Логотип
Проза

Васыять

«Миннән васыять, акыллы кеше, бала ияртеп, хатын аерган иргә кияүгә чыкмасын», – дип җан бирде Мөслиха түти. Бу сүзләрне ишеткән күршеләре башларын чайкап телләрен тешләде.

«Миннән васыять: акыллы кеше, бала ияртеп, хатын аерган иргә кияүгә чыкмасын», – дип җан бирде Мөслиха түти. Бу сүзләрне ишеткән күршеләре башларын чайкап, телләрен тешләде.
Күршеләренең һәммәсе Мөслиха түти күргән-кичергән хәлләргә тере шаһит иде. Балаларының үги ата белән ничек газап чиккәнен дә, ике якны да җайларга, бер-берсенә мәхәббәтле күрсәтергә тырышып, Мөслиха түтинең ничек бәргәләнгәнен дә күреп, күрмәгәнен сизеп торды алар. Юк икән, бер булмагач булмый икән... Олы-кары белеп әйткән: «Үзегез тапкан балаларыгызны үзегез үстерегез!» – дигән.
Бәлки, кияүгә чыгуым белән үлгән иремнең рухын рәнҗеткәнмендер, хәзер шуның әҗерен алып яшимдер, дип тә өзгәләнде Мөслиха түти. Юкса ирен бөтен шартын китереп җирләде. Үлемнән соң тиешле булган барлык эшен йола буенча эшләде. Бик озак еллар аның җылысын тоеп яшәгәннән соң гына әлеге Сәйфигә кияүгә чыккан иде.
Тора башлаганда, барысы да ал да гөл кебек тоелды. Сәйфи сөйли, Мөслиха түти елый-елый тыңлый. Тыңлаган саен Сәйфигә мәхәббәт, аның ташлап калдырылган хатынына нәфрәт арта бара. Ничек инде көне-төне эшләп, пачкалап акча кайтарып биргән, хатынының күзенә генә карап яшәгән шушы ирне кадерләмәскә, керен юмаска, ашатмаска мөмкин? Ничек аны туктаусыз битәрләп торырга, вакытында өйгә кайтмаска, читләр белән чуалырга була? Бу ирнең аяк астында туфрак булып сибелергә, җәймә булып җәелергә кирәк. Үзе әйтмешли, гайрәтле кочагында бер сөелү бәрабәренә булса да кол булып яшәргә риза булырсың!..
 «Тәүбә, әстәгъфирулла» – Мөслиха түти үз уйларыннан үзе куркып, сискәнеп китте. «Кол» сүзе «тол» сүзенең туганы микән әллә, бигрәк бертөрле яңгырыйлар... Толлыкны күрде, толлык яман. Ә коллык? Мәхәббәтнең колы булу алай начар эш түгелдер, бер булса...
Тик колның да билгеле бер максат куеп яшәгән колбиләүчесе булырга тиеш икән шул. Хатын кол булса да, Сәйфи колбиләүче була алмады. Аннан соң тагын бер нәрсәне уйлап бетерә алмады Мөслиха түти. Аңа килеп кергән көннән башлап гомер иткән хатынын, балаларының анасын туктаусыз хурлап, аны сүгү, мәсхәрәләү бәрабәренә үзен кызгандырып утырган ирнең күпмедер вакыттан соң яңа гаиләсенең дә нәкъ шулай итеп яманатын сатар бу дип уена китерә алмады. Ә ул нәкъ шулай булды да. Хәлләр, тасмасын кирегә әйләндереп караган кино кебек, кабатланды да торды.
Киң җилкәле, үзе әйтмешли, ирнең беренче сортына керә торган кешегә күз төшереп, сокланып йөрүчеләр тагын табылды. Кунакка йөрергә һич кенә дә иренмәгән Сәйфи, аларның тәмле чәйләрен мактап, онытылып-онытылып ял итте. Алай гына да түгел, Мөслиха түтинең йә песиен чакырып, йә иптәш кызлары килгәч көлешеп алган балаларын күрмәс өчен еш кына кайтмый кала яки, юктан да сәбәп табып, үзен ярсытып чыгып китә башлады. Менә шул вакытта Мөслиха түти тиз ышанучан күңеленең нык итеп алданганын төшенде. Гомере буе «гөнаһсызга рәнҗетелгән, бастырылып яшәгән» иренең бөтенләй дә ул сөйләп ышандырганча булмавын белде. Нәни генә кырын сүзнең дә кайсы елның кайсы вакытында әйтелүен күңеленә бикләп гомере буе ачу саклаучы, шуларны кешегә сөйләгән саен сүзен иҗади үстереп ул кешегә усаллыгын арттыра баручы, яхшылыкны тиз оныта торган бер адәм икәнен күрде. Әмма бу тамаша алдында Мөслиха түти көчсез иде. Буар елан авызына үз аяклары белән барып кергән куян хәлендә калуын тоеп, җаны газапланды. Ләкин эш узган. Аның инде хәзер бер генә максаты: Сәйфинең гаиләгә күңел бирмәвен, үксезләрнең ире күзенә көннән-көн сөйкемсез күренә баруын туганнары сизеп борчылмасын да, кияүгә чыгуын хупламаган кешеләр белеп сөенмәсен. Тик гомере буе аралашып, авыр кайгыларны, зур шатлыкларны бергә күтәреп яшәгән ут күршеләре Мөслиха түтинең эченә кара кан йотып көн итүен бик яхшы аңладылар. Аның көннән-көн сыза, ешрак авырый башлавы якыннары күңелендә борчу уятмый калмады. Җыелышып Сәйфи белән сөйләшеп карарга да уйладылар. Әмма «Бөкрене кабер генә төзәтә», «Кешене тыңлый белә торган түгел» дигән нәтиҗәгә килеп тукталып калдылар. Аннан соң, юк дисәң дә, парлап кеше арасына чыкканда Мөслиха түтинең бәхетле минутлар кичерүен күреп, үзләрен тынычландыра килделәр. Әмма ире белән капма-каршы холыклы Мөслиха түти биреште. Башта кыйналган кебек бөтен тәне авыртып, авыраеп йөрде дә урынга ятты. Һәм шул ятуыннан тормады. Хәле көннән-көн начарланып, үзенең соңгы минутлары якынлашканын тоеп, иң якын туганнарын, гомере буе бер мәртәбә дә телгә килмичә тату итеп яшәгән күршеләрен чакырды. Һәр сүзеннән соң хәл ала-ала һәммәсенә рәхмәт әйтте, бәхиллеген бирде. Аннан: «Чирен яшергән – үлгән... Миннән васыять: акыллы кеше, бала ияртеп, хатын аерган иргә кияүгә чыкмасын. Хатынын яратмыйча яши-яши ул инде бозылган, кансызланган була, бала-чагага да миһербаны бетә икән. Балаларым ир кеше тәрбиясе алып үссеннәр дип, мин бик ялгыштым», – диде.
Мөслиха түти нәтиҗәне шулай ясады. Балаларының дөм ятим калуларын күз алдына китереп, өзек-өзек сүзләр әйтеп елады да яшьле күзләрен йомып җан бирде.
«Урыны җәннәттә булсын!» – диделәр күршеләре, Мөслиха түтинең ярым ачык калган күзләрен йомдырып. Берсе, хатының фани дөнья белән хушлашты, дип әйтергә Сәйфи янына чыгып китте. Сәйфи исә, авызын колагына кадәр ерып, Мөслиха түтинең хәлен белергә килгән саңгырау Шәмсекамәр әбигә: «Үлми, минем белән яшәгән хатын үлә димени? Минем бер төнем ун еллык сихәт бирә аңа!» – дип шар яра иде.

Эчтәлеге: Мөслиха түти, ире үлгәч, балаларыма әти урынына булыр дип, хатын аерган Сәйфи белән тора башлый. Ул адәм элекке хатынын гел начар яктан сөйли, үзен яхшы кеше итеп күрсәтә башта. Ләкин тора-бара чын йөзе ачыла. Чит хатыннар белән йөри башлый, кайтмый да кала. Беренче хатынын хурлаган кебек, Мөслиханы да каралтып күрсәтә. Хатын тәмам чиргә сабыша. Үләр алдыннан васыять әйтеп калдыра: акыллы кеше хатын аерган кешегә чыкмасын, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ярый азактан анлатып язылган инде,эсэр язам дип ник башы куте анлашылмаган жомлэлэр кулланып язарга икэн,укырга пвыр,буталчык,эмма сузе еш кулланылган

    Хәзер укыйлар