Логотип
Проза

Төнге маҗаралар

(хикәя)


(хикәя)

     Авыл очындагы сыерчык оясыдай кечкенә йортта ялгызы гомер иткән Сөния куркуның азак чигенә җиткергән төнге маҗараларына нокта куярга, сәер хәлләрнең сәбәпләрен ничек булса да ачыкларга карар кылды. Җан тынычлыгын алган, шик-шөбһәгә төшергән төнге бу маҗаралар еш булмаса да кабатлана тора, дер калтырата. Аек акыл белән берничек тә аңлатып булмаган соңгы хәлдән соң күңеленә шик йөгергән Сөния югары очта яшәгән апасы белән җизнәсендә өч-дүрт көн кунып йөрде. Үз нигезең була торып, гомер буена кешедә дә яшәп булмый – Сөния тагын өенә әйләнеп кайтты. Бу юлы, аптыраганнан сеңлесенә ияреп, Диния дә килде һәм бер төн кунып китте. Төннең колагы йөз дә бер дигәндәй, һәр кыштырдаган тавышка колакларын торгызып, апалы-сеңелле таңга хәтле диярлек йокыга китә алмыйча яттылар.Таң алдыннан гына йоклап киткән ике хатын-кыз иртән торгач та йорт эчен җентекләп тикшереп чыктылар. Һәр әйбер үз урынында – беренче карашка беркем бернигә дә тимәгән кебек. Төнлә дә шикләнерлек аны-моны ишетмәделәр, күрмәделәр кебек. Диния: «Сеңлем, бәлки, бу төнге хәлләр сиңа тоеладыр гына? Мә, булмаса, тынычланыр өчен кичен менә бу төймәне эч», − диде дә үз йортына кайтып китте. Сөния тагын үз борчулары белән ялгызы гына калды. Көннәре эш белән, кешеләр арасында ничек тә үтә. Шәхси хуҗалыгында күпләп кош-корт тоткан бер хуҗада тавыклар, казлар карый Сөния. Күп түләмәсә дә, ялгыз хатын-кызга ничек тә яшәргә кирәк. Авылда тагын каян нинди эш тапмак кирәк? Монысына да шат әле ул. Әйе, көннәре кеше арасында бер борчусыз уза Сөниянең. Ә менә төннәре... Көн – эшләргә, төн йокларга бирелсә дә, Сөния кайвакыт йоклап китәргә дә курка. Күп төннәр бер вакыйгасыз, тыныч уза. Ә кайвакыт... Иртән уянуга кайвакыт кичен куйган әйберен тапмый ул. Яки бөтенләй башка урында таба. Төнлә әйберләр урыныннан кузгала, югала, икенче рәвеш ала. Бервакыт кипкән керләрен кичен диванга кертеп салган Сөния иртән аларны шкафта әйбәтләп төрелеп куйган килеш тапты! Икенче бер вакыт гөлләр чүлмәгендә вак чебеннәр барлыкка килгәч, алардан котылыр өчен гөл төбенә шырпы кадарга яки көл сибәргә кирәклеген уйлап йөрде. Бер иртәне торса, үз күзенә үзе ышанмады – гөлләр төбенә төнлә кемдер күкертле ягы белән шырпы кадап чыккан һәм көл сипкән иде! Кичен укып яткан китабы да бер төнне «аякланды» – ул иртән карават янында түгел, ә китаплар киштәсендә иде. Ишек бикле, тәрәзә ябык – керүче-чыгучы юк, ә әйберләр «аяклана»! Бу аңлаешсыз хәлләрдән куркуга төшкән Сөния иртән шыбыр тиргә бата. Өйдән чырылдап чыгып йөгерү теләгеннән үзен чак тыя. Төнге серле маҗараларның иясе кем булуын бары тик фаразлый гына ала. Ул серле затны үз күзе белән күрмәсә дә, йорт-кураның иясе булуына чынлап торып ышана башлады. Тик күзгә күренмәгән бу гаҗәеп көч белән ничек көрәшергә генә белмәде. Аннары, дөресме-түгелме, йорт иясенә каршы көрәшә башласаң, ул барыбер җиңәчәк, диләр. Аның чыннан да йортка хуҗа-ия икәнлеген танып, барлыгын кабул итеп, килешеп яшәргә генә кала. Әйтүе генә җиңел! Яныңда ниндидер сихри көчкә ия гаҗәеп бер энергия чыганагы йөрсен дә, син тыныч кына яшә, имеш. Татар тотып карамый ышанмый дигәндәй, кеше бит шундый – аңа янындагы һәр нәрсәне сыек кына акылы аша үткәрергә, аңлата алырга, сәбәбен белергә кирәк. Ә безнең аң-зиһен кабул итә, аңлый алмаган күпме сер бар бу дөньяда! Сихер яки бозым ясадылармы дигән шиген дә басарга тырышты Сөния – авылда үзенә шундый яманлык кылырлык дошманнары юк кебек. Әллә йортыма җен ияләштеме соң дип шикләнеп, берничә кат өендә Коръән кичәсе дә уздырды. Тик төнге сәер хәлләр кабатлана торды. Ир-егет аягы баскан йортта, янәсе дә аның хуҗа булуын танып, йорт иясе үзен бик сиздерми дигән булалар. Сөния, еш кына Фәзил җизнәсен чакырып, йорт-каралтыда аның «эзләрен» суытмаска тырышты. Балдызы сөйләгән сәер вакыйгаларга бик ышанасы килмичә, Фәзил көлде генә. Янәсе, балдыз, сиңа кияүгә чыгарга кирәк! Чыгар иде дә, бик чыгар иде! Тик соратып килүчеләр булганда, чирле атасын карап, ризалыгын бирмәде. Авылның тормыш корырдай өметлерәк ир-аты күптән үз оясын төзеде. Ә кибет янында аунаган исерекләр белән бәйләнергә, әлбәттә, Сөниянең һич тә теләге юк. Утызның теге ягына чыккан сазаган кыз ата-ана нигезендә шулай ялгызы яшәп чиләнә. Ярый, инде ялгызлыгына да күнекте Сөния. Бертуган апасы белән бер авылда яшәгәч, ялгызлык үзен әллә ни сиздерми дә. Олыгайгач кына ничек булыр, билгесез. Әлегәчә Сөния апасының балаларын үстереп юанды. Алары да, Сөния апа, дип өзелеп торалар. Менә бит, ялгызлыкның башка ягы читен – төннәрен башка сыймаслык хәлләр куркыта. Аркаңны терәп, хәерле төн теләрлек кешең дә булмавы бик читен. Чит-ят нигез дә түгел, югыйсә ата-ана йорты. Аталары үз кулы белән салган кечкенә генә куыш. Шушы җылы куышы өчен Сөния мәрхүм ата-анасына әйтеп бетергесез рәхмәтле. Кайда яшәр иде, ничек көн күрер иде шушы ата-ана нигезе булмаса? Икенче яктан, шушы газиз нигезенең кадерен җибәргән бу сәер хәлләрдән ничек котылырга? Яңа урында өй салам дисәң дә, ялгыз башың белән ни кыла аласың?!
     Ай ярым чамасы тыныч кына яшәгәч, йорт иясеме, кемдер үзен тагын сиздерде – иртән торуга су чиләкләре урыныннан кузгалган иде... Түземлеге төкәнгән Сөния эшеннән чыкты да апасына юнәлде. Авыл фельдшеры булып эшләгән Диния эш урынында иде әле. Кабинеттан соңгы кеше чыгып киткәч, Сөния апасына зарын ачты: «Бүген тагын эш майтарган теге нәрсә. Чиләкләрнең суын ләгәнгә бушатып, өй алдына куйган. Белмим инде ни уйларга да. Үз өебездә төн үткәрергә дә куркып яшәгәч ни...» Сөния, башын өстәлгә салып, елап ук җибәрде. Диния сеңлесен тынычландырырга ашыкты: «Сөния, беләсеңме, Айдар улым белән без шуны уйлаштык. Яшьләр башлы бит хәзер! Улым кинокамерасын синдә төнгелеккә кабызып калдырырга тәкъдим итте. Әйдә, апаем, шулай эшләп карыйк әле, яме?» Апасының бу сүзләреннән тәмам аптырап, Сөния башын күтәрде: «Кит әле...» Шулай да ризалык бирмичә чарасы калмады.
    «Детектив» Айдар кинокамерасын урнаштырып киткәнгә берничә көн узды. Үзен кемдер күзәткәндәй тойган Сөния башта йокыга китә алмый иза чикте. Шулай да бераздан ияләште. Иртән торуга беренче эш итеп, камера ниләр язганын карау көндәлек гадәтенә кереп китте. Сәер хәлләр беразга тукталып торды. Камера да шикләнерлек бернинди хәл  язмады. Диния белән Айдар еш кына «кино карап» киттеләр. Бер айлап чамасы вакыт узгач, ниһаять, Сөниянең теңкәсенә тигән төнге маҗараларның сере ачылды! Йорт иясе дә, җен-шайтан да түгел, ә Сөния үзе, уянмаган килеш төн уртасында торып, йорт эчендә йөри булып чыкты! Йокылы килеш саташып төн уртасында йөргән Сөния – лунатик, ягъни сомнамбула, имеш! Аның ай авырулы икәнлеген Айдарның камерасы бик тиз исбат итте. Барысының да исен китәреп, менә... Сөния әкрен генә яткан урыныннан торды... Бераз исәңгерәп караватында утыргач, аякларын җай гына шуыштырып аш бүлмәсенә чыкты. Анда утны кабызып, нидер эзләде. Чәйнектән су агызып эчте. «Америка ачкан» Сөния, күзләренә ышанырга белмичә, үзе хакында «куркыныч кино» карады. Сөниянең төнге адымнары бераз сүлпәнәйгән булса да, хәрәкәтләре ышанычлы, күзләре ачык, тик аларда хиссез «пыяла» караш чагыла... Аңлашылмаган ниндидер сүзләр әйтте һәм берничә минуттан төнге «сәяхәтче» берни булмагандай урынына барып ятты. Иртән бу вакыйгалар Сөниянең исендә-өнендә дә юк иде, әлбәттә. Ул бу «киноны» берничә кат карады һәм торган саен гаҗәпләнә барды. Менә бит, әллә ниләр уйлап, бер гөнаһсыз йорт ияләрен каралта язды, җен-шайтаннан шикләнде, сихердән курыкты. Ә эш бары тик Сөниянең үзендә булып чыкты! Төннең тынычлыгы – көннең куанычы да бит...
       Диния аңлатуынча, тиз тәэсирләнүче, тиз кабынучан холыклы кайбер кеше йокыга киткәч, баш миенең кайсыдыр бер өлешен ниндидер билгесез сәбәптән йокы алмый, ул уяу кала. Һәм андый кеше, үз-үзен белештермичә, төнлә йокы аралаш торып йөри, ниндидер эш эшли. Иртән торуга ул бу хәлләрне, әлбәттә, исенә төшерми. Лунатизм, сомнамбулизмның сәбәбе гади авыл фельдшеры Диниягә түгел, танылган галимнәргә дә билгесез. Уйламастан, шулай илдәге йөзләрчә мең лунатикларның берсе Сөния булып чыкты. Әлбәттә, ай авырулы бу сәер затлар хакында Сөниянең ишеткәне бар иде. Кечерәк чагында ук әнисе бервакыт им-томчы әбидән өшкертеп кайткан иде аны. Ул вакытта, кызын куркытмас өченме, әнисе Сөниягә берни дә әйтмәгән иде. Шулай да бер төнне, йоклап яткан әти-әнисе өстенә пәлтә кигән килеш менеп, кызчык барысын да куркыткан иде. Аннары ул бервакытны төнлә никтер бүлмә уртасында үз аягында басып торган килеш уянып китте. Шулай да табибка-мазарга күренмәгән Сөния үзенең лунатик икәнлеген белми иде әле ул вакытта. Аннан соң күп еллар тыныч узды. Әти-әниләре үлгәч, чире тагын үзен сиздерә башлады. Көндезләрен Сөния башка кешеләрдән бер ягы белән дә аерылмый. Ул үз акылында. Ә төннәрен, йокының бер фазасында, аңсыз рәвештә торып йөри башлый. Чир дип атала икән, аның дәвасы булырга тиеш. Тик, мәртәбәле авыл «духтыры» Диния санаганча, бу халәттән дәва юк, һәм бу күренешнең табигате галимнәр өчен дә ачык түгел. Чир булса да, медицина әлегәчә аны дәвалау ысулын уйлап тапмаган. Төне буена уянмый йоклатсын дип биргән йокы даруының да файдасыннан зыяны күбрәк. Ә башкача... Башкача берни дә кылып була торган түгел бу очракта. Бары тик үзенә һәм башкаларга зыян гына китерә күрмәсен. Аллам сакласын дияргә генә кала. Узгынчы чир генә була күрсен. Сеңлесенә ни белән ярдәм итәргә белмәсә дә, Диния лунатизмга китергән неврозлар, психик тайпылышлар хакында күбрәк кызыксынырга, эзләнеп укырга вәгъдә бирде. Һәм, әлбәттә, ни булса да, сеңлесен ташламаска. Табиблар ярдәм итәлми икән, иманлы өшкерүче мулла табып, өшкертергә кирәк булыр Сөнияне. Бөтен чараларны да кулланырга! Шулай Сөния туганнары ярдәме белән үзен борчыган мәсьәләнең очына чыга алды. Җен дә, шайтан да, сихер дә юк аның йортында! Әлбәттә, бу ачыш күңеленә бераз булса да җиңеллек иңдерде. Әмма тәмам тынычлана алмады. Бары тик борчуы икенче рәвеш алды. Кешедән түгел, үзеңнән дә ни көтәреңне белмисең – шуны ачты. Сөния хәзер белә: ул – ай авырулы. «Нигә мин, ни өчен мин?» дигән җавапсыз сораулар белән башын катыру урынсыз. Сөниягә хәзер бары тик бу яңа сыйфатын кабул итеп, аңардан курыкмыйча яшәргә өйрәнергә кирәк. Искиткеч катлаулы бу дөньяны түгел, үзебезне дә азаккача белүдән, аңлаудан бик ерак торабыз. Шулай да күпләрне өркеткән бу ай чирендә бөек шагыйрә төнге романтика да күргән түгелме:
Тәкәббер һәм ерак ай калка да
Ялгызлыгы өчен үч ала –
Һәм, кулларын сузып, Лунатиклар
Ай артыннан төнлә кузгала.

Кыргый зиһен канатларын җәеп
Һәм арынып дөнья йөгеннән,
Үтә күренмәле сәер җаннар
Оча төннең айлы күгеннән...
(Бэлла Ахмадуллина, Зөлфәт тәрҗемәсе)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    1

    Исэнмесез, кечкенэ чагында миндэ тонлэ йоклаган килеш торып шушилэ башларына менеп йори торган булган, эни минем аяк астына торып баскан жиргэ лэгэн белэн сап салкын су куйган, торып салкын суга бер генә мэртэбэ басканмын башка йормэден дия иде энием

    Хәзер укыйлар