Логотип
Проза

Әтием машинасы

(тормыштан алынды)

      Баланы беләсең килсә, уенына кара. Кыз баланың бәләкәйдән курчакка, чүпрәк-чапракка тартылуы, ә ир баланың машина-трактор ише тимер-томыр белән кызыксынуы табигый күренеш. Нәзидәнең дүрт яшьлек кечкенә улы Руслан да машиналар белән уйнарга ярата. Төрле уенчыклары булса да, малай трактор-машина белән аеруча яратып уйный. Бүген дә, балалар бакчасыннан кайткач, Руслан уенчыклар тартмасыннан тизрәк машинасын тартып чыгарды да идәндә аны «урам буйлап» йөртеп китте. Үзе сөйләнә, үзе машина йөртә: «Бу − әтием машинасы! Әтием рульдә утыра!» Улының көн дә кабатлана торган бу сүзләре Нәзидәнең йөрәгенә яңа яра ясый... Диванда бәйләм тотып утырган әни кеше улының бу сүзләрен ишетмәс өчен телевизорның тавышын көчәйтеп куя. Тик улының үзалдына сөйләнүе барыбер колагына иңә: «Менә әтием машинасында минем янга килә... Менә ул безнең өй янына килеп туктый. Әтием миңа яңа машина алып килә...» Улының «әтием, әтием», дип, туктаусыз кабатлавын ишетмәс өчен, Нәзидә башына кысып яулык бәйләп куйды, колак турысына мамык тыкты. Руслан әнисен болай гына тынычлыкта калдырырга теләмәде, янына килеп: «Әни, әти кайчан безгә килә?» − дип тарткалый башлады. Җавапларын ул түгел, бер Алла гына белгән сораулардан туйган Нәзидә улының игътибарын читкә юнәлтү өчен кулына каләм-кәгазь алды да Русланга рәсем ясарга тәкъдим итте: «Минем матур улым нинди хайваннарны сурәтли белә? Әйдә, күрсәт әле...» Матур малай карышып тормый, җәй көне авылга кайткач күргән кәҗәне кәгазьгә төшерә. Кәҗә кырмыскадан әллә ни аерылмый, шулай да әни кеше улын үтереп мактый: «Менә минем Русланым ничек булдыра!» Болыттан әллә ни аерылмаган сарыктан соң, тауга тарткан сыердан соң малай үзе дә сизмичә тагын ак кәгазьгә садә хыялларын сала башлый: «Менә бу машина – әтинеке! Ул безнең янга килә...»


    «Әтием машинасы»... Бу сүзләре артында ни торганын ярый әле үзе аңламый малай. Аңласа, бала зиһене, моны сыйдыра алмыйча, тәгаен әнисе кебек авырыр иде. Элекке ире Фәндәрис җилдергән яхшы машина бала саулыгы, бала шатлыклары, балага тиеш нигъмәт хакы белән түләнгәнен, кызганычка, бер Нәзидә генә аңлый. Яхшы машинага утырган ире кеше өстендә яшәгән хатынын ике яшьлек улы белән ташлап киткәннән бирле Нәзидә инде байтак вакыт уртак бурычларын түләп килә. Тасма телле Фәндәрискә чыкканда да никтер ышанды шул ул аңа. Күпне вәгъдә иткән адәм буш сайраудан узмый да бит. Төтен тавы тоттырыр дигәннәр андыйлар хакында. Бер җирдә дә юньләп эшләмәгән иренә кредит бирмәгәч, аны машиналы итәр өчен үз исеменә банктан зур гына бурыч алганда да ышанды Нәзидә Фәндәрискә. Авызыннан кереп, артыннан чыга белде Фәндәрис. «Кайгырма, үзем түлим!» – бу вәгъдәнең нигезсез икәнен дә аңламады түгел Нәзидә. Шулай да, бурычы булгач, бәлки, ныклы гына эшкә урнашыр, кешечә яшәргә тырышыр дип өметләнде. Ә намусның ни икәнлеген дә белмәгән Фәндәрис, гаилә тормышыннан бик тиз җиләп, беркөнне яңа машинага утырды да хатынының муенына үз бурычын тагып, чыгып тайды. Ә Нәзидә кулындагы бала белән, таудай бурыч белән кеше фатирында утырып калды. Түләр чамасы булмагач, хуҗасы фатирны бушатырга кушты. Нәзидә тулай торакта яшәгән ике туган сеңлесенә барып сыенды. Эшкә чыгар иде – баланы куярга урын юк. Ә баланы ничек тә үстерергә кирәк. Фәндәрис чыгып качканнан бирле үзенең барлыгын-юклыгын белгертмәде. Айның утыз көне булган кебек, утыз төне дә бар – Нәзидә төнге йокысыннан язды. Ничек яшәргә дә белмәгән хатын авыр уйларыннан чирләде: күзенә якты дөнья күренмәде, депрессиягә бирелде. Бирешергә ярамый – шул халәтендә дә ул кичләрен подъезд юарга алынды. Кем әйткәндәй, авыр таш та кузгатсаң җиңеләя. Таш астында калуга караганда, аны ничек тә кузгату хәерле. Русланга өч яшь тулгач, аны урнаштыру максаты белән Нәзидә балалар бакчасына кече тәрбияче булып эшкә керде. Кеше өстендә дә мәңге яшәп булмый – бераздан Нәзидә шул ук тулай торакта кечкенә генә бүлмә яллап яши башлады. Бахыр хатын балалар бакчасында да эшли, подъезд да җыештыра, тик барыбер акчалары җитми. Фәндәриснең бурычын түләмәсә, улы белән икесенә, бәлки, җитеп тә барыр иде дә. Юрганына күрә аягын сузган көне Нәзидәнең. Барына риза, югына түзә. Бары тик сәламәтлектән генә яздырмасын! Соңрак ничек булыр, ә әлегә Нәзидә белән Руслан балалар бакчасында туенып кайталар. Нәзидә балалардан артып калган ботка яки ашны кечкенә кәстрүлгә салып өенә алып кайта. Русланны киендерергә туганнары булыша: балаларның үскән берсенең киеме малайга күчә бара. Уенчыкларын да тартма-тартма бирәләр. Нәзидә үзенә киемне «Секонд-хенд» кибетеннән ала. Ялгыз кеше – ялсыз кеше. Хатынның бер мизгел дә тик утырганы юк: улына, үзенә, туганнарына бияләй, оекбаш, башка кием бәйли. Хәтта әзме-күпме сатарга да өлеш чыгара. Улы әтисен бик таптыргач, Нәзидә тәүге вакытларда Фәндәрисне эзләп тә караган иде. Аның туганнары аша аңа әрнүле сүзләрен дә тапшырган иде. Тик «аңа әйткәнче, ташка әйтсәң, таш та җанланыр» дип, нәкъ Фәндәрис кебекләр хакында әйтелгәндер шул. Аттан ала да туа, кола да туа дигәннәре дә хак − дүрт туган арасында бер Фәндәрис кенә адәм актыгы. Башкалары Фәндәрис өчен кызаралар.Тормышы авыр булса да, Нәзидә аны әзме-күпме җайга салынды дип саный. Кызганычка, ялгызлык аңа үзе генә килмәде, ә искиткеч авырлыклар да ияртеп килде. Тик улы хакына ул авырлыкларны җиңә бару Нәзидәне чыныктыра. Улын үстерү теләге арыган җанына көч бирә. Абынса да, баласы хакына торып баса ала ана кеше. Ә Фәндәрис атлы намуссызга ышанганына Нәзидәнең үкенмәгән көне юк. Яшьлек хаталарының бәясен соңрак ачы күз яшьләре белән түлибез шул. Ялгызлык яман юлдаштан хәерлерәк.


     «Әтием машинасы»... Әйе, җилдерә генә Русланның әтисе кыйбатлы машинада. Машинасына утырганда, бала хакына керәм бит, бала ризыгына керәм, дигән уй аның ахмак башына ялгыш та килми булса кирәк. Машина бурычын тартып-сузып түләп барган Нәзидә һәр айны ул акчаны үз өлешеннән, бала өлешеннән ала. Фәндәрис хатынының күз яшьләре сеңгән машинага тыныч кына утырып йөри, ә улы үз тамагыннан, үз тазалыгы хисабына әтисенең бурычын түләп бара. Ата кеше – ата каз икәнлеген сабый ничек аңласын?! «Уртак бурыч бит, машинада ул йөри», − дип, Нәзидә судка да барып караган иде дә. Тик кемнең кайгысы кемгә кирәк, бай – саңгырау, түрә – сукыр. «Бәлки, сез ул акчага үзегезгә әйбер алгансыздыр. Автокредит алмагансыз бит, кулланучылар кредиты алгансыз. Ирегезнең ул акчага машина алганын берничек тә исбатлап булмый», − дип, Нәзидәнең өметен өзделәр. Балага алимент түләтергә биреп караса да, бер җирдә дә эшләмәгән Фәндәристән әлегә хәтле бер тиен дә акча килгәне булмады. Ата кешенең үз баласына бу хәтле дә битарафлыгы, бу хәтле дә рәхимсезлеге башка сыймый.


     Баласының ачлыгын-туклыгын, ялангачмы-түгелме, тазамы-чирлеме икәнлеген – аның барлыгын-юклыгын да белмәгән ата аңа ни бирә ала? Балага ниндидер яхшы сыйфат иңдерер дип өметләнү бары тик үзеңне үзең алдау гына. Үзендә булмаганны балага ничек бирсен? Нәзидә дә бер яктан Русланының атасын белмәве яклы. Сагынуын сагына инде бала әтисен. Әнә бит, теленнән дә төшерми: «Әти... Әти машинасы...» Тиздән, бәлки, ата атлы ул күз көеген онытыр дип өметләнәсе генә кала. Ә үсә төшкәч, аңлар ул, аңламый калмас! Бәлки, бервакыт ата кеше – ата күкенең дә исенә төшәр дә бит, соң булыр! Бала атлы зур бәхеттән ул үзен-үзе мәхрүм итте. Сатып алып булмаслык ул бәхетне тимергә – машинага алыштырды. Баласына ана да, ата да булган күп әниләр җиңел булмаган бу язмышны үзләре сайлап алмыйлар. Нәзидәнең дә баласы хакына, баласы бәхетенә караңгы төннән соң һичшиксез якты көн киләчәгенә ышанырга тырышып яшәгән мәле.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар