Театрга билет

 

(тормыштан алынды) 

 

Ихласлык, яктылык, романтика, җылылык, җиңелчә юмор... Раилә Сабирова язмаларын шулар аша танып буладыр. Аннары – геройларын ярату, аларга ышану, бәхет юрау хас аңарга. Укучыларын сөендерәсе килеп, үзе дә шулар дөньясында кайнап яза ул. Елмаеп укыйсың. 

Бүген исә Раиләдән сюрприз: Яңа ел хикәясе! Бәхетле билет, бәхетле язмыш, әкияткә охшаган чынбарлык!   

– Идеал мөнәсәбәтләрне ничек күз алдына китерәсең? 

– Уңга бер адым, сулга бер адым – «расстрел»! – диде дә артист егет, күзләреннән нур чәчеп рәхәтләнеп көлеп җибәрде. 

«Чая артист дигән аты булса да, ихлас һәм артык сөйкемле үзе», – дигән уй йөгереп узды Мөнирә күңеленнән. Шәхси мөнәсәбәт, мәхәббәт темасына ачылырга җыенмый бу сәхнә йолдызы... Тә-әк... тагын бер сорау гына биреп карыйм да... 

– Үзеңә тиң ярны ничек күзаллыйсың? 

– Ачык йөзле, көләч, саф күңелле... Сиңа охшаган кебек! 

«Башланды-ы-ы...» – дип борынын җыерды Мөнирәнең хатын-кыз халәте. Шушы театр артисты, җырчы халкы янына якын килсәң, ниндидер мәгънәсез шаярулар башлана. Сине, сиңа, синдәй... Уф! Яратмый андый сөйләшүләрне Мөнирә. Шуңа күрә барган җирендә эш өчен кирәкле мәгълүматны җыя, героеннан интервью ала да тизрәк китү ягын карый. Бу юлы да Марат күз кысып шаярта башлагач: 

– Интервьюгыз өчен рәхмәт, тапшыру пәнҗешәмбе чыга, 19.20 дә, җаегыз булса карар-сыз, – диде дә, операторга «бетте», дип ым кагып, микрофон чыбыгын җыярга кереште. 

– Әйдәгез, театр буфетында бер чынаяк чәй эчәбез! – диде Марат. – Үзем сыйлыйм! Һәм Мөнирәнең җавабын да көтеп тормыйча буфетка таба китте. 

 – Әкьлимә апау-у! Ике чынаяк чәй... 

– Юк-юк, рәхмәт! Тизрәк редакциягә китәргә кирәк, болай да соңга калдык... – дип, Мөнирә театрның чыгу юлына ашыкты. Чыннан да көтәләр, тизрәк кайтып монтажга уты-расы, кичке хәбәрләргә репортаж ясыйсы бар әле. Аллага шөкер, әллә ни уңайсыз хәлләргә калырга туры килмәде, алайса бу артист халкы... Театрдан чыгып барганда Мөнирәнең эчке тәнкыйтьчесе уянып, дилбегәне үз кулына алган иде инде... 

Җомга көнне төшке аш вакыты җиткәнче үк Марат шалтыратты. 

– Тапшыруны карадым. Үземә дә, әнигә дә бик ошады. Шул форсаттан бер чынаяк чәй күтәреп куярга үзе-гезне затлы кафега чакырам. Әллә кофе яратасызмы? 

– Рәхмәт! Кичен кофе эчмиләр инде. 

– О-о-о, сез бит илаһи иҗат кешесе! – дип ягымлы шаярды Марат. «Үзең бик ерак киткән инде», – дип эчтән генә елмайды Мөнирә. Зур муенлы җылы свитерына качып, артист егетне тыңлау ошый иде аңа. Шаярса да, тавышы ихлас шундый. 

– Яхшы! Алтыда көтәм алайса! Бер чынаяк чәй! – диде дә Марат, сүзне ничек башлаган булса, шулай шаяра-шаяра, саубуллашып та куйды. Нинди алты, кая очрашабыз, кем ризалык бирде, дип «ламбада биеде» хатын-кыз мин-минлеге. Ә күңелгә шундый рәхәт иде, урамда ноябрьнең соңгы көннәре димәссең дә... 

Тәки алтыда кайтырга чыкты Мөнирә. Ә бит Марат аны кайда көтәсен дә әйтмәгән иде. «Бәлки әле көтмидер дә, шаяргандыр. Ышан артист халкына!..» – дип уйларга да өлгермәде, каршысына кояштай елмаеп Марат килеп басты. Шул көннән башлап Мөнирәнең тормышы – комедиягә охшаш романтик мелодрама рәвешен алды... 

Рәхәт иде аларга! Җай чыгуга, икәүләп театрга йөгерәләр. Марат Мөнирәгә сәхнә арты тормышын сөйләде, күп кенә шәхесләрнең күңел пәрдәсен ачты. Еларлык та, көлерлек тә хәлләр күп иде монда! Нишләтәсең, театр шундый дөнья! Икәүләп машина-да төнге Казан урамнарын урау, шәһәр серләрен ачу, туйганчы (юк туймыйлар иде!) сөйләшүләр, Маратның бертуктаусыз кызык ясаулары! Җаен туры китереп, егет үзенең апасы гаиләсенә кунакка да алып барды. Мөнирәне инде театрда да таныйлар, җитәкчелек белән дә таныштырды аны Марат. Бу сезонда Марат уйнаган барлык спектакльләрне карап барды ул. Артистлар йөри торган ишектән үз кеше булып кына кереп китә дә Мөнирә, буш калган урынга барып утыра. Спектакль тәмамлануга башка тамашачылар агымына кушылып, урамга чыга. Ә анда инде битендәге гримын сөртә-сөртә Марат көтеп тора: 

– 2 нче рәт, 17 нче урын! 

Ул һәрвакыт шулай Мөнирә утырып спектакль караган урынны төгәл әйтә. Аһ, дип, күңеле булып елмая кыз андый чакта, күргән! Аннан алар икәү җитәкләшеп Казан урамына чумалар, бүгенге спектакль турында сөйләшәләр, кыз шаярып артист егетнең кимчелекләрен тезә-тезә дә чыркылдап көлә. Маратның шаянлыгы аңа да күчеп бара бугай! 

...Бугай шул менә, бугай! Шундый күңелле очрашулардан кайткач, Мөнирә еш кына йомшак юрганына төренеп, иркен тәрәзә төбенә менеп утыра. «Артист бит! Нинди генә әйбәт булса да, артист ул!» – дигән уй күңелен яндырып уза. Артист белән язмышын бәйләгән күпме бәхетсез хатын-кыз, күңелсез гаилә тарихларын үз күзләре белән күрде! Андыйлар турында тапшырулар эшләп йөрде, сәхнә кешесе янына мәңге якын килмим, дип, мең кат үз-үзенә сүз бирде! Ә хәзер... Спектакльләрне караганда да башта мавыгып әсәргә кереп китә, Маратның осталыгына соклана... Ә аннары... аны үзенең янәшәсендәге ир-ат дип күз алдына китерә башлагач, сәхнәдә ут уйнаткан егет аңа шамакай булып күренә башлый. Оялу хисе уратып ала, шул халәтне үзеннән җибәрергә тырышып урындыгына чума. Сәхнәдәге егетнең бары тик бер тамашачыга гына төбәлгән күз карашын сизеп, күзләрен идәнгә төби... Үзенә ничек әйтергә соң? Син артист, мин синнән оялам, дияргәме? Әниемнең, «артист халкы белән бәйләнмә инде син, аларга ышаныч юк», дигән сүзе бар дияргәме?! Ә үзең соң, үзең, дип баш күтәрә гаеп хисе. Күрә торып, белә торып якынайдың! Җандашына, сердәшенә әйләндең! 
Ник баштан ук, «син – артист, мин синнән куркам», димәдең?! Качмады-ы-ың?!! 

Аралар торган саен якыная. Сизә инде Мөнирә, Марат аңа магнитка тартылган кебек тартыла әнә. Көндез вакыты булса да Мөнирә янына сугылып чыгарга тырыша. Әниләр белән таныштыру турында сүз башлады кичә... Мөнирәгә дә барысы да ошый, әмма «ул артист» дигән зәһәр уй гына күңелне кимерә, нидәндер өшетеп куркыта. Икеле-микеле уйлар белән вакытны сузу – зур гаделсезлек, батырлыкны җыеп, барысын да Маратның үзенә әйтергә кирәк иде. Беркөнне кафеда чәй эчеп утырганда шул турыда сүз башлады Мөнирә. 

– Куркасыңмы? – дип сорады егет кырысланып. 

– Әйе... – дип баш какты кыз. 

Марат башка дәшмәде. Җитдиләнеп, кафе тәрәзә-сенә карап утырды да, яңадан үз халәтенә кайтып, шаяртырга кереште. 

Күңелне күпме генә тырнап торса да, бу темага алар башка сөйләшмәделәр. Җае туры килгәндә Маратның, артист хатынына рәхәт түгел инде ул, дип шаяртып кына алганы булды, ары китмәде. Очрашулар дәвам итсә дә, Мөнирә күңелен билгесезлек, курку хисе биләп алды. Ул күбрәк шулар турында уйларга гадәтләнде. 

Ә бер көнне Марат ун көнгә авылга, җизнәсенә төзелеш эшләрендә булышырга кайтып китте. Артистларның җәйге ял вакыты иде ул. Китте дә югалды менә! Ике-өч көнгә бер шалтыратып исәнлеген генә белгертеп ала да, вәссәлам! Башта Мөнирәгә шәһәрдә берүзенә генә калу бик күңелсез иде. Сагына ич ул! Театрны, озаклап сөйләшүләрне, Марат елмаюына төренгән Казан урамнарын, бергә-ләп кул чылаткан фонтаннарны сагына! Ә Марат юк, ул авылга китте... Бигрәк сәер китте. Ә бәлки, ул аның шулай йолдызлануыдыр, үзенең мөһимлеген аңлатырга тырышуыдыр, ә бәлки, ул Мөнирә турында бөтенләй уйламыйдыр, артист ич – ничек тә уйный ала?! Уф! Арылды... Марат авылдан килгәнче төпле фикергә килергә кирәк иде. Һәм килде ул фикер. Әнә шул киң тәрәзә төбендә, төнлә... Иртән әнисенә шалтыратып барысын да сөйләде кыз, күңелендәгесен аңлатырга тырышты. «Узар, шулай дөрестер», – дип хуплады аны әнисе. 

Ике-өч көннән Марат кайтты. Шундый шат, шундый бәхетле иде ул! Сагынуы тавышына чыккан хәтта. Театрга гына кереп чыгам да, синең яныңа киләм, дип шалтыраткач, Мөнирәнең күңелен ялкын биләп алды. Теге төндә, тәрәз төбендә Маратка дип атап язган шигырен сумкасыннан бер алды, бер куйды. Уйланды, янды, инде көлгә әйләндем дигәндә генә, Мараттан «килеп җиттем» дигән хәбәр килде. Очрашу бик күңелле узды. Марат авылдагы мәзәк хәлләрне сөйләп көлдерде, сагынуы турында сөйләде. Рәхәт тә, эчтән нидер көйдерә дә иде Мөнирәне. Марат озата кайткач, саубуллашканда шигырен егеткә сузды кыз. Һәм йөгереп фатирына кереп китте. Шигырь рәвешенә салынган саубуллашу сүзләре иде ул... 

Марат шуннан соң башка килмәде. Шалтыратып саубуллашты да тынычлыкта калдырды Мөнирәне. Шулай итеп берәр еллап вакыт узды. 

Беркөнне Мөнирә эштән кайтырга шактый соңга калды. Шәһәр транспорты йөри торган вакыт узган. Андый вакытта такси чакыра ул. Бу юлы да шулай итте, чыгып утыруга, сумкасыннан әйберләрен барлый-барлый, таксистка адресын атады. Ә руль артында Марат иде... Башта сүзләр бер-берсенә ялганмаса да, соңрак сөйләшеп киттеләр. 

– Таксист мин хәзер. Инде бер еллап башка эш таба алмыйм. 

– Ничек таксист, ә театр? 

– Беләсеңме, теге юлы авылда озак уйландым мин. Чыннан да, гомер буе сәхнәдә шамакайланып йөреп булмастыр дидем, безнең хезмәт хакы да бит... Шул, авылдан кайтып, сиңа килер алдыннан театрдан китү турында гариза калдырып чыктым... Ә аннары үзең беләсең... 

– Марат!.. 

– Юк, горурлык рөхсәт итмәде. Сиңа әллә кемлегемне күрсәтермен кебек булган идем, менә һаман эшкә урнаша алмый йөрим... 

Озак сөйләштеләр ул кичне. Бүгенге хезмәт хакымны сиңа багышлыйм, дип, егет Мөнирәгә бер кочак чәчәк бүләк итте. 

...Баганага ябыштырылган афишаларны җил йолкый. Метрога төшкәч тә гел театр афишаларына юлыгасың соңгы араларда. Тормыш ул – театр, дигән бер акыллысы. Театр шул, дип фәлсәфәгә бирелеп алды Мөнирәнең хатын-кыз халәте, бер артистланып та алмагач аны, дип чытлыкланды үзе һәм янында барган ир-атка елыша төште. Ефәк күлмәк итәкләре кышкы җилдә җилферди, ә затлы хушбуй исе Маратның борынын кытыклый иде. Теге көнне саубуллашыр алдыннан, театрга ике билет алган иде алар. Менә бүген шунда барышлары. Казан үзе дә бик матур иде бу кичтә. Кая карама, төсле утлар яна, Яңа ел бәйрәме белән котлап язылган элмә такталар, бизәлгән чыршылар... Талгын гына яуган җепшек карны ерып узган тролллейбус, автобусларга, зур калын шарф эченә борыннарын яшереп, кар шыгырдаткан җәяүлеләргә карап тору гына да үзе бер романтика иде. Ә алар ашыгалар. Театрда бүген премьера – тамашачы, төрле кунаклар бик күп була торган дулкынландыргыч көн! Өлгерергә кирәк! 

Урыннары сәхнәдән әллә ни ерак түгел иде. Артистларның һәр мимикасы ачык күренә, тоемлана. Яшь артистларның оста итеп уйнавына бертуктаусыз кул чабасы, алкышлыйсы килә. Театр ишегеннән тыйнак кына узып, тыныч кына тамашачы урынына кереп утырган Маратны бөтенләй танырлык түгел иде бу мизгелдә. Ул һәр артистның ролен күңеленнән кичерә, йөзе үзгәрә, вакыты-вакыты белән ым кагып куя, уйчанлана, елмая, борчыла, күзләре яна... Мөнирә янында гади генә тамашачы утырмый иде... Күңеле белән инде күптән сәхнәгә йөгереп менгән, тамашачы каршына чыккан һәр актерның ролен йөрәге аша уздырган, күбрәкне аңлаган, һәр кылны тоемлаган элеккеге артист... җаны сызып спектакль карый иде. 

Маратның ни дәрәҗәдә сәхнә кешесе икәнлеген аңлый барган саен, Мөнирәнең гәүдәсе кечерәеп, театр урындыгына сеңә барды. Үзен бик гаепле хис итә иде ул. Га-еп-ле... Имәнне туфрагыннан йолкып алган, балыкны – сусыз, кошны канатсыз калдырган кеше итеп... Үз юлын тапмаган, гомер буе сукмаклар сайлаган кешеләр бит болай да меңләгән. Ә ул һәр сулышы белән сәхнәгә талпынган, һәр күзәнәге театр һавасы белән тукланган кешегә юлыннан язарга юл куйган! Уйларына бирелеп, спектакльнең ахыры ни белән тәмамланганны аңлап җиткерә алмады Мөнирә. Торып басып артистларны алкышлаучы тамашачылар агымына гына кушылды. 

Театр фойесында рәхәт. Чәчәк, хушбуй һәм Яңа ел исләре. Өлгер тамашачылар кием элгеченә ашыга. «Киемнәрне соңрак алырбыз, – диде Мөнирә, Маратны җитәкләп. – Әйдә, фотолар карый торабыз». Шулчак: 

– Марат, Марат кайткан! Бүләк алып кайткан! – дигән шаян җыр ишетелде. Театрның баш режиссеры икән, журналистларга интервью биргән дә, Марат-ларны күреп, алар каршысына килә иде. Җылы итеп хәл-әхвәл сораштырганнан соң: 

– Марат, синең урын буш бит әле, яңадан уйлап карамыйсыңмы? – дип сорап куйды. 

Бу көтелмәгән тәкъдимнән Марат бераз аптырап калса да, күзләре ялкынланып, нурланып китте. Шулай да, сагаеп, Мөнирәгә күз ташлады. Ә Мөнирә-нең йөзе хуплау һәм шатлык хисе белән тулган иде... 

Ә бу вакытта Галәмдә Яңа ел теләкләрен кабул итеп, чынга ашыру чоры башланганны белгертеп, фәрештәләр кар коя иде...   

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...