Логотип
Проза

Хәнҗәр

– Бурычка булса да кереп яңа машина алыйк, атасы! Кешедән оят, бөтенесе алыштырып бетерде, бер без калдык, – дип, шимбә иртәсендә сүз башлады Зилә. Рәхимне дә соңгы вакытта ремонт өстенә ремонт сорап «теңкәсенә» тигән «девяткасы» туйдырган иде, шуңа күрә җавабы «кәнкрит» булды: –Тәвәкәлләсәк, тәвәкәллик, бичә!

«Әйткән сүз – аткан ук» дигәндәй, киләсе ялны башкалага барып, үзләре алырга теләгән маркалы машиналарның хакларын караштырып кайттылар. Тагын өч йөз мең чамасы акча кирәк иде. Алар ике дә уйламый, Себердә яшәгән балаларына шалтыраттылар. Ике кызы да тормыш иптәшләре белән бер сүздә булып, пенсиягә якынлашып килгән әти-әниләренең теләкләрен хуплады гына. Хәлләреннән килгәнчә, ярдәмгә дә килделәр – замана «могҗизасы» ярдәмендә, «һә» дигәнче, карталарына ике йөз мең сум акча килеп тә «төште».

– Калган йөз меңне ничек тә табарбыз, агай-эне, туган-тумача исән булсын!
– Шулай, атасы! Синең яктан берәрсе биреп торса, минем яктан – берәрсе дигәндәй. Әле алыштырмасак, эштән туктагач, бөтенләе белән көч җитмәс яңа машинага, хаклар көннән-көн артып кына тора. 

 Юл йөреп кайту арытса да, Зилә шул ук кичне кесә телефоныннан Сәлимәнең номерын җыйды. Нәкъ иң беренче итеп, автомат рәвештә диярлек аңа шалтыратуының сәбәбе дә бар иде – гомер буе килендәшләре йомышларын кире какмадылар. Әле дә шулай булачагы көн кебек ачык, бер тамчы да шикләнерлек түгел иде.

– Апа, исәнме!
– Исәнме-саумы, Зилә! Уйларымны укыган кебек булдың, үзем дә телефон номерыңны җыя башлаган идем.
– Менә бит! Бәй, гаҗәпләнәсе түгел инде, апа, без бит гомер буе бер гаилә булып, бер-беребез өчен өзелеп яшәдек.
– Шулай, килендәш! Рәфисем китеп баргач та, ташламыйсыз, рәхмәт, хәл-әхвәлемне белешеп торасыз. 
– Апа, сездән күргән яхшылыкларны онытсак, җир йотар, Аллаһ сакласын! Бергә-бергә, алдагы көннәрдә дә күрешеп яшәргә язсын. Күрешү дигәннән, оныгың өйләнә икән бит, без дә туйга чакырулы! 
– Менә шул турыда киңәш-табыш итәсе иде сезнең белән. Аптырап торам әле... Парсыз, җитмешнең теге ягына чыккач, туй табынына барып утыру килешер микән димен? 
– Ни сөйлисең, апа! Синсез туйның бизәге, яме буламыни? Алай үзеңне бетереп ташлама әле, төс-башың әле тел-теш тидерерлек түгел, күзләр генә тимәсен! Ә синең котлау-теләкләрең үзе бер тамаша бит! Ничә ел силсәвит рәисе булып эшләгән кеше, җитмәсә, шагыйрә дә! Тегеләй-болай гына язсаң, гәҗит-журналлар басмас иде. Ни юк, бездә юк инде, апа, син бөтен яклап та булдырасың, ичмасам! Гомер буе сокландырып яшәдең! Юк, юк, башыңа да хәтта кертәсе булма бу турыда. Ничек инде дәү әни туйдан калсын ди? Без дә барабыз, парсызлыгыңны сизмәссең дә, бергәләшеп яшьләрне котлап кайтырбыз.
– Рәхмәт, Зилә! Китек күңелемне ямадың, шөбһәләремне тараттың. Йә, үзегезнең хәлләрне сөйләп җибәр!

Аралашу хәтсез генә вакытка сузылды. Икесе дә күңелләрен бушатынды – сүз артыннан сүз чыкты. Саубуллашкач та, ни хикмәт, Сәлимәнең телефоны кабынган килеш кала бирде. Ә Зилә, кирәкле төймәсенә басырга онытып, телефонын халат кесәсенә салып куйды. Бәлки, ниндидер бер көч шулай кирәк тапкандыр, сәгате суккандыр, тозы кирәк микъдардә ашалгандыр. Хәер, кешене белер өчен бер пот тоз ашау гына да җитми кайчагында...

 Сәлимә телефонын сүндерә алмый азапланып торганда, килендәшенең тавышын абайлады. «Зилә, сүндер әле телефоныңны, минеке дә шуннан соң бәлки әйбәтәнеп китәр, әллә нигә «тискәреләшә», – дип әйтергә җыенган иде, трубканың теге ягыннан иренең бертуган энесе Рәхимнең: «Бигрәк озак. Нәрсә сөйли теге?» – дигәне колагына бәрелеп, «ә» дә, «я» дә дияргә белми, тораташ булып катып калды. 

Ир белән хатын арасында сөйләшү дәвам итте.

– Бәй, беләсең бит инде аны, туктатып булмый. Фу, башыма капты! Әле Даниярларның туена да барырга җыена икән. Тәүбә-әстәгъфирулла, сиксәнне куган башы белән, табын яме җибәреп... Котлый башласа, туктатып булмас, берәр поэма да язгандыр әле, колак тондыргыч!

 Әлбәттә, Зилә боларны әйткәндә үзенә кирәк чакта, дус-туганнарының туган көннәренә, юбилейларга Сәлимәдән даими рәвештә шигырьләр яздырганын хәтереннән «чыгарып» торды.
– Нәрсә, акча бирәм дидеме соң?
–  Егермене бирәм, ди. Китап чыгардым, шуңа тоттым булган акчамны, оныкка да туй бүләге итеп саласы бар дигән була. 
– Шылтыратасы да калмаган! Абый үлгәч, безнең туган түгел инде ул! Башы да китә башлагандыр инде. Акыллы кеше шушы яшьтә шигырь язып, пенсия акчасына китап чыгарамы?
–  Шулай, шулай... Абыең исән чагында, бер йомышыбыз да кире кагылмый иде. Әле уйлап торам, килене ничек тора икән аның белән? Тынгы юктыр ул баланың башына моңардан. Гомер буе нәчәлник булып, акыл сатып йөрергә күнегеп беткән бит инде ул. Чыдап тора алмас, күрерсең, балаларын җитәкләп җыенып кайтып китәр ул бала бер көн килеп.
– Сөйләмә инде. Улы да үзенә ошаган, өч тиенлек акылы юк, университет бетергән башы белән әллә нәрсә кыйрата алмый – Себердә акча эшләп йөри. 

 Үзенә кагылган әйберләр йөрәген бер әрнетсә, балалары турындагылары мең әрнетте Сәлимәне. «Ни өчен миңа бу җәза? Нигә мин боларны ишетергә тиеш идем әле? Нинди гөнаһым бар алар каршында? Ике арада ничә еллар пычрак пәрдә асылынып торганын сизми яшәгәнме әллә? Моңа кадәр ике арада булган аралашуларның берсе генә дә ихлас булмады микәнни?! Югыйсә кайгыны да, шатлыкны да үз эчебезгә бикләп яшәмәдек, тышка чыгарып тазарындык, көлеп тә, елап та бушандык кебек. Туган итеп күпме серләр бүлешенде, күңелләр чишелде, сораулар туса, уртага салып киңәш итешелде.

 Ничек шулай килеп чыкты соң әле бу? Гомер буе Рәфисемә ошатып, якын итеп яшәгән, бигрәк тә аны югалткач, тагын да кадерләре арткан кешеләремнең ничек итеп хәзер күзләренә карыйм, тупсаларына аяк басыйм, үземнеке аша үткәрим?! Артымнан килеп хәнҗәр кададылар лабаса! Алдан кадасалар, күреп, әзер торган булыр идем. Читкә тайпылыр, сакланыр, йөрәгемне кулларым белән каплап, аларны бу кансызлыкларын кире кайтарыр, уйланырга мәҗбүр итәр идем. Тормыш, эш дәверендә төрле кешеләрне җылы сүз белән юатып, күпме хаталардан саклап калырга, яхшы мөгамәлә, яхшылык белән җиңү, үзең үрнәк булу кебек сыйфатлар белән беррәттән, дөрес һәм вакытлы киңәшен биреп яшәргә туры килде бит аңа! Ничек тә бер юлын тапмый калмас иде. Дөрес, һәркем дә кагыйдәләр буенча гына яши алмый, ләкин барыбер...» 

Сәлимәнең телефоны кулыннан әкрен генә шуып идәнгә төште, үзе хәлсезләнеп диванга терәлде. «Хәнҗәр эзенең җөе төзәләмени-и-и?!» 

Аның ачыргаланып, өзгәләнеп дәшкәненә күрше бүлмәдә балаларын йоклатырга әзерләнеп йөргән килене йөгереп керде.
– Нәрсә булды, әни? 
– Куркыныч төш күрдем, бугай. 
 Фәридә, йөзе агарынып киткән бианасының кан басымын үлчәде, тиешле даруларын бирде.
– Әллә берәр начар хәбәр ишеттерделәрме, кем белән сөйләштең телефоннан, әни?
– Бар да әйбәт, кызым, борчылма. Тик бер үтенечем бар. Зилә апаңа өй телефонына шалтыратып кына әйт әле, кесә телефонын сүндерсен.

 Намазга баскан кеше буларак, ислам динендә туганлык иң мөһим урынга куелганын белә Сәлимә. Психолог галимнәрнең дә: «Туганнары белән ешрак аралашып яшәгән кешеләрнең тормышлары яхшырак бара, мәшәкатьләре җиңелрәк чишелә», – дигән фикерләрен күп тапкырлар укыганы бар. Тик үзләренә белдермәсәм, минем тарафтан икейөзләнеп яшәү булмасмы соң? Бик озак уйланды ул, бизмәннең өскә әле бер ягы калыкты, әле икенчесе.

 Шулай да, икенче көнне Рәхим белән Зиләгә акчасын тапшыргач, телефон аша аларның сөйләшкәнен ирексездән тыңларга мәҗбүр булганын һәм күңеленең бик нык кайтканын белгертте. Шуңа карамастан, каршында бүртенеп-кызарынып басып торган кардәш тиешле кешеләргә: «Кайсы яклап караганда да, туганлык җепләрен өзү яхшы әйбер түгел. Һәрберебезнең бу дөньядан китәсе барын истә тотып, хәл белешеп яшик», – дигән сүзләрне әйтергә үзендә көч тапты ул. 

Рәхим, ишеккә таба атлады, килендәше әле генә учына күчкән акчаны тагын да ныграк йомарлап, аның артыннан иярде...

 Оныгының туенда иң кадерле кунак булып түрдә утырды ул. Гадәттәгечә, үзенең ихлас чыгышы белән бөтен табынны үзенә каратты. Яшьләргә атап язылган шигырен көчле алкышларга күмделәр. Кызганыч, аның белән янәшә утырасы Рәхим белән Зилә туйда юк иделәр. Аларның урынын башка кунаклар биләде...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар