Логотип
Проза

Юлдашлар

«Кеше ниндидер бер тетрәнү кичермичә генә үсешнең яңа баскычына күтәрелә алмый». Камалиянең бу юлларны психология дәреслегеннән мең кат укыганы бар. Ышанмый иде. Сүзләргә түгел, кешеләргә ышанырга кирәк. Дөнья гаделләр, матурлар, саф күңеллеләр кулында!
 
...Тимер-томыр шавына колак тонмалы! Кыз, ирексездән, йөзен пәлтә якаларына яшерде. Юеш яка җылытмый. Салкынлыгы битне куыра хәтта. Йә нишли инде ул бу – кешеләр берсен-берсе күрми торган вокзалда? Нигә аны берәү дә юатмый? Һичьюгы бер чынаяк кайнар чәй тәкъдим итми? Иртәдән бирле тамагына ризык валчыгы да кергәне юк. Камалия еларга тотынды. Еламаслыкмыни? Чит-ят Мәскәү вокзалында мескен булып басып тора. Билеты да, акчасы да юк. Ярый әле кайтыр юлы билгеле. Әнә теге «Мәскәү –Казан» дигән язулы поездга гына утырасы да... Бәлки берәр мәрхәмәтлесе табылыр? Аны – җиде юл чатында ялгыз басып калган кызны вагонның тамбурына гына булса да утыртыр? Беренче вагон, икенче... Юк, икенчегә утырмый. Икенче вагонга утырып килде ул башкалага. Бу сан аңа килешмәде? Югыйсә, билетны вокзалга барып, үзе сайлап алган иде. Кичә, киңәшмәдән соң. 
 
– Искәндәрова, федераль казначылык үткәрдеме безнең документларны? – дип сорады аннан директоры. Ул чакта бар да гадәттәгечә иде. Дүшәмбе. Киңәшмә. Әнә директорның ике урынбасары кичә генә институтны бетереп, бу оешмага бухгалтер булып эшкә урнашкан кызны астыртын гына күзәтә. Җавап биреп кара, янәмәсе.
 
– Узган атнада элемтәгә кергән идем, оригинал документларны сорадылар. Командировкага барып кайтмый булмас, Әсхәт Фәтхерахманович, – диде башлыкка Камалия. Бу сүзләрдән директорның йөзе май кояшы кебек балкып куйды. 
 
– Озакка сузасы түгел. Бүген үк җыен юлга. Как раз мине дә чакыралар Мәскәүгә. Кунакханә ягын үзем кайгыртырмын. 
 
Урынбасарларның берсе, башкаларга да сизелерлек итеп, хихылдап алды. Камалия генә берни аңламады. Башкала кунакханәсендә директорның икесенә бер номер алганын күргәч кенә күзләре шарланды. Ничек диде әле? 
 
– Башка бүлмәләр юк, асылым. Әйдә, кунагым бул. Нигә күзләреңне шарландырып карап торасың. Белмәдем, дип кенә ачуымны чыгара күрмә. Кәефне бозма. Хәер, бу килеш тә минем сине тотып ашарлык дәртем уйнап тора. Күлмәгеңне, сәдәфләрен чишеп тә тормый, йолкып төшерәм хәзер. Ай, асыл кошым, кил кочагыма, кил. Мәскәү турында ничек шәп уйлап таптың, ә? Алайса, Казанда күзләр җитәрлек. Йә хатынга җиткерерләр. Ашап бетерәм үзеңне бүген.
 
– Кагылмагыз!!! Кагыласы булмагыз! – Камалиянең бөтен кимсенүе, ачуы, нәфрәте шушы сүзләргә сыеп бетте. Аннары шомлы, караңгы Мәскәү кочагына ташланды ул.
 
– Әтрәк-әләм! Асмановка берәүнең дә кычкырырга җөрьәт иткәне юк. Синең дә чабуыңны кыскартырмын! Искәндәрова, ты уволена!!! – Җитәкченең ачуы кинәт каһкаһә белән көлүгә күчте – бүлмәдә кызның сумкасы онытылып калган иде. – Кайтырсың, тутый кош, Мәскәү кадәр Мәскәүдә акчасыз, билетсыз әллә ни ерак китә алмассың...     
  
Кунакханә каршындагы парк эскәмиясенә утырып күңел савытын бушаткач, салкын карга калын эзләр сала-сала, туп-туры вокзалга китте Камалия. Бүген үк кайтып китәргә! Билетны алмаштырырга да бу пычраклыктан арынырга! Тик хәсрәтләре әле башлана гына иде, ахрысы. Үзе белән сумкасын алмаганын билет кассасы каршында гына төшенгән кызны чираттан төртеп чыгардылар. Кара, әле генә ачудан ут булып яна иде. И әни, тормышның мәхәббәттән генә түгел, көрәштән дә торганын нигә аңлатмадың беркатлы кызыңа... 
 
– Гражданочка, ни булды? – Тимер урындыкны кочаклап елап утырган Камалия, форма кигән кешене күргәч, айнып киткәндәй булды.
– Берни булмады, – диде ул яшьләрен сөртә-сөртә. 
 
Тәртип сакчысының тәҗрибәсе зуррак иде булса кирәк, бу сүзләргә ышанасы килмәде. Кырыс тавыш белән әмер бирде: 
– Кая, документларыңны күрсәт!  
 
Камалия куртка кесәсенә кулын тыккан итте һәм... Ни хикмәт – паспорт шунда! Кыз, балаларча шатланып, паспортын полиция хезмәткәренә сузды. Документы кулда, димәк, кайтып китәргә өмет бар. 
– Казанга кайтам. Бүген үк утырам поездга! – дип сөйләнде ул. Әнә паспорт арасында берничә йөзлек акча да күренә. Әле генә елап утырган кызның рәхмәт әйтеп китеп баруын тегесе ни дип тә юрарга белмәде:
– Хәерле юл, туташ!  
 
Чират, һай озын тоелды аңа. Бу дөньяның кеме генә юк. Әнә бер әби кассир хатыннан билет таптыра. Тегесе баш чайкаган саен: «Улым янына кайтам. Билет кирәк! Бәлки соңгы юлым булыр», – дип тәкрарлый. Икенчесе – студент бугай – «Билет юк!» дигәнгә исе китми генә, башка көнгә дә ярый, диде. Ә Камалиягә билет бүген үк кирәк. Аңа монда калырга ярамый. 
– Билет юк.
– Ничек инде юк?
– Бүгенгә билетлар юк. Иртәгегә аласызмы? – Кассир хатын хисләрнең төрлесен күргән – исе китми.
– Миңа бүген кайтырга кирәк. Монда башка сәгать тә кала алмыйм.
– Берни белән ярдәм итә алмыйм. Кая, икенче кеше кем анда?
 
Кызны тагын чираттан этеп чыгардылар. Әрсезләнгән, күзгә күренеп терсәклегә әйләнә барган Камалия янәдән пыяла тәрәзә төннегенә бакты. 
– Минем бүген билет алу мөмкинлегем бармы? – диде ул шактый нык итеп.
– Өметсез – шайтан! – диде ул. – Ходайдан сорагыз, бәлки, берәрсе алган билетын кире тапшырыр. Бездә шундый хәлләр дә була. 
 
Менә анысын бик дөрес әйтте бит. Камалия белән дә ни генә булмас. Вакыйгалар, үз өеренә бөтереп, әллә нинди маҗаралар да әзерләп куймагае. Хәерле булсын! 
 
Сәгать телләре авырлык белән генә алга тәгәри. Бер сәгать үтте, ике сәгать. Билет сатучы хатын аны таный ук башлады. Сорау биргәнче үк, юк, дип, башын гына чайкый. Эчкә салкын үтә, елап арыган күзләрен йокы сыкысы сара. «Минем әни әйтә торган иде, Ходайның һәр эше хәерле дип. Менә мин дә юлга чыктым әле, – ди аңа бер тавыш. – Якты дөньялардан кайчан китәчәгең белеп булмый. Кеше балчыктан ярала, балчыкка китә диләр, анысы хак. Тик җаным тыныч түгел. Соңгы сулыш алганда газизем – улым, бердәнберем янында буласым килде...» Камалия сискәнеп китте. «Җаным тыныч түгел», – дип, аның әнисе әйтә мәллә? Ә кызы аны юата да алмый, ул еракта, Мәскәү калаларында, таш диварда өметсезлек белән көрәшә… 
– Апа, сезне кассага чакыралар. 
 
Бу тавыш Камалияне генә түгел, улы янына кайтырга ниятләп билет өмет иткән тавыш иясен дә касса тәрәзәсенә капланырга мәҗбүр итте. Ярый әле, билет икәү булып чыкты. Карчыкның да йөзе яктырып китте. Бәхет бер килсә, колач җәеп килә – Камалиягә дә җиле кагылып үтте. Аңа дигән билет, әнә, кассада көтә. Тик... «СВ» вагонга акчасы җитми иде шул аның. Ә кассир хатын башканы тәкъдим итми. Алсаң, ал, югыйсә башка берәүгә сатам, тагын ике сәгатьтән поезд Казанга китә, ди... Китә, ди! Мең ике йөз сумны каян табарга? Вокзал уртасында кеше талап булмый бит инде. Нишләргә? Бертуктаусыз башта шул уйлар бөтерелде. Бер юлы булырга тиеш ләбаса! Менә хәзер җае чыгарга тиеш! И-и Ходаем, ярдәм ит, дип кулларын догага күтәрде ул. Шулчак могҗиза булды – муенындагы алтын чылбыры өзелеп, кулоны чылтырап асфальтка тәгәрәде. Камалиянең исә өмет дисбеләре бер җепкә тезелә башлады. Алтын яфракны учына йомарлаган килеш, ломбард эзләп әрле-бирле сугылды ул. Менә тапшырды да. Билетны алып, бәхетле вагонын эзләп йөгерде. Һәм... тамбурда баягы әбине күреп, аптырап китте. 
 
– Ни булды сезгә? – диде ул, аның агарынган йөзенә карап.
– Таныш булмаган ниндидер сакаллы ир-ат белән бер купеда ничек кайтмак кирәк? – Үзенә күрә аның да борчуы җитди иде. 
 
Камалия, үз купесындагы юлдашы белән килешеп, әбине үз янына урнаштырды. Аның авыз эченнән укыган рәхмәтләренә эреп китте кыз. Менә шул халәттә Казанга кайтып җитәсе иде. Әнисе тавышы кебек ягымлы шул. Бер чынаяк чәй йотса, тагын да дөньялары түгәрәкләнер иде. Әбинең тәмләп чәй шүпергән тавышына чыдамады, бөтен үпкәләре кайнап диярлек тышка ишелеп чыкты – сулкылдып елап җибәрде кыз. Бу юлы әби юатты инде аны. Беренче һәм соңгы күргән танышыңа бушанырга була. Сөйләде Камалия, нинди мыскылга дучар булганын да сөйләде, интегүләрен дә яшермәде. 
 
– И-и балакаем, борчылма, барысы да артта калсын. Күңелеңнән алып ташла ул адәм актыгы кыланмышларын. Минем сүзем үтә әле – улым белән сөйләшеп карармын, үз янына эшкә алыр. Бу бозыклар янында ни эшләмәк кирәк? Улым бик яхшы минем. Менә Мәскәүгә дә юллады, әни, акча күпме кирәк, әйт, жәл түгел, диде. Зур кеше ул минем. Директор. Кулыннан килмәгән эше юк. Самолетка гына утырып кайт, диде дә, ризалашмадым. Куркам мин ул һава очкычларыннан. Менә каршы алыр әле... 
 
Казан аларны чыннан да якты нурлары белән каршы алды. Камалия ирексездән елмайды. Башкаладан әллә нинди маҗаралар белән иза чигеп кайтып килә ул. Ә барыбер рәхәт. Әнә Әсма әбисе дә үз итеп өлгерде аны. Ул әйтмешли, ничу изелеп яшәргә. Дөньяда әнә яхшы кешеләр дә җитәрлек икән ич. 
 
Камалия үз күзләренә үзе ышанмады. Әнисен каршыларга дип, әле яңа гына самолет трабыннан төшеп, машинасын тимер юл вокзалына куып килгән кичәге директоры – Асманов басып тора иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызык.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шул булып чыгар дигэн идем.Карале, интуиция...

      • аватар Без имени

        0

        0

        вэт кяфер......

        Хәзер укыйлар