«Таракан операциясе»

Хәзер ничектер, белмим. Без студент чакларда тулай торакта «жирән дошманнар» белән бер бүлмәдә яшәгән чаклар да булгалады. Кем ул «җирән дошманнар» дисезме? Соң, әлбәттә, тараканнар инде! Аларның оятсызлыгы шул дәрәҗәгә җитте ки – авылга да ияреп кайта башладылар. Әгәр дә сез шундыйрак сөйләшү ишеткән булсагыз, сүз тараканнар турында барган булыр.
– Безгә бу «җирәннәр» университеттан кайтты.
– Безгә – институттан.
– Безнекеләр – техникум «кунаклары».
Менә шундый «ученый» тараканнар белән баеттык туган йортларыбызны. Әнкәйләр тараканнарны тиз җиңделәр, кәнишне, ә менә тулай торакта аларны тиз генә бетерермен димә.
Беренче курста укып йөргән чаклар. Бүлмәдә дүрт кыз яшибез. Тараканнар чистый гына да «теңкәгә тия» башлагач, алардан ничек итеп котылу турында уйлана башладык. Танышлыксыз берни сатып алып булмый торган заман, көчле препаратлар – прилавка «астында», «өстә» булганнарының файдасы үзе кадәр генә. Беркөнне, вакытлыча безнең бүлмәдә яшәгән лаборантка кыз, алтын балык тоткан кебек, авызын ерып кайтып керде. «Бер шәп препарат юнәттем. Иртәгә сез укудан кайтуга, тараканнардан «т» хәрефе дә калмаячак!» – дип, безне шаккаттырды. «Сотрудник сотрудник инде – «блатлы», без студентлар түгел», – дип, кич буе комплиментлар яудырдык. Кичке аш әзерләү чираты булса да, бу эштән аны азат иттек. Что син! Кемнең кулыннан килә, шундый яхшы препарат юнәтергә!
Икенче көнне иртән лаборанткабыз бүлмәне «блатной препараты» белән эшкәртергә калды. «Тараканнар бөтенләе белән кырылып бетсеннәр әле», – дип, без лекцияләрдән соң кинога киттек. Кайтып кергәндә, вакыт кичке тугызлар булгандыр. Тулай торакның ишеген ачуга, борынга сасы ис килеп бәрелде. Җитмәсә, вахтада дежурда баба Нюра утырган көн. Гадәттә, ул көнне вахтадан чебен түгел, черки дә үтәлми. Кайбер студент егетләр, пропуск күрсәтми генә кереп китәргә чамаласалар (Нюра тути буйга бик кыска – өстәл артыннан башы чак күренеп тора), артларыннан барып ябыша да, тегеләрне ишеккә таба өстери башлый. Көче җитмәсә, куртка-пиджакларына тагылып, коридор буйлап үзе өстерәлә. Бертуктаусыз: «Кире борыл, кире борыл!» – дип кычкыра торгач, тәки җиңә – дипломаттан йә кесәдән пропуск эзләп табылып, баба Нюраның борын төбенә сузыла. Аңа ничә яшь икәнен төгәл генә белүче студент юк. Шулай да күбесенең фикере буенча, ул 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан булырга тиеш. Французларны Мәскәүдән бары тик Нюра түти генә куып чыгаргандыр, монысы хак! Аның: «Кире борылыгыз, кире борылыгыз!» – дип кычкырган тавышын ишеткән французның шәһәрдә калуы икеле! Кыскасы, ары-бире: «Тоз түгел − ачы, кылыч түгел − үткер, ут түгел – яндыра» дигән табышмакның җавабы нәрсә?» – дип сорасалар, бердә уйлап тормый: «баба Нюра!» – дип әйтсәгез, һич ялгышмассыз.
Пропускларны күрсәткәч, түтекәй: «Сез кайсы бүлмәдә яшисез, таракан агуламадыгызмы?» – дип, карчыгадай үткер күзләрен безгә төбәде. Әлфиябез, эшнең нәрсәдә икәнен безгә караганда иртәрәк чамалап өлгерде. Авызыбызны ачканчы: «Юк, белмибез, беренче этажда яшәмибез» – дип, вахтадан китәргә ашыкты. Без аның артыннан «шуыштык». Бүлмәгә якынайган саен, теге ис тагын да ныграк көчәя, малай! Аның өстенә, безнең арттан бер адым калмый: «Каян чыга бу ис, каян чыга, ә? Барыбер табам, барыбер табам» – дип, түтекәй ияреп бара. Тиз арада стратегик карар кабул итәргә туры килде – икенче этажга менеп киттек. Борылып карамасак та, баба Нюраның нәкъ безнең бүлмә янында туктап калганлыгын чамаладык. Ун минутлап икенче этажның холлында басып торганнан соң, беребез «разведка»га төшеп китте. Баба Нюраның кабат үз постында утырганын белгәч, шыпан-шыпан гына бүлмәбезгә кердек. Анда… Кыскасы, ярты төнгә кадәр тәрәзә ачып ятарга туры килде. Тараканнарның, ичмасам, сыңар мыегы да селкенмәгән. Хәтта тумбочка өстендә лаборанткабызның: «Бүген туганнарымда кунам, көтмәгез», – дип калдырган запискасы өстендә дә рәхәтләнеп чабышып йөриләр, оятсызлар! Иң мөһиме: үзебез исән калдык, югыйсә бу искә исереп үләргә дә була иде.
Баба Нюра ул кичне озак тынычлана алмады. Әллә ничә тапкыр килеп ишекне шакып китте, тик без «ишетмәдек» – препарат колакның ишетү сәләтен вакытлыча «бикләп» куйган иде. Шулай да «Таракан» операциясенең файдасы булмый калмады – баба Нюра, ярты юлда – төбенә тоз салмый туктый торган кеше түгел ул! Санэпидемстанциядан килеп, тулай торак тараканнарының «башына җитеп» киттеләр.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.