Логотип
Проза

Соңлап килгән бәхет



(хикәя)
         Күршесендәге дүрт ел буе буш торган йортка сентябрь азагының елак бер көнендә шәһәрдән кайтып, Зифа гаиләсе яши башлагач, ялгызы олыгая барган Зөлхидә башта сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Авылның бу очында карчык үзе генә калды диярлек. Яшьләр күбесе авылда калмый. Үсә торалар, эш язләп, яшәргә чара эзләп, шәһәргә китә баралар. Зөлхидәнең күршеләре, инде фани дөньяның бетмәс мәшәкатьләрен калдырып, бакый йортларына күчә торалар. Гомере буена үзе генә яшәгән Зөлхидә өендәге ялгызлыкка күнегүен күнекте кебек. Менә тирә-юньдә күршеләр булмау гына кыен. Таң атып, Ходай тагын бер көн биргәненә сөенеп, күзне ачкач, кеше йөзен күрәсе, кеше сүзе ишетәсе килә. Кибеткә барып әйләнә әйләнүен Зөлхидә көн аралаш диярлек. Тик кибет кибет инде, терәлеп торган күрше йорты түгел.
        Зифаның ире Өршәт белән йөк машинасыннан әйбер бушатып ятуларын күреп, Зөлхидә, икеләнә-икеләнә генә булса да, күршеләре янына барып күреште. Икеләнүенең сәбәбе дә бар иде шул. Зифаның моннан дүрт ел үлгән анасы Сөния белән Зөлхидә нигәдер гомере буена килешеп яши алмады. Бакчасына Зөлхидәнең чебеше керсә дә, Сөния ызгыша-ызгыша йөгереп чыкты. Юк-бар сәбәп өчен кызып китеп, әйтмәгән сүзен калдырмый иде мәрхүмә. Күршесенең өеп куйган саламының бер учламы үз ягына очып төшсә дә тавыш кузгата иде. Зөлхидә ике арага тавык-чебеш очып чыкмаслык итеп биек койма тоткач, тагын ярамады Сөниягә. Минем ишек алдына кояш төшми, сүт коймаңны, дип тиргәште. Инде йортымны сүтеп, тынычрак җиргә күчереп салыргамы әллә, дип уйланган чаклары да булмады түгел Зөлхидәнең.
    Ә Зифа күрше апасы белән әнисе арасындагы гауганы оныткан иде, ахры, Зөлхидә белән җылы гына күреште. Бәлки, үскәндә үзенең дә, әтисенең дә үзәгенә үткән ызгышка нокта куясы килгәндер, кем белсен. Сөния кызын үзе яратмаган кешеләр белән сөйләштерү түгел, исәнләштерми дә иде. Үскәндә анасының зәһәр холыклы булуы аркасында әз ишетмәде Зифа. Авыл хатыннары, әйтерсең дә, кызның чын исемен белмиләр иде. Үскәнче аның исеме “усал Сөния кызы” булды. Әнисе кызын күпме генә үзе кебек үткер, усал итеп тәрбияләргә тырышса да, холык ягыннан Зифа әтисенә – юаш, басынкы Барыйга тартым иде. 
− Шәһәрдә кеше фатирында бик күп түләп торабыз бит, Зөлхидә апа. Эшләп тапкан бөтен акча диярлек шуңа китә. Ә монда менә дигән йорт буш тора. Менә шулай үзара килешеп, авылга кайтып яшәргә булдык. Өршәт бер айга Себергә вахтага китә. Үлмәбез әле ул кайтканчы, − дип, Зифа Зөлхидәгә үз хәлләрен аңлатты. Зөлхидә, бергәләп вак-төяк әйберләрне өйгә ташыган арада, аяк астында чуалган өч яшьлек малайга игътибар итте. Зифа белән Өршәтнең уллары Мадис үзеннән зур төенчекне сөйрәп маташа иде. Сап-салкын, дым тарткан йортка баланы алып керәсе килмичә, карчык, өегез җылынганчы, әйберләр урнаштырганчы, дип, малайны үзе белән ияртеп алып чыкты. Авылга бер генә булса да яшь гаилә кайтуы кимеп барган сала халкы өчен зур сөенеч булса, авыл очында ялгызы яшәп яткан Зөлхидә өчен күршеләре булу икеләтә шатлык иде. 
       Дөньяны яңа ача башлаган Мадис, кызыксынып, күрше әбисенең һәр почмагына хәтле тикшереп йөргән арада, Зөлхидә җәһәт кенә коймак җиткезде, чәй яңартты. Малайдан күз яздырмаган карчык аның бетмәс-төкәнмәс “бу нәлсә? бу нәлсә?” дип яудырган сорауларына җавап бирергә дә өлгерде. Әти-әнисенең бер бөртек кенә баласы булса да, малай очынчык, көйсез, башка менә торган бала түгел иде. Малайның йөз-килбәте белән мәрхүм дәү әтисе Барыйга тартканын күреп, Зөлхидә торган саен гаҗәпләнә барды. Кәкре аяклары белән салмак кына атлауларына хәтле ошаган! И бу Ходайның кодрәте! Кеше үзе күптән юк, ә аңа суеп каплагандай охшаган дәвамы менә йөреп ята! 
     Шул арада коймак та, чәй дә өлгерде. Зөлхидә, күршеләрен чакырып алды да, дүртәүләшеп чөкердәп чәй эчтеләр. Аның кеше аягы сирәк баскан йорты бер мәлгә җанланып, яктырып китте. Карчыкның күптән елмаю кунмаган йөзе ачылды, күзләренә нур кунды. Булганы белән күршеләрен кыстап сыйлый-сыйлый, үзе туктаусыз сөйләште. Мадисны Зифа кичкырын гына кереп алды. Алар чыгып киткәч, өйдә тагын тирән тынлык урнашты. Ә Зөлхидәнең колагыннан малайның йомшак, иркә тавышы китмәде. Шушы берничә сәгать эчендә карчык тәтелдек сабыйга ияләшеп өлгерде. Матур, тулы гаилә карчыкка тагын ялгыз тормышының нинди ямьсез, шыксыз, салкын икәнлеген исенә төшерде. Йөрәгендәге җуела төшкән яралары, сулкылдап, тагын сызларга тотынды. 
      Тумыштан бер аягы кыскарак Зөлхидәнең дә, тормышка чыгып, гаилә корып, балалар үстереп кешечә яшисе килмәде түгел. Тик тормыш көтәргә хатынның кулыннан килмәгән эше булмаса да, башка яктан бәхете түгәрәк булмады. Яшь чагында аксак, зәгыйфь кызга караучы булмады. Олыгая төшкәч, соратып килүче булса да, беркемгә кирәкмәгән, хәмер колларына әверелгән адәм актыклары белән бәйләнәсе килмәде. Ир назын күрмәсә күрмәде, гөнаһтан курыккан хатын җилбәзәк уйлы ирләрне үзенә якын җибәрмәде. Вакыт үтә торды. Шулай, язмышына буйсынып, өлешенә тигән көмешенә риза булып, Зөлхидә яши бирде. Инде менә олыгайган көнендә алтмышны узган карчыкның ни баласы, ни оныклары юк. Ходай бирәсе сынауларны кабул итәргә әзер булса да, Зөлхидә, әлбәттә, гомеренең соңгы сәгате сукканда ялгыз калудан курка иде. 
        Көзге яңгырның ишетелер-ишетелмәс моңсу җырын тыңлап, йокы алмый яткан Зөлхидә, күңелен кузгаткан Мадисны исенә алып, үзалдына елмаеп куйды. Бу хәтле булса да булыр икән! Дәү әтисенә шулчаклы охшар икән! Иреннәрен кыймылдатып сөйләшүенә хәтле Барыйга тарткан. Күршесе Сөниянең үзен нигә шулай яратмавының сәбәбе Барыйда икәнлеген белә иде Зөлхидә. Барый сабыр, басынкы холыклы булса да, басылуның да бер чиге була икән шул. Бер кичне Зөлхидә, үз ихатасына гомергә аяк басмаган Барыйның алпан-тилпән атлап килеп кергәнен күреп, үз күзләренә үзе ышанмады. Җиңел, җилбәзәк уй белән кердеме әллә дигән шик-шөбһәсен бер мизгелдә таратты Барый Зөлхидәнең: “Зөлхидә, туйдым бу ызгышлы-тавышлы тормыштан. Риза булсаң, бөтенләйгә керәм. Теләсәң, күчеп китәрбез...” Зөлхидә үз колакларына ышана алмыйча, Барыйга якынрак килеп иснәп тә карады. Ап-аек ирдән артына авып китәрдәй сүзләр ишеткән хатын бер тын өнсез торды да, берәгәйле итеп җавап бирде: “Барый, кеше бәхете урлап, мине бәхетле була алыр дисеңме? Үзең сайлап алган парың. Үзең көйлә тормышыңны”, − диде дә, ишекне ачып, Барыйны озатты. Ә күрше капкадан чыгып килгән ирен күреп, Сөния йөгереп керде дә, бер гаепсезгә берсеннән-берсе агулы сүзләрен яудырды: “Аксак! Кеше ирен бозып ятасың! Беркем сиңа өйләнмәде, өйләнмәячәк тә! Берүзең катарсың әле картайгач!” Сөния Зөлхидә турында, ирем белән йөри, дип сүз чыгарды. Гөнаһтан курыккан иманлы хатын турындагы бу нахак сүзгә гайбәтчеләрдән башка ышанучы булмаса да, Зөлхидәнең йөрәге аз сызламады. 
     ...Иртәгәсен, торып, әз-мәз кыймылдауга, Зөлхидә янына “хәл белергә” ягымлы Мадис кереп җитте. Шулай ике күрше йорт арасындагы өзелгән җепләрне кечкенә малай яңарта башлады, күзгә күренмәгән күпер төзеде. Кулына гомергә бала тотып карамаган Зөлхидәнең күңелендә әллә каян аналарга, дәү әниләргә генә хас наз уянды. Ходай, соңлап булса да, карчыкның итәгенә бала утыртты. Соңлап булса да, Ходай карчыкның инде сүнгән өметләрен, хыялларын яңартты. “Кеше баласы” дигән уй Зөлхидәнең зиһененә кереп тә карамады. Өршәт еракка эшкә киткәч, кул эше тоткан, баласын иярткән Зифа күрше әбигә кич утырырга керде. Елашып-көлешеп, үткәннәрне искә алдылар. Кешелекле кызы аша Зөлхидә үзен рәнҗеткән Сөнияне кичерә алды һәм күңелендә әйтеп бетергесез җиңеллек тойды. Карт көнендә юаныч булган шушы балалар өчен Барый һәм Сөния рухына дога кылды Зөлхидә. Иңнәрен басып торган ялгызлык, ятимлек тойгысы әллә кая чигенде. Соңгы дигән газаплы сәгатендә янында бер мәрхәмәтле җан булмыйча, бер ярдәмчесез калу турындагы авыр уйлар борчымады аны бүтән. Таң белән уянуга иң беренче уе “оныгы” турында булса, кич ятканда балаларын алыштырган күрше гаиләгә Ходайдан бәхет сорады.
         Тиздән Зифа авылдагы башлангыч мәктәпкә укытучы булып эшкә урнашты. Ә әнисе мәктәптә чакта Мадис Зөлхидә янында кала торган булды. Малай карчык янына машиналары, уенчыклары һәм башка “байлыгы” белән күченеп бетте диярлек. Үз баласы булмаган Зөлхидә тәүге тапкыр бала карауның мәшәкатьле дә, татлы да тәмен тойды. Ялга кайткан Өршәт, күрше әбекәйгә, дип, Себер күчтәнәчләре алып кайтты. Кемнән ишеткәндер, өч яшь ярымлык Мадис беркөнне үзенә “дәү әни” дип эндәшкәч, Зөлхидә, малайны кулларына күтәреп, бәхетеннән күкрәгенә кысты... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кеше күңелендзге яхшылыкны бернәрсә дә җуя алмый. Яхшылык кире үзеңә әйләнеп кайта. Матур әсәр, рәхмәт авторга.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тормышның чын асылы сүрәтләнгән. Рәхмәт, Физәлия!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Биктә үзенчәлекле, миңа бик ошады.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Биктэ эчтэлекле,тормышта алынган.Рэхмэт сезгэ,тагын котеп калабыз.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Хикэягез бик охшады, килэчэктэ дэ котеп калам хикэялэрегезне.

            Хәзер укыйлар