Логотип
Проза

Яшел чыршы, басып торчы...

Кайный Казан, ташып түгелергә җитеп кайный. Һәр чатка олавы-олавы белән эреле-ваклы чыршылар китереп аударганнар. Чыршы сайлап мәш килә халык. Яңа ел борын төбендә, димәк. Еллар алышыныр чак җиткән.

Гомерләр сиздерми генә уза... Уза икән шул. Әле кайчан гына күркәле чыршы күрсә, бала-чага кебек куана иде бит Зәрия дә. Ә хәзер битараф. Чыршы күркәсенә генәме, дөньясына...
Ул кинәт дертләп китте. «Бер җирең дә авыртмаса, син инде теге дөньяныкы, исән кешенең кай төшедер авыртырга тиеш», – дия идеме әбисе?! Шулай шул, гаҗәпләнә, соклана, хәтта шакката белмәсәң, яшәүнең тәмен, ямен тоймыйсың... Ә ул гаҗәпләнә, шакката аламы соң? Ияләште ич ялгызлыгына да!

Чыршы базары янында озак тукталып тормады, ылыс, сагыз исе аңкып торган һаваны күкрәк тутырып сулады да ашыгып эчкәрәк узмакчы булды. Алай да карлы сукмакларны баскан, әрдәнә-әрдәнә өелгән чыршыларга кызганып, тагын бер борылып карады. Шаулап утырган урман булыр иде бит болар! Башларын күккә чөеп үсәсе дә үсәсе иде аларга... Сыкранып сыкылы юлда ятасы түгел. Каян чыга диген бер кирәкмәс бу шаукым? Әйтерсең, өй түренә чыршы утыртып куймасаң, яңа ел килми калыр. Ничек кенә килә әле! Сиздерми генә килә дә, шыпырт кына үтеп тә китә. Юк, күңелдә кала. Хыялый өмет, яңа елдан ниндидер могҗиза көтү хас адәм баласына. Хыялларың чынга ашса-ашмаса да, яңа елның яңа бәхет алып киләсенә ышану бар... Тик бер-береңне уздырыштан чыршы бизәүнең зарурилыгын гына аңламый Зәрия. «Бала-чагаң юкка», – дияр Рита. Урман яме – җан иясе бит алар. Чыршы, нарат, каенның да җаны булуына инанучы тагын бар микән? Сусыз яши алмый, сулый, үсә, яшәрә, ылыс-яфрак коя, картая – шулай булгач, җансыз түгел ич инде чыршылар! Яңа ел кичендә – бер тапкыр: «Яшел чыршы, басып торчы өйнең түрендә...» – дип җырлар өчен генә кирәкме ул? Хәер, кем генә хәтерли икән соң ул заман җырларын? Ә иртәгесен чүп савытлары янына өелгән, ботарланган, сулган чыршы күреп йөрәге әрни Зәриянең. Бер көнлек куаныч... Иң күбе, бер атналыктыр. Чыршы елый да әле ул! Ылысы коела башлагач, кирәксезгә чыга урман сылуы!
Нигә болай төшенке уйлар биләде әле аны? Бар да яхшы. Каз эзләп кенә килеше иде бит базарга. Күңеленә ошаганын сайлап алыр да өенә ашыгыр. Каз түшкәсен әйбәтләп юар да тозлы суга батырып куяр... Табын күрке булырлык каз табарына шикләнми ул. Беренче кат каз кыздыруы түгел лә...

Күңел генә нигәдер ашкына. Хәерлегә була күрсен: кем көтә аны, кая бара? Барам дип, ник ризалашты?

Өч көн элек Рита белән сөйләшүе кабат искә төште. Хәер, истән чыкканы да юк бугай серле табышмакка охшаш ул әңгәмәнең. Кайчаннан бирле шалтыратмаган сабакташының исеме телефон тәрәзендә яктыруга каушап калуы тиккәме?
«Кызый, сәлам! Яңа елга алдан корган уй-планнарың булса, онытып торырга туры килер!» Ританың шулай боерык рәвешендә сөйләшергә яратуын белгәнгә, болай сүз башлавына исе китмәс иде Зәриянең. Әле дә ярый, артык ачылып китеп: «Минеке билгеле инде, телевизордан президентлар котлавын тыңлый-тыңлый йокы гали­җәнаплары кочагына чуму», – дип «мактанырга», (ә бәл­ки, зарланырга!) өлгерми калды. «Бел, төшкә дә кермә­гән гаҗәеп сәяхәт көтә безне, – дип дәвам итте елгыр дусты. Сер капчыгын чишеп үк бетермәсә дә, күңелгә вәсвәсә салырга өлгерде үзе. – Бик шәп җиргә кунакка чакырулы без. Без дигәчтен дә... Сине калдыру юк. Ки­ре­сенчә, без иярәбез сиңа! Риза дип кенә тор, яме. Кыскасы, бергә килүне шарт итеп куйды кунакка чакыручы. Оятлы итмәссең, шәт. Алдан корган бөтен уй-планнар чурту-матыр. 31е көнне сәгать берләрдә сине өеңә кереп алабыз да очабыз гына! Онытма! Чыгып качма: өйлә вакытында кузгалабыз. Якты күздә, караңгы капканчы барып җитәргә исәп. Ә, онытып торам икән, күчтәнәчкә теге ни... замечательный казыңны онытма, яме. Казсыз да бата, анысы... Әмма ләкин каз белән кызыграк. Аз кап, каз кап! Өченче класстагы мәхәббә­теңне ничек шаккатырасың шунсыз? Шылдымы?! Аңлашылмаганын урында хәл итәрбез!»
Ут дисәң дә ут инде бу Рита! Шалт итеп телефонын сүндерде дә куйды. Шуннан бирле баш вата Зәрия: шаяртуы идеме бу моның, чынлап сөйләшүеме? Ниткән мәхәббәт? Җитмәсә, өченче класста! Уеңның очына чыга алмый йөдәрсең дә!


* * *

Ританың ире дә үзе төсле – ут! Автоузышчы гына буласы калган! Әкренрәк дигәнне ишетми дә. Тизлекне арттыруын белә. Кызлары белән улы – тугыз-ун яшьләр тирәсендәге ике бала бер-берсенә сыенып утырганнар да кесә телефонындагы уен белән мавыкканнар. Рита, гадә­тенчә, колагына киеп куйган телефонны өзми-куймый кем беләндер бәхәсләшә, киңәшләшә, кемгәдер йомыш куша, виртуаль дөньяда яшәвен, җан талашып көрәшүен белә. Заман ахырында ата – улны, ана кызны белмәс дияр иде әбисе, исән булса. Заман ахыры шушы инде әллә?

Күз камаштырырлык ак кар диңгезе, иксез-чиксез дәрья булып җәелгән кыр... Кышкы көннең үз матурлыгы, үзгә сихере бар шул. Бар күңелләр аклык белән тула. Кош булып, дөньяны иңләп-буйлап очасы килә. Күңел почмагында посып утырган икеләнү-шикләнүләр дә эреп акты бугай: әле ничек боларга иярәсе, дөньяга чыгасы итте. Чит-ятлар түгел, Рита белән кайсы заманнардан бирле аралашып яши, әллә кая чакырмас. Үзенчә шаяртуыдыр... Чакырса тагы... Дүрт стена арасында, дөрес кенә яшәү дә туйдыра икән берзаман. Иркенлек тели кеше җаны да, киңлек...
Табышмакка – өченче класстагы мәхәббәт дигәннә­ренә дә җавап табылса, кызык буласы иде дә бит...

Юк, шаярту ич бу! Нинди мәхәббәт булсын ул? Күз алдыннан балачагы йөгереп үткәндәй булды.
Ак йөзле, калын толымлы, оялчан гына кыз иде бит ул. Мәхәббәт аңлатучы? Юк! Каян килсен аңа дигән гашыйк җан?

Болай әйбәт укыды ул. Ятлап, тырышып, әзерләнеп түгел, хәтере яхшы булганга ударниклар исәбендә йөр­де. Ялтырап алга да чыкмады, артка да калмады. 
Ә мактанырлыгы – шул калын толымы гына иде бугай. Арткы партада утырган бер малай кыз баланың үреп өеп куйган чәч толымын сүтүдән тәм таба иде шикелле. Исеме кем иде соң әле? Тел очында гына. Ә-ә, Рафис. Кызлар, юри үртәп, Рәфис диләр иде. Тегесенең шуңа никтер ачуы кабара: Рәфис – артык нәфис, алай димәгез димәсә дә, исеменең катырак яңгыравын тели иде, күрәсең. Аны үртәвен хәтерләми ул. Ә малай, Зәриягә үч иткәндәй, толым очын сүтүдән кызык таба. «Ник бәйләнә ул миңа? Чәчне сүтә, мыскыл итә», – дип әнисенә дә зарланганы булды. Әнисе елмаеп кына куйды, ә абыйсы, җиденче сыйныфта укучы Кәрим: «Ә син бирешмә, үзеңне якларга өйрән! – дип киңәш итте. – Тисә, миңа әйт, арт сабагын укытырмын!» «Сугышып йөрисең генә калган, – диде әнисе ачуланып. – Хафизов­лар белән бәйләнмә. Укытучы малае ул да, сез дә... Болай да күз өстендәге каш кебек... Күзәтеп торучы, гаеп эзләүче табылыр. Юктан тавыш чыгармагыз!»

Озак көттермәде, икенче көнне үк чыкты тавыш. Чәч толымының очын, Рафис бармагынамы, нәрсәгәдер урап маташуын сизеп алды да, абыйсы өйрәткәнчә, үзен якламакчы идеме, ялт кына борылып тегенең яңагына ялтыратмакчы булды Зәрия. Кисәк борылуга каушап калган малай кулындагы корыч каләмле ручкасын аңа таба сузып өлгерде. Каләмнең үткен очы кул аркасына кадалды. Чәчрәп кан чыкты. Каннан курыктымы, сабыр савы­тының тулып ашуы хак идеме, күз яшен тыя алмыйча кыз ишеккә ташланды. Өйләре мәктәптән өч йорт аркылы гына иде. Мәктәптә дә, урамнан да үкереп елап кайтмады кайтуын, ә капканы ачуга яше елга булып акты.

Әнисе, тыныч холыклы, сабыр әнкәсе, кызның канга буялган кулын күрүгә, агарынып китте. Гомерендә сарык бәрәненә дә кул күтәрмәгән әнисе тәрәзәгә карап, ярсып, йодрык та селкеде бугай. Ә абыйсының – озын тәнәфестә тамак ялгарга кайткан Кәримнең чыгып йөгергәнен әнисе дә, ул да абайламый калдылар.

Кичен, әтиләре мәктәптән кайткач, купты өйдә давыл. «Ишкәнсез ишәк чумарын, – диде география укытучы әтиләре, табын артындагы гаиләсенә ачу белән сынап карап. – Элек тә бәйләнә иде Хафизова...
Авылда яшәрлегемне калдырмадыгыз! Берегез олы, берегез кече була белмәгәч соң...»

Кәримнең, кызып китеп, Рафисны (завуч улын!) бәргә-лә­гәнен ярты мәктәп күреп торган. Сүз дә, әләк-чәләк тә күп булды. Рәфис-Нәфисне, баш мие селкенгән дипме, ашыгыч ярдәм алып киткән. Ә Кәримне... Бу хурлыкны йомар өчен әтиләренә чыннан да гаиләсен алып башка җиргә, әллә кайдагы мари авылына күченүдән башка чара калмады, ахры. Зәриягә дә эләкте: «Чебен тимәс чер итәр, тисә черелдәп китәр», – тамга булып ябышты. Иң кыены, үз-үзен эчтән ашады ул. Бердән, сабыр итә белмәгәне, әнкәсен юкка кыздырганы, абыйсын зур сынау алдына куйганы, әтисен борчыганы өчен булса... Икенчесе... Сабакташы алдында үзен гаепле тоеп, мәктәпкә йөри алмыйча авыруга сабышты. Аннан җәйге каникул, күченү мәшәкатьләре...

Дүртенче сыйныфка ул рус мәктәбенә, үз эченә йо­мылган, укудан башка берни турында да уйламый торган бөтенләй башка кеше булып килде. Ә Рәфис-Нәфисне беркайчан искә төшермәскә дип үз-үзенә сүз бирде.
Хәер, тагын бер очрак хәтердә саклана икән әле. Балачакта алар яшәгән авылда әнисенең бертуган апасы кияүдә иде. Наҗия апасы хатлар аша бик инәлеп чакыргач, сабан туена кайтмакчы булды. Казанда институтта укый башлауга, иң беренче эш итеп, авыл кызларының күбесе сыман (авыллыгыннан котыла, янәсе) чәчен кыска итеп кистергән иде. Озын буйлы, күзләре утлы күмер сыман янып торган берәүнең төбәлеп, үзен күзәтүен сизеп алды да янәшәсендәге күрше кызыннан: «Кем ул?» – дип сорап куйды. «Белмисеңме, белмәмешкә генә салышасыңмы? Сезнең роман хакында хикәят итеп сөйлиләр ич, – дип көлде кыз. – Кем булсын, Рафис... Агроном ул, әйбәт, дөрес кеше. Хатыны, көнләшеп, талый диләр үзен. Синнән көнләп!»

Ир затының үзенә таба атлавын сизүгә тизрәк апасының улын култыклап алды, туганнары тирәсенә елышты Зәрия. Кичке уенга да чыкмады. Качып калып була ул.
Үз-үзенә каршы килеп кайтып бара менә. «Өченче сыйныфтагы мәхәббәт» шул үземе? Әллә бүтән берәүме? Ританың шаяртуы да ихтимал ич! Шулай булсачы...
 

* * *

Риталарның шәп машинасы, кар бураны туздырып, таза урыс капка янына килеп туктады. Көтеп кенә торганнар диярсең, капка ачылып китте. Иркен ишегалды, сап-сары итеп юылган баскычлар, кояшта көлеп торган якты тәрәзәләр... Һәммәсеннән рәхәт якты бөркелә. Капка ачкан елмаеп торган сөйкемле килен бер дә ирен талап тора торган көнчел хатынга охшамаган.

Кош булып кына сайрамый:
– Мең кат гафу, хуҗабыз әлегә эшеннән бушый ал­ма­ды. Чәйләп, җиңелчә капкалап алыгыз да – мунчага! Татарда кадерле кунак сые – парлы мунча инде ул. Се­бер­кесе үлгәнгә җан иңдерерлек! – дип көлеп кенә тора.
Ританың ире, рульдә булу шактый нык арытуны сылтау итеп, башта ял итеп алмакчы булды. Эссе, сихәтле беренче пар Зәрия өлешенә насыйп икән. Мунчада чабынып кинәнү әллә кайчангы теләге, хәтта хыялы иде, карышып маташмады. Мондый мунча хакына йөз чакрым юл үтәрсең! Яшьлек хатасы өчен имтихан тотарга кирәк икән – тотар. Болар аңа хәзер бик вак, әһәмиятсез мәсьәлә булып тоелды.
Бая, чәйләп утырганда: «Хафизов абый өйдәме?» – дип бер малай кергән иде.
«Хафизова апаң гына өйдә, ни йомыш?» – дип хуҗабикә алгы якка чыкты.
«Менә моны аңа тапшырырга кушканнар иде».
«Яхшы», – булды җавап.

Җилдәй җитез, өлгер Әлфинурның һәр эшне уен кебек, тиз, яратып эшләвен искәргән иде Зәрия. Хафизов фамилиясе шик калдырмады, шул бу, үзе! Бу Рафис Хафизов йорты икән. Яшь, чибәр хатыны, мул тормышы, ялт иткән йорт-хуҗалыгы белән мактанасы килеп чакыргандырмы ул Зәрияне? Балачактагы ялгыш, хата өчен үч алырга теләүме – белмәссең. Ни генә булса да, хәерлегә булсын дияр иде әбисе.

Шулчак әкрен генә ишек ачыла башлады. Каен себеркесе белән капланып, шул якка күз төшерсә, телсез калды. Юка гына эчке күлмәктән Әлфинур кереп килә:
– Курыкмагыз, мин убыр да, угры да түгел. Һәйбәтләп арка чабу гына исәбем, – диде ул көйләп һәм казаннан чүмеч белән кап-кайнар су чумырып алды да таш өстенә сипте. Купты мәхшәр, кайнар һава давылдай бөтерелде, тынга капланды.
– Әбәү, яндырып үтерәсегез килә инде әллә? – диде кунак чын-чынлап куркуга төшеп. – Кирәкми, мондый кызуга ияләнмәгән мин.
– Мунчаның бөтен сихәте эссе пар инде. Түзәргә туры килер!
– Түзәргә? Бер-бер үчегез бармы әллә миңа?
Ник болай кыланасыз?
– Бар! Бер генә дә түгел! Башта ләүкәгә сузылып ят әле! Аннан күз күрер.
Кайнар пар арка-күкрәкне рәхәт кыздырып, тәннәрне чымырдатты. Ул арада талгын су ут булып кызган арканы иркәләп сыйпап узды. Әлфинур кулында себерке уйнап кына тора. Дөньяның бар рәхәте, ләззәте каен яфрагында икән диярсең.
– Үч дисезме? Бар ул, бар! Менә монысы – авылны оныткан өчен! Бусы – бер күрергә зар булганнарга күренми тилмерткән өчен! Тагынмы? Тагын...
Әйдә калсын.

Юка эчке күлмәктән ничек тиз, сиздерми килеп кергән булса, шулай ук тиз генә чыгып та китте Әлфинур... Әйтерсең, күз буды, әллә төштә булды бу хәл, әллә өндә!
Зәрия хәл алырга чарачага чыкты. Ни хикмәт, анда берәү дә юк иде. Аптырап, пәрдә читен күтәреп, тәрәзәдән караңгы иңә башлаган бакчага күз салды. Тун бөркәнеп әлерәк кенә мунчадан чыгып килгән хатын-кызны ир заты көтеп тора. Яшь кенә, сакал-мыек бүртеп кенә килгән ир-егет. Юк, Рафис булырга тиеш түгел бу!
– Бүген түгел, – дигәнен генә ишетте Зәрия һәм чит кеше серенә шаһит булуына уңайсызланып, коену хәстәренә кереште. «Не все так гладко в Датском королевстве!» – дип куйды. Уй-хисне кайчак классикның бер җөмләсе чатнатып әйтә дә бирә.
 

* * *

Ни гаҗәп, өйдә дә тып-тыныч, берәү дә юк иде.
Кая олаккан Риталары да?!
– Эзләмәгез дә! Балалар, ире белән Рита чыршы бизи, – дип көлде Әлфинур. – Рафис Хафизов дигәч тә... Үзе бренд бит ул! Дөрес кеше! Чыршы кистерми, өйгә керттерми. Бакча артында рәт-рәт булып, тезелешеп үсә эресе-вагы. Кем күңеленә кайсы хуш килә, шунысын сайлый. Ылыслы ботагын сыйпа, уенчык эл, бизә.

Менә ничә еллар инде шулай бала-чаганы чыршы тирәсенә җыя. Бүләк өләшә. Бәйрәм ясый. Күнектеләр инде сәер холкына да. Чынлап та, нигә чыршыкайны юкка әрәм итәргә! Урман байлыгы бит ул, безнеке түгел. Табигать баласы. Килешәсезме?
– Ә үзе? Кая соң әле, хуҗаны әйтәм. Без монда ансыз гына кунак булып ятабыз.
– Чакыргач, кунак булмый ни хәл итәсең? – Әлфинур, күрәсең, көләргә ярата иде, яңгыратып, рәхәтләнеп көлде. Кайгысыз, бәхетле кешеләр генә юктан да кызык табып шулай көлә ала торгандыр. Зәрия аңа кызыгып та, сокланып та озак карап торды. Теләсә кемне үзенә карата белә торган шундый сылу хатын-кызга кызыга ул. Күз бит ирләрдә генә түгел... Ярны сайлый белгән сабакташы. Бәхетенә сөенәсе генә дә бит. Ә бакчадагы шәүлә-күләгә? Ни аңлата Әлфинурның «Бүген түгел!» дигәне? «Фидакарь җан – авылны яшәртте, яшәтә», – ди бит әнә Рафис хакында да. Ярата, димәк...
 


* * *

– Рәфис!
– Артык нәфис, – дип көлде хуҗа. – Танымассың дигән идем дә...
– Танымаска! – дигән булды Зәрия. Әгәр ул икәнен тәгаен белмәсә, әйтик, урамда очратса, мөгаен, танымый да узар иде. – Олыгаеп киткәнсең диимме?
– Егет үзе картаймаса, дөнья картайта икән! Син дә... Юк, син шул ук. Зәрия!
– Толымың гына юк дип тә өстә инде.
– Өстәмим, син болай да... гүзәл. – Гадәттәгечә, йөз тапкыр күргән Яңа ел фильмнарын йөз дә беренче кат карарга дип телевизор каршына тезелешкән кунакларга карап, хуҗа кулларын чәбәкләп алды. – Әй, җәмәгать, кузгалыйк! Кыш бабай килеп җитә ич. Урамда чыршы көтә! Әйлән-бәйлән уйнарга.

Әнә, утларын кабыза! Нинди матур ябалак-ябалак кар ява. Кыш бабай әвәлисезме, Кар кызымы, кар атышлы уйнап юанасыз-мы – ирек! Бияләй кияргә генә онытмагыз тик.
Шуны гына көткәндәй, дәррәү кузгалып, кунаклар киенергә тотынды. Хуҗа, кунаклар арасында эреп юк булырга әзер Зәриянең кулыннан тотып алырга өлгерде. «Ашыкма, – диде пышылдап диярлек. – Чыга торсыннар. Өлгерербез – соңрак!»
Соңрак икән, соңрак!
– Ничек, үзгәргәнме авыл? Хәер, танымасаң да гаҗәп түгел. Иске Карамалы юк бит инде. Бу авыл – Югары Карамалы. Рита әйткәндер инде, – дип сүз башлады ир.
– Юк! – диде Зәрия гасабиланып. – Беркем бер сүз әйтми. Гүя песи баласын урманга илтеп адаштырырга исәпләре. Сер эчендә – сер. Әйткән булсаңмы...
– Әйткән булсаммы... Әйтергә азапланган чаклар булды. Тыңладыңмы?
– Сәер кеше син. Сәер идең, әле дә сәер.
– Бәлки. Бер көн – Яңа ел киче хөрмәтенә ничәшәр ел буе тырыша-тырмаша, корылыкка бирешми үскән агачны кисеп чыршы бизәүчеләр сәер тоелмыймы? Ник әрәм итәргә агачны дип уйлаган кеше бармы? Мин уй­лыйм. Урманчы да түгел мин югыйсә, сунарчы да... Го­мер буе иген үстерәм. Әмма табигать хәзинәләре төп­сез, бетмәс-төкәнмәс дип нык ялгышабыз ич. Җир-ана, Күк – һәммәсе әлегә безнең кешелегебезне сыный. Са­быр­­лыгы чиктән ашса, су белән, ут аша да җәзалар ул.
– Шул әллә кайчан билгеле хакыйкатьне исбатлар өчен чакырдыңмы мине?
– Гафу. Мең кат гафу. Сәерлегем хактыр шул.

Иң мөһиме һәрчак читтә кала. Хәтерлисеңме... Дүртенчегә күчәсе ел... Унбер-унике яшь. Мин бит әнисез үстем. Үги әни бар – завуч – начар кеше түгел иде ул. Ормады-сукмады, иркәләп сөймәде дә. Үземнең әнине бик аз хәтерлим. Озын, кара толымы гына истә калган. Ә толымыңа кызыгуым... Белмим. Үртәү түгел иде ул. Аңламадың... Кызлар чәч үстерми хәзер.
– Толымны үстереп тә булыр иде. Яшьлеккә юл ябык...
– Ялгышасың. Яшьлек үтә, диләр. Үтми. Ул безнең бе­лән – синең, минем йөрәктә, тик бер-береңне табу юлына үтә алмаслык киртәләр куймаска кирәк. Әйтик, яшьлеккә юллар юк, юл ябык, дип, үзеңне ышандырмаска...
– Бу нәрсә? Мәхәббәт аңлатумы? Соңга калган үкенүме? Яшьлекне сагынумы? Бер-беребезгә тартылу балачакның садә мавыгуы булган да... беткән.
– Беренче мәхәббәт шундый буладыр. Җавапсыз, нарасый. Яклауга мохтаҗ.
«Бу кадәр хөрмәт – барысы да миңа – бер үземә-ме?» – дип сорамый түзәлмәс иде дә... Гүя телне бәйли торган нидер бар. Белә ул ни икәнен. Кешегә чыккан кояшта кызынып утыра түгелме? Кеше бәхетенә кызыгып утыруы хак ич...
– Сөйлә әле... Үзең турында, ничек яшәвең хакында? Нигә мине – үзеңне рәнҗеткән каты күңелле иркә кызыйны күрәсең килде? Ник чакырдың? Мин әллә ниләр уйлап бетердем. Менә шулай яшим мин, тормышым түгәрәк, һәр ягы җитеш, бәхетле, ә син ни оттың, диясең киләме? – Зәриянең гасабиланып сорау арты сорау яудыруын керфек тә какмый тыңлап торды ир.
– Нәрсәсен сөйлисең инде аның? Йорт-хуҗалык – күз алдында. Өйләнгән идем. Мәскәүдән кадәр кайтты кәләш. Яратып, дип фаразладым. Үзем дә яратып яшәрмен төсле иде дә... Аның мине кала кешесе итәсе килде. Ә мин... кендегем белән авылга береккән. Безне тудырган, сусаганда – су, ашарга икмәк биргән шушы җиргә, шушы туфракка. Аннан... Бер рәсем харап итте. – Ул ялт кына торып, йокы бүлмәсеннән зурайтылган сурәт тотып чыкты. Өченче сыйныфта укыганда төшкән фотосурәт. Менә алар – классташлар, елмаеп, фотографка бакканнар. Башлангычта укыткан Рабига апаларына сыенып ук Зәрия утыра. Аның артында ук... Рафис! Ике кулы – гүя ике канат – кызның җилкәсен-дә, кочакларга иткән. Самими елмаю балкыган йөзләр.
– Мондый рәсемне, никтер, күргән юк.
– «Бөтенесен фотографтан сатып алдым. Кызлар кочаклап төшкән­сең, берсенә дә күрсәтмә», – диде әти. Миндә калды. Берсен зурайтып та алдым. Шул сурәт-тән көнләгән кешене аңлап буламы? Китте. Ялынып, кайт, дип барып йөрмәдем. Миндә дә бар холык – шөкер. Таш атканга аш белән ату яхшы гадәттер дә... Язмыш, диик!
– Ә Әлфинур?
– Әлфинур – кызым. Дөресрәге, апаның кызы. Яман чир алып китте бит апаны яшь көе. Кызы калды. Башта әнкәй үстереште, аннан мин. Укыттым. Икәү бер-беребезгә терәк тә бит, яше бара, күңеленә охшаган егете дә бар. Ә ул өзми-куймый, абыйны – анысы без фәкыйрегез инде – башлы-күзле итәм дип хыяллана. – Ул көлеп куйды.
– Һай, сүзгә мавыгып сизми дә калганбыз. Еллар алышыныр чак җиткән, еллар! Кремль курантлары суга. Ачыйк тәрәзәне, керсен яңа ел! – Киереп ачкан тәрәзә­дән башта ургылып салкын, саф һава, аннан чыршы тирәли чыр-чу килеп бии-бии әйләнгән балаларның шат авазлары кереп тулды. «Яшел чыршы, басып торчы бакча түрендә!»
Аермачык ишетелгән җыр күңелгә рәхәтлек бирә, уйлата...
 

* * *

Таң атты. Сөйләшеп сүз бетәр төсле түгел иде. Ахырда хуҗа шигьри телгә күчте:
«Кайт син безгә кышкы суыкларда,
Җанга җылы эзләп кайт та кил;
Гөрләвекләр йөгергәнен күрсәң,
Кайтмый түзәлмәссең бүтән, дим.
Кайтчы балан чәчкә аткан чакта,
Күңелеңә аклык салып кит;
Җиләк вакытында кайтсаң – менә бәхет!
Урман сыеннан да авыз ит;
Чикләвекләр өлгергәндә кайтсаң,
Йөрер идек икәү урман тиң...»


Ә шулай да бәхетле иде ул. Йокысыз үткән төн, ак кар диңгезендә йөзеп барган кораб кебек күренгән җыйнак йорт, хуҗабикәнең ихласлыгы, кунакларның күңелен күреп, йөгереп кенә йөрүе, сый-хөрмәт – сагынылган, тансык, җанны иркәли торган халәт... Бәхет өчен күп кирәкми. Яшисе килә дип аваз салсаң, шул да җитә икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сонлап килгэн бэхет.сон булса да ун булсын

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик ошады. Рәхмәт. Уңышлар телим сезгә.

      Хәзер укыйлар