу үгетне көндә ишетеп торганга, ярар-ярар дигәнне аңлатып баш кагудан ары узмыйча, кызлар үзара нидер сөйләшеп-көлешеп тиз генә чыгып китү җаен карыйлар... 

Бу көнне дә клубка якынлашуга, Әдилә «крутой» машина янында телефоннан сөйләшеп торган бер ят егетне шәйләп алды. «Авыл егете түгел, бу да сезнең кебек кунак егетедер инде», – диде ул кызларга. Таныш егет булмагач, исәнләшеп торуны кирәксенми генә эчкә уздылар. 

Кызлар артыннан бастырып ук дигәндәй клубка килеп кергән кунак егет Әдиләнең дусты Мәдинәгә таныш булып чыкты. Динар атлы бу егет Норлатныкы ди. Авылга да беренче генә килүе түгел икән. Сирәк-мирәк кенә булса да үзе кебек крутойлар белән кызлар күзләргә килгәлиләр, имеш... 

Әдилә эсселе-суыклы булып китте. Ишек кырында авыл егетләре белән сүз алышып торган мут күзле ят егет Әдиләләр ягын күзәтә иде. «Кайсыбызны күзли соң бу?! Мине түгел, билгеле. Мәдинәне бугай, дус кызымны? Юк, әллә... әйе, Ләйләне...» 

Шулай уйларга өлгермәде, чү, «Привет!» – дип, Әдиләгә эндәшә түгелме соң бу егет. «Познакомь меня с сестрой», – ди. ( Авыл егетләреннән информация алган бугай). Каршысына килеп баскан Динарның әрсез карашыннан югалып калган Әдилә бар кыюлыгын җыеп:  

– Бездә кунак кызлары тел яшерми, үзең таныш, – диде, авыл кызларына хас шаянлык белән. 

Шул кичтән Динар, «Самарочка», дия-дия, Ләйләнең күңелен яуларга кереште. Үз дәрәҗәсен белгән чая шәһәр кызының гына Динарның әлләкемлегенә дә, кыйммәтле бүләкләренә дә бик исе китмәде. Күңеле торган саен күрше егет Илдарга тартылуын тойган кыз, тора-бара Динар белән очрашудан бөтенләй баш тартып, клубтан кайтканда Әдилә белән Энҗедән аерылып калмау җаен таба иде. 

Кунакта никадәр кызык булмасын, бер ай чамасы вакыт кай арада үтеп китеп, апа белән сеңелнең дә китәр көннәре җитте. 

– Әдилә апа, үзең дә Самарага кунакка кил, көтәбез! – дип хушлашты Энҗе. 

– Гаепләп китә күрмәгез, тагын кайтыгыз, яме, – дип өзгәләнде Әдилә, кызларны җибәрәсе килмичә үз кочагына алып. 

– Солнышко, не скучай без нас, – дип саубуллашты Ләйлә дә Әдиләнең кочагына сыенып. – Алай-болай Динар минем белән кызыксынса, син минем белән элемтә тотмыйсың. Окей? 

– Ярый, Ләйлә, борчылма, берни дә әйтмәм. Мин үзем дә синең Динарны түгел, Илдарны сайлавыңа бик шатмын! 

 Кунак кызлар киткәннән соң, Әдилә өчен җәйнең үз төсен җуйган көннәре бер-берсенә ялганып үтә торды. Сирәк кенә дус кызы Мәдинәгә ияреп клубка чыккаласа да, биюләргә катнашмыйча, тыныч кына бер почмакта утыруны кулай күрде кыз. Динарның да клубта еш күренеп, башка кунак кызлары белән гыйшык-мыйшык уйнап йөргәненә әлләни исе китмәде. Киресенчә, ярый әле Ләйләне сорап йөдәтми дип сөенде генә. Үзе Әдилә белән исәнләшә исәнләшүен, башка сүз катмый. Беркөнне машинасы белән артларыннан акырын гына ияреп тә кайтты. Инде Мәдинәгә күз салуы бугай?! Юк, Мәдинә үз өйләренә таба борылды, машина юлдан тайпылмады. Әдиләләр капка төбенә якынлашуга машинасыннан сикереп төшкән егет Әдиләгә эндәште: 

 – Слушай, когда Самарочка еще приедет? Забыть ее до сих пор не получается. 

– Белмим, Динар. Ул берни дә әйтмәде. Кая да булса китеп, ял итәргә исәбе бар иде бугай аның. Бу җәйдә тагын авылга кайтам димәде ул. 

– Хмм, странно, вроде все так хорошо начиналось... Современная городская девушка, а выбрала себе какого-то простого деревенского пацана... 

– Һәркем үз күңеленә хуш килгәнне сайлый. Ярар, Динар сау бул, мин өйгә керәм, – диде Әдилә сүзне, озынайтасы килмичә. 

– Постой, подожди, айда постоим, поговорим - дип үзсүзләнде егет. 

– Минем синең белән сөйләшер сүзем юк, Динар. 

– Ох-ох, какие мы важные, – дип машинасына таба борылды егет. 

Үз артыннан шап итеп ябылган тимер капка иңрәвеннән сискәнеп киткән кыз, өйалды баскычына ничек басканын да абайламыйча, кабаланып ишек яңагындагы кыңгырау төймәсенә басты... 

Һәм ни гаҗәп, Әдиләнең сөйләшер сүзем юк диюе Динарның мин-минлегенә тидеме, шул көннән башлап тәкәббер егет Әдилә артыннан йөри башлады... 

Әле бер ел элек кенә Арча педагогия көллиятен тәмамлап кайтып, райондагы бер чуаш авылы мәктәбендә татар теле укытып йөргән кыз, җәйге бетмәс-төкәнмәс эшләрдән тәмам туеп, августның унбишеннән сөенә-сөенә эшкә чыкты. Икенче елын гына укытса да, укучылары, башка милләт балалары булуга карамастан, үзен яратып, Адиля Минияровна дип бер алдына, бер артына төшеп каршы алдылар. Күренеп тора, сагынып өлгергәннәр! Үзе укыта торган фән дә рухи халәтенә бик якын килеп тора.  

Көзнең беренче айлары яңгырлы һәм салкынча булса, октябрь азагында көннәр кинәт җылынып, әбиләр чуагы башланды. Рәхәтләнеп хозурланып калырлык алтын көз фасылы! Тик Әдиләнең күзенә көзнең бу матурлыгы күренми. Үзен бимазалап торган сорауларга төгәл җавап табалмыйча интегеп йөргән көннәре. Йә, нигә кирәк булды инде аңа бу Динар?! Үзен генә яратканлыгы, башкаларны санга сукмавы йөзендә ярылып ята. Янәшә бастырып куймасаң да, пар түгелләр икәнен үзләрен белгән һәркем әйтеп бирә ала югыйсә. Юк, бер көн күрми торса да, Динарны юксына башлый Әдилә. Күреп очрашканнан соң, күңел кайтаргыч кыланышларын кат-кат күз алдыннан кичереп, инде ничәнче мәртәбә үз-үзенә башка ул якка әйләнеп тә карамаска дип сүз бирә дә, түземлеге атна арасыннан артыкка җитми. Ял көннәре җитүгә, үзен кабат Динар килеп алганны көтә башлый. Ул шимбәдә дә дәресләрен бетереп чыгуга мәктәп капкасы төбендә иномаркасында йокымсырап утырган Динарны күргәч, күрешү сөенеченнән болай да көләч йөзенә кояш үзе кунгандай булды. Их, шул шимбәдән соң алда үзен ниләр көтәчәген белсә, бичара кыз машинага утыру түгел, башын алып җир читенә качар иде дә бит... 

Кайтырга чыккач, олы юлдан борылып, машинасын аулаграк урынга туктаткан Динар, мут күзләрен уйнатып, Әдиләне кочагына алды. «Җитәр бу недотрога белән кошки-мышки уйнап йөрергә. Бүген үз дигәнемә ирешәм и точка», – диде ул үз-үзенә. 

Нәфесенә ирек кылган егетнең кочагыннан ычкынырга талпынган кыз инде чынлап та мәче авызына эләккән тычкан хәлендә иде... Әлбәттә, үзенчә карышып маташты ул. Тик бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплап өлгергән егетнең көчле куллары кызны үз кочагына бөтереп алып, тагын да кыза барган азгын дәрте кызга кымшанырга да ирек бирмәде. Егет кочагына бөтенләй сеңеп беткән кыз бер мизгелдә үзенең йомшара башлавын тойса, икенче мизгелдә ул моңарчы тоймаган гайре табигый авыртудан каты ыңгырашып, кычкырып җибәрде... 

... Бу рәвешле якынлык кылудан кыз баланың тәне генә түгел, җаны да өтеп алгандай куырылуга карамастан, үз хаҗәтен үтәп өлгергән Динарны, гүя, алыштырып куйдылар. Күз яшьләренә буылган Әдиләне йомшак сүзләр белән юату урынына мыскыллы елмаеп: 

– А ты, оказывается, кроме меня никому и не нужна была??? Но теперь, надеюсь, проблем не будет. Ворота открылись, – диде һәм берни булмагандай кул сәгатенә күз сала-сала киенергә кереште. 

Оятыннан һәм шундый хурлыклы хәлгә таруыннан җир тишегенә кереп китәргә әзер булган Әдилә үз капка төпләрендә ничек машинадан төшеп калганын да, ничек өйләренә кереп егылганын да хәтерләрлек хәлдә түгел иде. Бәхетенә, әти-әнисе өйдә булмыйча, кайтуына ягылып куйган мунчага барып, тәненең кул тигән бар җирен күгәрткәнче ышкып юганнан соң гына бераз үз хәленә кайткандай булды. 

Оятына көч килеп, кылган фасик гамәле өчен гафу итүемне үтенер дип, күңеле белән Әдилә көн дә Динарны көтеп яшәсә дә, шул шимбәдән егетнең эзе суынды. Гүя, Әдилә исемле кыз булмаган да... 

Вакыт агымына кушылып, көн арты көн, ай арты ай үтә. Син сагышлымы, кайгылымы дип сорап тормый гына Яңа ел киче дә килеп җитте. Яшьләр белән берлектә Әдилә дә Мәдинәләрдә Яңа елны каршыларга булды. Салатлар ясаганда, банкада калган тозлы кыяр суын туйганчы эчеп куйды да, үзе дә абайламастан: 

– Кызлар, минем тозлы кыяр ашыйсым килә, – дип, тәлинкәгә үрелде. Мәдинә бу сүзләрне көлкегә борып: «Алай-болай буйга узмагансыңдыр бит?» – дип куйды. 

Кызның шул мизгелдә зиһене чуалып китте. Чыннан да, аның организмында төрле үзгәрешләр бара түгелме? Айлык күреме тукталганны да салкын тиюгә генә юрау, үз-үзеңне вакытлыча гына алдап яшәү бит ул. Табын артында беркемгә күтәрелеп карарга базмыйча үз эченә бикләнеп утырган Әдилә, Яңа ел таңында икәүдән-икәү калгач, Мәдинәгә Динар белән үзенә бәйле хәлләрне сөйләп бирде. 

– Кем-кем, тик безнең авыл кызлары арасыннан нәкъ менә синең бу көнгә төшәсең башка сыя торган хәл түгел, – дип, Мәдинә ахирәтенең күңел ярасын кабат кузгатып алды да, тиз арада тест үтәргә кушты. Тест дигәннәренең ни нәрсә икәнен ишетеп тә белмәгән Әдилә аптырап торган арада, җиңгәсенең запас тестын табып алып, Әдиләнең йөкле булуын раслап та бирде. 

– Мәсхәрәсе ни тора. Үлеп китүең мең артык. Әни белән әти ничек кичерер, аларның күзләренә ничек карармын? – Дустының күзләрендә яшәү дәрте сүнгәнен күреп, Мәдинә: 

– Зинһар, тынычлан. Елап утырудан эш узган, нидер эшләргә кирәк. Бәлки, башта Динарның үзе белән сөйләшеп караргадыр, әйдә, бергәләп уйлашыйк әле, – дип, Әдиләне тынычландырырга маташты. 

– Нишләргә? Мин бит аның адресын да белмим, – дип карышты Әдилә. 

– Әтисе районның билгеле кешесе. Аны белмәгән кеше юк. Әнисе зур кибетләр хуҗасы. Бик акыллы хатын, диләр. Улы белән, бәлки, үзе үк сөйләшер? 

– Белмим, белмим, - дип өзгәләнде Әдилә. 

– Беләсеңме, белмисеңме – башка чара юк. Тик мин синең урыныңда булсам, башта үз әнием белән киңәшер идем. Кешедән ишеткәнче, үз авызыңнан ишетсә, Зария апага да җиңелерәк булыр. Җайлы кеше бит ул, ярдәм итү әмәленә керешми калмас. 

Әйе... Бу хәлемдә әнидән кала кем каршына барып егыла алам, дип үзен түгел, инде ишетәсе хәбәрдән авыруы кабат көчәячәк әнисен кызганудан җаны сыкрап,  әнисенең иңенә хәсрәт өстәп сарылган Әдиләнең үз хәле дә мөшкел иде. Ана кеше өчен илдә-көндә йөз аклыгы булыр дип үстергән газиз баласының мондый хурлыклы хәлдә калуы үлемгә тиң булса да, Зария бердәнбер кызы хакына Динарның әти-әниләре белән сөйләшеп карарга булды. 

Зур кибет хуҗабикәсенең элеккеге яхшы танышы икәнен белгәч, Зария бер мәлгә югалып калса да, үзен тиз генә кулга алып өлгерде: 

– Әй, Сафия, дөнья түгәрәк диләр, дөрес икән. Ни хәлләрең бар, кызый? 

– Зария, синме бу, кыз?! Кай тарафта яшәп ятасың? Сине күрмәгәнгә дә биш былтыр... 

– Башыңа төшсә башмакчы буласың икән, бердәнбер кызымны синең улыңа яучылап йөрим менә. 

Сафиягә улы аркасында кызының нинди хәлгә таруын сөйләп биргәннән соң, ни җавап ишетәм дип куркып калган Зарияне булачак кодагый кочаклап ук алды. 

– Никах була, Зария, монда эш пешкән инде. Бар, кайтып кызыңны тынычландыр. Әтисенә дә, Динарга да үзем әйтермен. Кара әле син аны, ирлеген иткән дә качканмы? Менә бит ә, кемне үстергәнбез диген. Бик азды шул ул, артык байлыкка чыдаша алмау шулдыр инде... Безне дә санга сукмый башлады. Ә кызың сине җибәреп дөрес эшләгән. Шулкадәр иркен тормышта яшәп, туачак оныгыбызның ярым ятим булып үсүенә юл куймаячакбыз! 

Никах көне дә, загста язылышу вакыты да яшьләрнең үзләреннән башка гына хәл ителеп, өлкәннәр шул хәстәргә кереште. Булачак кода-кодагыйларның үзара килешү нәтиҗәсендә никах мәҗлесе кыз йортында үткәрелеп, туй мәшәкате тулаем егетнең әти-әнисе өстенә төшәчәк иде. Никах укытырга ике көн калгач, Динар берни булмагандай Әдиләләргә килеп керде. Ясалма елмаеп, хәл-әхвәлләрне сорашкан булды. Телен көрмәкләндереп булса да, озак килми йөргәне өчен гафу да үтенгәндәй итте. 

– Безне әти-әниләр белән туганнар көтә, таныштыру мәҗлесенә сине алып килергә куштылар. Мин сине алырга килдем, – диде үзенең килү максатын ачыклап. 

Ничарадан бичара Әдилә бераз икеләнгәннән соң, күңеле тартмаса да, Динарга ияреп машинага чыгып утырды. Юлда барганда Динарның килделе-киттеле сүзләреннән икеләнүе көчәя генә барса да, ни булса шул булыр, әти-әнине күпме утка салырга була, бәлки, яшәп китәрбез әле, дигән уйлар белән үз-үзен юатырга тырышты... 

Биек койма белән уратылып алынган хан сараедай зур йорт капкасыннан килеп кергәч, Динар, күр без ничек яшибез дигән кыяфәт чыгарып, машинадан башта үзе төште һәм, уңъяк ишекне ачып, Әдиләне күтәреп аягына бастырды да, ычкынып китмәсен бу дигәндәй җайсыз гына култыклап та алды. Мәрмәр баскычлардан күтәрелеп, затлы металлдан эшләнгән ишек ачылып китүгә, әти-әнисе, туганнары урынына, кунак бүлмәсендә кәеф-сафа корып утырган өч-дүрт исерек егетне күргәч, бер мизгелдә күз аллары караңгыланып китеп, башыннан әллә нинди шомлы уйлар узган кыз, куркуыннан калтырап:  

– Динар, кемнәр бу? Әти-әниең кайда? Ник мине мондый мәҗлескә алып килдең? – диярлек көч тапты үзендә. 

– Ха, какие родители, я сегодня устроил мальчишник. Сначала познакомишься с моими друзьями, вместе отметим наш никах. У нас общяг. Пусть мои друзья тоже попробуют такую сладость, как ты! 

Ул да булмады, дусларым дигәннәренең берсе маймыллана-маймыллана: 

– К вашим услугам, мин Вадим булам, – дип үзе белән таныштыра башлады һәм кулындагы чәркәсен Әдиләгә сузды. – Безнең Динар сайлый белә красоткаларны. Лакомый кусочектан авыз итә калсак, Динарның иң преданный дусты буларак, мин беренче булырмын, надеюсь. 

Шайтан суыннанмы, башка нәрсәдәнме күзләре калайланган бу иблис токымын күрүгә, кылт итеп исенә төшкән Ләйләнең сүзләре Әдиләнең миен бораулап алды: Әле җәй көне үк Әдиләнең Динарга карата булган хисләреннән хәбәрдар булган Ләйләнең кисәтүе рас килде кебек. Телефоннан сөйләшкәндә: «Сак була күр, Динар эгоист кына түгел, наркотиклар да куллана бугай ул», – дигән иде. 

Аякларының хәле китүдән куллары белән ишек тоткасына ябышып чак басып торган Әдиләнең үзен саклау инстинкты югалганнан-югала бара. Динарда Әдилә кайгысы юк. 

– Что застряла у порога, проходи, привыкай к такой жизни, ты же сама добивалась роскошную жизнь, – дип, табындагы дуслары янына ашыкты. Ишек катына дус дигәннәрнең тагын берсе чыгып, инде икәүләп Әдиләне эчәргә кыстый башладылар. Бусының оятсызлыгы чик-чаманы белми торган булып, куллары белән Әдиләнең күкрәгенә үрелгән иде, кыз, җан ачуы белән тегене этеп җибәргәндә, бар гәүдәсе белән ишеккә терәлүе булды – ишек ачылып китте. Әдилә тышка атылды. Атылды дип, бер-ике адым атларга өлгермәде, галәмәт зур овчарка өреп килеп чыкты. Шушы эт тарафыннан үзенең ботарлап ыргытылган гәүдәсе күз алдына килеп басып, ничек йөрәге ярылмагандыр?! 

– Рекс, нельзя! Ко мне! – дигән кырыс тавышка туктап калган эт, борылып, капкага таба чапты. Әдиләнең исән-имин калуына сәбәпче булган хуҗалар, өйдә хәвеф-хәтәр барлыгын сизгәндәй, хәлиткеч минутта кайтып керделәр. Машинадан сикереп төшеп, абына-сөртенә атлаган Сафия ханым Әдиләне кочаклап ук алды:  

– Ни булды, балакай?! Әдилә сездәме дип кодагый шалтыраткач, ни дияргә белмәдем. Динар безгә никах алдыннан дусларым белән утырып алабыз дигәч, каршы килмәскә булып, үзебез дә бераз ял итәрбез дип дусларыбызга кич утырырга китеп барган идек. Сине алып киләсен әйткән булса, өйдән чыгып китә идекме соң без?! 

Әдиләнең тел әйләндереп нидер әйтерлеге түгел, аягында басып торырлыгы да юк иде. Сафия ханымның кочагына сыгылып төшкән кызны Фәрит ага тотып калды. Үзен берни булмагандай итеп тота белгән Динар да, көтмәгәндә кайтып кергән хуҗалардан шүрләп калган дуслары белән, ул арада өйалдына чыгып баскан иде инде. Әле генә үзләрен секс бомба санаучы калай әтәчләр, хуҗаның ачулы карашы белән очрашудан куркып, тизрәк чыгып таю ягын карадылар. Улының чираттагы башбаштаклыгын күреп, ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән Фәрит ага ир-ат көче белән кизәнеп Динарның яңагына сугып җибәрде. Әнисеннән кисәтү ишеткәндә дә, әтисен үз ягына аудара белеп һәм әтисе тарафыннан гел яклау табып яшәргә күнеккән Динар, гомерендә беренче тапкыр әтисе сугып җибәргәннән түгел, ә бәлки, әтисенең күз карашында чагылган ләгънәт угыннан куырылып, җебеп төште. 

– Сафия, Әдиләне өйгә алып кер. Тынычлансын, чәйләп алыгыз! Бу малай актыгы белән ничек сөйләшергә икәнен мин үзем белермен. 

– Кызым, Әдилә! Монда булган хәлләрне кодагыйга сөйләп, зинһар, әниеңне никах алдыннан хафага сала күрмә инде, яме, – диде Сафия ханым, Әдилә бераз тынычлана төшеп, чәй табыны артына утыргач. 

– Иии, Сафия апа, бу хәлләрдән соң нинди никах турында сүз булуы мөмкин?! Ул бит мине мыскыллауның соңгы чигенә җитеп, сине минем дусларым да татып караячак, безнең барысы да уртак диде. Шул кешене ничек мин үз ирем итим?! 

– Алай кырт кисмә әле, Әдилә! Туачак сабыең, безнең бердәнбер оныгыбыз хакында уйла. Никахсыз туган балаңа зинадан туган ярлыгы тагылачак. Авыл җирендә үзеңә дә бик кыен булачак ирсез бала тапкан исемен күтәрүләре. Аннары Фәрит Фарисович та районның күренекле кешесе, аның абруена да тап төшермәскә иде бит. Бердәнбер дә булгач, ир бала да булгач, әтисе кирәгеннән артык ирек куйды шул! Терсәк якын да, тешләп булмый. Хәзер аның бар өмете – туачак оныгында. Их, гомерләр булып, онык күрү бәхетенә ирешсәк, белер идек ничек тәрбияләргә, ди. 

Ата үз дигәненә ничек ирешкәндер, кул беләнме, тел беләнме, Динар ишектән керә-керешкә Әдилә каршысына тезләнеп гафу сорарга кереште. 

– Адиля, прости, пожалуйста! Это же шутка была. Мои друзья просто играли на твоих чувствах. А я тебя обожаю. – Аннары әнисенә карап: – Мам, но ты же хорошо знаешь моих друзей. И Сергей, и Вадим, и Захар, и Алик, все замечательные ребята. 

– Нинди мам булыйм мин сиңа? Авыз тутырып әни дип тә әйтә белмисең бит. Атаңның бил каешы эләкмәгәнгә игелексез бала булып үстең син. Дусларыңны әйтер идем тагын, барысы да үз ишләрең – бездельниклар! Әллә кайчан эзләрен суытасы булган да... – Сафия ханымның сүзләрен куәтләп, Фәрит ага да үз фикерен ярып салды: 

– Моннан ары берсенең дә эзе булмаячак минем йортымда! Егерме бишкә җитеп тә акылга утырмаганга, үзеңнең дә һәр адымың контрольгә алыначак. Бу минем соңгы сүзем!!! 

Динарның икейөзләнеп гафу үтенүләре әтисенең басымы астында гына икәнен яхшы аңлаган Әдилә, бернинди үгеткә дә карамыйча, булачак никахтан баш тартып, үз өенә кайтып китә ала иде, билгеле. Ләкин килен булып төшкәнче үк үз кызларыдай кабул итеп, үзен дә, туачак сабыен да яман ярлык тагылудан араларга әзер торган мәрхәмәтле ата белән ананың гозеренә каршы ничек телен әйләндереп, юк, мин бу йортка кабат ике аягымның берсен дә атламыйм, дип әйтә алсын?! Өстәвенә, өйдә әтисе дә, кем белән каралган, шуның белән аклансын дип, көндә әнисенең теңкәсенә тия икән. 

Күз яшьләре белән башланып, ай буе яшь койдырган гыйнварның соңгы көне туй белән тәмамланды. Динарның никахлы һәм законлы хатынына әйләнгән Әдилә зур йортка килен булып төште. Килен булып төшүенең беренче атнасында ук кайнана өч айлык көмәнле Әдиләне таныш гинеколыгына алып китте. Озак кына караганнан соң, УЗИның ике яралгы күрсәтүен әйткән табибка Сафия ханым сөенчегә дип акчалата бүләк сузганда, ике дигән сүзне ишеткән Әдилә чак һушыннан язмады. Динарга хатын да, бала да кирәк түгеллеген белгәнгә, бала туганчы торырмын да, аннан аерылырмын, бер баланы ничек тә үстеремен әле дип күңеленә киртләп куйган иде ул. 

Әдиләнең карынында ике яралгы үсә дигән яңалыкны кайната белән кайнана үзләренә күк капусы ачылгандай кабул итсә, үзем генә, үземә генә дип яшәргә күнеккән Динар, киресенчә, бу хәбәрдән көнчелек чиренә сабышты. Ата-ана байлыгын хәтта шул яралгылар белән бүлешү дә аның өчен үлем белән бер иде. 

Тагын ике айдан карындагы сабыйларның берсе малай, берсе кыз икәнлеге ачыкланды. Сөенечләреннән нишләргә белмәгән Фәрит белән Сафия ничек тә Әдиләнең кәефен күтәрергә, күңелен күрергә тырышсалар, Динар моңа үртәлеп, киресен эшли. Төсен җуеп тоныкланган күзләре белән шактый юанайган Әдиләгә карап тора да: «Ну и досталась мне женка, баба деревенская», – дип кулын селтәп чыгып китү җаен карый. 

Күпмедер вакыттан соң аның «энә»гә үк утырганы билгеле була. Бердәнбер улларының шушы афәткә дучар булуына үзләрен дә гаепле санаган ата белән ананың йөрәгенә кан сава... Биш-алты ай бергә яшәү дәверендә үзен ир хатыны итеп тоярлык иркә-наз күрмәсә дә, туачак игезләренең әтиләре булган Динарга карап Әдиләнең дә йөрәге әрни. Вакыты белән ул аны кызганып та куя. Тайгак юлдан китмәсә, нинди асыл ир-егет буласы да бит?! 

Әле иллегә дә җитмәгән өрлектәй ир булган әтисе белән кырык бишен яңа тутырган, әле җиләк кебек чагындагы әнисе инде бар өмет-ышанычларын баглап якты дөньяга аваз саласы оныкларын көтәләр. Динарга да, Әдиләгә дә туры килсен дип, йөз исем арасыннан Данияр белән Диләрә исемен сайлап куйдылар... 

Һәм, ниһаять, җәйнең матур таңында  Әдиләнең тулгагы башланып, тиз арада ашыгыч ярдәм машинасын чакырттылар. Динарның гадәттәгечә өйдә кунмавы сәбәпле, бала тудыру йортына киленен Сафия ханым озата барырга тиеш булды. 

 «Әдиләне урнаштыруга шалтыратырсың, сине үзем килеп алырмын», – дип калган иренең килеп җиткәнен көткән арада, унбиш-егерме минут элек үзләрен алып килгән ашыгыч ярдәм машинасы кабат тудыру йорты  янәшәсендәге авыруларны кабул итү бүлеге ишеге төбенә үк килеп туктады. Сафия ханым, таң белән кайсы бәхетсезенә ни булган икән, дип уйларга өлгермәде, машинадан авыруны төшергәндә, носилкада авыз-борыныннан кан китеп аңсыз яткан үз улын күреп, җан авазы белән «әй балам, балам» дип сулкылдап, улы өстенә авып китә язды...  

– Передозировкага охшаган – диде, Динарның үзен дә, Сафия ханымны да яхшы белгән шәфкатъ туташы. 

Көннең кыл уртасында бер-бер артлы ике сабый яшәү даулап бу җиһанга аваз салганда, бу шатлыклы хәбәрне хәсрәт дәрьясына күмеп реанимациядә үз аңына киләлмәгән Динар егерме алты яшендә бакыйлыкка күчте ... 

*** 

Хикәямнең нигезендә моннан унбер ел элек булган вакыйгалар ятканга, укучыларны Әдиләнең бүгенге язмышы кызыксындырмый калмас. Хәзер Самарада яшәп яткан Әдилә чын татар мохитен саклап, андагы милли җанлы татарлар белән бер казанда кайный. Данияр белән Диләрәгә өч яшь тулганчы, килен булып төшкән йортында үзенә җил-яңгыр тидерми, балаларны карап-тәрбияләп үстерешкән кайнатасы белән кайнанасына мең рәхмәтле ул. Акыл иясе булган кайнатасы балаларга өч яшь тулгач: «Кызым, синең үз тормышың булырга тиеш, кайсы шәһәрдән телисең, сайла, квартира алып бирәбез», – диде, килененә тормыш офыкларын киңәйтүдән курыкмаска киңәш итте. Әдилә Самараны сайлады. Үзе өчен бик якын булган туганнары Ләйлә белән Илдар гаиләсе дә Әдиләне үз яннарына китерәселәре килә иде. Ләйлә дигәннән, исегездә булса хикәямнең башында унберенче сыйныфка күчкән кыз, бүген инде Самара шәһәренең күренекле клиникасында педиатрия бүлегенә җитәкчелек итүче балалар табибы. Язмышын гади авыл егете белән бәйләгән Ләйлә үзен бик бәхетле хатын-кыз итеп саный. Кулларыннан бар эш килгән Илдарның кечкенә булса да үз төзелеш фирмасы бар. Биш һәм өч яшьлек ике уллары үсеп килә. Хикәямдә телгә алынган кунак кызы Энҗе турында да беләсегез киләдер. Инглиз телен камил белгән кыз Америкага ук китеп барган. Белем эстәвен Калифорния университетында дәвам итә. 

Данияр белән Диләрә һәр каникул саен Норлатка кайтып, дәү әти белән дәү әниләренең көтеп алган шатлыклы мәшәкатьләренә әйләнә-әйләнә, әле яңа гына унберне тутырдылар. Сафия ханымны балаларны артык иркәлисең дип ачуланса да, үзе дә кырыс булып кылана гына. Бердәнбер улларының төсе булып яралган оныклары өчен Раббыбызга рәхмәтле алар. Динарның фаҗигале вафатыннан соң дин юлында бастылар. Үз оныкларына да дини тәрбия биреп, милли рух сеңдерергә тырышалар. 

Хикәямнең төп герое Әдиләнең Самарага китеп чын татар мохитен саклап яши диюем, тормыш офыклары киңәеп, үз күгендә бәхет булып балкыр өчен үз кояшының чыгуы белән бәйле. Самара зыялыларының балаларына татар теленнән дәресләр биреп йөргән Әдиләне татар иҗтимагый үзәгенә чакырдылар. Бүген ул укытучы да, оста оештыручы да... Күгендә балкыр өчен калыккан үз кояшы белән дә ул шушы үзәктә танышты. Дөресрәге, таныштырдылар. Яше кырыкка якынлашып килгәндә, егерме ел су асты көймәләрендә йөзгән Инсаф, хәрби пенсиягә чыккач үзе туып-үскән Самарага кайтып төпләнә. Хезмәте аркасында гаилә кора алмаган егет буйдак исеме күтәреп кырыкка җитә. Аңарда үз телен өйрәнәсе килү теләге уяна. Милли җанлы туганнары аны шушы үзәккә алып килә. Калганы Инсаф белән Әдиләнең уртак сере. Уртак сер дигәннән, бу бәхетле гаиләдә тупырдап торган уртак бала – өч яшьлек Әмир үсеп килгәнен әйтмәсәк, хикәябез тулы булмас иде. Күкләрендә үз кояшларының балкып торуына өметләнеп кавышкан ир белән хатынга бәхетле озын гомер телик.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Роза хикэягез бик гыйбрэтле, кызыклы,рэхмэт. Зур унышлар сезгэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бүгенге көн өчен бик гыйбрәтле язмыш. Эй, тормышта да шулай матур тәмамлансын иде...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Афәрин, Роза якташ, авылдаш. Бик матур хикәя. Тын да алмыйча укып чыктым дип әйтә алам. Уңышлар сиңа!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хикэя бик ошады, бер тында укып чыктым. Ижади унышлар телим сезгэ.

          • аватар Без имени

            0

            0

            РЭХМЭТ! ТАГЫН ШУНДЫЙ ТИРЭН ЭЧТЭЛЕКЛЕ ХИКЭЯЛЭРЕГЕЗНЕ УКЫРБЫЗ ДИЕП ОМЕТ ИТЕП КАЛАМ!

            Хәзер укыйлар