Логотип
Проза

Табын

Мин язу өстәлемне залда тотам. Балкон якын. Эшләп аргач, тәрәзә аша гына атлыйсы, – инде син урамда. Бүген дә шулай, бар түземлегемне җигеп тоташ өч сәгать язып утыргач, балконга чыктым. Дөньям киңәеп, күңелем хушланып китте.

Безнең ишек алды шакмаклар уртасындагы ачыклык сыман, дүрт яклап йортлар белән уралган. Юл өсте булмагач, машина афәте юк, тузан тузмый, балалар өчен менә дигән уен мәйданы. Шунда мәж килеп шаулыйлар алар. Тик җәй уртасы булгангамы, бу араларда сирәк күренәләр иде. Олыраклары лагерьдадыр, кечерәкләрен дачага илткәннәр булса кирәк. Әнә каршы йорттан шәһәрдә җәйләүчеләрнең берсе чыкты. Өстендә өф-ф итсәң очарга торган өрфия күлмәк, ку­лында матур тәлинкә. Тегүче Маһирә апа кызы Рәши­дә ул. Мин аны күгәрченнәр дусты дим. Бүген дә ул тәлинкәсенә ипи турап шуларны туйдырырга чыккан. Әйтәм бит, әнә Рәшидә тирәсенә өй кыекларыннан күгәрченнәр коела башлады. Ә Рәшидә нечкә беләклә­рен болгап аларга җим сибә. Үзе чәчәк таҗыдай алсу иреннәрен бөрештереп калган күгәрченнәрне чакыра: гү-гү-гү...
«Ыһ» иткәнче кызкаем гүелдәшеп җим чүпләүче кошлар уртасында калды.

Кошлар ашату мәрхәмәтле эш бит ул. Шуларның куана-куана ризык валчыкларыңны чүпләүләрен күргәч, ниндидер бер рәхимле эш эшләгәндәй хис итәсең үзеңне. Күңелең сөенә. Мин моны Рәшидәнең кыяфәтеннән дә тоям. Кара әле, авызын уймак иткән, тәпиләре биеп тора. Күгәрченнәренә генә игътибар ит, ай әкәмәт, кошларның да холыклары бер түгел. Берәү­ләре ипләп кенә үзенә тигән өлешен чукый, икенчеләре зуррак сыныкларны эләктерәләр дә, читкә таеп, качып ашый, өченчеләре аларга һөҗүм итә. Шул арада үзара тибенешеп, чукышып алган булалар. Табын татулыгын бозу юньлелеккә түгел түгелен, шулай да Рәшидәгә кызык, ул бу күңеллелекне озаккарак сузарга тели, җимнәрне чамалап кына, аз-азлап кына сибә, әрәм-шәрәм итми, тәмен, кадерен белеп кенә ашасыннар, янәсе.

Чү... Күгәрченнәр табынына кисәк кенә каяндыр таш килеп төште. Куркынган кошлар каушаудан нишләргә белми бер-берсенең канатларына орына-сугына пырхылдап күтәрелделәр. Көтелмәгән хәлдән аптырап калган Рәшидә, як-ягына карангач, атынчык баганасы артына поскан малайны танып алды. Ташны ул аткан икән.
– Әй, Радик, Мадик, – диде ул аңа үчекләп, – нигә тиясең безнең күгәрченнәргә? - Үзе, сер бирмәскә тырышып, кошларын яңадан ча­кы­ра башлады, ләкин бу юлы аның тавышы баштагы сыман дәртләнеп түгел, үчләнеп, ярсып яңгырады.
– Гү-гү-гү...

Кызның үзсүзлелегеннән үртәлгән малай актыгы һөҗүмгә күчте. Бу юлы таш Рәшидә кулындагы теге аллы-гөлле матур тәлинкәгә тиде.
Балконнан торып булса да, шәфкатьсез малайны тиз өркеттек, әмма гаепсезгә рәнҗетелгән, шуның өстенә матур тәлинкәсез калган Рәшидәбезне юатуы кыен иде.
Кәефне кырган шушы вакыйга миндә танышларымның башыннан узган шундыйрак бер хәлне хәтерләтте.

Шулай берчакны, командировкага килеп төшкән кичне үк, туй табынына – бәби туена тап булдым мин. Аңлашылып ук тора, мин бу табында очраклы кунак идем. Бәбинең әтисе Гөлнисага туган-тумача икән. 

Гөлниса район мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. Мине шул бүлекнең эше кызыксындыра, бирегә килүемнең сәбәбе шунда – йомышым аңарда.
– Сине дә алып килергә куштылар, барыйк та барыйк, – диде миңа Гөлниса. – Үтә кызыклы гаилә, һич үкенмәссең.

Без килеп кергәндә өстәл түгәрәкләнеп килә иде инде. Үз хәлемне үзем аңлап, артык түргә узмадым, кеше күзе төшми торганрак урынга елыштым. Табын кунакны ятсынмаска тиеш.
Бик күңелле генә башланып киткән ие лә бу бәби мәҗлесе...

Әти кеше белән әни кешене ай-вайларына карамастан түр башына кунаклаттылар. Кече яктагы аш-су эшләрен бер уңган бикәсе үз өстенә алды. Аракы-шәраб ишеләрне дә әти тиешле ягындагы туган агай «тигезләп» җибәрде. Беренче чәркәләр гөнаһысы кечерәк саналган шампан шәраблары белән тулды, һәм алар яңа туган бәби гомерен котлап бушатылдылар. Аның артыннан бәби ашы – әлбә килде. Икенче чәр­кәләр ата-ана хөрмәтенә аудылар. Кунаклар кызышып киткәч, акылын-аеклыгын саклаган ана ипләп кенә мендәре-ние белән биләүдәге сабыен күтәреп чыкты. Туй йоласы шуны таләп итә, бәби телдән генә түгел, бүләкләп тә котланырга тиеш. һәм менә бервакыт сабыйның уңы-сулы, баш очы, аяк очы мал белән тулды. Атлас юрганнар, көмеш кашыклар, нәни генә штиблетлар, чуклы башлыклар, тагын әллә ниләр, әллә ниләр...

Тәбрик тантаналарыннан соң, туй гадәти мәҗлес төсен алды. Әкренләп бәби дә телдән төшә башлады, ата-ана кешеләр дә Гали белән Кадриягә генә әверелделәр, яңадан үз вазифаларына кайттылар. Табын маягы булсынга башланмый калган шешәләр Гали кулына күчте, Кадрия яңа­дан кухнясына кереп китте. «Хуҗага ничек кары­шасың инде» сылтавы белән тагы берәр чәркә капланды, һәм шул ыгы-зыгы арасында колакка бер гайбәт чалынып китте. Моны уң яктагы күршем җилкәм аша сулъяктагыма пышылдады:
– Кара әле теге ветфельдшер Тәслимәне, Галидән гел күзен алмый, пырдымсыз.

Кунак аз утырыр, күп сынар диме, шуның кебек мин дә каршымда утырган ул «нәрсәне» бераз сәерсенгән идем. Төс-башы белән әлләни кеше җәлеп итәр җире булмаса да, бу кызыйның күз алмалары майда йөзгәндәй ялтырап карыйлар. Шуның өстенә күршем шиге дә өстәлде, чынлап та, күзләр бер якка тәгәриләр иде. Ләкин шунысы ярый, хуҗада бу кунакка карата алай-болай игътибар әсәре сизелми. Шуңа карамастан, кыз аны мишеньга алырга уйлый булса кирәк. Өстәлләрне стенага сылап, бию башлангач та ул Гали янынарак елышты.

Баянчы вальсны уйнап җибәрүгә, кухнядан атылып Кадрия килеп чыкты. Билендәге алъяпкычын ялт чишеп атты да Казаннан туйга дип кайткан кайнагасы каршына килеп басты. Үзе аның белән биегәнгә сабыша, үзе күзләре белән уртада бөтерелүче Галие белән Тәслимәне чәнчеп ала иде. Сизенгән. Әле кайчан гына өстәл башында гел елмаеп утырган юка иреннәр дерелдәп куялар, сипкелле алсу йөз ачудан зәһәрләнеп киткән. Ә Гали элеккечә шат, сумаладай кара чәчләрен артка ташлап әлеге майлы күзне әйләндерүе белән мәшгуль. Күренеп тора, ул берни дә сизенми. Бу хәл Кадрияне тагын да ярсытты бугай, ул кайнагасы кулыннан җәһәт кенә ычкынды да баянчы колагына барып нидер пышылдады. Музыка шып туктады. Биергә яскынып торган Тәслимәгә бу туктау бик ошап җитмәде, күрәсең, ул Кадрияне үчекләп авызын кыйшайтты. Кадрия дә җавапсыз калмады, кунакларын өстәлгә әйдәде дә Галине выжлатып кече якка алып чыгып китте. Бу хәлләр белән хәбәрдар йөгерек күзләр бер-берләренә карашып куйдылар. Табында шомлы тынлык урнашты. Аяз күкне болыт саргандай, әле генә яңгыраган якты теләкләр томанлангандай булдылар, һава торышы үзгәреп килә иде. Шул болытларны таратмак булыпмы, без кул чабып «бис» кычкырдык. Хуҗаларны юксыну иде бу.

Башта торна муенлы шешә күтәреп хуҗа кү­-ренде. үзен тотышында тешне генә кысып түзәм дигән кыяфәт бар иде. Аннан соң шактый соңгарып Кадрия чыкты. Сөрмә тарткач матураеп киткән күзләр кисәктән моңаеп, утырып калганнар. Ул, кәефемнең шундыерак чагы, бәлки хәлемә керерсез дигәндәй, ямансу гына итеп безгә карап алды. Аннан соң астыртын гына Тәслимә ягына күз атты. Кунак­ның майда йөзгән күз алмалары һаман да Гали ягында иде. Кадрия үрсәләнеп иренә борылды. Галинең карашлары хатынына үч итепме... Тәслимәдә иделәр.

Кадрия ярсый барды. Ул бит табын янында боларны күрмәмешкә салышырга тиеш, ире белән соңыннан да аңлашыр иде. Булдыра алмады, алдында торган мөлдерәмә тулы рюмкага үрелде. Мин сискәнеп киттем. Юк, юк, болай да ярсу күңелгә мондый чакта аракыдан качарга, качарга гына... җитмәсә, өстәл тулы нигъмәт, ул көне буе аяк өстендә – талчыккан дигән сүз.

Андый чакта кешегә шәрабның тамчысы да агу. «Кадрия, сиздермә, Кадрия, сабыр бул, үзеңне кулга ал, син – бала анасы...» Ләкин аңа шуны ничек аңлатырга?

Вакыйганың үз файдасына куера баруын тойган Тәслимә дәртләнеп, батыраеп китте һәм янында утырган юан беләкле ханымны чеметеп алды, икесе дә керфек аслап мәкерле генә елмаештылар.

Бу ымлыкларны лупадан карагандай бише белән сизеп торган Кадрия сабырлыгын җуйды һәм, үз-үзенә урын таба алмыйча, бәрелә-сугыла купты да торып китте. Ә моны күзәтеп утырган Тәслимә тагын да һавалана барды һәм моңа кадәр тыеп торган чатылтавыклы сәер тавышы белән кычкырып торып җырлап җибәрде. Аңа кызык иде, ул үзен бу минутларда ир белән хатын арасына калыккан кыядай хас итә иде. Ә кунаклар моны сизә, шуңа да ул башлаган җырны күтәреп алучы булмады.

Ашның тәме, табынның яме кача башлады. Башка кунакларны кузгатмас өченме, саубуллашмый, шаулашмый гына ике пар юкка чыкты. Әнә хуҗага каршы Тәслимәне «өстереп утырган» юан беләк тә сызарга чамалый. Әйдә, мондый чакта табынның андыйлардан бушануы хәерлерәк. Тик менә миңа хуҗаның гына шул ыгы-зыгы арасында пошынмый йөрүе ошамады. Ул кунакларга ярарга тырышып елмайгандай итенсә дә, ачулы иде. һәм сизелеп тора – ул ике арада туган низагны да, табынның вакытсыз таралуын да, хәтта изге бәби туена чәчәк урынына куенына таш тыгып килгән майлы күзле Тәслимәнең кыйланмышын да, барысын да, барысын да йокы бүлмәсендә үксеп ятучы кызмача хатыныннан күрә иде.

* * *

Икенче көнне эшкә килү белән мин кичтән кунак булган хуҗаларымның хәлен сораштым.
– Һи, – диде Гөлниса ханым, – хатын көнләми, ир тиргәми булмас инде. Татуланганнар. Тик кунаклар алдында сер бирмәскә иде дә бит, нишлисең инде. Табынны ямьле иткән дә, гыйбрәтле иткән дә сый, диләр. Тик менә шул сыйның шешәлесе хуҗалар өчен икеләтә хәрам булуын аңлап җиткермәүчеләр бар шул, – дип көрсенеп куйды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар