(тормыштан алынды)
(тормыштан алынды)
Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән көне буена кеше өзелми. Җиргә тугансың икән, телисеңме-теләмисеңме, тууыңны теркә, таныклык ал. Өйләнәсең икән, гаилә хәлеңне теркә. Аерылышасың икән, шулай ук. Балаң туып, ата-ана булдың икән, анысын да дәүләт тәртибе кушканча яздыр. ЗАГС бүлегендә читтән караганда көн дә бәйрәм, көн дә туй кебек тоелса да, чынында бу алай түгел. Кавышырга теләк белдергән гашыйкларга тантаналы регистрация үткәрүдән тыш, андагы хезмәткәрләрнең күбрәк эш вакыты төрле актлар төзү, төзәтүләр, үзгәртүләр кертү, архив эшләрен алып бару, белешмәләр язу өстендә үтә. Баштан ук кызыклы да, халык өчен файдалы да күренгән бу хезмәт урыныма урнашканыма икенче ел киткән иде. Күз алдыннан кешеләрнең төрлесе уза. Яңа кавышкан парларның бәхетенә карап сөенәсең, аерылышырга килгән парларны кызганасың. Яңа туган балаларын яздырырга килгәннәр өчен тагын шатлык кичерәсең.
Аерым бер көнне аерылышырга ният кылганнарны кабул итү вакыты билгеләнгән. Монда инде тантананың әсәре дә юк. Шулай да, гарык булып туйган парыннан ниһаять котылдым, дип ачыктан-ачык тантана итүчеләр, кеше алдында кәмит уйнаучылар юк түгел иде. Чит кеше бар дими, эләгешеп, талашып киткәннәр дә бар иде. Андый үз-үзләрен тота белмәгәннәргә, әнә ишек, әнә урам, шунда ачыклагыз мөнәсәбәтләрегезне, дип ишеккә күрсәтә идек. Үлем-төшем турындагы актларны теркәгән кебек үк, аерылышу актларын теркәү дә бик җиңелдән түгел иде. Бу да шул ук үлем актлары, тик кемнәрнеңдер мәхәббәте үлүе хакында...
Әлеге язмам тууына сәбәпче булган хатын җәйге көннәрнең берсендә ишектән кыяр-кыймас кына килеп керде дә ире белән аерылышу турындагы суд карарын миңа сузды. Бер яктан шул тыйнаклыгы, оялчанлыгы белән игътибарымны җәлеп итсә, икенчедән... Суд чыгарган карарны бар яклап та тикшергәч, хатынның таныклыгы белән чагыштыргач, гаҗәпләнүемнән кычкырып җибәрә яздым. Әлеге хатын минем якын якташым булып чыкты. Дөньяның искиткеч зурлыгына бер яктан исең китсә, аның, шулай иркен булып та, кешеләрне әллә кайда, еракта очраштыра алуына тагын бер кат гаҗәпләнмичә калмыйсың. Күрше авыл Тимошкино (безнеңчә Тимушка) хатыны Людмила белән мин, шул авылга “терәлеп” кенә утырган Әбдрәшбаш кызы, туып-үскән җиребездән әллә кайда, җиде йөз чакрым ераклыкта очраштык. Ел саен кайтып торсам да, туган ягымны сагынуым көчле иде әлбәттә. Үзем документ язам, ә үземең күз алдымда җиләк җыеп үскән Тимушка болыны Тарлавка, балык тоткан тирән буасы, печән яланнары... Ике авыл арасын, ялан тәпиләребезне теркелдәтеп, йөгерә-атлый һәр җәйдә ничә кат үткәнбездер. Элегрәк олы юлга да Тимушка аша чыга идек. Урыслар яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә бик оста иде. Балачакта, коенырга баргач, бер тапкыр авыл читендәге урыс йорты бакчасына төшкән идек. Ишелеп үскән кызыл карагат күзне кызыктыра гына бит! Апа белән ни хуҗасы, ни эте күренмәгән өйнең коймасы аша сикергән генә идек, йортның моңа хәтле күзгә күренмәгән “сакчылары” безне камады да алды! Каяндыр чыккан бал кортлары бурларны гөжелдәп куа башламасынмы! Кая керергә урын тапмыйча, кортлардан чактыра-чактыра, үз авылыбызга хәтле йөгердек. Аннары бу астыртын “батырлыгыбызны” әткәй ишетер дип аңардан күпме куркып йөрдек. Якташ хатынны күргәч, күңелемдә Тимушка авылы белән бәйле вакыйгалар яңарды. Аннан печән ташыганыбыз, биек тау чокырында печән тулы йөк белән авып ятканыбыз... Унбиш-егерме йортлы Тимушкада мәктәп юк иде, шуңа күрә аннан килеп ике малай, Сережа белән Павел, безнең авылның башлангыч мәктәбендә укыды. Әткәй белән әнкәй Тимушкадагы бер урыстан сыер да сатып алган иде әле. Сыеры гына сөт бирми торган булды. Менә шул күрше авылда туып үскән хатын, якташ урыс хатыны минем алдымда утыра. Әлбәттә, күпкә сузмыйча гына, туган яклар турында сөйләшеп киттек. Уртак танышларны барладык. Битен җыерчыклар элпәсе каплаган, гади генә киенгән бу хатын, минем күрше авыл кызы булуымны белгәч, кочаклап алырдай булды. Үзенең бик күптәннән Тимушкадан чыгып китүен, читтә яшәвен, туган авылында бер якыны да калмаганлыгын әйтте. Күңелендә ул да бик кадерле хәтирәләрне яңартты, булса кирәк, күзләре дымланды. Людмила белән шулай танышып киттек. Туган илеңнән читтә үз ягыңнан килгән һәр кеше бик якын күренә. Якташ булуы өстенә, Людмила белән күрше йортта яшибез булып чыкты. Ул шунда ерак түгел бер кибеттә эшли – тауар үлчәп, төреп тора икән.
Эштә озаклап сөйләшеп утырып булмый, шуңа күрә мин бер көнне Людмиланы үземә кунаккка чакырдым. Ерактагы туган ягым турында яңа танышкан якташым белән күбрәк, ачылыбрак сөйләшәсем килде. Людмила да шатланып риза булды. Бер-ике көннән без, ике хатын-кыз, миндә әнкәй җибәргән мәтрүшкә, каен җиләге кайнатмасы белән чәй эчеп утыра идек инде. Ике улымның да, иремнең дә өйдә юк чагы туры килде. Татарчаны онытмаган Людмила белән иркенләп үз телемдә сөйләштем. Авылдашларымны, Тимушка кешеләрен искә алып утырдык. Людмила, мәктәпне тәмамлагач, озак еллар Кишиневта яшәгән, шунда тормышка чыккан, шунда улы туган булып чыкты. Тормышлары бармагач, егерме дүрт елдан соң ире белән аерылышырга булганнар. Шул сәбәпле мин эшләгән ЗАГСка килеп кереп, якташын очратуына әле булса ышана алмыйча, Людмила, бу бит ышанырлык түгел, бу бит могҗиза, дип кабатлады. Якташына әз булса да файдалы буласы килдеме, Людмила мине үзе эшләгән кибеткә чакырды: “Улларыңны, иреңне туйдырасың бар. Дефицит колбаса үлчәтеп бирдертермен!” Әйе, ул чакта сәүдә кешеләренең тук чагы, көчле чагы. Кемнең кулында – шуның авызында. Алыйм дисәң, кибет киштәләрендә диңгез салатыннан башка берни юк. Җеп-сабыннан башлап, шикәр-чәйгә хәтле дефицит. Ит-колбаса турында әйтеп торасы да юк. Хөкүмәтнең халыкны ач паекта тоткан чагы. Людмиланың бу тәкъдименә мин дә әлбәттә сөенми калмадым. Гаиләне ничек тә туйдырырга кирәк. Балаларның үсеп килгән, ныклап ашый торган чагы. Шулай Людмила белән аралышып торырга вәгъдә бирешеп, чын дуслар кебек аерылыштык. Людмила вәгъдәсендә торды – бер тапкыр миңа “итәк астыннан” гына ярты кило колбаса үлчәтеп бирде.
Әйе, яңа танышкан якташым миндә җылы тойгылар калдырды. Беренчедән, күңелдә балачак, үсмер чакның татлы хәтирәләрен уятса, аннары ул үзе дә оялчан гына сөйләшүе, үзен тыйнак тотуы белән минем күңелгә хуш килде. Язмышы да бик җиңелдән түгел. Иреннән җитәрлек кагылган-сугылган. Чит җирләрдә ялгыз хатынның ярдәм итәрлек кешесе дә юк – бердәнбер улы еракта, Кишиневта. Шуңа күрә, Людмила миннән бурычка акча сорап торгач, берсүзсез риза булдым. Еракта очрашкан ике якташ хатын, бер-беребезгә дә ярдәм кулы сузмагач, нинди якташлар без янәсе? Үземне яхшы яктан күрсәтәсе килүдән дә түгел, ә кесәмдә әзме-күпме акчам була торып, юк шул, дип алдый алмадым. Күп булмаса да бераз акчам бар иде шул сумкам төбендә. Мин аны кагылмаска, тимәскә дигән максат белән акча янчыгыннан аерым төреп, төпкә салып куйган идем. Ике айлык хезмәт хакымны балаларга мәктәп формасы, башка кирәк-ярак алырга дип саклап тота идем. Әле генә тәмамланган уку елы тагын якынлаша. Бер айдан балаларны киендереп, яңа сумка, әсбаплар алып, тагын мәктәпкә озатасы. Балаларга дигән шул акчамны, бик үтенеп сорагач, авыр хәлдә калган хатынны кызганып, аңа суздым. Фатирымны талап чыктылар, ашарга да, киенергә дә бер тиенем дә юк, диде. Ә ул мине кызганды дисезме? Юк, әлбәттә! Сөйләшкән көн җиткәч тә, аннан соң да Людмила күренмәде. Аның мине алдавын төгәл аңлагач, эзләп өенә киттем. Тырналып-тибелеп беткән ишекне миңа ачучы булмады. Шулай оялчан, тыйнак кына кыйланып, мыштым төлке мине алдады. Балаларга киемгә мин әлбәттә акча таптым – бурычка булса да алып, мәктәп киемнәре, икесенә дә портфель алдым. Ул бурычны кайтарып бирер өчен әлбәттә билне ныграк кысып буарга туры килде. Ә кешеләргә булган ышанычымны югалтуны гына ничек аңлатырга улларыма да ничек андый ялганчылардан сакланырга өйрәтергә? Әлбәттә, бу күңелсезлектә мин үземне үзем гаепләдем. Кемдер бик кызгандырырга тырышса да, башта үз мәнфәгатеңне, гаилә мәнфәгатен бизмәнгә салырга кирәк! Кызгандырып акча суыру да – кемнеңдер яшәү чарасы, алдау ысулы. Ягъни, кемнеңдер психологик алымы. Жәлләвем аркасында мин ул алдакчы хатынның әлеге халәтен балалар ихтыяҗыннан өстен куйдым. Аннары, әлеге хәлендә калуында ул үзе, бары тик үзе гаепле. Артык ярлы киеменә караганда төпкә төшкәнлеге күренеп тора иде. Ә мин шуны күреп, нәтиҗә ясый, кемнең кем икәнлеген аңлый белмәдем. Хәтта ике айлык хезмәт хакым өчен ышаныч кәгазе дә сорамадым. Гариза белән милициягә барсаң да ничек исбатлый аласың? Оятсызның бите – барабан каешы. Ачык авыз! Мин үземне теттем дә теттем. Балалар, ирем алдында ничек акланырга да белмәдем. Үзем эшләп тапсам да, ул бит балалар акчасы иде! Бер үк яклардан булуы, якташым булуы белән ышанычымны яулады шул. Янәсе дә терәлеп торган ике авыл баласы бер-берсен ничек алдасын?! Күрше күршенең, туган туганның башын йотарга торган заманада мин гомергә бер күргән чит-ят хатынга ышандым. Бер үк җирдә чәчәк тә үсә, тигәнәк тә үсә – шуны да аңлый белмәгән чагым булдымы икән. Килеп синең чәеңне эчәр, алдыңнан кочар, кызгандырып акчаңны суырыр, ә аннары кылган яхшылыгыңа пычрак аягын сөртәр. Ялганчылык – угрылар сыйфаты. Тыйнаклык, оялчанлык – андыйлар өчен бары тик битлек кенә ахры. Ышанычка керү, алдау өчен кеше нинди генә битлек кими дисең?! Ялганның төбе юк, күтәрергә җебе юк. Баюын да баемагандыр ул ике йөз сум белән. Ә кеше рәнҗешләрен алгандыр. Алдадым, котылдым димә, чыны алдыңа килер. Бу очрак әлбәттә минем өчен дә зур дәрес булды. Тормышта төрле хәлләр булды, ә башкача алай ачык авызланмадым кебек. Ышанма кеше сүзенә, ышан үз күзеңә. Тормыш шулай яши-яши, ялгыштыра-ялгыштыра өйрәтә шул ул. Үзем кешедән биш тиен алсам, аны кайтарып биргәнче төн йокысыз калган кеше шул мин үзем. Башкалар да шундый дип белә идем. Юк икән. Алдау – золымлык, алдану – ахмаклык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Була инде ул андый гына алданулар. Мине классташым да алдады әле. Мәктәпне бетереп, институтка кергәндә түләүле әзерләнү группасына язылдык. Классташым янымда акчам юк дигәч апам аның өчен дә түләп торды. "Менә иртәгә бирәм, иртәгә " дия-дия классташым ул акчаны кире кайтармады. Укырга керә алмыйча кайтып киттек, хат яздым акчаны сорап, җавап бирмәде. Шуның белән шул. Күңелдә юшкыны калды.
0
0
0
0
Бар шул алдакчылар.минда шулай алдандым.Узе шигырлар яза.Караидельдан Гульсум Набиуллина ул.Ничама еллар бурычын туларга да уйламый.кыен чагында.бик сорагач бирган идем.
0
0
0
0
Физалия эсэренне укыганда узем Дэ Тимошка авылын куз алдына китереп , сагынып искэ алдым.Мин фермага жияу йогереп барганымны ,э кайтканда эткэйгэ утырып яшел печэн чабып малларга алып кайтканнар истэ.Тик азакта шул хатыннын ялган кыланышы гына юшкын калдырды.
0
0