Логотип
Проза

Туй бүләге

Әллә нәрсә булды Гөлүсәгә. Кечкенә генә шушы бүлмәне эш итеп чыга алмыйча, атна буе җәфалана.

Беренче кат буяганда кирәкле төсмерләр тиз табылган иде кебек. Яшь үлән төсендәге ачык яшел стеналарда зәп-зәңгәр кыңгырау чәчәкләре. Әйтерсең шау чәчәккә күмелгән урман аланы. Кереп күрүгә, иптәшләре аһ-ваһ иттеләр.

– Маляр гына түгелдер син, Гөлүсә, тылсымчыдыр син! Кулың нәрсәгә тимәсен, шул алтынга әверелә, – дип сокланыштылар алар. – Күр инде бу гөл бакчасын! Дүрт ел көтеп, ирештең, ахры, җаным. Котлы булсын фатирың. Бәхетле нигез булсын!


Белми шул әле алар... Гөлүсәгә дип уйлыйлар бу фатирны. Ышандырырлык итеп әйткән иде шул бригадир:

– Гаризаңны местком утырышында карадык. Бие! Яңа йортның өченче катындагы уникенче бүлмәне күңелеңә ошаганча эшләп чык. Үземә дип эшлә... Йә, ник телдән калдың? Төзүчегә бер бүлмә хәрәм түгелдер.

Әмма йорт өлгереп җиткәч...


Әйе, белмиләр әле иптәшләре. Гөлүсә үзе генә белә биредә нинди күгәрчен оя корачагын. Аның өчен генә, бары тик аның өчен генә, әллә нинди серле буяулар эзләп, шулай иза чигә ул. Шуңа күрә башкаларны сокландырган бу эшен икенче көнне үзе үк яратмады. Бүлмәнең артык чуарлыгы күзгә бәрелеп торгандай тоелды аңа. Яктылык нуры, җылылык җитми кебек тоелды. Һәм ул, һич икеләнмичә, стеналарны яңадан акшарлап, өр-яңадан буяды. Инде менә бүлмә кояш нурына манылгандай балкып тора. Лимон кабыгы төсендәге ачык сары җирлеккә путал буяу белән кызыллы-сарылы өрәңге яфраклары төшерелгән. Кояшлы аяз күктән көзге яфраклар ява диярсең! Әмма Гөлүсәнең кузгалган күңеле бу юлы да урынына утыра алмады.


Көзге төс, көзге буяулар... Көз... Саргаю, сулу чоры...

Юк, ярамый. Гомер башы – тормыш язы. Биредә яз сулышы кирәк, язгы буяулар, яз аһәңе кирәк. Табасы иде шундый буяуларны. Тик кайда икән соң, кайда икән алар?

Профессиональ-техник училищеда үзләрен һөнәргә өйрәткән карт мастерның вәгазьләрен берәмләп-барлап хәтереннән кичерә башлады Гөлүсә.

– Сез, күгәрченкәйләрем, салкын таш стена гына буямыйсыз, кешеләрнең тормышын бизисез, – дип өйрәтә иде ул аларны. – Кирәкле төсләр, кирәкле буяулар әзер килеш буяу чиләгендә булмый. Күбрәк табигатьтән эзләгез.


Гөлүсә пумаласын стенага сөяп куйды да тәрәзәне ачып җибәрде. Буяу исе белән тулган бүлмәгә баш әйләндергеч хуш исләр – шомырт чәчәкләре, яшь яфраклар исе бөркелеп керде. Әмма, табигать бизәкләрен күпме генә күзәтсә дә, бу юлы үзенә кирәкле төсләрне таба алмады Гөлүсә...

Нигә юк икән соң йөрәк хисләренең аерым төсләре?! Моңы бар, дәрте бар, тирән сагышы бар. Хәтта тавышы, җыры да бар кебек. Ә менә төсләре юк. Булса иде алар. Манасы иде бөтен бүлмәне шул төсләргә.

Гөлүсә, стенадагы көзге яфракларны юып, бүлмәне акшарлап куярга булды. Тик, эшкә керешүгә, үзенең муен тамырына текәлгән зәһәрле күз карашын тоеп, сискәнеп артына борылды. Ишек төбендә, кулына буяу пумаласын тотып, Тәнзилә басып тора иде.


Аның юка иреннәре бөрелгән, кашлары җимерелгән. Җете зәңгәр күзләре зәһәр ялтырыйлар. Бөтен килеш-кыяфәтенә караганда, рәхим-шәфкать көтәсе юк.

Тәнзиләнең тузыначагын алдан ук белеп, шуңа әзерләнеп торса да, беразга каушап калды Гөлүсә. Бүлмәне икенче кат юып агарта башлагач, моннан элек тә әйтмәгән сүзен калдырмаган иде. Менә бу юлы тагын Сафура бураннары куптарды.

– Ай-һай ялтырарга яратасың да инде! Сиңа фатир, башкаларга шымытыр. Бик остарсаң, үзең аерым эшлә. Синең аркаңда хәерче акчасына калыр хәлем юк! – дип, пумаласын ыргытып чыгып китте.

Гөлүсә каршы сүз катмады. Ни генә әйтмә, бригада белән эшлиләр. Хезмәт хакын да, тиешле булганда премиясен дә бергә алалар. Кечкенә генә бер бүлмә белән шулкадәр азаплангач, сүз әйтсә дә хакы бардыр әллә. Үзе өчен тырыша дип уйлагач, бигрәк тә... Ярамый шул хәзергә серне ачарга.

Гөлүсәнең берьялгызын конторга чакырып әйттеләр бу хакта:

– Утыр әле, Сафина, киңәш бар сиңа, – дип, ничектер уңайсызланып кына сүз башлады идарә начальнигы. – Кинәт кенә бер егетебез өйләнергә булган. Төзелеш идарәсенең иң алдынгы ташчысы... Сиңа дигән квартираны аңа бирсәк дибез...

– Беләсеңдер син ул егетне, – дип, сүзгә кушылды бригадир. – Портреты Мактау тактасында. Әгъләмов. Мөҗәһит Әгъләмов.


...Мөҗәһит! Мөҗәһит өйләнә!

Гөлүсәнең йөрәге сулкылдап кысып куйды. Инде менә ничә еллар күңел түрендә сүнәр-сүнмәс кенә янган кечкенә генә, зәгыйфь кенә, әмма бик кайнар бер ут – өмет уты нәкъ шул минутта лепелдәп сүнде.

Аның бу хәлен начальник үзенчә аңлады:

– Син кайгырма, Сафина, алдагы елда беренче чиратта сиңа бирербез, – дип юатырга тырышты. –


Ә бу бүлмәне бик шәпләп эшләп чык инде. Обой ябыштырмыйбыз, бизәкләрен үзең сайла. Хәзергә берәүгә дә ычкындырма. Туй бүләге бу. Сюрприз...

Мөҗәһиткә туй бүләге... Беләсе иде, кем икән, нинди икән Мөҗәһиткә пар булырлык ул бәхетле кыз?.. Бөтен дөньяны сокландырырлык матурдыр ул, зур белем ияседер, җырчыдыр, шагыйрәдер. Һәрхәлдә, гади эшче, гади бер маляр түгелдер.

Кәләше кем генә булмасын, Мөҗәһиткә туй бүләге дигәч, бөтен йөрәк кайнарлыгын салып эшләргә керешкән иде Гөлүсә. Тик Тәнзиләнең әлеге сүзләре йөзгә пычрак пумала белән суккандай булды.

Ул чыгып киткәч, озак та тормый, бригадир килеп керде. Җиткергән, әләкләгән дип уйлап куйды Гөлүсә. Чыннан да шулай булып чыкты. Талипов яртылаш юылган стенага бераз вакыт сүзсез генә карап торды.

– Напрасно бозгансың, Гөлүсә, напрасно, – диде ул аннары. – Хан малае да хурланмас иде бу квартирада торырга. Суздың бит, туганкай, озакка суздың. Иптәшләрең сүз итә башлады әнә. Бу йорт июнь ахырына тапшырылырга тиеш. Тәфсилләмә артык. Шушы бизәкләрең менә дигән. Төзәтеп куй да ялдан соң күрше бүлмәгә күчәрсең. Аннары ул, авызын йомып, борын аша гына көлеп куйды.

– Менә үзең кияүгә чыкканда, үз квартираңны ун кат бозып буясаң да, сүз әйтмәм. Тап әйдә бер әйбәт кияү.


Гөлүсәнең йөзенә кайнар кан йөгерде, күзләре акшарлы идәнгә текәлде. Аның яралы йөрәгенә хәнҗәр булып кадалды бу сүзләр. Талипов бусаганы атлауга, ул артык тыелып тора алмады. Әллә кайдан, йөрәк яныннан бәреп, дерелдәп чыккан кайнар сулыш аның иреннәрен пешерде. Акшар чәчрәгән йөзеннән, иягенә кадәр ике эз ясап, яшь агып төште. Гөлүсә аларны сөртмәде, аларга игътибар да итмәде. Бөтен әрнүләрен онытырга тырышып, ярсып эшләде. Юылган стеналарны яңадан сарыга буяды. Көзге төс, көзге буяулар... Көз... Саргаю, сулу чоры.

Инде әллә кайчаннан караңгы төшеп, тәрәзәләрдә утлар кабынды. Гөлүсә, тулай торакка керәсе килмичә, акшарга баткан эш киеменнән урамда каңгырып йөри. Колак төбендә, бозык пластинка әйләндергәндәй, һаман бер сүз кабатлана:

– Сиңа фатир, башкаларга шымытыр... – ди Тәнзилә тавышы.

Аннары бозык пластинка икенче сырына күчә:

– Тап үзеңә бер кияү... тап үзеңә...


Нигә шулай кинаяле итеп көлде соң әле бу Талипов? Нигә шундый сүзләр әйтте? Кияү таба алмаган карт кыз дип уйлыймы әллә юкса кеше аның турында?

Хәер, уйлаган кешегә уйларлык та бар икән шул. Шушы ике ел эчендә генә дә бер бүлмәдә яшәгән өч дусты кияүгә китеп барды.

Украин кызы Лариса татар егетенә чыкты. Әнә аларның тәрәзәләре... Ак челтәр пәрдәгә Ларисаның шәүләсе төшкән. Очына-очына баласын үчтеки итә. Ә өченче каттагы әнә теге якты тәрәзәдә үзенең яраткан кешесе белән чуаш кызы Улбинә яши. Беләсе иде, нишлиләр икән алар хәзер?.. Мүк җиләге белән чәй эчәләрдер, мөгаен. Өенә кунакка кайткан саен күчтәнәчкә чиләге белән мүк җиләге алып килә иде ул...

Шәмсияләр дә әле генә квартира алды. Инде менә Мөҗәһиткә туй бүләге... Ә Гөлүсә...Тукта, ничек болай сиздерми генә узып бара икән соң әле бу яшьлек? Ник шулай ашыга бу еллар?

Гөлүсә үзенең әтисен белми. Сугышта алган яраларыннан мантый алмыйча, ул бишектә вакытта ук үлеп киткән. Сигезенче классны бетергән җәйдә әнисе авырып егылды. Паралич сугып, кулсыз-аяксыз булып, өч ел түшәк өстендә ятты. Аны карау өчен укуны ташларга туры килде. Әнисен җирләп, ялгызы калгач, тормыш өчен бер файдалы һөнәр алу теләге белән, профессиональ-техник училищега укырга керде.

Бала түгел иде инде Гөлүсә ул чакта. Өлгереп, пешеп җиткән унтугыз яшьлек кыз иде.

Хәер, училищеда гел яшүсмерләр генә түгел, Гөлүсә яшьтәшләре дә, хәтта өлкәнрәкләр дә шактый иде... Егетләргә дә кытлык юк иде. Аның өчен җан атып, уфтанып-көрсенеп йөрүчеләр дә булмады түгел. Тик нишләптер Гөлүсә аларның берсен дә ярата алмады. Хәер, арада берсе кызыйның күңел канатын җилпетеп куйган иде кебек. Солдат хезмәтен тутырып кайткан егет иде ул. Кап-кара чәчле, коңгырт күзле, кыю карашлы Харис исемле егет.

Кыю иде, кирәгеннән артык кыю иде шул...


Беренче кат озата килгән көнне үк өйләнергә нияте барлыгын әйтеп бирде.

– Ничек моңарчы сине күрмичә йөргәнмен. Инде менә эләктең, ычкына алмассың, кызый, – дип көлде.


Икенче кичтә биленнән кочып үпте. Иреннәренә сөлектәй ябышып, аерыла алмыйча үпте.

Шушы яшенә җитеп, беренче үбешүе иде Гөлүсәнең. Йөрәге, күкрәген бәреп чыгардай булып, ашкынып тибә башлады. Әмма икенче минутта бөтен тәне эсселе-суык-лы булып китте. Егетнең көчле куллары, ике буар елан кебек, гәүдә буйлап түбәнгә шуышалар иде.

Шул көннән Харисның юлын кисәргә уйлады Гөлүсә. Ләкин егет, җае чыккан саен, әрсезләнеп озата килде. Кат-кат гафу үтенде.

Тик бераздан сүз ишеттерделәр. Харис Наҗия исемле җилбәзәк-җиңел итәк бер яшь хатын янына барып йөри икән.

Иптәшләре алдында:

– Наҗия – эшлеккә, Гөлүсә – кешелеккә, – дип мактана икән.

Кулдан-кулга йөреп таушалмаган беркатлы кызның инде эри язып куйган күңеле шуннан соң Хариска карата боз булып катты.


Ә Мөҗәһит...

Болыт артыннан чыккан кояш кебек кинәт кенә балкып, һич көтмәгәндә ак нур булып керде Мөҗәһит Гөлүсәнең йөрәгенә.

Май ае иде. Язның нәкъ шушы вакытлары иде.

Училищеда укучы бер төркем яшьләр, табак, чиләкләр, палаткалар алып, моторлы зур көймәгә төялеп, күңел ачарга чыктылар. Идел буенда төн кунып кайтырга булдылар.


...Кояшлы, җилсез көн иде. Идел ярлары тулып, кояш нуры ага иде.

Көймәгә төялү белән чыр-чу китте, бәхәс китте. Берәү бер якка барырга димли, икенчесе башка якка тарта:

– Морквашка чыгыйк...

– Юк, Ташовкага...

– Барган ди ул кырмыска оясына. Васильево тирәсен­дә иң шәп урыннар...

Харис бераз төшереп алган иде. Каршы сүз әйтмәслек итеп кисеп салды:

– Миңа ышаныгыз. Дөньяның оҗмахына алып барам. Утрауга. Займище каршысына. Үкенмәссез!

Ул үзе көймә койрыгына барып утырды. Кузгалып китүгә, уен-көлке башланды. Җыр башланды. Идел өстендә гармун тавышы яңгырады. Егетләр, киемнәрен чишенеп ташлап, трусик, плавкидан гына калдылар. Кызлар да, күлмәкләрен салып, тыгыз тәннәрен кояш нурына ачтылар.

Күз текәп барган утрауларына якынлашкач, Харис моторны сүндерде:

– Кто не трус? Әйдәгез!


Ул, көймә кырыена басып, суга чумды. Аның артыннан дәррәү кубып, башка егетләр коелды. Һавага көлтә-көлтә көмеш тамчылар сибелде. Курка-өркә генә, чырылдый-чырылдый гына булса да, кызлар да көймәдән төштеләр.

Бераздан Идел өстендә буш көймә генә чайкалып калды. Ләкин су шактый салкын иде әле. Озак коена алмадылар, бер-бер артлы көймә кырыена барып асылындылар. Тик Гөлүсә генә һаман йөзеп йөри бирде.

– Чык инде, Гөлүсә, туңарсың, – дип кычкырдылар аңа кызлар. – Дуамалланма, тиле, аягыңны көзән җыерыр. Боздай бит суы.

Гөлүсә инде чыгарга да җыенган иде, шулчак Харис моторны кабызды.

– Ничего! Катмас, кызу канлы ул. Хуш, җаным. Ухага балык тотып кил.

Һәм ул көймәне бөтен ходка утрауга таба алып китте.

Бер мәлгә Гөлүсә каушап калды. Якын дисәң дә алай бик якын түгел иде әле утрауга кадәр. Ярындагы агачлар да гөләп куагы кебек кенә булып күренә. Ә суы чыннан да тәнне өшетә. Әгәр дөрестән дә көзән җыерса...


Гөлүсә, көймә дулкыны узып китүгә, тиз-тиз колач сала башлады. Әллә каушаудан, әллә артык ашыгудан, бик тиз арыды, сулышы кысылды. Әмма туктап ял итү башына килмәде. Аның саен кызурак ишәргә тырышты, аның саен ашыкты. Инде тәмам хәлдән тайдым дигәндә, үзенә таба колачлап йөзеп килгән бер егетне күреп алды.


Мөҗәһит иде бу егет. Хәле ничек икән бу кызыйның, бик хәтәр түгел микән эше дигәндәй, күзләренә сынап карады. Ничектер сәер итеп, тутырып карады.

– Ашыкма, Гөлүсә... Колач салма. Кырын ятып, салмак кына иш. Курыкма. Әйдә бергә... Шулай... Менә шулай.

Гөлүсәгә ничектер бик рәхәт, бик җиңел булып китте. Ару-талуы да, куркулары да юкка чыкты. Хәтта сөйләшәсе, көләсе килде аның:

– Әйдә, тегеләрдән алда барып җитик әле. Күреп шаккатсыннар!

– Сөйләшмә син, сөйләшмә, – диде Мөҗәһит. – Тигез генә суларга тырыш. Йөзәсе ара шактый әле... Чалкан ятып ял ит бераз.

Гөлүсә чалкан борылды. Бөтенләй диярлек хәрәкәтсез ятса да, су күтәрә иде аны. Батырмый иде Идел-ана үз баласын. Дулкынында әкрен генә, салмак кына тирбәтә иде. Һәм кызыйның колагына әле ул беркайчан да ишетмәгән бик моңлы да, бик дәртле дә гаҗәп бер көй көйли иде кебек.

Ә күк йөзе шундый зәңгәр, шундый саф. Ул ак болытлар ничек тотылып тора икән шундый төпсез тирәнлектә? Дөнья гизеп, озак йөзеп арыгач, әллә алар да шулай чалкан ятып ял итәләр идеме икән?..

– Булдыңмы, Гөлүсә, әйдә киттек. Туңып куйма! Алар тигез генә колач салып киттеләр.

Ярга килеп чыккач та, тәнендә бернинди талчыгу сизмәде Гөлүсә. Уйнады, көлде, яшел чирәмгә ятып аунады. Шаян малайлар кебек, дус кызларының муенына барып асылынды. Күл читеннән кочагы белән сусыл кузгалак, юа җыеп килде. Мөҗәһиткә дип кенә җыйган иде, турыдан-туры илтеп бирергә кыенсынды. Элек башкаларга өләште. Тик азактан гына кулында калган учмасын кырт кына аңа илтеп сонды:

– Мә, син дә аша. Зәңгелә, кач, Идел кич, дип кап!.. Тәнеңә сихәте булыр.


Мөҗәһит, шомырт чәчәкләре сындырып килеп, кузгалагың өчен, дип кулына биргәч, комачтай кызарды, сүзсез калды. Аннары тагын шашып шаярырга кереште.

Егетләр, кармак таякларын алып, утрауның икенче башына балык каптырырга киткәч, тагын тынып калды. Юк-бар сылтау табып, үзе дә шул якка юнәлде. Куе таллар арасына качып, балыкчыларны күзәтте.

Мөҗәһитнең калкавычы селкенсә, көймә буе җәен капса иде, дип теләде. Башкаларга чиртсә, көнләште:

– Ярабби Ходаем, төшеп калсын иде, өзеп китсен иде, – дип Ходайга ялварды. Аннары...Нәрсә булды соң әле аннары?..

Хәтфә келәмдәй яшел аланга, балан куаклары, яшь имәннәр төбенә яшел палаткалар тезелде. Егетләр, учак ягып, чиләк астылар. Уха янында Мөҗәһит гел үзе кайнашты.

Бөтен тирә-якка тәмле исләр беркетеп, уха пешеп чыкты. Туа-тумыштан аның кадәр тәмле аш ашаганы юк иде әле Гөлүсәнең. Аннан соң да булмады. Беренчесе, соңгысы шул булгандыр, ахры... Аннары...

Әллә кай арада көн узып китте, кояш батты. Әллә кай арада Идел өстенә кичке эңгер-меңгер җәелеп, анда-сан-да йолдызлар кабынды. Карлыган яфраклары салып, чәй кайнаттылар.

Чәй эчкәндә, учак яны әкрен генә, шыпырт кына бушый башлады... Карыйсың, ашъяулык урынына җәелгән газета өстенә янәшә ике кружка каплап куелган. Икенче караганда алар инде дүртәү, аннары алтау, сигез булган.

Тик соңгы ике кружка гына бер-берсеннән шактый читтә, учакның капма-каршы ике ягында капланды.

Сүнеп киткән учакка чыбык-чабык ташлаштырып утырган Мөҗәһит кинәт кенә тымызык һаваны яңгыратып көлеп җибәрде:

– Кара син! Җен урладымы әллә бу кызларны? Бөтен кеше парлы-парлы, без генә моңлы-зарлы икән бит, Гөлүсә. Бар хуҗалыкны безгә сакларга калдырганнар, шайтаннар. Ярый әле сине дә берәрсе алып качмаган, ничек ялгызым уздырыр идем бу кара төнне!


Кара идеме соң ул төн?.. Юк, кара түгел иде. Зәңгәр дисәң, зәңгәр дә түгел, ниндидер... шәмәхә иде бугай. Куе шәмәхә күк йөзендә йолдызлар, йолдызлар... Күктә генә түгел, су төбендә дә, Идел ярларында да бихисап күп йолдызлар. Займище, Васильево утлары, неп-нечкә, алтын җепләр булып, утрауга кадәр сузылганнар.

– Бу җепләрнең очлары барысы да безнең учакка килеп тоташа түгелме соң, Гөлүсә? – дип көлә егет. – Бәхет бар икән безнең, кара нинди тыныч төн!

Чыннан да тын идеме соң бу төн?

Юк, тын түгел иде. Ерактан-ерактан ялгыз моторка тавышы ишетелә. Винтларын тыныч кына гөжелдәтеп, Идел үзәгеннән пароходлар уза. Аларның инде сүнә язган вак-вак дулкыннары утрау ярларын килеп чәбәкли. Яр куагына бәйләп куелган көймә чылбыры чылтырап китә. Утрауның аргы башында тартар кычкыра:

– Тар-таррр... тар-таррр... Мөҗәһит тагын көлә:

– Менә юньсез кош. Ничек тар дип әйтә шундый киң дөньяны!..

Кыз дәшми. Һаман-һаман Мөҗәһитнең сөйләп торуын тели. Хәер, ни теләгәнен үзе дә ачык кына белми ул, әмма егет авызыннан башка сүзләр көтә.

Җен урлаган кызлар, инде бер-бер артлы кайтып, йокларга яттылар. Җеннәре дә шыпан-шыпан үз палаткаларына чумдылар. Инде офык читенә таң ялкыны кабынды.

Ләкин Гөлүсә үзе көткән тылсымлы сүзләрне ишетмәде бу төндә. Икенче көнне дә, бер айдан да, ел узгач та ишетә алмады.

 

* * *

– Әй, ялкаулар, кузгалырга вакыт. Ял көне дигәч тә... Сыртыгызга кояш төшкән бит!

Гөлүсә юка кызыл купальниктан гына кер үтүкләп азаплана. Валя әле һаман йоклый. Сания байтактан уянган булса да, торасы килми ята. Ул, сокланып, Гөлүсәнең килеш-кыяфәтен күзәтә. Болай купальниктан гына булганда, гәүдәсенең зифалыгы тагы да күзгә ташлана икән. Ак мәрмәрдән уеп ясалгандай түгәрәк балтырлар, тулышып торган тыгыз беләкләр... Ә чәчләре...

– Нинди соң синең бу чәчләрең? Үзләре кара, үзләре җирәнрәк тә кебек. Өйрәт әле серен миңа да, – ди Сания. – Сарык йоныдай бөтеркә чәчне җенем сөйми. Әнә шулай эре-эре дулкын булып торсын иде ул. Бигрәк матур. Баш түбәңнән алтын ташу ага диярсең. Яшертен генә зәгъфранга манып йөрисеңдер әле, кыбырсык!

– Әйдә алмашабыз. Миңа синеке кебек чем-кара чәч ныграк ошый... Тукта, сөйләштергән булып, һаман сырт кыздырыргамыни исәбең? Торыгыз, дим, аяз күктән яңгыр яудырам хәзер.


Гөлүсә Саниянең ялангач тәненә салкын су бөркеде. Аннары Валяга һөҗүм итте. Тегеләр чыр-чу килеп сикерешеп тордылар. Стаканын алып, үз тәненә койдылар. Аннары, койкага егып, шәрә аркасын чәбәкли башладылар.

– Тот аягын, Сания, тот, тибешергә азаплана...

– Тибешмичә соң! Көрәйгән бит. Безнең якта көр ат күрсәләр, сырт өстендә йомырка торырлык дип әйтәләр иде. Моныкында өч йомырка тәгәрәтерлек тегеләй... Кашы, әйдә, сыртын. Ялыннан эләктер.

Алар шулай, шук малайлар кебек, пыр тузып шаярышып ятканда, ачык тәрәзәдән машина тавышы ишетелде.

– Әбәү, җаным, беттек. Беребезне алырга килгәннәр. Кияү машинасы!

Чыннан да, тулай торак каршысына кызыл тасмага уралган, чәчәкләргә бизәлгән зәңгәр машина килеп туктаган иде.

– Ә-әй, су анасы, төш әле монда! Сүз бар сиңа.

Мөҗәһит!.. Үзе генә түгел, бер иптәше белән. Машинадан чыктылар да Гөлүсәне тәрәзәдән күреп кычкыралар... Кызларга җитә калды. Тагын көлешә-көлешә Гөлүсәне ирештерергә тотындылар:

– Әйтәм бик сикерә, безгә әйтми генә кияү куенына кермәкче икән!

– Өй туең белән үз туең бергә буласымы әллә юкса?..

– Нигә кызардың? Кызарма. Кара, кара, бурлаттай булды. Әллә чыннан да берәр хәл бар инде...


Гөлүсә, уттай янган йөзен иптәшләреннән яшерергә тырышып, тизрәк душ бүлмәсенә йөгерде. Таралган чәчләрен бераз рәткә салды. Өстенә халатын киде, аягына җиңел ак башмагын гына элеп, түбәнгә төште...

Кул кысышып күрешкәннән соң, Мөҗәһит куен кесәсеннән кечкенә генә кәгазь алып, Гөлүсәгә сузды:

– Чакыру билеты сиңа. Киләсе шимбәдә туйга рәхим ит. Беләсеңдер бит инде безнең тулай торакны. Шунда, кызыл почмакта.

– Рәхмәт инде... Рәхмәт, онытмагач...

– Иске дусларны, сабакташ дусларны оныталармы соң?!

– Сабакташ дигән була тагын. Көне килеп җиткәнче белгән дә юк...

– Белерсең аларны. Астыртын ут йөртәләр, – дип көлә Мөҗәһитнең иптәше. – Әле менә мин кияү егете булып та туй икәнен кичә генә белдем... Килен дә әйтмәдемени соң? Ну сине, Тәнзилә!..

– Тәнзилә?..


Гөлүсә сискәнеп машина ягына борылды. Әйе, ялгыш ишетмәгән икән. Арткы утыргычта баштанаяк ефәккә төренгән Тәнзилә утыра иде. Җырчы да, шагыйрә дә түгел, илаһи акыл иясе дә түгел. Гөлүсәләр белән бер үк бригадада эшли торган шул гап-гади Тәнзилә...

Зәңгәр машина, гөлләрен-чәчәкләрен төяп, шатлык-куаныч аңкытып китеп барды. Ә Гөлүсә чакыру кәгазен кулына тоткан килеш ишек төбендә басып калды. Аның колак төбендә тагын бозык пластинка әйләнергә кереште:

– Шымытыр, шымытыр... Сиңа фатир, башкага шымытыр...


Гөлүсә, кая барганын үзе дә абайламыйча, аягы атлаган юнәлешкә китеп барды...

Тулай торактан ерак түгел яңа салынган тугыз катлы йорт. Бүген яңа йортка яңа хуҗалар күченә. Һәр ишек төбендә машина, машиналар тирәсендә халык кайнаша. Меңләгән шатлык-куанычның бергә җыелган чагы.

Әнә яшь кенә бер ир кеше... Әллә бераз төшереп алган, әллә куанычтан башы әйләнгән. Подъезддан атылып чыкты да бар халык алдында хатынын кочып үпте:

– Карчык! Оҗмах сарае! Син хур кызы, мин хур егете! – Аннары бала арбасын күтәреп алды: – Ә менә монысы – хур баласы.

– Әйдә, иң элек баланы кертик. Төкле аягы белән! – дип көлә хатыны.

Икенче подъезд төбендә картлар. Мәчесен кочаклаган ап-ак чәчле чибәр әби, юк тавышларын бар итеп, чукрак картының колагына кычкыра:

– Башта бусагадан мәчене кертергә кирәк... Мәчене, дим, мәчене... Бәхеткә була ул, байлыкка була...

Ә тегеләре бөтенләй яшьләр. Бер көтү иптәшләре белән җыелышып килгәннәр. Яңа өйләнешкән кешеләр, ахры. Бөтен мал-мөлкәтләре – бер чемодан, ике төенчек. Кереп китүләре булды, бишенче каттагы балконга өелеп чыгулары булды. Шунда ук шартлатып шампан ачтылар, аягөсте килеш, кояш белән чәкешеп эчтеләр.

Шунда кинәт бозык пластинка шыгырдавын әллә кайдан, ерактан яңгырап ишетелгән ягымлы аваз күмеп китте:

– Сез – художник, сез – иҗат кешесе. Салкын таш стена гына буямыйсыз, кешеләрнең тормышын бизисез...

Гөлүсә башын артка ташлап күккә карады.

Күк йөзе шундый зәңгәр иде, шундый саф, шундый тирән иде... Берән-сәрән генә өем болытлар чалкан ятып ял итәләр иде. Дөнья гизеп, артык озак йөзеп арыганнар иде, ахры, алар.

 

Кинәт кенә Гөлүсәнең йөрәге җилкенеп куйды. Ул коштай очынып үзләре эшли торган яңа йортка йөгерде. Каравылчы картны эзләп табып, ишекне ачтырды. Өченче катка күтәрелеп, уникенче бүлмәгә керде.

...Көзге төс, көзге яфраклар! Гөлүсә тәрәзәне ачып җибәрде дә тагын күккә карады. Зәңгәр һава, берән-сәрән генә ак болытлар... Шулардыр, ахры, ул эзләп иза чиккән мәңгелек яшьлек төсләре, сафлык төсләре... Әйе, әйе... Бөтен бүлмәдә язгы һава зәңгәрлеге. Башка һичнинди бизәкләр, һичбер парчалар кирәкми. Тик түшәмнән бер карыш чамасы түбәнрәк бордюр сызыгы кирәк булачак.

Анысына... Бирә алсаң иде анысына бертуктаусыз агылып, һаман үзгәреп тора торган шул өем болытларны!..

Нигә юк икән соң күңел хисләренең аерым төсләре?! Моңы бар, дәрте бар, тирән сагышы бар. Хәтта тавышы, җыры да бар кебек. Ә менә төсләре юк. Булса иде алар. Манасы иде бүлмәне шул төсләргә. Һәм алар шушында яшисе ул бәхетле кешегә Гөлүсәнең күңел сагышын һәрвакыт сөйләп торсыннар иде. Бары тик үзенә генә ишетелерлек итеп, әкрен, бик әкрен генә сөйләсеннәр иде, җырласыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт, һәр кешенең тормышы турында зур бер роман язарлык.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч,тирэн уйларга этэрешле эсэр.Рэхмэт.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Искиткеч,матур,тирэн эчтэлекле эсэр.дэвамы булса мин бик шатланып укыр идем.рэхмэт сезгэ.тагын да безне шундый кунелгэ ятышлы,эчтэлекле эсэрлэр ижат итэрсез дип ометлэнеп,ышанып,котеп калабыз.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рэхмэт сезгэ,бик кызык хэм эчтэлекле эсэр язганыгыз очен,йотлыгып укыдым,дэвамы булса мин бик рэхмэтле булыр идем

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик куптяннян укыган идем мин бу эсярне азат хатын журналында , ряхмят сезгя

            Хәзер укыйлар