Утыз алтынчы бала

(хикәя)

– Әнкәй! Әнкәй! Үләәәәәм... Әнкәй!.. Үләм...
Гөлфая   өйнең икенче ягында яткан килененең  йөрәк яргыч тавышына уянып китте. 
– Үләм... Әнекәем!
Гөлфая,  җәһәт кенә торып ут кабызды да, атылып, килене  Рәхилә   янына кереп китте.  Сигез айлык авырлы Рәхилә, тимер карават башына  куллары белән тотынып,  ярым бөгелгән килеш,  тешләрен кысып,  ыңгырашып  басып тора иде.  “Балам, чирләдеңме? Ни кылабыз инде, и ходаем!”, – дип өзгәләнгән  бианасына Рәхилә җавап бирерлек хәлдә түгел  иде.  Ул бер кулы белән эчен тотып, икенчесе белән караватка тотынып, җан ачысы белән тагын кычкырды: “Ааааа.....ааа...”.  Гөлфая,   килененең аяк астына җыелган суга  карап, гаҗизләнеп баш чайкады: бала туар вакыт җиткән, киленен тулгак тота иде.   Куркуыннан буыннары йомшап киткән  хатын: “И балакаем, әйттем бит мин сиңа алданрак бар  больниска, дип.  Инде ни хәл кылабыз инде? Кемне табарга ярдәмгә?”, – дип үзен-үзе дә ишетмичә  үрсәләнеп  сөйләнә-сөйләнә,   калтыранган куллары белән киленен, иңнәреннән тотып, караватына яткырды да,  өй эчендә кая барырга, нәрсәгә  тотынырга белмичә,  ары-бире йөри башлады.    Төн уртасы. Ни кылырга? Кемгә чыгып йөгерергә?  Хәерчегә җил каршы,  мәктәптә укытып йөргән улы  Салих та кышкы каникулда,  яхшы укыган балаларны җыеп, Уфаны күрсәтергә чыгып китте.    Әнисе, балаң туарга тора, өйдә утыр,  дип караса да,  Рәхилә, әле иртә, бер ай бар, дип,  үзе ирен чыгарып җибәрде.  Иртә сиңа, иртә булмыйни?!  Бала, иртәме-соңмы,  дип сорап  тормый, үз вакыты белән туа шул. Инде менә ни хәл кылырга?!    Бригадир  яшәгән йорттагы авылдагы бердәнбер телефоннан больниска шалтыратып, “ашыгыч ярдәм”  машинасы чакыртырга уйлаган иде,   көн-төн кар явып, көрт баскан юлның  инде өч көн  ачылмавын искә алып, ул уеннан кире кайтты. Килененең тулгагы тынып торган  мизгел булды, ахры, әни, әни, дип чакырып алды.  Киеп яткан күлмәгенең бер җиңен таба алмыйча интеккән Гөлфая кергәндә,  таудай корсагы аска төшкән, маңгаена  җан тирләре чыккан  Рәхилә  каяндыр зур төргәк тартып чыгарган иде. “Әни, менә монда бала кирәк-ярагы.  Болар алдан әзерләп куелган”, – дип,  тагын,   уфылдый-уфылдый, куллары белән эченә ябышты. 
      Кышкы төндә өйдән оекчан гына чыгып йөгергәнен  Гөлфая күршеләренең капкаларын  шак-шок кага-кага басып торганда, аягы туңа башлагач кына сизде. Өшегәннән бигрәк, дулкынлануыннан калтыранган Гөлфаяга   ишек ачкан күршесе  Тәскирәнең дә,  көтелмәгән хәбәрне ишеткәч,  йөзенә аптырау катыш курку чыкты.  Кулларын җәеп йоклап яткан ирен төрткәләп уятты да, тизрәк ат җигәргә кушып,  йөгерә-атлый Гөлфая артыннан иярде.  Алар кергәндә бахыркай Рәхиләнең тагын тулгагы башланган,  ул,  күпме генә түзәргә тырышса да, карынын ярып килгән бала үз эшен эшли иде.  Тешләренә юрганның бер читен тешләгән хатын  ыңгыраша гына алды:  ыыһ... ыыһһ!  Гөлфая килененең юрганын ачып карады  да, артына чак аумады! Ак җәймә кып-кызыл канга буялган!  Я ходай, бу килеш  больниска дип,  чанада кышкы юлда чыгарып җибәреп,  ананы да, туасы баланы да үтерергә генә кала!  
      Гөлфая Тәскирәне килене янында калдырды да,  авылның түбән   очында  яшәгән Кендек әбигә чыгып йөгерде.    Яше сиксәнгә якынлашса да,  Кендек әби ишеген тиз ачты. Ул күптән инде кендек әби булып йөрмәсә дә, Гөлфаяны  бер-ике сүздән аңлап алып,  ә дә димәде, я дә димәде, иреннәрен генә кыймылдатып ниндидер догасын укыды да,  җәһәт кенә җыенып, кулына кирәкле төенчеген эләктереп, ишеген дә бикләп тормыйча,  Гөлфая артыннан иярде.   Гөлфая, дөресен генә әйткәндә, бар авыл халкы хөрмәт иткән бу бәләкәй генә буйлы  әбекәйнең чын исемен дә белми иде.   Үз куллары белән ничә балага дөньяга килергә ярдәм иткән  изге карчыкны авыл халкы  белгәннән бирле Кендек әби дип йөртә. Аның башкача исеме барлыгы гаҗәеп тә  кебек иде.  Ирен һәм  бердәнбер улын сугышта югалткан карчык ялгызы гына көн күрсә дә,  аңардан изгелек күргән кешеләр утынын да кайтарып торалар, бакчасын да казып бирәләр.  Күрше-күлән балалары әбекәйнең вак-төяк йомышларын  үти. Юлда барганда әбекәй  Рәхилә турында бераз сорашты. Ничәнче бала? Кайчан чирләде?  Ничәнче айда чирләде? 
      Ике бала анасы булса да, ни кылырга белмичә Рәхилә янында чәбәләнеп йөргән Тәскирә, ишектән кереп килүче Кендек әби белән Гөлфаяга каршы йөгерде: “ Кендек әбекәем, ни хәл кылабыз?! Үлә бит, үлә бит...”.  Йөзенә тыныч җитдилек иңгән Кендек әби, киемнәрен сала-сала, монда артык кеше кирәкми, дип, Тәскирәне мунча ягарга  чыгарып җибәрде.     Шушы мәхшәр эчендә дә югалып калмаган әби  тыныч, хәтта бераз кырысрак   тавыш белән  ай-һайлап нидер  аңлаткан  Гөлфаяга су җылытырга кушты, чиста тастымаллар сорап алды.  Туачак баланы юарга тозлы су әзерләргә кушты. Кулларын сабынлап юып,  тиз генә Рәхилә янына үтте.      Үзәкләргә үтәрлек кычкырган Рәхилә кеше танырлык хәлдә түгел иде.  Кендек әби: “Балам, хәлең ничек? Әйдә карыйк әле сине”, – дип,  җай гына сөйләшә-сөйләшә,  Рәхиләнең эчен тотып карады.  Үз эшен белеп кенә, күп сөйләшми генә,  алып килгән төенчеген чишеп, кирәк-ярагын чыгарды. Рәхиләнең аякларын җайлап, урынын төзәтеп  куйды.  Рәхиләгә шулай ит, болай ит, дип күрсәтмәләр бирә-бирә  дымлы мамык белән иренен чылатты. Маңгай тирләрен сөртеп алды.  “Әйдә, балам,   мә бал  кап, бал тулгакны кузгатып җибәрә, – дип Рәхиләнең авызына бер калак бал каптырды.   Тулгагы басылып торган арада Рәхилә  ярым ачык күзләре белән  янында йөргән әбигә  карады. Ак яулыгын иңнәренә җәеп бәйләгән  үз  әнисе  йөри кебек бианасы янында... Тик, әнием, син үлгән идең бит... Миңа ничек авыр икәнлеген күреп кайттыңмы күкләрдән?..  Әнисе йомшак кына тавыш белән: “Балам, түз инде, түз, хәзер бетә”,  – дия-дия, аның эчен, бил турысын  сыйпалады.   Карынындагы беразга тынып торган  түзә алмаслык авырту тагын эчен айкады. “Көчән, балам. Көчән. Нык итеп көчән...”.  Әнекәем, син монда... Ыһһһ... Ыһһһ...  Яшь хатын әллә көчәнде, әллә җан бирде...  Әни, үләм...  Йөзенә җан тирләре чыккан Рәхилә борынын ярып кергән нашатыр исеннән аңына килде.  “Балакаем, ушыңа кил,  яме, ушыңа кил. Сиңа үзең табарга кирәк баланы”, – диде кемдер, аның  яңагыннан сыйпый-сыйпый.   Рәхилә,  күз кабакларын чак ачып, янындагы ак фәрештәгә карады.   Фәрештәнең  күзләре  ягымлы, йөзе кешенеке кебек, тик  буйга-аркылыга  тирән җыерчыклы, куллары җылы, йомшак  иде.      
       Кендек әби кушкан йомышларны үтәп, керә-чыга йөргән Гөлфая бертуктаусыз ходайга ялварды: “ И ходаем, ярдәмеңнән ташлама шул баланы. Бигрәк авыр таба бит...”.  Килене белән  бер дә юктан чәкәләшеп киткән чаклары исенә килде. “Балакаем, исән генә калсаң, бер сүз әйтмәс идем. Исән генә кала күр, балакаем....  Ничекләр авыр туа җиргә кешекәйләр.   Үлеп терелү белән бер шул бала табулар... Ходаем, җан биргәнсең икән ул сабыйга, яраткансың икән,  дөньяга туып, сулыш алырга җай да бир... Бәхетле, шәфкатьле, сау-сәламәт  бала туып, атасын-анасын сөендерсен...” 
        Янында кемнеңдер: “Башы белән килә бала, аллагашөкер...  Ходай  ишетте догаларымны ...“,– дип сөйләнгәнен  дә сүз аралаш кына ишетте Рәхилә.  Янына килеп, балам, хәлең  ничек? дип, чәчләреннән сыйпап киткән бианасын таныды да, танымады да.    “Менә шулай итеп сула, балам”, – дигән сүзләрне аңлады да, аңламады да...    Аның күңелендә ниндидер тирә-яктагы бар дөньяга, иренә дә, туачак баласына да   битарафлык   үрләде .    Аңа менә шушы мизгелдә  үзе калса да, үлсә  дә  барыбер иде.  Үлсә җиңелрәк булыр иде... Янында әллә әнисенең, әллә  фәрештәнең ишетелер-ишетелмәс кенә әйткән  дога сүзләре  аңа күкләрдән ишетелгәндәй тоелды...  Үтереп авырткан корсагында  әнисенеңме, фәрештәнеңме  җылы кулларын тою гына аңа әзрәк җиңеллек китерде.    Әнисе  кайдан ул монда? Әнием, ташлама мине...   “Кызым, мин монда. Көчән кызым, көчән...”.. .Ыһһһ...    Ыыыыһһһһ.... Әйдә, әз генә хәл алабыз да, тагын көчәнәбез... Менә шулай... Әйдә, кызым, әйдә, тырыш инде әз генә...  ”
       Ярты төн ызаланганнан соң,  җитмеш тугызы тулып киткән  Кендек әби  үзенең озын гомерендә  дөньяга килергә ярдәмләшкән   балаларның  берсен,   базлап елаган тап-таза малайны,  утыз алтынчы  сабыйны,  йола буенча әтисенең күлмәгенә төреп,   җыерчыклы куллары белән   бәхетле елмайган яшь ананың күкрәгенә салды.

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 10 декабрь 2019 - 17:43
    Без имени
    Хэерле коннэр!Рэхмэт, Голнур,мэгьнэле язмаларын очен.Кызганыч,мондый очраклар куп.Бала чакта безнен урамда бер эби коега тошеп улде.(улынын эчеп кайтып кыйнавына тузэ алмыйча)Улынын хатыны башка йортка чыгып яшэде.Бу бэндэ эчуен ташлап гомер буе ялгызы гомер итте. Эле бу совет чорында. Э хэзер кулланучылар заманы.Бала тэрбиялэргэ кешенен вакытны юк.Мэктэпнен коче юк.Авылда да бер апанын биш баласы чиратка куйганнар.Шунда бер АПА кинэш бирэ:Эниегез берегездэ генэ торсын,калганнар кунакка алып китсеннэр.Болар шулай эшлэгэн.Бу апага рэхмэт эйткэннэр.Чыннан да ай ахырында житугэ тоенчек тойнэп тору рэхэт тугел. Менэ бит кеше кинэше нинди роль уйный кешенен язмышында.
    «Ашыгулар һәлакәткә илтә...»  
  • 10 декабрь 2019 - 17:43
    Без имени
    Бик монсу, укырга авыр! Ничэ бэхетсез кеше... Бергэ булалмыйлар, кон кебек ачык... Рэмзилнен хатыны булган бит... Анын турында язылмаган....
    Кемдер мохтаҗ безгә һәм кирәкбез кемгәдер...
  • 10 декабрь 2019 - 17:43
    Без имени
    Шундый илахи гаделлекме сон, нэрсэ кылсан, шул узенэ кайта!
    «Ашыгулар һәлакәткә илтә...»  
  • 10 декабрь 2019 - 17:43
    Без имени
    Бик зур рәхмәт, Физәлия, күңелне агартып яшәргә көч бирүче хикәяң өчен. Дөньяда болай да күңелне катырырлык усаллыклар күп, күңел үрнәк алырлык искиткеч хикәяң дөньяга ямь өстәсен, яшьләрне яшәүнең ямен табып яшәргә өйрәтсен иде! Бастырып чыгаручы Сөембикә сайтына да бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә.Сезнең ярдәмегездә әлеге хикәяне укучылар саны артып дөньяда мәрхәмәтлек артыр дип ышанып калам. Лилия Мурадова.
    Мәтрүшкә  чәчәге
  • 10 декабрь 2019 - 17:43
    Без имени
    Матурлап язылган азгынлык!
    18 елдан соң кавышу 
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...